поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.07.2016 Әдәбият

Мәңгелек хәрәкәт (Зиннур Тимергалиев хикәясенең АХЫРЫ)

Кибет ишеге ачылып китте, у-ф-ф, шундый вакытта бусы җитмәгән иде. Кибеткә Камил килеп керде.
––Исәнмесез?!
––Исән инде исән, тагын әҗәткә сорап кердеңме, беләсең бит, бирмим.
––Кирәк түгел, эчмим мин, –дип җавап бирде аңа Камил.

Хикәянең Башын һәм Дәвамын укып искә төшерегез.
 
––Кит, - дип ботларын чапты Илүзә, - кояш икенче яктан чыгар, әллә ниләр сөйләмә.
––Чыксын, барыбер эчмим мин.
––Сәер, Камил, аек килеш берсенең дә күргәне юк бит сине. Һай, кара, өстеңә яңа кием кигәнсең түгелме? Абу, чәчеңне алдыргансың, нәрсә булды сиңа Камил?
 
Камил ,әйтмим дип, башын селкеде. Тик Илүзә хатын- кыз бит . Нигә Камилнең болай үзгәрергә уйлаганын белә алмыйча, барыбер төпченүдән туктамады.
 
 Ул, килеп, ирне култыклап алды да, үрелеп, аның йөзенә карады, хатын- кыздан яшереп буламы соң?! Камилне эченнән нәрсәдер борчып торганы күзләренә чыккан.
 
––Камил, ни булды? Тотма эчеңдә, әйт менә миңа, берәүгә дә әйтмәм, чынлап.
Ир аннан беләген ычкындырды да кибет эчендә йөренеп алды.
 
––Көлмисеңдәме?
––Көлмим.
––Көлмә, яме, әрлә, тик көлмә.
––Әрләмәм дә Камил, тотма эчеңдә, әйт.
Ир беткән баш беткән дигән кебек ботларына сугып куйды.
 
–– Өченче көн эштән соң Рәйсә әттәйнең сарык тиресен чыгарып бирдем.
––Соң шуннан ни булган, бөтен кешегә эшләп йөрисең бит син.
Ир аңа ачулы караш ташлады.
 
––Бүлдермә.
––Юк, юк башка бер сүз дә әйтмим, сөйлә Камил, ни булды?
––Шул, Рәйсә әттәй миңа ярты литр теге куган нәрсәне бирде. Мин аны капка төбендә үк эчеп бетердем дә, өйгә кереп, идәнгә егылдым. Ә әни, көндәгечә минем букка баткан киемнәрне салдырып, мине урынга өстерәп алып барып салган.
 
––Күрмәгәнен күрде синең белән Сәрвәр апа.
––Илүзә.
––Бетте, бетте.
––Шуннан мин, бераз айнып китеп, күзләремне ачтым, әни догаларын укып бетергән дә Ходайга ялвара.
––Сине каргап утыра мәллә?
Ир башын селкеде.
 
––Юк, “ Ходай, миннән калгач ,ятим итмә бу баланы, исерек килеш урамннарда аунап, өшеп үлә күрмәсен, ач тамагын туйдыра алсын, өсте -башы чиста була күрсен,”- дип Ходайдан сорый.
––Соң, әни кеше бит.
––Әни кеше,- Камилнең күзләрендә очкыннар кабынды,- мине тапкан, баккан әнием, мин аңа бер тапкыр да җылы сүз әйткәнем булмады, аек килеш кайтып кергәнем булмады, туксанга җиткән әнием берүзе тормыш тартып барды әлегә кадәр. Ә мин- мәнсез, кабахәт кеше. Ул бит мине намазлыкка утырып каргый да ала иде. Ул, киресенчә, миңа бәхет сорап, Ходайга ялвара.
 Ир Илүзә каршына килеп басты.
 
