|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2016 Матбугат
Газета-журналсыз нишләрбез?2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу тәмамланды. Элемтәчеләр сүзләренә караганда, тиражлар бу юлы да бер дә сөендерергә охшамаган. Шөкер, соңгы вакытта бу проблема мөхәррир-журналистларны гына түгел, хакимиятне дә борчый башлады бугай. Дөрес, түрәләр һәм депутатлар арасында фикерләр төрле. Берәүләре берничә елдан интернет кәгазь матбугатны, хәтта телевидениене дә мәгълүмат кырыннан бөтенләй кысрыклап чыгарачак дип ышандырмакчы. Моны, әлбәттә, бөтенләй үк инкарь итеп тә булмый. Үземнең балалар һәм оныклардан да күреп торам, алар интернет белән яши. Көндәлек һәм эш өчен кирәкле мәгълүмат белән танышу, китап уку, кинофильмнар карау, сату-алу, хәтта аралашу да интернет аша. (3 яшьлек оныкларга кадәр интернеттан әллә ниләр эзләп таба һәм уйный белә.) Гомумән, хәзер яшьләр дә, үсеп килүче балалар да бар мәгълүматны да диярлек интернеттан ала. Шунысы куркыныч та инде аның, алар мәгълүмат кына ала шул. Һәм ул әле күп очракта дөрес тә булмый. Ә журналистиканың төп баганалары булган – ни булды, ничек булды һәм ни сәбәпле кебек төп сорау-критерийларының соңгысына игътибар итеп тормый. Ягъни нәрсәнең ничек булганын интернеттан белә дә, ни сәбәпле булганлыгы турында уйлап та карамый. Ә бит теге яки бу вакыйганың ни сәбәпле булганлыгын һәм моның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген бары тик газета һәм журналлар гына анализлый. Укымаучы яшьләребез әнә шул нәтиҗәләрдән мәхрүм кала да инде. Шул сәбәпле, алар дөрес һәм мантыйклы итеп яза да белми, озын текстларны укымый да. Ә нәтиҗәләр турында уйламаучы, анализ ясый белмәүче гавамның нишләве күз алдыбызда, хис-эмоцияләрен кая куярга белмәгәнлектән, спорт уеннарында ду китереп сугыша, төрле экстремистлар кулына җиңел генә эләгеп, кулына корал ала, канкоеш-үтерештә катнаша.
Кабатлау булса да, язмый кала алмыйм, минемчә, көндәлек матбугатның тиражлары кимүдә почта элемтәсе хезмәткәрләренең гаебе зур. Казан артындагы авылда яшәп тә, газеталар ала алмый тилмерүебез хакында мин кат-кат яздым. Проблема белән ТР Элемтә министрлыгы да, “Татарстан почтасы” идарәсе дә, Биектау районы аппараты да “шөгыльләнде”: редакциябезгә өчесеннән дә җитәкчеләре имзалаган сүзен-сүзгә кабатлаган бер үк эчтәлектәге җавап та килде хәтта. Нәтиҗәсе генә булмады. Ә проблема өч елга якын вакыт узгач, ниһаять, хәл ителде: хат ташучы алышынуга газеталар вакытында килә башлады. (Күз генә тия күрмәсен берүк!)
Ә шушы вакыт эчендә авылыбыздагы күпме кеше, барыбызга да мәгълүм, бер безнең авылда гына түгел бу хәл, шулар арасында яшьләр һәм балалар да бар, газета-журнал укудан биздерелде. Һәркемгә аңлашыла лабаса: өйгә килгән газета-журналны өлкәннәр генә түгел, балалар да, укымаса да, карый. Кулына алгач, актара, кызыксынып кайбер язмаларын укып та карый әле. Укуга мәхәббәт әнә шул кызыксынудан башлана лабаса.
Газета-журналларның тиражлары кимү, укудан бизү сәбәпле халыкның наданлана баруы хакында журналистлар даими рәвештә чаң сугып тора. Бу җәһәттән Татарстан Журналистлар берлеге дә төрле семинарлар, “түгәрәк өстәл” янында сөйләшүләр, очрашулар уздыра. Киңәш-табыш итәләр, проблеманы хәл итү, алар хакында түрәләргә ничегрәк җиткерү юлларын эзлиләр. Чөнки 1991 елда ук кабул ителгән “Матбугат турында”гы Закон инде нык искерде, бүгенге заман таләпләренә җавап бирми башлады.
Журналистлар үзләре дә, төрле дәрәҗәдәге депутатлар ярдәмендә дә аның яңа проектларын тәкъдим итеп карыйлар, әмма аларның ни сәбәпледер берсе дә Россия Хөкүмәте тарафыннан да, Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан да яклау тапмый. Юкса ирекле матбугат, дәүләт матбугаты, коммерциячел матбугат дигән төшенчәләрнең асылы да, җисеме дә әллә кайчан үзгәрде инде. Дәүләт матбугаты дигән төшенчә гомумән аерым бер структураны финанслауда һәм кәгазьдә генә калды диярлек. Дөрес, меңнәрчә массакүләм мәгълүмат чарасы әнә шул структура аша аз-маз дәүләттән финанслана әле, тик ул дотация күләме күлдәге тамчы кебек кенә.
Дәүләтнеке саналган һәр ММЧсы да акча эшләргә мәҗбүр ителгән. Кайберләре хәйран гына эшли дә. Тик ул акча шул ук матбугатны контрольдә тотучы дәүләт структурасы тарафыннан йотылып та бетә диярлек. Журналистлар инде шундый хәлгә җиткерелде, кайбер районнарда аларның хезмәт хакы бары 7-11 мең сум тәшкил итә. Алны-ялны белми мәгълүмат эшкәрткән журналист акылы һәм иҗатына шулай гына түләнгәч, алардан нинди сыйфат, чын журналист язмасы өмет итеп булсын?
Узган атнада ТР Журналистлар берлеге президиумы әгъзалары Лениногорскида уздырган күчмә утырышта да бу хакта сүз булмый калмады.
Белүебезчә, соңгы елларда республикада медиабизнес өлкәсе шактый үсеш алды. Аларның үз газета-журналлары гына түгел, нәшриятлары да бар хәзер. Ә бу өлкәдәге бизнесын 1997 елда 4 битлек “Ярмарка” реклама газетасыннан башлаган Владимир Кожевниковның 20 кешелек коллективы хәзер инде Нәшрият йорты статусында эшли. Шунысы да гаҗәп, Владимир Кожевников әлеге төр бизнес серләрен теләгән һәр кешегә бик рәхәтләнеп өләшә. Бу юлы да аларны яшереп тормады. Уңышның сере – медиабазарның хаҗәтләрен әйбәт белү, аны көн саен, сәгать саен өйрәнеп һәм шуңа яраклашып торуда, кадрларда, аларны әйбәт хезмәт хакы белән тәэмин итүдә һәм тырышлыкта, диде ул. Бер караганда, аның сүзләрендә бернинди дә яңалык юк кебек. Ә икенче яктан, һәр пункты бик күп әйберләрне үз эченә ала. Һәммәсен нечкәләп өйрән, үз төбәгеңә яраклаштырып камилләштер һәм файдалан гына.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|