поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.06.2016 Милләт

“Түгәрәк өстәл” янында сөйләшү: милли мәктәпсез булмый

КФУ татар мәктәпләренә укытучылар әзерләү вазифасын үз җилкәсеннән төшерү сәбәпле, милли мәктәпләребездә татарча укытучы белгечләргә кытлык сизелә башлады. Шушы куркынычны тирәнтен аңлаган зыялыларыбыз – Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТФА академигы, Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Рүзәл Юсупов, тарихчы галим, БТК башкарма комитетының бюро әгъзасы Дамир Исхаков, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевләр, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә җыелып, әлеге проблеманы уртага салып сөйләште.

Сөйләшүгә КФУ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Ни сәбәптәндер, алардан вәкилләр булмады.

Сөйләшүне “ВТ”ның баш мөхәррире Минназыйм Сәфәров башлады.

М. С. – Хәзерге вакытта республикабызда 800дән артык татар мәктәбе эшләп килә. БДИ куйган кырыс шартларда да алар, шөкер, укытып ята. Ләкин бүген безгә: “Алар өчен педагогик кадрлар әзерләү мәҗбүри түгел. Чынлыкта бөтен фәннәр дә диярлек урысча укытуга күчеп бара,” – дип әйтә башладылар. Бу очракта татар җәмәгатьчелеге, табигый, тел яшереп, авыз йомып утыра алмый. Милли мәгарифебезнең иртәгәсен бүген кайгыртмасак татар милләте буларак юкка чыкмабызмы? Шушы хакта сезнең фикерләрегезне ишетәсебез килә, җәмәгать.
 
Р. Х. – Дөресен әйткәндә, уйлаганымны мин берничә мәртәбә матбугатта халыкка җиткердем инде. Табигый, бу проблема бөтен халыкны – татарны гына түгел, урысны да борчый. Биредә бер фикерне басым ясап тагын кабатлыйм. Университет федераль булса да, ул безнең акчага яши. Без салым түлибез. Имеш, акчаны Мәскәү бирә. Ул бит башта республика-өлкәләрдән җыя. Бездән табышның кимендә 73 проценты Мәскәүгә китә. Шул акчаларга университетларны тоталар. Шулай булгач, ул Татарстанны гына түгел, бөтен татарны кайгыртырга тиеш. Минемчә шулай, “федераль» дигән сүзнең мәгънәсен башкача ничек аңлатасың?! Мәскәү кайдандыр – һавадан акча тапмый, бездән җыя. Хәзер донор республикалар күп калмады.
 
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, нигә сез бездән салым алып, аны резерв фондына яшерәсез, кайтарыгыз, экономикага кертегез, дип дөрес әйтте. Шуның өчен КФУ җитәкчеләренең, без – федераллар, безгә кагылмагыз, үз мәнфәгатьләрегезне безнең җилкәгә салмагыз, дип әйтүе – зур хата ул. Үз университетыбызны булдырырга кирәк. Билгеле, бүген аны оештыру җиңел булмас, вакыт та кирәк. Инде КФУ эчендә аерым институт булдырырырга, анда татарга кагылган бөтен кафедраларны, барча төгәл фәннәрне, гуманитар юнәлешләрне тупларга мөмкин.
 
Милли мохит кору өчен, аның аерым бинада булдырылуы да мөһим. Аерым уку йорты булганда, аның зурлыгы мөһим түгел. Дөньядагы иң яхшы университетларда гадәттә биш мең кеше укый. Әле аларның кайберләрендә студентларга караганда аспирантлар күбрәк. Шундый вуз зарур. КФУ эчендә дә менә шундый татар университеты оештырырга була.
 
И. Т. – Монда һичшиксез татарлыкны беренче урынга куя торган кешеләр җыелган. Дөрес, кайбер вакытта кайберләребез әйтергә курка, читләшә. Инде Рафаил турыдан-туры дөресен әйткән, кайвакыт катырак та бәрелгән икән, аңа һич кенә дә үпкәләргә ярамый. Туры әйткән туганына ярамый, диләр бездә. Юк, ярарга тиеш. Монда бит без шәхси мәнфәгатьләребезне түгел, милләтне алга куеп сөйләшәбез. Фикерләр бәрелешеп, татарлык беренче урында, башкалар өчен өлге булып торырга тиеш. Әгәр бүген федераль университет турында мәсьәлә килеп чыккан, КФУ эченә кертелгән педагогия университеты бүген юк дәрәҗәсенә калып бара икән,  әлбәттә, без барыбыз да моңа борчылырга тиеш. Шуның өчен ул институтның директоры йә булмаса җаваплы кешесе бүген монда катнашырга тиеш иде. Монда бер-беребезне хурлау өчен түгел, аңлашу өчен җыелдык. Качып йөрү, күренмәскә тырышу дөрес түгел. Инде мәсьәләне хәл итүгә килгәндә, федераль дигән сүз шул ук дәүләт дигән мәгънәдә. Элек тә Мәскәүнеке иде ул. КДУ турыдан-туры СССР Югары белем министрлыгына буйсына иде.
 
