|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2016 Хәйрия
Казанда яшәүче Галия апа фатирын мәчет төзелеше өчен васыять иткән
Казанда яшәүче Галия Фролкина үзенең бердәнбер бер бүлмәле фатирын "Вакф" фондына васыять иткән. Пенсия яшендәге хатын-кыз үтенече буенча, аның үлеменнән соң, торак сатудан кергән акча Татарстанда мәчет төзелеше өчен тотылачак. – "ТР Вакф" фонды үз эшчәнлеген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте күзәтүе астында алып бара һәм бернинди дә астыртын эшләргә юл куймый. Галия Фролкинаның васыятендәге бөтен шартлар да Россия кануннарына туры китереп башкарылачак, – дип ачыклык керткән Фондның генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. – Галия ханымның гамәлләре – барлык мөселманнарга үрнәк һәм нәсихәт. Аллаһы Тәгаләгә үз йөрәге аша мәхәббәт саклап, әлеге сөйкемле ханым Аллаһ ризалыгы өчен изге гамәл кылырга – сәдака бирү генә түгел, ә мәчет төзелешенә ярдәм итәргә көч тапты.
--- |
Иң күп укылган
|