––Менә әйт әле миңа, син әйт,  кеше дип атала аламмы соң мин хәзер?
Илүзәнең , Камил сөйли башлаганда ук, күзләре яшьләнә башлаган иде инде.
––Боларны аңлый аңлагач, бөтенләй өметсез түгел икәнсең бит әле Камил.
––Юк, син ышанасыңмы миңа Илүзә? Мин башка бер грамм да эчмәячәкмен, кайтып, әнинең аягына егылып гафу үтенәчәкмен, кичерер микән ул мине?
––Кичерер, ник кичермәсен, ул бит сиңа бары бәхет кенә тели. Акчаң бармы кесәңдә Камил, булмаса биреп торам.
––Нәрсәгә?
––Менә хәзер тәмле чәй алдырам үзеңә, кәнфит, лимон алып кайтып, Сәрвәр апа белән, чөкердәшеп, чәй эч. Әни кешегә күп кирәкмени, азы бик җиткән, - дип, ирнең башыннан сыйпап, киштәләр янына алып китте Илүзә. 
 
 Кибеттән чыгып киткәндә, кулындагы нәрсәләрен кочаклаган килеш Камил кабат эндәште.
––Эчмим мин башка Илүзә, син ышанасыңмы миңа?
––Эчмә Камил, беркайчан да эчмә, ышанам, –дип ,күз яшьләрен яшерә-яшерә озатып калды аны Илүзә.
 
Август- елның иң тук ае, шушы айда инде авыл халкының хуҗалыгына олау-олау  мал керә. Җаның ни тели, барсы да бар. Авыз тутырып, шатырдатып алма ашыйсың киләме, рәхим ит. Кыярын, помидорын күпме телисең, җый да ал. Башка чия, шомырт кебек  җимешләр телиме күңелең, әнә бар бит, өз дә аша. Әйе, табигать көзгә якынлаша. Авылга терәлеп торган болынга да, акрынлап, сары төс куна башлады. Дәнәфне санламый уйнаган су күселәре дә ялгыз түгел, үзләре кебек берничә шомак ялтыравык йонлы балаларын да инешкә ияртеп алып чыкканнар, аларны баш өстендә берничә тилгән күзәтә, карт козгын гына, бернигә дә исе китмичә, шул ук агач башында кояшның соңгы җылы нурларына кинәнеп утыра бирә. Ул , якты дөньяда озак еллар яшәп, искитәрлек нәрсәләрнең барсын да күреп бетергән инде , шуңа күрә гамьсез.
 
Дәнәф пай җирләрен, межалап, үз исеменә теркәп бетерде, җәй үтте, документ эшләре белән йөреп. Менә хәзер бу җирләр тулысы белән үзенеке. Әтисе белән сөйләшеп, хәзер үк җирне сукалап, эшкәртеп, көзгә арпасын чәчеп куярга кирәк дигән фикергә килделәр. Сукасы да, тырмасы да, чәчкече дә бар. Ашлык өлгергәч җыясы булыр, комбайны әлегә юк. Ул кабат үзенә тиешле басуны машина белән әйләнеп чыкты да, машинаны полоса янында калдырып, чишмәгә төшеп китте. Әйе, чишмәне кабат төзекләндерергә кирәк, болай ташландык хәлдә калдыру ярамас. Үз уйларына бирелеп,озак утырды ир чишмә янында. Яңадан башланып киткән тыныч тормышка ияләнде ул, ияләнде генә түгел, аның бу тормыштан аерыласы килми дә хәзер. Дәнәфнең аркасына тигәнәк килеп ябышты. Ул артына борылып карады- Гөлия икән.
 
––Икәү бергә басу карарга барабыз дигән идең ич, ник кереп алмадың?
 Кызның кулында тигәнәк башлары, ул кабат, бер баш алып ,Дәнәфкә ыргытты.
––Борчыйсым килмәде сине.
––Кемне, минеме? Үзең чакырып, үзең килмәгәч, киресенчә, борчылыр дип уйламадыңмы?-Кыз кабат иргә тигәнәк ыргытты.- Ярый безнең бакчадан күренеп тора болын.
––Кара, ыргытма әле шуны миңа.
––Ыргытсам, нәрсә булган? - Кыз кабат тигәнәк ыргытты Дәнәфкә. - Ярамый мәллә?
––Ярамый, тотсам, кирәгеңне бирәм.
––Әйе, тоттырдылар ди берәүләр,- бу юлы тигәнәк Дәнәфнең җилкәсенә килеп кунды, кыз телен чыгарды,- мәәә.
 Дәнәф торып басты.
 