Татарстанга буйсынмыйбыз дигән сүз белән дә килешеп булмый. Без кем генә булсак та, нинди генә юнәлештә эшләсәк тә, шушы җирлектә яшәгәч-торгач, Татарстанга буйсынырга тиеш. Чөнки бу – татар җире, татар иле. Менә табыш иллегә илле бүленергә тиеш дип куйдылар. Әле ул алай гына да булырга тиеш түгел.  Заманында без кайбер вәкаләтләрне Мәскәүгә бирдек. Без менә шул вәкаләтләрне башкарганнары өчен генә түләргә, калганы тулысынча үзебездә калырга тиеш иде. Ә без бүгенге көндә Россиянең башка субъектлары дәрәҗәсенә төшеп барабыз. Туксанынчы елларда без Татар гуманитар институты оештырган идек. Педагогик кадрлар әзерләү өчен һич югы шуны торгызырга кирәк. Шушы институтны аякка бастырып, киләчәктә аны гомумән университет дәрәҗәсенә күтәрергә була.
 
Бүгенге университет кемнәрне әзерләргә тиеш?  Федераль булгач, без монда татарны, чуашны, мукшыны да бертигез дәрәҗәдә күрергә тиеш дип белдерүчеләр бар. Яз, әйт, әмма үз мәнфәгатьләреңне онытма. Биш йөз кеше гариза биргән икән, шулар арасыннан үзебезгә кирәкле кешеләрне алуны максат итеп куй. Совет чорында шулай иде бит.
 
Ф. С. – Сәясәттә начар вәзгыять булмый. Һәр вәзгыятьне уңай якка файдаланып була. Университет мәсьәләсендә уңай гына вәзгыять килеп чыкты. Үзебезнең югары уку йортын булдыру зарурлыгы соңгарак калып булса да хәзер бик яхшы ачыкланды. Шуны булдырмыйча, татар мәгариф системасын коткарып калып булмаячагы күренеп тора. Бүгенге университетта татар фәне, теле, мәдәнияте яши алмый. Совет заманында үтми торган, бозык товарларны кушып-өстәп саталар иде. Университетның татарга карашы менә шул бозык товарга мөнәсәбәтне хәтерләтә. Ректор, КФУ – Татарстан университеты түгел, Россия мәнфәгатьләрен кайгыртучы вуз, дип әйтә. Бу нәрсә дигән сүз? Әгәр татар, Татарстан мәнфәгате Россия мәнфәгатенә карамый-керми икән, димәк, ректор, Татарстан – Россия түгел, ул Россиягә керми дип әйтмәкче. Бу бит – сепаратизм!
 
Римзил В. – 25 ел инде Казан-Мәскәү мөнәсәбәтләре федерализм нигезендә бара иде. Хәзер бу вуз Татарстан белән федераль үзәкне сугыштыра торган әйбергә әйләнә, мәнфәгатьләр каршылыгы китереп чыгара. Мәскәүне  Казанга каршы кую, провокация бу!
 
Ф. С. – Әйе, Татарстанны Россия субъекты дип танымау бу. Әгәр татар халкы мәнфәгате федераль мәнфәгатькә керми икән, димәк, татар халкы, Татарстан – Россия түгел. “БДИ урыс телендә булгач, без дә урыс теленә күчәргә тиеш булабыз,” – диде бер чыгышында КФУ ректоры. Димәк, ул ректор, галим, ТР Дәүләт Советы депутаты булса да, безгә каршы юнәлтелгән телебезне кысучы законнарны дөрес дип таный. 
 
Р. В. – Фәндәс агай, безнең Дәүләт Советы бердәм дәүләт имтиханнарын урыс телендә генә бирүгә каршы чыкты. Димәк, ул, депутат буларак, ТР Дәүләт Советы карарын хупламый булып чыга. 
 
Ф. С. – Шулай. Димәк, Гафуров чигенүне дөрес дип таный. Ни кадәр күбрәк кыссалар, син шул кадәр чигенергә тиеш, дигән идеяны үткәрә ул. БДИне урысча тапшыру мәҗбүрияте – бүгенге университеттагы хәлдән дә куркынычрак нәрсә. Физика, математиканы гына түгел, син урыс теле һәм әдәбиятын да гомуми Россия программасы нигезендә тапшырырга тиеш. Димәк, син урыс телен дә ана теле дәрәҗәсендә белергә тиеш. Ә синең ана телеңдә мәктәпләрдә имтихан юк. Турыдан-туры һәм ирексезләп урыс булмаган балаларны үз теленнән ваз кичәргә, урыслашырга мәҗбүр итү дигән сүз бу.
 
