поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.07.2016 Фаҗига

Соңгы сәяхәт: “ВТ” хәбәр­чесе 8 кеше гомерен өзгән авариядәге пассажирларның язмышын ачыклый (ФОТО)

26 июнь иртәсендә Казан – Шәмәрдән юлының 86 нчы чак­рымында килеп чыккан юл һәлакәте бөтен Татарстанны тетрәндерде. Исегезгә төшерәбез, “Хундай” машинасы, тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга да Казаннан Сабага кешеләр ташучы “Ситроен” микроавтобусына килеп бәрелә. Икесенең дә тизлеге югары була. Маң­гайга-маңгай бәрелешкән машиналар тимер өеменә әй­лә­нә, сигез кешенең гомере өзелә.

“ВТ” хәбәр­чесе бу вакый­ганың сәбәп­лә­рен, корбаннар һәм зыян күрү­челәрнең язмышын ачыкларга тырышты. Як­шәм­бе ир­тәсен­дә “Хундай” машинасы Казаннан Сабага кайтып китә. Финарис Заһидуллин рульне башка кешегә тапшырып, үзе пассажир урынына утыра. Кайтканда йө­рәге авыртуга да зарлана. Әмма Сабадан Казанга юл тотканда рульне үз кулына ала. Әле үзе генә дә түгел, Эльмира Нәбиул­линаны да утырткан. Эльми­раның танышлары әйтүе­нә караганда, хатын баштарак Казанга бармаска уйлап торган, аннары никтер ризалык биргән. Икесе өчен дә соңгы сәяхәткә әверелә бу.
 
Финарис Заһидуллин  
 
“Финарис кешелекле, туган җанлы иде. Балаларны бик яратты. Күңеле киң иде аның. Аңа утырып Казанга барганым бар. Сак йөри иде. Дуамалланып чапканы булмады. Ул көнне ник кызу барганмы? Әҗәле ашкындыргандыр, мөгаен. Аны югалту барыбыз өчен зур кайгы булды”, – ди исемен күрсәтмәүне сораган танышы. “Безгә бик тә авыр. Әтисез калганыбызга ышанасы да килми”, – ди улы Нәфис Заһидуллин.
 
 
Эльмира Нәбиул­лина  
 
Эльмира бер кыз, бер ул үс­тергән. “Әле уз­ган ел сыйныфташлар оч­ра­шуы булды. Эльмира әллә кайдан аерылып тора иде. Аның матурлыгы, җи­ңел гәү­дәсе күз алдында тора. Күбәләктәй очып йөрде ул. Очрашуга сап-сары күлмәктән килде. Күзем гел анда гына иде. 18 яшьлек кызы, 10 яшьлек улы бар иде аның. Ире белән аерылышкан, әнисе белән яши иде. Алга таба балалары ничек яшәр?” – ди сыйныфташы Земфира Хаҗиева. Эльмира клубта эшләгән. Фотоларында гел елмаеп, көлеп тора. Аны яшьләр дә яраткан. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә: “Без сине мәңге онытмабыз, Эльмира апабыз!” – дип язучылар байтак. 
 
3 сабые калды
 
Эльмира Әүхәдиева
 
Ә “Ситроен” микроавтобусында Казаннан Сабага кайтып килүче Эльмира Әүхәдиева да була. Ире Айбулат белән район үзәгендә яшәгән алар. “Эльмираны үлгән дип күз алдына да ки­терә алмыйм. Әй­терсең, каядыр киткән дә менә-менә кайтып керер кебек. Олы кызы быел 9 нчы сыйныфны тәмамлап, кулына аттестат алырга тиеш иде. Ул бала гел “бишле” билгеләренә генә укыган, имтиханнарын да “бишле”гә тапшырган. Икенчесе малай. 5 нче сыйныфны тәмамлады. Ә өченчегә күптән түгел генә кыз алып кайтты. Сабыйга бер елдан артык кына әниле булырга язган икән, – дип өзгәләнә танышы Илсөяр Дәүләтшина. – Эльмира Казанга йөреп 7 нче хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли иде. Әниләре дә авырып тора. Алга таба ничек итеп тормыш алып барырлар?”
 