––Ну, мин сине хәзер.
––Әй,әй, – кыз, курыккандай, артка чигенә башлады.
––Кая качмакчы буласың, качма.
––Кая телим, шунда качам, - бу юлы берничәсе бергә укмашкан тигәнәк башлары чалбар балагына килеп кундылар, - мәәәә.
–– Булды,  үзеңне беттем дип сана кызый. - Дәнәф Гөлия янына ыргылды.
––Дә-нә-ф!- Кыз, борылып, аннан кача башлады,тик ерак китә алмады.
  Дәнәф аны куып җитте дә кочагына кысып алды.
 
––Эләктеңме?
––Эләктем, нишләтәсең инде мине син хәзер.
––Ашыйм.
––Ничек?
––Менә болай. - Ир аның муенына иреннәре белән үрелде, аннары, үбә- үбә, күкрәкләргә якынлашты.
 Бу назга кызның каршы торырлык бер тамчы да көче калмады.
 
––Дәнәф, - дип пышылдады кыз, ирнең башыннан кочып тоткан  килеш,- Дәнәф.
Әгәр дә шунда ир: “Нәрсә,”-дип сораган булса, кыз башка бер сүз дә әйтә алмас иде. Тик Гөлия ,ирнең назына бирелеп, бертуктамый аның исемен кабатлады.
––Дәнәф,- диде кыз кабат, ирнең кочагына эреп юкка чыга барганын тоемлап,-Дәнәф.
 
Кичке ашны ашагач, басуны карарга киткән улын көтеп җиткәрә алмады Раушан абый, төн җиткәнче, Дәнәфне көтеп утырса да, малай кайтмады. Шуңа өметен өзеп йокларга ятты ата кеше. Йокы аралаш машина килеп туктаганын ишетсә дә чыгып йөрмәде. Иртүк торып ,Рауза апа белән чәй эчтеләр. Дәнәф, уянып, чоландагы бүлмәсеннән чыкмады. Эшен башларга кирәк бит инде.
 
––Анасы,-дип эндәште ул гомер иткән хатынына,-  бар, малайны уят инде, эшкә тотынырга кирәк.
 Чоланга улын уятырга чыгып киткән Рауза апа тиз әйләнеп керде. Күзләрендә ниндидер бер әсәренү очкыннары.
––Нәрсә булды, ник малайны уятмадың?
––Атасы, Раушан, анда ни.
––Нәрсә ни тагын?
––Анда дүрт тәпи.
––Кайда дүрт тәпи?
––Чоланда.
––Каян килгән анда дүрт тәпи,-дип сорады һаман төшенә алмый торган Раушан абый.
 
––Дәнәфнең юрган астыннан дүрт тәпи чыгып тора, атасы,-дип, ниһаять, аңлатып бирә алды Рауза апа.
––Ничек?- Раушан абый бу яңалыкка аптырап китте.
Рауза апа “ белмим” дигән кебек иңнәрен җыерды.
––Алай!- Ата кеше бу вакытта ни дияргә кирәк икәнен белмәде.
 Аларның кычкырып сөйләшкән тавышларын чоландагылар да ишетеп алганнар, анда җанлану сизенде.
–– Анасы, монда кил, әнә керәләр ахыры.-Раушан абый хатынын үз янына чакырды.
 
 Шулчак йорт ишеге ачылып китте, аннан башта, елмаеп, Дәнәф килеп керде, аңа ияреп кергән хатын- кыз башы күренде, анысы, оялып, малай артына сыенды. Тукта, Рашат кызы Гөлия түгелме соң бу?! Раушан абый танып алды кызны.
–– Хәерле иртә, әти-әни,- дип, шат күңел белән исәнләште алар белән уллары.
––Белмим инде, хәерле була күрсен, - дип кенә әйтә алды ата кеше.
Дәнәф артында посып торган Гөлияне алгарак этәрде.
 
–– Менә әти-әни таныш булыгыз- киленегез Гөлия.
 Өйгә тынлык урнашты, ни дияргә икән бу вакытта- берсе дә белми. Кинәт Рауза апа, атылып барып, урын өстеннән мендәр тартып алды да, алып килеп, Гөлия алдына салып куйды.
––Төкле, йомшак аягың белән килен.
Өйдәгеләр барсы бергә җиңел сулап куйдылар, әйе, өйгә килен төште бүген, инде моңа беркем дә йортта каршы була алмый.
 
