|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2016 Җәмгыять
Кырык беренче хәсрәтМоңа кадәр җир турында, бигрәк тә пай җирләре турында сүз чыкса, “Яндагы ун сутый җирне дә көч-хәл белән эшкәртәбез, бәрәңге утыртып, табыш алырга өйрәнә алмагач, читтәгеләрен печән җиренә әйләндереп котылдык, җир – минем өчен кырык беренче хәсрәт ул”, – дип кенә җибәрә идем. Күптән түгел бер оешмадан шактый рәсми хат килеп төште һәм әлеге кырык беренче хәсрәт дигәнем беренчегә әйләнде дә куйды. Бөтен эшне ташлап, җир мәшәкатьләре артыннан йөри башладым. Шактый кырыс озын әлеге хатның эчтәлеге якынча болай: “Фәләненче числога фәләненче номерлы җир участогыгызның документы белән килергә”. Һәм килмәгән очракта, закон бозулар булган очракта – административ җаваплылык турында кисәтү. Үткән ел җир документлары артыннан йөргән искә төште дә тыныч кына алып куйдым. Тик барыр көн җитеп, эзли башлагач, документ дигәнең табылмады. Баксаң, башлаганмын да ташлаганмын икән... Фәкать бер адым калгач, түземлек җитмәгән һәм инде ул документлар быелга ярамый – вакыт та күп үткән, кануннар да, тәртибе дә үзгә... Рәсмиләштермәгән өчен штрафлар күләме дә биш тапкыр арткан... Нишлисең, зур суммадагы штрафларны түлисе килмәде, яңабаштан башларга туры килде. Беренчесендә түләгәне белән бергә, әлеге баш яулыгы кадәр җирне өч елга арендага рәсмиләштерү өчен, салымнар белән бергә биш мең сум акчаны чыгарып салырга туры килде. Биш мең сумга бернинди хезмәтсез, әзер печәнне сатып алсаң, бишәр центнерлы җиде-сигез рулон тигән булыр иде, минәйтәм. Әле бу чыгымга ике ел буе өчәр кат чаптырганга тракторчыга түләгән 3600 сумны кушарга кирәк... Җирдән бик күп “файда” күрәбез, хөкүмәт безне белеп талый димәкче булам. Тик һаман да шул, бу тиле дөньяны кем белгән дип, ул җирләрдән дә бөтенләй ваз кичеп бетерәсе килми. Никадәр генә киреләнсәң дә, шушы системада яшәгәч, “тәртә” арасыннан бик еракка сикереп булмый...
Хәер, кирелек кенә дә түгел бугай бу. Бар сәбәп – минем “теге” заман кешесе булуда. Документлар артыннан йөрү, нәрсәнедер рәсмиләштерү минем эш түгел. Артта калган, юләр дип гаеплиләрме, анда эшем юк – мин барыбер әти-әниең, үзең тилмереп төзегән йорт-җирне, каралтыларны меңнәр түли-түли, оешмадан-оешмага йөри-йөри рәсмиләштерү, бер тиенлек тә ярдәм күрсәтмәгән хөкүмәткә салымнар түләүне акылым белән дә, йөрәгем белән дә кабул итә алмыйм. Шулай да, 2007 елда, ничек кирәк алай, өй һәм өй янындагы җир документлары артыннан йөреп бетергән булганмын үзе. Дөрес, ул чактагы бик катлаулы бу процессны хәзер хәйран җиңеләйткәннәр икән. Безнең Балтачта бөтен рәсми теркәү оешмаларының бер үзәккә – өр-яңа бинага туплануы да бер плюс. Чират та теге еллардагы кебек түгел, уңайлыклар да күп, клиентлар белән эшләүләре дә ошады. Хәер, сүзем бит бу хакта түгел, “кырык беренче хәсрәт” турында иде.
Хөкүмәт дигәнең безне “кайгыртып”, әлеге “хәсрәт”ләрне табып кына тора. Хәзер бит бармак селкеткән саен һәр оешмада акча түлисе, әлеге “хәсрәт”ләр дә, миңа калса, нәкъ менә шул халыкны талау өчен уйлап табыла. Әйтик, шул ук үзе мең газап белән, ачлы-туклы яшәп төзегән йортын әти-әниең сиңа бүләк итәргә җыена икән, ул сиңа “почти бушка”, әле нотариус хезмәткәре халыкны аңлап, иң түбән бәя алган очракта да, теркәү белән бергә дүрт мең тирәсенә төшә. Әле алар вафатыннан соң йортны үз исемеңә рәсмиләштерү бермә-бер кыйммәткә чыга диләр (элек исә бу үзгәртүнең бөтен системасын авыл Советы секретарьлары бер мизгелдә хәл иткән – хуҗалык кенәгәсендәге исем-фамилияне сызып, яңасын язган, акча да кирәкми, ыгы-зыгы да, мәшәкате дә юк...). Җирләрне күчертү-рәсмиләштерүләр дә шулай ук шактый чыгымлы... Бу мәшәкатьләрне ерып чыгу өчен ярты еллап вакыт кирәген дә өстәсәң... Юкса салымнарын вакытында түләп бару да җитеп ашар иде, аларның кем исемендә булуыннан нәрсә үзгәрә соң?! Әнә безнең электр энергиясе өчен түләүләр моңа кадәр әти исемендә йөргән. Вафатына кырык ел тулганда гына үзгәрттеләр. Аңа карап, кем исемендә, шул түләсен дип утырмаганбыз, ике арада бернинди аңлашылмаучанлык чыкмаган...
