поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.06.2016 Җәмгыять

Кыргыйлык – каннарда

Башкалар сизәме, әллә миңа гына шулай тоеламы, тик соңгы араларда Русия массакүләм мәгълүмат чаралары бик еш һәм бик тәмләп милләттәшләребез хакында язарга-сөйләргә һәвәсләнделәр. Республиканың иң алдынгы төбәк икәнлеге, халкыбызның матур тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре хакында түгел!

Ток-шоуларда берәр гаиләдәге ызгыш-талаш, исереклек, бала ташлау һ.б темаларны күмәкләшеп “чәйнәп” утыралар бит әле, менә шул тапшыруларның төп геройлары итеп татар фамилиялеләрне алырга тырышалар. Һич тә булмаса, “Ак барс” хоккей командасының берәр уенчысының элеккеге сөяркәсе килеп, спортчы исеменә пычрак атып утыра. Шул рәвешле татар, Татарстан исемен ничек тә каралтырга, түбәнсетергә тырышалармы? Үзебез дә, бездә барысы да ал да гөл, гаепсездән гаепле ясыйлар дип, үпкәләп азапланмыйк. Бәлки, кем әйтмешли, без мондый мөнәсәбәткә чын-чынлап лаектыр?

90нчы еллардагы мәхшәрне күпләр хәтерлидер. Һәркемнең күңел дәфтәрендә ул еллардагы берәр күңелсез хәлдән хатирәләр сакланадыр. Үзем дә бик еш барлап утырам шул чордагы маҗарага тиң яшәешебезне...

Икенче улым белән декрет ялында утырганнан соң балалар бакчасына эшкә чыктым. Бакча мөдире, бөтен уңай сыйфатларымны, ягъни тәҗрибәм-белемем һ.б. санап чыкканнан соң, миңа эксперименталь (!) балалар төркемен ышанып тапшырачагын әйтте. Җәмгыятьнең “каймагы”, элитасы балалары гына тупланган төркемнең “элиталы” тәрбиячесе булып киттем көтмәгәндә! Иң беренче эшем итеп “каймак”ны кемнәр тәшкил иткәне, ягъни әти-әниләр исемлеге белән танышасы иттем һәм шаккаттым! Әле һаман, күп еллар үткәч тә, башыма сыйдыра алмыйм: ни өчен җитәкчем, югары белемле педагог, алыпсатарлар, шәхси эшмәкәрләр һәм ниндидер “крутой”ларның балаларын бер төркемгә туплаган һәм нилектән җәмгыятьнең элитасын нәкъ шушы категория гражданнар тәшкил итә дигән нәтиҗә ясады икән?
 
90нчы еллардагы акча, көч, әрсезлек, “хочешь жить – умей вертеться” шигаре өстенлек иткән чор психологиясе кинәт кенә, илнең асты өскә әйләнгәч баш калкыттымы һәм арына алдыкмы соң әле без аннан? Миңа калса, тулы бер җәмгыятьнең аңын сәяси борылыш кына пыран-заран китереп ата алмый, “мораль облик” дигән ясалма кабыкка төренеп йоклап яткан рухи имгәклекнең уянуы гына иде бу. Әгәр илдәге җинаятьчелекне киметтек, азгынлыкка чик куелды, һәркем югары белем алырга омтыла, янәдән тәрбиялегә әйләндек дип уйласак та, ялгышабыздыр, мөгаен. Менә шул үзебез дәррәү сүккән “гаишник”лар гына булмасын ди әле юлларда?! Кабаттан хаос хакимлек итәчәк юлларыбызда. Яисә, бәйрәм алдыннан кибетләрдән күпләп азык-төлек ташу гадәтебезне мисал итеп китерик һәм читтән үзебезгә күз салыйкчы. Комсызлыктан күзе акая бит халыкның. Кибетләрдә бөтен төр товар һәм азык-төлек тулып ятса да, бер-берсен таптарга әзер цивилизацияле илнең “тәрбияле” халкы.
 