––Рәхмәт, әни,- дип, Гөлия, килен булып төшкән нигезгә таш кебек ятарга риза булып, мендәр өстенә ике аягы белән басты да, елмаеп, Дәнәфкә карады.
––Ярар, әйдәгез балалар, башта чәйләп алыйк, аннары күз күрер, алга таба нишләрсен,-дип, Раушан абый аларны өстәл янына чакырып алды.
 Рауза апа, чәй ясыйм дип, чәйнеккә тотынган иде:
––Әни, бир үзем, –дип, чая килен аның кулыннан чәйнекне җайлап кына тартып алды да өйдәгеләргә чәй ясый башлады.
 Рауза апа, моңа бик риза калып, карты янына барып утырды. Нәрсә-нәрсә, яшь  киленнең беренче чәе бик кадерле дә, тәмле дә була.
 Авылда бер генә нәрсәне дә яшереп калып булмый. Төнлә буламы хәлләр, әллә көндез- әһәмияте юк. Бар яңалык минуты белән авылга тарала. Рашат абыйга иртүк үк төн кайтмаган кызы кайда икәнен күршеләре кереп әйттеләр.
 
 Дәнәфләр матур гына чәй әчеп утыралар иде, капка ачылган тавышка барсы да тәрәзәгә күз салды.
––Әти!- Гөлия, тиз генә торып, мич артына сызды.
  Әйе, капкадан, ашыга-ашыга, Рашат абый килеп керде. Гомере буе җилкәсе белән бүрәнә күтәргән Рашат абый бераз алга бөкрәйгән, ачуы йөзенә үк чыккан килеш, атылып ,йортка да килеп керде оста.
 
––Кайда ул?- Исәнлек- саулык сорашу да юк.
 Раушан абый сорауны кире кагып азапланмады.
––Бездә,-дип җавап бирде.
––Чыгарыгыз монда.
––Нигә?
––Алып кайтып китәм.
––Ни бит кода, бездә килгән киленнәрне кире бирә торган гадәт юк.
––Ничек юк?
––Менә шулай, юк.
––Бабай,-дип эндәште, ниһаять, тик кенә торган Дәнәф,- Гөлия белән икәү шулай сөйләштек, мин аны кире сиңа тоттырып җибәрмим.
––Сөйләшкәнсез,-дип, өстәл артына килеп утырды Рашат абый,- унсигез-егерме яшь булса икән  үзегезгә, ике тиле аларны уздыргансыз.Нишлибез инде хәзер?
––Нишлибез дип,- Раушан абый өстәл астыннан бер ярты тарып чыгарды да стаканнарга салды,- туй итәбез инде кода, тагын монда нишләп була, әйдә, яшьләр исәнлегенә.
 
 Рашат абый стаканны кулына алды.
––Нәрсә утырасың анда посып, атаң тапмас дип уйладың мәллә, чык монда,-дип, мич артына карап, кызына эндәште.
 Гөлия, мыштым гына чыгып, ир канаты артына басты.
––Һе, кара моны, яклаучы тапкан.
––Әти ачуланма, мин бу йорттан беркая китмим.
––Ярар китмәсәң,-дип җавап бирде аңа Рашат абзый,- кызый кара аны, Раушан белән  гомер буе, ахриләр булып, дустанә яшәдем. Әгәр битемне кызартып ,кода-кодагыйның зарлануын ишетәм икән, матри аны,-дип, йодрыгын селкеде кызына.
––Аңладым, әти, зарланырлык итеп яшәмәм, –дип җавап бирде аңа  ир канаты арттыннан чыкмый гына кызы.
––Син, әйдә кода, озаклап утырма монда, мин хәзер мулланы алып киләм, син бар, тиз генә кайтып, кодагыйны алып кил.
 Рашат абый кулындагы стаканны авызына каплады да:
––Әйе, мин киттем, озак тормам, –дип, ишектән чыгып китте.
 
 Рашат абыйның ,дуылдап, капкадан кереп киткәнен күрше- тирә күреп калды. Шуңа күрә, эш тапкан булып кереп китми, капка төпләрендә таптана бирделәр. Кызык бит, ахыры ничек бетәр?! Тик барып чыкмады, күршеләр, көтеп, капка төпләрендә басып калдылар. Рашат абый, капка аркылы чыкмыйча, кодасының бакча башы аркылы гына өенә  кайтып китте.
 