Мондый дискриминацион закон дөньяда башка бер илдә дә юктыр. Укуыңны дәвам итәргә телисең икән, урыс кешесе бул дигән мәгънә чыга моннан. Югыйсә, бала урыс телен институтларда белем алырлык, Россия гражданы хокукларын һәм бурычларын аңларлык дәрәҗәдә белсә, җитә дә инде. Әнә чит илләрдән килгән яшьләргә башта бер ел урыс теле өйрәтәләр. Бәлкем Милли университет идеясына кире кайтыргадыр, бәлкем педагогия университетын торгызыргадыр. Кире кайтуның хокукый нигезе бар. 1994нче елның 20 июлендә Югары Советыбыз татар милли дәүләт университеты булдыру турында карар кабул иткән иде. Хәзер дә гамәлдә булган телләрне гамәлгә ашыру турындагы законда бу зарурлык танылган. Бу идея БТК башкарма комитетының икенче корылтаенда да хупланды. Халыкара хокук нормалары да моңа мөмкинлек бирә. Яңа закон буенча без болай да җирле уку йортлары булдыра алабыз. 
 
Р. В. – Моннан өч ел элек чыккан закон нигезендә (Татарстан Дәүләт Советының төзәтмәсе иде ул, аны башкалар да хуплады), хәзер РФ субъектлары үз уку йортларын булдыра ала.
 
Ф. С. – Баштагы мәлдә ул кечкенә генә булырга мөмкин. Петербург университеты ачылган мәлендә, анда 18 генә студент булган. Аның тугызы качкан. Уку елы беткәндә 17 профессорга бер генә студент калган. Дөрес, анда башта немец һәм латин телендә укытканнар... Шулай башланган. Һәр курска йөзәр студент алсак та, биш курска биш йөз кеше җыела. Элита булырлык яшьләр чыгара алсак, җитә ул. Татар университеты – татарча гына укыта торган уку йорты түгел ул. Бер фән – татарча, икенчесе – инглизчә, өченчесе – урысча, дүртенчесе гарәпчә укытылсын. Әмма син татарча белмичә укырга керә, имтиханнарны бирә алмыйсың. Дөньяның барча университетлары шулай эшли. МГУда барча дөньядан килеп укыйлар, әмма урыс телен белмичә син анда керә алмыйсың. Университет булдыру – телне саклау һәм үстерү дигән сүз ул. Телне гаиләдә өйрәнергә кирәк дип тәкърарлаучылар бар. Әлбәттә, кирәк. Әмма гаиләдә  аңлашу өчен биш йөз, өч йөз сүз, кайберләрендә йөз илле сүз дә җитә. Шуннан артмый. Дәүләт тоткан, берничә миллион кешесе булган халыкның теле фән, мәдәният, әдәбият, сәнгать, ил белән идарә итү теле булырга тиеш. Шул дәрәҗә булганда гына тел саклана дип әйтеп була. Бүген иң үткен мәсьәлә шул: КФУдан аерылып башка чыгарга, үзебезнең югары уку йорты системасын булдырырга, БДИгә каршы чыгып, аны татарча бирдертергә ирешергә кирәк. 
 
Р. В. – Мин әле генә Таулы Алтай Республикасында йөреп кайттым. Анда халыкара конференция булды. Анда без бүген сөйләшә торган милли мәгариф мәсьәләләре дә күтәрелде. Мин инде милли мәсьәлә белән күптәннән шөгыльләнәм. Бу яшькә җиткәч мин бер нәрсәне аңладым. Милли мәгариф системасы булмаган халыкның киләчәге өметле түгел. Халык бөтенләй юкка  чыгарга мөмкин. Кайбер искәрмәләр бар-барын.
 
Әмма безнең балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр милли мәгариф системабыз булмаса, милләтебезнең киләчәге бик куркыныч. Алтайда, сез бик тырышасыз, Россия җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итәсез, әмма үзегез генә зур нәтиҗәләргә ирешә алмаячаксыз, безгә бергә булудан, бергәләшеп көрәшүдән башка юл юк, дип әйттеләр. Чынлап та, безгә, милли республикаларга бер йодрык булып тупланырга кирәк. Таләпләребезне бергәләп куймасак, безне тыңламаячаклар, ишетмәячәкләр. Якутиядә Евразия хәрәкәте дигән бер оешма төзегәннәр, хәзер Таулы Алтайда да шуны оештырдылар, инде шундый тәкъдим белән Татарстанга килергә җыеналар. Өч республика бергәләп, башкаларны да чакырып, киңәшмә үткәрергә ниятләп тора алар. Бәлкем киләчәктә барча милли республика вәкилләрен туплап торган бер үзәк булыр.
 