Милләтебезнең бер горурлыгы, үзенчәлеге булган сабан туеның үзенең асылын югалта баруы да бер мине генә борчымыйдыр. Традицияләргә тугрылыклы булып калудан битәр, “шаккатризм” белән шөгыльләнә башладылар милли бәйрәмебезне оештыручылар. Замана аттракционнары фонында милли көрәш һәм башка сабан туе ярышлары тоныклана бара. Олимпия уеннарына охшаш хәзер сабан туе: квадроциклларда чабалар, көймәләрдә узышалар, күкне самолетлар айкый, мәйданга парашютчылар төшә. Җырчыларның да иң шәпләрен, кыйммәтлеләрен чакыралар. Бу нисбәттән, интернетта бер ханым авыл сабан туена да җырчылар чакырып, бәйрәмнең ямен җибәрүләренә зарланып язган иде: радио-телевидениедән карап, тыңлап та була бит аларны, үзебез авыл кешеләре җырласын дигән. Соң, апа-җаным, беренчедән, бөтен кеше дә алай уйламый, юк-бар тавышы белән авылдашының җырлап маташканын тыңлап утырырга риза түгел күпләр, чып-чын артист күрсәт син аларга! Икенчедән, әлеге дә баягы, гүләйт тек гүләйт, шаккатырыйк бөтен халыкны дип уйлыйбыз бит хәзер. Әллә ни ерак барып тормыйм. Менә шушы ике фикеремне, “шаккатризм”га һәвәслекне һәм 90нчы еллардагы кыргыйлыкның каннарда саклануын берләштергән бер күренешне мисал итеп китерәм.
 
Түбән Кама каласы сабан туе бәйрәмен иң шәпләп үткәрүче төбәк буларак танылды. Юккамыни, ел саен Федераль сабан туен оештыру-уздыру да Түбән Кама сәнгатькәрләренә йөкләнгән.
 
Быел шәһәр бәйрәмендә бөтен кунакларны 200 килограммлы чәкчәк белән шаккатырырга уйлаганнар. Аны пешерү өчен аш-су осталарына 10 сәгать кирәк булган ди, имеш. Чыннан да, бу алагаем дәү чәкчәккә сабан туена килгән кунаклар да хәйран калган һәм шушы милли ризыгыбыз бәйрәмнең икенче көнендә – 5 июньдә үк Түбән Каманың данын бөтен илгә танытты...
 
Зур чәкчәк күргәзмә өчен генә түгел, шәһәрдәшләрне сыйлау өчен дип тә пешерелгәнен раслау өчендер инде, башкала кунаклары һәм бөтен Русиядән җыелган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре шактый көч һәм вакыт түгеп әзерләнгән шушы ризыкны тамаша кылганнан соң, оештыручылар чәкчәкне халыкка таратырга уйлаганнар. Бик тә игелекле гамәл инде, юкса. Әмма, “халява” өчен намусын да, оятын да онытырга сәләтле гражданнарыбызга бушлай нидер өләшүнең бик тә аянычлы нәтиҗәләргә китерәчәген уйлап кына бетермәгәннәр. Ә нәтиҗәсе болайрак: ак халатлы, ак калфаклы сатучы кызлар пычак тотып чәкчәкне кискәләп өләшә башлауга, халык ташкыны бу кызларны баллы ризыкка чәпеп куеп, кешеләр куллары белән пычак астына керә-керә чәкчәк алырга сузыла башлаган.
 
