поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.06.2016 Дин

Фитыр сәдакасын бирергә онытмагыз!

Фи­тыр сә­да­ка­сы без­нең өм­мә­те­без­гә хас үзен­чә­лек бу­лып то­ра. Ул һиҗ­ри­нең икен­че елын­да — Ура­за бәй­рә­ме­нә ике көн ка­ла мәҗ­бү­ри бул­ган. Ал­ла­һы Тә­га­лә та­ра­фын­нан үтә­лер­гә ку­шыл­ган әле­ге гый­ба­дәт­нең хик­мә­те шун­да ки, әле­ге сә­да­ка­ны тү­ләү бе­лән без ура­за ва­кы­тын­да җи­бә­рел­гән ха­та-ким­че­лек­лә­ре­без­дән һәм ял­гыш­лык­ла­ры­быз­дан азат бу­лыр­быз, Ин­шә Ал­лаһ.

Кемнәр бирергә тиеш?
 
Әнәс би­не Мә­лик­тән кил­гән хә­дис­тә бо­лай ди­ел­гән: «Ра­ма­зан ура­за­сы җир бе­лән күк ара­сын­да эле­неп то­ра, һәм фи­тыр сә­да­ка­сын бир­гән­нән соң гы­на ул күк­ләр­гә аша­чак» (Имам Дай­ла­ми). Фи­тыр сә­да­ка­сын мө­сел­ман бул­ма­ган­нар­дан һәм фә­кыйрь­ләр­дән тыш, бар ке­ше дә би­рер­гә ти­еш. Мө­сел­ман бул­ма­ган­нар бу сә­да­ка­ны үз­лә­ре ка­ра­ма­гын­да бул­ган мө­сел­ман­нар өчен тү­ләр­гә ти­еш.
 
Фә­кыйрь­ләр — үз­лә­ре­нә һәм га­и­лә­лә­ре­нә ашар­га ри­зык­ла­ры җит­мә­гән ке­ше­ләр. Ри­зык бер бәй­рәм кө­не­нә җи­тәр­гә ти­еш (бәй­рәм та­бы­ны исәп­кә алын­мый). Ти­еш­ле ри­зык кү­лә­ме һәр га­и­лә әгъ­за­сы­на 1 мүдд яр­ма хи­са­бын­нан исәп­лә­нә (1 мүдд = 650 грамм). Әгәр дә ке­ше фа­тир­га ке­реп яшә­гән өчен тү­ли икән, бу йорт­та яшәп то­рыр­га ки­рәк бул­ган ак­ча­дан фи­тыр сә­да­ка­сы тү­лән­ми. Ка­рау­чы­сыз йө­ри ал­ма­ган һәм та­биб­лар яр­дә­мен­нән баш­ка то­ра ал­ма­ган сыр­хау ке­ше­ләр — та­биб­лар­га, ка­рау­чы хез­мә­те­нә һәм да­ру­лар өчен тү­ләр­гә ти­еш бул­ган ак­ча­дан фи­тыр сә­да­ка­сы тү­лә­ми­ләр. Бу­рыч­ла­ры бул­ган ке­ше­ләр, әгәр дә бу­рыч тү­ләү­не ки­чек­те­реп то­ра ала­лар икән, фи­тыр сә­да­ка­сын би­рер­гә ти­еш­ләр.
 
Фи­тыр сә­да­ка­сы тү­ләү­нең шарт­ла­ры: мө­сел­ман бу­лу, ра­ма­зан һәм шәү­вәл ай­ла­рын­да исән-сау бу­лу. Ра­ма­зан ае­ның соң­гы кө­нен­дә ко­яш ба­е­гач ва­фат бул­ган ке­ше өчен фи­тыр сә­да­ка­сы би­ре­лә, ә ко­яш бат­кан­чы үл­гән ке­ше өчен би­рел­ми. Ра­ма­зан ае­ның соң­гы кө­нен­дә ту­ган һәм ко­яш ба­е­ган­чы исән бул­ган ба­ла өчен дә фи­тыр сә­да­ка­сы тү­лә­нә.
 
Фи­тыр сә­да­ка­сын га­и­лә баш­лы­гы бар­лык га­и­лә әгъ­за­ла­ры һәм аның тәр­би­я­сен­дә бул­ган ке­ше­ләр өчен үзе­нең ке­ре­мен­нән тү­ли.
 
Ире фә­кыйрь бул­са яки эш­лә­мә­сә, ә ха­ты­ны бай бул­са яки эш­лә­сә, ул үзе, ире һәм аның тәр­би­я­сен­дә бул­ган­нар өчен фи­тыр сә­да­ка­сын би­рә ала, әм­ма мәҗ­бү­ри тү­гел. Бу — ха­тын-кыз өчен сөн­нәт тә тү­гел. Ул те­лә­ге бу­ен­ча үзе өчен ге­нә яки га­и­лә­нең бер әгъ­за­сы өчен ге­нә дә тү­ли ала. Әгәр дә аер­ган ха­ты­ны йөк­ле икән, ире аның өчен зә­кят тү­ләр­гә ти­еш, чөн­ки ул ба­ла ту­ган­чы ха­ты­нын тә­э­мин итеп то­рыр­га (тәр­би­я­ләр­гә) ти­еш.
 
Тол ха­тын­нар һәм ае­рыл­ган­нар өчен фи­тыр сә­да­ка­сын опе­ку­ны (кем­не дә бул­са опе­ка­га ал­ган ке­ше) тү­ләр­гә ти­еш. Әгәр дә опе­ку­ны бул­ма­са, үзе тү­ли. Ба­ла­лар өчен фи­тыр сә­да­ка­сын тү­ләү бу­ры­чы алар­ның ата­ла­ры яки га­и­лә­дә­ге баш­ка ир-ат­лар өс­тен­дә. Алар бу бу­рыч­ны үтә­мә­гән оч­рак­та да, фи­тыр сә­да­ка­сын ба­ла­лар өчен ха­тын-кыз тү­ләр­гә ти­еш тү­гел.
 
Ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар­ның үз ке­ре­ме бул­са да, алар­дан зә­кят тү­лән­ми. Ир ба­ла ба­лигъ бу­лу­га, ул үзе өчен фи­тыр сә­да­ка­сын үз ке­ре­мен­нән тү­ләр­гә ом­ты­лыр­га ти­еш. Ан­дый мөм­кин­че­ле­ге бул­ма­ган оч­рак­та, бу бу­рыч га­и­лә­дә­ге баш­ка ир-ат­лар өс­те­нә тө­шә. Ха­тын-кыз­ның һәм аның ба­ла­ла­ры­ның опе­кун­на­ры бул­ма­ган оч­рак­та, бу бу­рыч аның ба­лигъ бул­ган һәм эш­ли баш­ла­ган өл­кән улы­на йөк­лә­нә.
 
Кем­нәр­гә би­рер­гә була?
 
Зә­кят­не үзең бе­лән бер җир­лек­тә яшәү­че ке­ше­ләр­гә би­рер­гә ки­рәк. Ул җир­лек­тә зә­кят та­ра­ты­лыр­га ти­еш­ле ке­ше­ләр бул­ма­са гы­на баш­ка җир­лек­тә би­ре­лә ала. Имам ки­ңә­ше бе­лән баш­ка авыл­га да кү­че­рер­гә мөм­кин.
 
Фи­тыр сә­да­ка­сын 8 төр ке­ше­ләр­гә би­рер­гә бу­ла. Коръ­ә­ни-Кә­рим­дә Ал­ла­һы Тә­га­лә алар­ны са­нап үтә: «Сә­да­ка (зә­кят) Ал­лаһ­тан бер фа­рыз бу­ла­рак, ба­ры тик юк­сыл­лар­га, мес­кен­нәр­гә, (зә­кят эш­лә­рен баш­ка­ру­чы) йо­мыш­чы­лар­га, кү­ңел­лә­ре (Ис­лам­га) ят­кан­нар­га, (ирек­кә чы­гу өчен җан ат­кан әсир­ләр­гә) кол­лар­га, бу­рыч­ка бат­кан­нар­га, Ал­лаһ юлын­да көч са­рыф итеп, җи­һад­та кат­наш­кан­нар­га, юл­чы­лар­га би­ре­лер­гә ти­еш. Ал­лаһ ба­ры­сын да бик ях­шы бе­леп то­ру­чы һәм хик­мәт­ләр ия­се­дер». ("Тәү­бә" сү­рә­се, 60 нчы аять).
 
Фи­тыр сә­да­ка­сын алыр өчен алар тү­бән­дә­ге шарт­лар­га ту­ры ки­лер­гә ти­еш­ләр:
 
Ирек­ле (азат) һәм мө­сел­ман бу­лыр­га.
 
Мот­та­либ һәм Ха­ши­мит нә­се­лен дә­вам ит­те­рү­че­ләр бул­мас­ка ти­еш.
 
Үз акы­лын­да һәм ба­лигъ бу­лыр­га. Имам Нә­ва­ви исә ба­лигъ бу­лып та, на­маз укы­ма­ган ке­ше­гә сә­да­ка би­рер­гә рөх­сәт ит­мә­гән, ба­ры тик аның опе­ку­ны­на би­рер­гә куш­кан. Ба­ла­лар һәм үз акы­лын­да бул­ма­ган ке­ше­ләр­гә би­ре­лә­чәк сә­да­ка бе­лән дә эш­не шу­лай хәл итәр­гә ки­рәк. Әгәр дә опе­ку­ны бул­ма­са, ул бар­лык­ка кил­гән­че зә­кят тү­лән­ми. Лә­кин ба­лигъ бул­гач на­маз укый баш­ла­ган, соң­рак аны таш­ла­ган ке­ше­гә сә­да­ка би­ре­лә. Фа­сыйк­лар­га, әгәр дә алар аның яр­дә­мен­дә гө­наһ эш­ләр кыл­мый­лар икән, шу­лай ук сә­да­ка би­ре­лә ала.
 
Сә­да­ка алу­чы­ның сә­да­ка­ны би­рү­че тәр­би­я­ләр­гә ти­еш бул­ган ке­ше бул­ма­вы (ата-ана­сы, ба­ла­ла­ры һ. б.) шарт. Бу фи­тыр сә­да­ка­сы бу­лып са­нал­мый, чөн­ки без алар­ны бо­лай да ка­рар­га ти­еш.
 
Баш­ка ке­ше­нең ата-ана­сы һәм ба­ла­ла­ры­на сә­да­ка би­рү мәсь­ә­лә­се­нә кил­гән­дә, ике шарт бар: әгәр дә алар­га опе­кун­на­ры бир­гән җит­сә, фи­тыр сә­да­ка­сы би­рел­ми, җит­мә­сә — би­ре­лә, чөн­ки бу оч­рак­та алар фә­кыйрь­ләр рә­те­нә ке­рә. Фи­тыр сә­да­ка­сын сез тәр­би­я­ләр­гә ти­еш бул­ма­ган ту­ган­на­ры­гыз­га би­рү хә­ер­ле­рәк. Бу — әгәр дә алар зә­кят би­ре­лә ала тор­ган ке­ше­ләр исә­бе­нә ке­рә икән — эне­ләр, се­ңел­ләр, абый­лар, апа­лар һәм алар­ның ба­ла­ла­ры һ. б., дип яза almet-rt.

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.06.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»