Күптән түгел мин депутат буларак авылларда йөреп кайттым. Шунда бәгырьгә кан сауган кебек авыр тәэсир калдырган мәлләр булды. Туган авылымда, башка авылларда да урамдагы балалар урысча сөйләшеп йөри. Шаккаткыч хәл. Мәгариф идарәсе башлыгыннан бу хәлнең сәбәпләрен, аерым алганда, Түбән Кама шәһәренең икенче гимназиясе татарныкы дип саналса да, нигә фәннәрне туган телдә укытмыйсыз, нигә татар тәрбиясе сизелми, дип сорадым. “Кая укытучыларыгыз? Без химия, математика, физика фәннәрен татарча укытучыларны эзлибез, таба алмыйбыз. Казанда  укытучылар әзерләнми бит, сез безне бик авыр хәлгә куясыз,” – дип җавап бирде ул. Мин моңа каршы бер сүз әйтә алмадым.
 
Бер ай элек Уфада булып, аларга көнләшеп, сокланып кайттым. Анда бүгенге көндә педагогика университеты гөрләтеп эшләп ята. 12 мең студентлары, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да бар. Аларга да төп университетка кушылырга тәкъдим булган, хәтта мәҗбүр итәргә тырышканнар. Әмма алар баш тарткан. Шунысы да бар: соңгы вакытта ата-аналар үзләре дә балаларын милли мәктәпкә азрак бирә башлады.
 
Моның сәбәпләрен беләсез инде: мәктәпне тәмамлаганда балаларының БДИне фәкать урысча гына тапшыруын сылтау итә ата-аналар. Бу – төп сәбәпләрнең берсе. Без инде, БДИгә каршы чыгып, ТР Дәүләт Советы исеменнән РФ Президентына да, Дәүләт Думасына да мөрәҗәгатьләр җибәрдек, әмма һаман нәтиҗәсе юк. Хәтта бер ата-анабыз халыкара судка да мөрәҗәгать итте. Аның да азагына кадәр барып җитә алганы юк. БДИне урыс телендә генә тапшыру мәҗбүрияте – турыдан-туры РФ Конституциясенә каршы килә торган гамәл. Анда, һәммә гражданин, ватандаш туган телендә белем алырга хокуклы, дип язылган. Югыйсә, БДИ – белем алуның, шуңа хисап, нәтиҗә ясауның иң җаваплы чоры. Болар РФ мәгариф һәм фән министрының әмере буенча БДИне мәгариф системасыннан алып ташладылар. Судка бирүнең дә мәгънәсе юк, чөнки алар сәяси карар кабул итә. Мөгаен, икенче зур сәбәп – татарда милли аңның шактый түбән дәрәҗәдә булуыдыр. Әле моңа заманында Тукай да зарланган. Без хәзер шул заманнан да түбәнрәк дәрәҗәдә. Әгәр милли мәктәп булмаса, милли әдәбият та булмаячак.
 
Милли мәктәпнең сакланышы – бүгенге көндә иң төп мәсьәлә. Бүген барча татар мәктәпләре юкка чыкса, ун-егерме елдан бер укучыбыз да калмый дигән сүз. Димәк, язучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз булмый дигән сүз. Милли мәктәп булмаса, милләт бетә дигән сүз. Тагын бер җитди сәбәп бар. Ата-аналар баласын бирсен өчен, мәктәптә укыту, тәрбия дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Менә татар-төрек лицейлары бар иде, анда баласын бирергә ата-ана чират тора, бер урынга 4-5 бала, зур конкурс иде. Димәк, анда укыту, тәрбия дәрәҗәсе югары булган. Димәк, мәктәпләребездә тәрбия мәсьәләсе дә бик үк югары дәрәҗәдә түгел әле. Аннан соң шәһәрләрдәге татар мәктәпләре ашык-пошык ачылды. Кайберләре элеккеге балалар бакчасы бинасында ачылды, кайберләренең спорт заллары яки ашханәләре юк. Янәшәдә яхшы мәктәпләр ачылганда, ничек инде ата-ана баласын шундый мәктәпкә бирсен?! Соңгы өч-дүрт елда Казанда нинди шәп, зур мәктәпләр ачылды, тик аларның берсен дә милли мәктәп ясамадылар. 
 