   Икенче көнне Гөлия  чын хуҗабикә исәбендә авыл кибетенә килеп керде. Аның Дәнәфкә кияүгә чыгуы турында бар авыл  хәбәрдар иде инде, билгеле. Шул исәптән Илүзә дә. Яратмыйча, төксе чырай белән каршы алды ул кибетендә яшь киленне. Гөлия, барып, кер порошогы , савыт- саба юарга ферий, тагын азык- төлек дигәндәй кәрзиненә җыйды да кибетче каршына килеп басты.
 
––Күпне күтәргәнсең, сынмасыңмы соң? –дип, кинәя белән аның күзенә карап сорады кибетче хатын.
 Гөлия аңлады аның тел төбен.
–– Борчылмагыз, сынмам.
––Минекен алдың.
––Минем кешенекенә кагылганым юк, үземә тиешлесен алдым.
––Ә бу юлы минеке иде.
––Юк, Илүзә апа, солдатка китеп бер ел үтүгә, синеке булудан туктаган иде инде ул.
––Мин бит алдандым.
––Ә мин менә алданмадым, егерме ел буе тик аны гына көттем.
 
Илүзә Дәнәфнең аныкы түгел икәненә чынлап ышанды, улмы соң хәзер бу яшь килен белән алыша ала, юк билгеле. Буш өмет, нигә аның белән алданып яшәргә, ә яңа тормыш корам дисәң, авылда бетмәгән аның кебек ялгыз ирләр.
––Син бәхетле ит аны, яме сеңлем.
––Итәрмен, Илүзә апа, рәхмәт, – дип, яшь килен кибеттән чыгып китте.
 
Бу минутларда Дәнәф белән әтисе трактор белән үз җирләренә килеп туктаганнар иде инде.
–– Ничек әти, башлыйбызмы, Аллага тапшырып? – дип сорады малае атасыннан.
––Әйдә, башлыйбыз, тик беренче буразнаны мин сызам улым.
    Дәнәф иңнәрен җыерды.
––Мин каршы түгел әти, әйдә, утыр тракторга.
 
Раушан абый трактор кабинасына менеп утырды да, сука төрәнен батырып, күптән ташландык хәлдә яткан басуга беренче буразна салып кузгалып китте. Төрән артыннан кара җир  кайтарылып кала. Дәнәф, иелеп, яңа сукаланган җирне  учына алды да борынына китерде. Ипи исе килә, тагын эчкелтем ис, сулавы рәхәт. Ул җирне кулы белән уып карады, җир көл кебек таралды да китте. Игелекле җир, озак еллар тик яткан, уңышны мул бирергә тиеш. Ул, күтәрелеп, ераклаша башлаган тракторга карады, сука узып китүгә, кара җиргә ,дәррәү булып, карга-чәүкә көтүе ябырыла. Суалчан чүплиләр. Хәтта карт козгын да, ниһаять, агач башыннан очып, җир өстенә төшкән. Яңа гына җир өстенә чыккан суалчанны сагынган ахыры, бик бирелеп чүпләнә. Ул арада Раушан абый әйләнеп тә килде. Трактордан төшеп, үзе сызган буразна  өстендә йөреп алды, нигәдер сикереп карады, күңеле булып елмаеп  та куйды.
 
––Менә шулай барса ,бик яхшы улым.
––Әти ,бәлки тагын бер әйләнерсең?
 Раушан абый башын селкеде.
  ––Юк, улым, хәзер барсы да сезнең кулда, җирне бозарсың дип курыкмыйм. Миңа булды, бер утырып әйләндем, шул җитә,-диде дә Раушан абый ,борылып, авылга таба атлап китте. 
 