Динара Абдул­гаева  
 
Авариядә гомере өзелгән Динара Абдул­гаеваның да өч баласы ятим кал­ды. Аңа да бәгырь кисәк­лә­рен кайтып кү­рергә насыйп булмый. Динаралар гаиләсе белән Миңгәргә Казахстаннан күченеп кайткан. “Динара биш баланың төпчеге иде. Казанда кияүгә чыкты. Иң олы баласы быел мәктәпкә укырга керә, ә иң кечкенәсенә 3 кенә яшь әле. Балаларын әнисе янына кайтарып, төнге сменага эшкә киткән. Ә иртәгесен киредән Миңгәргә кайтышы була аның”, – ди танышы Ләйсән. Динараның әтисе мәрхүм, әнисе Любаның да сәламәтлеге мактанырлык түгел икән. Шуңа да якыннары: “Любаны борчый күрмәгез. Газиз баласын югалтуны бик авыр кичерә”, – дип кенә торалар. 
 
Дамир Абдуллин  
 
Динар Абдуллин да Казанга эшкә чыгып киткән була. “Әллә кайдан күреп сәлам бирер иде. Шулка­дәр шат күңелле, тормышны яратып яшәде. Без күршеләр генә идек. Бар тормышлары күз алдында булды. Бик яхшы егет иде. Япь-яшь килеш әрәм булды бит менә. Соңгы вакытта әнисе Рузия апа белән бергә яшәделәр. Тик бер атна элек кенә Казанга китеп эшкә урнашкан булган”, – ди Лилия Мөхәммәтҗанова. 
 
Андый кеше башка юк
 
Рамил Насыйбуллин  
 
“Ситроен” ма­шинасын йөр­түче Рамил Насыйбуллин турында әнә шулай диләр. “Казанда укыганда Рамил абыйга утырып еш йө­рергә туры килде. Ул бик сак һәм тыныч йөртә иде. Әле ул әниемнең сыйныфташы да бит. Гаиләбезгә авыр хәсрәт килгәндә дә безне ташламады. Әнием бик каты авырганда Рамил абый аңа дарулар ташыды. Беркайчан да “юк” ди­мәде”, – дип сөйли Алинә Гаязова. Рамил белән бергә эшләүче дуслары да аны юксына. “Андый кеше башка юк ул. Сүзне тыңлый, кешеләрне аңлый иде. Мөгаен, тегендә дә шундый кешеләр кирәктер”, – ди дусты Наил.
 
Әлеге автобуста 46 яшьлек Фәния Маннанова да була. Сабага кайтып баручы ханымның якыннары да авыр кайгыда. 
 
Кечкенә кошчык
 
Раяз Шәрифуллин  
 
Быел беренче сыйныфка укырга керергә җыенучы Раяз Шәрифуллин да була ул автобус­та. Әнисе Гөл­нара, апасы Гү­зәл төрле тән җәрәхәтләре алып исән кала. Раязны исә, табиблар ничек кенә тырышмасын, коткарып кала алмыйлар. Әнисенең алдында булган, диләр. Бу хакта ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңне­ханов та җиткергән иде. “Малай салон буйлап “очып” йөргән, – диде ул. – Ә бит уйлап карасаң, автобус артында утырган ке­шеләрнең исән калу мөмкинлеге зур булган. Әгәр бала махсус утыргычта булса, бәлки, исән дә калыр иде”.
 
Республика клиник хастаханәсенең (РКХ) травматология бүлегендә дәваланучы Гөлнара ханым әйтүенчә, ике баланы бер каеш белән генә эләктергәннәр.
 