Балаларда туган тел өйрәнүгә ихтыяҗ юк диләр. Моның өчен җәмгыятьтә шартлар, таләпләр булырга тиеш. Әйтик, ни өчен Татарстан Президенты гына ике дәүләт телен белергә тиеш?! Ни өчен министрлар, депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр белергә тиеш түгел?! Шушы нәрсәне хәл итә алсак, күпмедер дәрәҗәдә алга китәр идек. Шул чагында  ата-ана, балам татар телен белсә, шул урыннарда эшли ала, дип уйлар иде. 
 
Чынлап та, бүген педагогика институты яки университеты ачудан башка юлыбыз юк. 40-50 мең студентлы вузның бер почмагында бер кечкенә генә татар бүлеге ачу мәсьәләне хәл итмәячәк. КФУның теләсә кайсы институтына барып керәсең, корридорда барысы урысча сөйләшеп йөри. Анда татар рухы була алмый. Татар агаеның түбәтәен киеп, намазлыгын тотып, чиркәүгә кереп намаз укыган шикелле бу. Шуның өчен безгә аерым университет кирәк. Татарстан фәкыйрь республика түгел, берничә мең студентлы педуниверситет кына тотарлык хәле бар. Нефть институты бар бит. Дөрес, анысы да кирәк, әмма татар институты бүген мөһимрәк. Әйе, без чыгышларда, республикабызда 800дән артык татар мәктәбе бар, дип әйтәбез. Әмма алар барысы да чын мәгънәсендә милли мәктәпме?! Хәзер Россия законнары буенча милли мәктәп дигән төшенчә гомумән юк. Бер генә карарда, законда да, хәтта элмә такталарда да милли мәктәп дип язарга ярамый. Әлеге дә баягы икенче гимназиягә милли гимназия дип язарга ярамый. Милли дигән нәрсәне бутар өчен милли проект дигән нәрсә керттеләр.
 
Милли сүзенең эчтәлеген бөтенләй оныттырырга телиләр, Европалаштырмакчы булалар. Әмма аны безнең баштан, телдә чыгарып ташлау бик авыр булачак.
 
Телне гаиләдә өйрәнергә кирәк дип кат-кат әйтәләр. Шулай дөрестер. Әмма бүген шәһәрләрдә күпме ата-ана үз баласына милли тәрбия бирә аларлык татарча яхшы белә икән?! “Звезда Поволжья» газетасының баш редакторы Рәшит Әхмәтовны гына алыйк. Милли җанлы кеше ул. Малаен татар гимназиясендә укытты. Хәзер малае әтисен татарчага өйрәтә. Киресенчә, улы әтисен өйрәтә. Әле җитмәсә, Татарстан, Башкортстаннан кала башка респубика-өлкәләрдәге татарларның 70-80 проценты өйләрендә татарча сөйләшми диләр. Ничек алар үз балаларын татарчага өйрәтсен?! Шуңа күрә өйдә өйрәтергә чакыру өлешчә генә дөрес. Чынлап та, 1994 нче елны ТР Дәүләт Советы милли университетны торгызу буенча карар кабул иткән иде. Әлеге карарны әле беркемнең дә гамәлдән чыгарганы юк. Ул карарга таянып та эшләргә була. Гомумән, безгә бу мәсьәлә буенча югарырак дәрәҗәдә, җитәкчелек дәрәҗәсендә киңәшмә үткәрү башлангычы белән чыгарга кирәк. 

Римзил В. – Мәскәү кушты дип үпкәләп утырасы юк. Бу очракта безнең ректор үзе эш итә. Аның максаты – акча эшләү. Хәзер 90 процент бюджет урыны түгел. Хәзер коммерцияле бүлекләр күп. Шул акчаны җыяр өчен кафедраларга матур исемнәр куялар. Татар мәгариф системасын бетерегез дип Мәскәүдән күрсәтмә килмәде.
 
Р. В. – Минем белүемчә, менә сезгә шуның хәтле бюджет урыны дип, югары уку йортлары ректорларына  гомуми сан бирәләр.  Кайсы белгечлек буенча, никадәр белгеч кирәклеген ректор барып Мәскәүдә аңлатырга тиеш. Ректор ничек әйтсә, шулай була.
 
Р. Ю. – Быел Казан педагогика университетының төзелүенә 140 ел. Шул уңайдан “Мөгаллимнәр мәктәбе” дигән мәкалә яздым. Мәкалә язганда шул тарихны тагын бер кат барладым. Нәрсә ачыклана: патша вакытында, совет чорында милли мәсьәләдә хакимиятләр демократрак булган икән. Башта Казан укытучылар институты итеп ачалар, соңрак бу исем берничә тапкыр үзгәрә. Казан, Вятка, Сембер, Самара, Әстерхан губерналары кергән Казан округы гимназияләре һәм училищеларына укытучылар әзерләү өчен ачыла ул.
 