 Дәнәф әтисен күзе белән озатып калды. Басу юлы буйлап аның әтисе атлый. Ул бер күтәрелеп кояшка карый, бер болытларны күзәтеп ала, баш очыннан очып үткән карлыгачларга күз сала, юл  буенда үсеп утырган чәчәкләрне дә игътибарсыз калдырмый. Дәнәф белеп тора: басу юлы буйлап атлаган атасы табигать көндәлеген укып бара.Ул,  шушы туфракта туып, сугыш арты ачлы-туклы, яланаяк белән балачагын үткәргән. Шушы туфракта, үз парын табып, гаиләсен корган. Шушы туфракта, үз нигезен булдырып, балалар үстергән. Ашаган ашы, өстәлендәге ипие, эчкән суы да аның шушы туфрактан. Шуңа күрә табигать үзенең көндәлегенә бүген ни язганын бер дә ялгышмый укый ала бабай кеше. Әйе, ул шушында туды, шушында яшәде, вакыты җиткәч, шушы туфрак ук аны үз куенына алачак. Шушы ук туфракны ярата белгән, кадерли белгән улына, бүген бер дә шикләнмичә, киләчәкне  ышанып тапшырды бабай.
 
Дәнәф, атасын күзе белән бераз озаткач, трактор кабинасына менеп утырда да шушы ук туфракка беренче буразнасын сызып кузгалып китте.
 
Сүз ахыры:
 
Пакус аркылы атлап чыгыйм дип, Марат аягын гына күтәргән иде, кинәт, пакус астыннан яшендәй,  кыр куяны атылып чыкты. Көтелмәгән хәлдән малай  кычкырып җибәрде:
–– Ай!
Комбайн янында кайнашкан Дәнәф, ялт итеп, улына таба борылып карады.
––Нәрсә булды, улым?
––Куян, әти,- дип җавап бирде аңа улы, көтелмәгән хәлдән исе китеп,- пакус астында качып яткан, мин аны күрмәдем дә.
   Дәнәф кеткелдәп көлеп куйды.
––Карабрак йөр, куян гына димә, үзен яклый белә ул. Шөкер быел ашлык уңды, пакусларны атлап чыгарлык түгел.
––Әти, мин комбайн белән бер әйләнеп килим әле.
 
 Тугызынчы класста укыган Марат инде беренче ел гына атасы белән басуда эшләми, шуңа комбайнны биш бармагы кебек яхшы белә. Шуңа Дәнәф малай кулына техниканы ватылуыннан бер дә курыкмый тапшыра ала.
 
––Бар, мин бераз ял итеп алам.
 
 Маратка шул гына кирәк тә инде, комбайн кабинасына очып менеп утырды да кузгалып та китте. Дәнәф, басу кырыена чыгып, каенга сөялеп утырды. Быел ашлык мул булды. Гөлия ташып кына тора ГАЗ машинасы белән, хатыны әйләнеп килгәнче, бункер инде кабат тулып чыга. Көне кояшлы, өлгерерләр алар ашлыкны сугып бетерергә. Ул, күтәрелеп, авыл ягына таба карады. Басу юлыннан монда таба кулына зур сумка аскан  бишенче класста укыган Дәнәфнең икенче малае- Рәис атлый. Сумкасында әтисе белән абыйсы өчен төшке аш. Авыр булса да, малай зарланмый. Аннары аның төшке ашны илткән җиреннән кире кайтып китәргә бер дә исәбе юк, ул кичкә кадәр абыйсы, әтисе белән кыр корабында иген диңгезендә йөзәчәк. Бәлки әле аңа әтисе комбайн да йөртеп карарга рөхсәт бирер. Әйе, билгеле, шулай булачак.
 
Дәнәф икенче малаен көтеп тора башлады. Шушы юлдан аңа  әтисе туган туфракны , ышанып, тапшырып кайтып китте. Шушы юлдан  ук инде Дәнәфнең алмашчылары тормышның беренче  буразналырын сызалар. Әйе, билгеле, Дәнәф улы Рәискә комбайн белән идарә итәргә рөхсәт бирер. Малайга  эшкә хөрмәт, җир кадерен сеңдерү өчен эшләр ул аны. Озак вакыт үтмәс, әле бишектә генә яткан төпчеге дә шушы басу юлыннан үзенең тормышында беренче буразна сузар өчен атлап килер. Ә Дәнәф дәвамчыларына, Раушан абый кебек бер кәлимә шикләнүсез, шушы туфракны алар кулына тапшырып кайтып китәчәк. Башкача мөмкин түгел, чөнки бу мең еллар элек табигать көйләп куйган хәрәкәт. Мәңгелек хәрәкәт!

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.07.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»