“Үз балам да быел беренче сыйныфка бара. Улыма Казанга барып кәчтүм-чалбар алып кайттык. Әй, сөенде сабыем. Үземне­кенә карыйм да Раяз өчен йө­рәгем өзелә. Өченче көн рәттән дару гына эчеп торам. Мөгаен, алар да Казанга кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары алырга дип барганнардыр. Үз улымны кочаклыйм да елыйм. Ул ананың йөрәге ничек түзәдер”, – ди әлеге гаиләне бөтенләй белмәүче, фаҗига турында интернеттан укып белгән Ландыш Бохарова.
 
Раязның апасы Гүзәлнең кулы сынган, әнисе Гөлнараның умрау сөякләре имгәнгән. Ава­риядә зыян күреп, РКХга җибә­релүчеләр арасында Алсу Шә­күрова да бар. “Безгә китерелгән пациентлар авария вакытын хәтерләми. Алар­ның барысына да операция ясалды. Хәлләре ярыйсы. Әмма аларга кан кирәк. Теләгән кешеләр кан тапшыра ала”, – ди Республика клиник хастаханәсенең табиб-травма­тологы Рамил Салихов. Авариядә зыян күргән тагын бер кешене табиблар инде өенә кайтарып җибәргән. Шулай итеп, 26 июнь аның икенче туган көненә әверелде. 
 
Әҗәлне – 200 сумга
 
Юл фаҗигасенә очраган ике машина йөртүче дә кагыйдә­­ләр­не бозган дип фаразлана. “Си­троен” микроавтобусы йөр­тү­чесе 8 кеше урынына 9ны утырткан, өстәвенә тизлеге дә зур булган. Ә каршыга килү­че “Хундай” хуҗасы алдагы машинаны узарга чыга. Ул да тиз­лек яраткан. Якыннарын югалт­кан кешеләр әле дә шок хәлен­дә. Хәер, бөтен халыкны тет­рән­дер­де бу фаҗига. Җитмәсә, рай­он­да кешеләр бер-берсен яхшы белә. “Казаннан Сабага кайту 200 сум тора. Автобус җомга, шимбә, ял көннәре ге­нә рейска чыга. Шунлыктан кур­ка-курка гына таксистларга утырабыз инде. Алар бик кызу йө­ри. Әйтерсең, юл аларныкы гына. Алдагы биш машинаны берьюлы узу алар өчен берни түгел. Кеше гомере түгел, акча эшләү генә уйларында”, – ди Сабада яшәүче Зөлфия ханым.
 
Әлегә бу фаҗигане тикшерү дәвам итә. Финарис Заһидуллин­ның юлга чыкканда йөрәге авыртканмы, әллә башка авыруы булганмы – билгесез. Монысын кан анализлары күрсәтәчәк. Тик ни дисәк тә, фаҗигагә тизлекне арттыру сәбәпче. “Хундай” ху­җасы 2015 ел башыннан авария булган көнгә кадәр 64 мәртәбә юл йөрү кагыйдәсен бозган. Барысы да тизлек арттыру белән бәйле. “Ситроен” йөртүчесе дә әкрен йөрмәгән, диләр. 
 
Гомерләрне кайтарып булмый
 
Язма әзерләгән вакытта күп кенә кешенең фикерен ишетергә туры килде. Казан – Шәмәрдән юлында тәртип юк, диләр. “Машиналар кагыйдәләрне боза, узу тыелган җирдә дә куышалар, тизлек­ләре бик югары була. Бер-бер­сенә юл бирүләр сирәк күренеш. Ә юл кырыенда торучы ЮХИДИ хезмәткәрләрен елап эзләсәң дә табып булмый”, – ди алар. Бу проблема ЮХИДИ ида­рәсе башлыгы Рифкать Миңне­хановка да таныш икән. “Тиздән бу юлда контроль артачак”, – диде ул. Камералар куелыр, инспекторлар пәйда булыр, гаеп­ле­ләр ачыкланыр, тик сигез ке­шенең гомерен генә кире кайтарып булмас. 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»