Аның уставында, беренче чиратта җирле халыкларга хезмәт күрсәтергә тиеш, дип язылган була. Бу табигый дә. Көнбатыш Себердән башлап Идел, Урал буе республикаларындагы халыклар укытучыларын бездә әзерләгән.Чуаш, мари, удмурт, әлбәттә, татар теле кафедралары да булган.  Мин моны КФУ ректорына каршы җавап итеп әйтәм. Алар Казан университетына килеп белемнәрен камилләштергән. Монда зур галимнәр эшләгән. 1929-1930нчы елларда төрле белгечлекләр буенча кандидатлык яклау хокукы бирелә институтка.
 
Бездә ун чит тел укытылды. Без математика, татар мәктәбендә математика укытучысы, физика, татар мәктәбендә физика укытучысы дип,  башка бөтен фәннәр буенча да шулай төрле белгечлекләр буенча укучылар кабул итә идек. Бөтен фәннәрдән дә без татарча укытучылар әзерли идек. Дөрес, 4-5нче курсларда терминнарны урысча да бирә, урыс телле мохиттә эшләргә туры килсә дип, урысча да укыта идек. Ике телне дә үзләштереп, бик әйбәт укып чыгалар иде. Уйланылган система иде, барысын бетерделәр. Менә 2-3 елда гына 245 дәреслек бастырып чыгарылган булган. Чын мәгънәсендә мөгаллимнәр мәктәбе. Чит илләр белән дә мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Әле ун ел элек кенә кабул итү имтиханын вуз үзе билгели иде. Татар филологиясенә татар теленнән имтихан бирмичә кер инде! Билгеле, иң куркынычы БДИ булды. Бездә бит ике тел – дәүләт теле. Нишләп без өстән басым ясауларына бик тиз бирешәбез икән?! Бу беренче чиратта вуз җитәкчеләренә бәйле.
 
Педуниверситетны бетерү зур акылсызлык булды. Россиянең башка республика-өлкәләрендә, зур шәһәрләрдә педагогика уку йортлары бар. Чаллы һәм Алабуга педагогика институтларын кушсалар, әле бер хәл. Безнең педуниверситет татар рухлы иде. Хәзер нәрсә эшләргә? Бүген милли университет ачу бәлкем кемнәргәдер ошап бетмәс. Минемчә, элек булган Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын кабат торгызырга кирәк. Татарстан аны үз акчасына тотса, бик шәп булыр иде. Менә Лондон университетының эчендә педагогика институты бар. Тик нишләптер бездә вузларны кушканда андый юлдан китмәделәр. Бу ялгышны тиз арада төзәтергә кирәк.
 
Р. В. – Билгеле, без Россиядән аерылмаган. Безнең югары уку йортларын Россия шулай ук финанслаштырырга тиеш. Әмма Татарстанныкы булса, мөмкинлекләребез күпкә артачак. Дөрес, стандартлар бер үк, әмма аларның төрле вариантлары бар. Кайсын сайлау мәсьәләсен вуз үзе хәл итә. Татар теле, әдәбияты белгече булырга тиешле студентның урыс теленнән имтихан биреп укырга керүен берничек тә аңлатып булмый.
 
Р. Ю. – Милли рух тәрбияләү урыска каршы дигән сүз түгел бит ул, милләтебезне саклап калу, үстерү өчен аерым бер программа булдыру да кирәктер. Халыкның милли үзаңын тәрбияләү бик мөһим. Укытучыларыбыз да татар телен дөрес укытмый, ничә еллар урыс булмаган балаларга татар теле, әдәбияты укытып,  татарча сөйләшергә өйрәтеп чыгара алмыйлар. Методика дөрес түгел. Җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ юк дип белдерәләр. Балага ихтыяҗ дип торырга кирәкми.  Без немец, инглиз теле укыдык, ул вакытта беркем дә кирәкме-юкмы дип сорап тормый иде. Сыныкка сылтау эзләү, ялкауга  ял бирү генә бу. Мотивация юк, имеш. Син татар кешесе икәнсең, туган телеңне белергә тиешсең.
 
Р. Х. – Законлы нигезе бар аның. Законны тормышка ашыру турында карарлар чыгарырга, норматив документлар кабул итәргә кирәк. Мәскәү каршы түгел.
 
