поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.06.2016 Хатлар

Басылырмы йөрәк ярасы?

1950 елның 25 ноябре. Әткәй безне – биш баласын калдырып, бакыйлыкка күчте. Без бер әнкәйгә бишәү, ач-ялангач, ятим калдык. Миннән зурлар – ике апа, кечеләр – икәү. Әткәй үлгәндә кече сеңел биш айлык булып калды. Яшь балам бар, дип тормады әнкәй – көне буе эштә булды.

Ике апа өлкән класста булгач, соңрак кайталар, ә мин иртәрәк кайтам. Әл­фияне миңа карарга туры килә иде. Икебез дә ач, мин аңа телем­не имезәм, еламасын гына. Бер пешерерлек кәлҗемә өчен карлы-бозлы суга яланаяк кереп черек бәрәңге җыю­лар, җәйгә чык­кач – кычыткан, үлән җыю, җәйге каникулда колхозда эшләүләр. Ачлык, юклык, тагын бер кат ачлык. Сугыштан соңгы авыр еллар бит.
 
Шулай газаплана-газап­лана еллар уза торды. Мин сигезенче класста укыганда әнкәй нык кына авырый башлады. Апаларның берсе Алабугада укый иде, икенчесе – Лениногорскида. Ми­ңа мәк­тәпне калдырып, Мөс­лимгә – май заводына эшкә керергә, укуны кичке мәктәп­тә дәвам итәргә туры килде. Ике сменалы төрле эш, 40 литрлы сөт бидоннары ташырга бик җиңел түгел, авыр булса да, тү­зәсең, чөнки энекәш белән сеңелк­әшне укытырга кирәк иде.
 
Тормышның әчесен-төче­сен шактый татырга туры килде. 1990-1991 елларда авырый башладым. Каты авырудан 2 нче группа инвалидка әйләнеп, туган авылга кайтырга мәҗбүр булдым, чөнки Түбән Кама­ның (шунда яши идем) һава­сы астма авыруына ярамый иде. Начар гына йорт сатып алып керергә туры килде. Авыру кешегә ялгызың авыр булыр, бергә торып карыйк, дигәч, Лерон абыйга каршы килмәдем, бичарага ничара дигәндәй, риза булдым. Менә 23 ел бергә гомер кичердек. Бик тырышлык бе­лән булса да, мал-туар асрап яшәдек. Туган нигезгә җый­налгандай, бөтен туган-тумача Сабантуй­ларына, бәйрәмнәргә җ­ые­лып, бер­бөтен булып яшә­дек. Уналтышар кеше була идек. Һәрвакыт капка ачык, мунча яккан, сарык суйган, бәлеш, чәкчәк пеш­кән булды. Барыбыз да канә­гать идек.
 
2009 елда кече сеңел Әлфия дә авылга кайтып яшәр­гә булды. Мин шулка­дәр сөендем. Сөенечнең иге-чиге юк иде, уртак кайгы килгәч (яраткан энекәшебез – Әлфиягә – абый була инде – кинәт вафат булды), бергә-бергә җиңелрәк булыр дип уйладым. Башта йорт алып керделәр. Соңыннан ул урынны Әлфия ошатмый башлады. Үзебез үскән нигез буш калып, тыкрык булып тора иде. Әйдә, әткәй-әнкәй, әби-бабайлар нигезе исраф булып ятмасын, мөм­кинле­гегез булгач, шунда йорт салыгыз, дидем. Авыл советына бергәләп барып җирне сорадык, бирде­ләр, документлаштырдылар. Аллага шөкер, йортны төзеп тә куйдылар.
 
Менә шул әткәй-әнкәй нигезенә, кендек каным там­ган нигезгә мин бүген барып керә алмыйм. Әрем, кычыткан үсеп утырган чакта анда барып, дога укып кайта идем, хәзер юк, керт­миләр. Энекәшне югалтуны бик авыр кичердем. Үзем­нең җанымны бирер идем, дип еладым да еладым, һаман да елыйм. Әлфия шул чакта ук, аны гына яратасың, мине яратмый­сың, дип юктан ачу чыгарып, тырнак астыннан кер эзли башлаган иде. Югыйсә барысын да бик тә ярата идем. Миңа алардан – туганнардан башка яшәүнең мәгънә­се дә, кызыгы да юк. Әйтеп, кеше ышанмас, минем таякка таянып көчкә-көчкә кил­гәнне кү­реп, кияү капканы эчтән бикләп куя. Җитмәсә, хәзер мин сине бәрәм, кыйныйм, ди. Ә Әлфия миңа: “Ненавижу, я тебя доконаю, ты этого заслуживаешь”, – дип кычкыра. Теленә ни килсә, барысын да әйтә, язып кына бетерерлек түгел. Кешене әхлакый үтерү дип аңлыйм мин моны. Авыру кешегә күпме кирәк?!
 
Шәригать кануннарын да хөрмәт итмиләр. Югыйсә алар икесе дә диндә. Дини кеше шундый начар күңел­ле, начар телле булырга тиеш түгел. Билгеле, замана көч­ленеке, шулай да гаделлек булырга тиеш бит. Шундый авырлык белән үсеп, авыр тормыш юллары үткән­нән соң, инде үләр вакыт җиткәч, шушындый матур, бөтен мөмкинлекләре булган туган авылыбызда, җаным кебек күргән, телемне имезеп үстергән сеңелдән мондый начар сүзләр ишетү авыр, бик тә авыр. Мине авылдан куа, Түбән Камага китеп тор, ди. 15-20 хуҗалыклы Т. авылына ике кан-кардәш туган сыя алмасын инде! Әгәр үлеп кенә котылмасаң, болай кимсетелеп яшәү мөмкин түгел. 82 яшьлек бабайны ялгыз калдырып, яңадан газлы шәһәргә – Түбән Камага ки­тәр­гә туры килер микәнни?!
 
Бу кадәр борчулардан соң мин хәзер күпчелек урын өстендә, таяк белән көчкә генә хәрәкәтләнәм. Бу “җан авазы”н язып кына сәламәтлегем яхшырмас, яралы йөрәкнең сызлавы басылмас, миңа яңадан гомер дә өстәлмәс. Әмма дә ләкин сеңелнең әби-бабай муллалык иткән изге ниге­зен­дә иманга килеп, туганнарны туган итеп, чын мөс­ли­мә-хаҗия булып яшәренә ышанасы килә. Бәлки аңа хакыйкатьне, гаделлекне, бакыйлыкны аңлатырдай, кү­ңел ачкычы яратырдай бе­рәрсе табылыр?!
 

Хәкимә ӘЮПОВА, Мөслим районы
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»