Әле шушы арада тагын бер башка сыймас документлар диңгезендә кайнарга туры килде. Сыерларга язын-көзен ясала торган вакциналарны язын берьюлы кадатсаң, 300 сумын кире кайтарабыз дип, өстәгеләр авыл халкын сөендергән иде. Аны зур яңалык итеп бик күп сөйләделәр, яздылар. Тик менә файдасы гына. Хәер, анысын үзегез чамалагыз.
Әле кайчан гына биш сум булган вакцина бәяләре, елдан-ел космик тизлектә арта торгач, үткән ел 250 сумга менгән иде инде. Быел да, шул исәптән икесе өчен дә дип, бер сыерга 500 сумнан түләде авыл халкы. Вәгъдә ителгән 300әр сумны кире кайтару өчен кирәкле документлар турында ишеткәч кенә күзләр маңгайга менде. 3000 турында сүз барса да, бу кадәр аптырамас идең, диештек. Паспорт, ИНН, саклык кенәгәсенең күчермәләрен тотып, җирле үзидарәгә килсәм, халык баш күтәрми нидер яза. Баксаң, үзидарә җитәкчесе исеменә гариза язасы, ике данәдә өч яклы (хуҗалык башлыгы, җирле үзидарә һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе арасында) килешү тутырасы икән. Аларда ИНН номерларыңны, саклык кенәгәсе номерларын, тагын башка мәгълүматларны язасы. Документларының күчермәләре белән килмәүчеләр күп, аларны да кире бормыйлар – бер хезмәткәр ксерокс янында гына тора. Әле бездән соң җирле үзидарәдәгеләр бу документларга хуҗалык кенәгәсендәге барлык мәгълүматларны (исем-фамилия, адрес, җир мәйданы, ничә баш терлек бар, ничәсенә акча ала һ.б.) терки, кабат бөтен мәгълүматларны язып, исәп-хисап ведомосте ясый, һәр кеше тутырган документларның дөреслеген тикшерә, моннан тыш ветстанция исәп-хисап квитанцияләре яза, килешү төзи икән... “Ике көн инде баш күтәрми шушы документлар белән, халык белән эшлибез, ике пачка кәгазь, ксероксның буявы бетте”, – ди кызлар. Ул арада килүчеләрне: “Әле ветстанция документларына имза куярга да чакырасы була”, – дип “сөендерәләр”. Берничә сыеры булып, бер кочак кәгазь тутырасы килмәгәннәр, әллә бу акчаны алмыйм гына микән, дисә дә, баш тартучылар юк үзе...
Ишек төбендә башка төрле белешмә алырга килгәннәр (хәзер бит бармак селкетәсе булса да үзидарәдән белешмә аласы!) дә күренгәли – аларга чират кына җитми... Минем кебек ике “куян”ның койрыгын бергә тотучылар да шактый – быел июль аеннан бездә дә рәсми булмаган авыл чүплекләрен ябалар, шунлыктан чүпләрне җыярга тиешле оешма белән килешү төзергә кирәк иде. Монысы өчен хуҗалыкта яшәүче һәр кешенең паспортын алып килү дә җитә, калганын үзидарә кызлары үзләре хәл итә булып чыкты.
Менә шулай, хокукый дәүләттә яшәвебез авылда да үзен гел сиздереп тора. Бер караганда, хокукларыбыз күп һәм бөтен нәрсә фәкать кануннар буенча, безне кайгыртып эшләнә кебек. Тик бу беренче карашка гына шулай, бераз гына уйлап-санап карасаң да, бу гамәлләрнең файдасына караганда башкасы күбрәк булуын күрәсең. Бар мәгълүмат компьютерлашты, кәгазьнең кирәге калмады диюләре дә ялган, алар да елдан-ел арта гына...
Ә минем әле файдаланасы тагын ике хокукым – кызымның читтән торып алучы икенче югары белеме, улымның шоферлыкка укыганнары өчен түләгән акчаның салым өлешен кайтарып аласым бар. Тик алар өчен су буе документлар җыярга, яки меңнәр түләп, яки үзең декларацияләр тутырырга “гына” кирәк. Кырык беренче хәсрәт дип кул селтәр идең, икесенә бергә ярап торырлык сумма чыга, ә документлар туплау дигәнен ерып чыгуым “вряд ли”...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|