Р. В. – Бу юнәлештә бер хәрәкәт тә юк дип әйтү дөрес булмас. Безнең мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың милли мәгариф концепциясен эшләде. Шушы көннәрдә ул Дәүләт Советы каравына керергә тиеш. Без үзебезнең комитет утырышында шушы концеция буенча фикер алышачакбыз. Теләгән кешеләр килеп фикерләрен әйтә ала.Әлеге концепция расланырга һәм аны тормышка ашыру буенча республика программасы кабул ителергә тиеш. Шуннан соң бәлкем боз кузгалыр. Әмма әле бу – эшнең башы гына.
 
Д. И. – Бүгенге сөйләшүгә безнең оппонентларның килмәве начар. Алар мәсьәләне ахыргача аңлап җиткерми, күрәсең. Әгәр җәмәгатьчелек тотынса, без Гафуровка да мәсьәләнең четереклелеген аңлата алырбыз дип уйлыйм. Минемчә, ул чынбарлыктан артык югары күтәрелгән. Бәлкем әле ул киләчәктә дә депутат булып сайланырга теләр. Аңарчы ук аны эштән алмасалар,  татар җәмәгатьчелеге үз фикерен әйтер дип уйлыйм. Мондый кеше белән эшләп булмастыр. Бүген карала торган мәсьәләнең берничә ягы бар. Без Татарстанда бераз сәеррәк хәлдә калдык. Күрше республикаларның берсе дә пединститутларын бетермәде. Россиядә дә пединститутлар шул килеш сакланды. Без глобализациягә кереп китеп, төптән уйламыйча,  пединститутларны бетереп ташладык. Стратегик яктан ялгыш булган бу. Инде чынлап та татар мәктәпләрендә укытыр өчен төрле фән белгечләре калмады.
 
Математиканы урысча укытырга әзерләнгән кеше тиз генә татарчага күчә алмый. Бәлки бөтенләй күчә алмыйдыр. Терминнар дигән нәрсә, фикерләү бар. Урыннарда, белгечләр юк, дип зарланалар. Безнең федераль университет чынбарлыкта бу эштән баш тартты. Димәк, без шушы юл белән татар мәктәпләрен бетерүгә кул куйдык булып чыга. Шуңа күрә педуниверситетны торгызу мәсьәләсе көн тәртибендә тора. Шунсыз безнең татар мәктәпләре ябылып бетәчәк. 90нчы елларда Себердә йөзгә якын татар мәктәбе бар иде, хәзер 7-8 генә татар мәктәбе калды, шуның нәтиҗәсендә Төмән һәм Тубыл вузларындагы татар теле һәм әдәбияты кафедралары ябылды. Кадрлар юк, БДИ килеп керде. Шуның нәтиҗәсе бу. Татарстаннан читтә вәзгыять күпкә начаррак. Үзебез дә шул чиккә җитеп киләбез. Мәсьәләнең икенче ягы. Үз вакытында мин федераль университет концепциясен төпченеп өйрәнгән идем. КФУның концептуаль базасына зур кимчелекләр салынган, минемчә. КФУ Идел буе төбәге өчен эшләнгән.
 
Төбәк федераль югары уку йорты. Идел буе төбәгендә алты милли республика бар. Монда татар, чуаш, башкорт... башкаларның да мәнфәгате бар. Беребезнең дә мәнфәгате КФУ концепциясендә искә алынмаган. Ни өчен әле КФУда фин-угор халыкларының теле һәм тарихы буенча кафедра булырга тиеш түгел?! Мари, мордва, удмуртлар монда укырга керә бит. Алар үз телләре, тарихлары турында биредә бер мәгълүмат та ала алмый. Гомумән, монда төрле халыклар, милли мәнфәгатьләр булуы искә алынмый. Шулай да иң авыры татар башына төшәчәк. Чөнки  күршеләребез берсе дә пединститутларын бетермәде. Концептуаль карамыйча, бу университетның эшчәнлеген үзгәртеп булмый. Мәсьәләнең өченче ягы – университет эчендәге татар мәсьәләсе.
 
Элек монда татар юнәлеше буенча кайбер шартлар бар иде. Әйтик, тарих факультетында Татарстан тарихын укыталар һәм анда шул юнәлеш буенча махсуслашып та була иде. Совет чоры булса да, иске татар язуын – гарәп шрифтын да өйрәттеләр. Бу яктан караганда артка китеп барабыз. Билгеле, совет чорында милли сәясәт көчлерәк, илнең милли составы да күп төрлерәк иде. Шуңа күрә безгә басым нык булмады. Совет чоры тәҗрибәсен өйрәнеп, университетны дөрес юнәлешкә кертергә кирәк. Болай барып булмый. Университет даирәләре татарны өйрәнү терминын кертеп чынлыкта зур ялгышлык ясады. Монда бит сүз татарны өйрәнү турында түгел, университет эчендә татарның җисемен саклау турында бара. Анда тарих та, ислам цивилизациясен өйрәнү дә булырга тиеш. Әле күптән түгел генә КФУда инглиз телле бер конференция булды. Анда инглизчә чыгыш ясаучы җирле кадрлар бик аз иде. Безнекеләр инглизчә белми һәм башкалар белән чагыштырганда белем дәрәҗәләре дә начар. Ә университет, без бөтенесен дә эшлибез, дип шапырынган була. 
 