Тора-бара бер-берсен сытып-изеп, җилкәләренә-башларына басып, чәкчәкнең өстен умырып алырга керешкәннәр. Җимерелеп төшкән кисәкләрне җирдән алып пакетларына тутырганнар. Эткәләшеп-төрткәләшеп, бер-берсенә ямьсез сүзләр кычкырынып чәкчәк өчен сугышып яткан бу төркемне бары тик “өер” сүзе белән генә тамгалыйсы килә. Кыргый шакаллар, коңгызлар өеремени... Калайланган күзләре белән үзләрен чалт-чолт фото-видеога төшерүче журналистлар барын да күрмәгәннәр бичаралар. Шулай итеп, икенче көнне үк “чәкчәк сугышы” белән бөтен интернетны шаулаттык. Кайбер сайтлар әлеге хурлыкның видеосын ук урнаштырган. Оят, билләһи! Каш ясыйм дип күз чыгарган оештыручыларга үпкәлисе дә килде. Ник кирәк иде читтән килгән кунаклар каршында шәһәрдәшләрнең алама гадәтләрен ачыктан-ачык демонстрацияләү? Интернетта бер якташым бик тә катгый итеп, “диверсия!” дип бәяләгән моны. “Милли бәйрәмебезгә тап төшерү, милләттәшләрне ятлар алдында ямьсезләү өчен махсус эшләнгән бу!” – дип язган. Бер кисәк өчен кеше башына бас дип берәү дә берәүне өндәп тормый бит, өстергәнгә кешегә ташланырга без этмени?!
 
Бу нисбәттән, интернетта күпләр үзләренең фикерләрен белдерергә ашыккан. Кемнәрдер хурлыклы видеода үзләрен таныганнар. Берсе: “Их, дус кызым котыртканга гына кергән идем мин ул өер арасына, ә видеога эләккәнмен!” – дип язган. Икенчесе исә, хайвани-кыргый гамәлен бәяләрлек акылы булмаганы: “Ә мин бер кисәк тә ала алмый калдым. Шәһәрнең 50 еллык юбилеенда да чәкчәк таратырлар микән, кайсыгыз белә?” – дигән. Соң, теләсә-кайсы азык-төлек кибетенә кер – һәрберсендә диярлек сатыла бит инде ул чәкчәк! Ничек мондый түбәнлеккә төшәргә мөмкин икән? Ачлык кына килә күрмәсен! Бер-берсен тотып ашарлар болар, мөгаен...
 
Хәер, шаккатырам дип хурлыкка калучы бер Түбән Кама гынамыни? Шәһәрдәшләремнең моңарчы оештырылган “бушлай өләшү” акцияләренең ни-нәрсәгә китергәненнән сабак алмаулары гына аптырата.
 
Узган елның августында Чаллы каласының бер рестораны тиңдәшсез зур пирог пешереп рекорд куярга ниятләгән. Бу ризыкның авырлыгы 2,3 тонна, диаметры 10 метрдан артык булган. Иң дәү алма пирогы буларак теркәгәннән соң (кая теркиләр, ник теркиләр, кемгә кирәк бу теркәү?), ризыкны халыкка тарата башлаганнар. Бу “хәйрия” акциясе дә интернетка куелды һәм аны миллионга якын кеше караган. Видеодан күренгәнчә, пирог өстенә бер кыз менеп баскан һәм көрәк белән ризыкны умыргалап, көрәп кешеләргә бирә, ә пирог әйләнәсендә кулларына пакет тоткан чаллылар... Үрелеп-сузылып пирог кисәкләре алып кабалар, пакетларына тутыралар...
 
Шулай да Чаллы пирогы белән Түбән Каманың чәкчәк ашавы арасында аерма бар. Чаллыда хосусый эшмәкәр “юмартлыгы” белән мактанмакчы булган һәм үзенә пиар ясаган. Ә менә милли бәйрәмебез бернинди дә пиарга да мохтаҗлык кичерми. Яңа “мөгез”ләр чыгарырга да, экспериментлар үткәрергә дә кирәкми безнең халык белән. Нишлисең, барып җитә алмадык “һәркемгә хаҗәтенчә” дигән якты киләчәк – коммунизмга, “швед өстәл”ләре дә безнең өчен түгел...

Редакциядән. Нишлисең бит, бушлай әйберне эләктереп калу теләге кешенең канындадыр инде ул. Бер русиялеләргә генә хас күренеш түгел бу, Европа илләрендә дә, Америкада да кайда нәрсәне бушлай өләшәләр икән дип көтеп кенә йөрүчеләр, эләктереп калыйм дип, канга батып сугышучылар бар. Хәер, шулай да иң остасы безнең ил халкыдыр, чөнки совет заманында аракы, колбаса чиратларында сугышып, тәҗрибә туплаган халык бит без. 

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»