Берничә юнәлештә хәрәкәт итәргә була. Безгә башта университетны тәртипкә китерергә тырышып карарга кирәк. Билгеле, ректор каршы булачак. Чөнки ул нәрсә эшләгәнен белеп эшләми. Әйтик, ни өчен университетта татар тарихы кафедрасы булырга тиеш түгел?! Әгәр безгә бөтен илдән, шулай ук Идел буе федераль округыннан, чит илләрдә килеп укыйлар икән, нишләп без аларга татар турында сөйләргә, тарихын аңлатырга тиеш түгел?! Безнең тарихның бер кимчелеге дә юк. Киресенчә, татар тарихын белгән кеше Россия, дөнья тарихын да яхшырак аңлый. Без биредә аларга шул белемне биреп җибәрергә тиеш.
 
Р. Ю. – Соңгы ике-өч елда КФУда укытуны яхшырту, сыйфатын күтәрү турында сүз булмады. Мин гыйльми советта утыра торган идем. Скопус, ВАК мәкаләсе булсын. Акча! Акча! Бүлеп бирәләр: һәр кафедра елга миллионлап  акча эшләргә тиеш. Скопуста мәкаләң телгә алынсын өчен 20-30 мең сум акча кирәк. Мәкалә чыкса, 100 баллдан 50 балл бирәләр. Скопуста мәкаләң искә алынса, тагын бер-ике балл өстиләр. Ә үзебез язган монографияләргә ике балл бирәләр. Дәреслек язгансың икән, ул бөтенләй исәпкә алынмый. Кемнең Скопуста мәкаләсе телгә алынган, ул киләсе елда да укытырга кала (янәсе, ул акча китерә), булмаса – китә. Анда укытуның сыйфатын кайгыртучы бөтенләй юк.  Скопуста телгә алынган мәкаләләрне ачып укып караганым бар, җыен юк-бар, беркем дә мәкаләнең сыйфатын карап тормый, акча җибәрсәң, кабул итәләр. Шундый караш булганда, ничек укыту яхшырсын?! 
 
Д. И. – Чит илләрдә таныш галимнәрем бар. Анда Скопуска көлебрәк карый. Гадәттә иң яхшы мәкалә анда дөнья күрсен өчен язганы түгел, үзең яратып язганы булып чыга. Киресенчә, без үзебездәге журналларны Скопус дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Ә кайберәүләр кайдадыр акча түләп бастыру турында сүз алып бара. Әле тагын бер нәрсә бар. ТФА системасында хәзер биш йөзгә якын галим эшли. Күбесе – өлкән яшьтәге кешеләр. Әкренләп кадрларны алмаштырырга кирәк. Бу университеттан чыккан кадрлар безгә ярамаячак. Трихыбыз, этнографиябез буенча студентлар берни белми. Әле бер галимебез, КФУ студентларыннан имтихан алганда, нәрсә ул – Татарстан моделе дип сораган идем, бу – Татарстан сепаратизмы, дип җавап бирделәр, дип сөйләде...
 
Университет үзебезнең җирлеккә ярашкан булырга тиеш. Әллә кайлардан укырга киләләр дип әйтсәләр дә, барыбер студентларның күпчелеге – үзебезнең татарстанлылар. Ничек инде без үзебезнең сәяси, тарихи ягыбыздан бернинди әзерлексез кешеләр чыгарырга тиеш?! Шуңа күрә безгә, парламент тыңлаулары үткәрепме, бу мәсьәләне парламент дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Бәлкем бу мәсьәләне Разил әфәнде Комитетында, БТК башкарма комитеты вәкилләре катнашында тикшерергә, анда Гафуровны да чакырыргадыр? Әле бит ул үзе депутат, килми калмас. Аннан соң парламентның югарырак дәрәҗәсенә күтәрергәдер. Бу университет безнең мәнфәгатькә эшләми. 

И. Т. – Монда бер нәрсәне онытырга ярамый. Миллилекне саклау – гомумроссия проблемасы ул. Һичшиксез, безгә башка милли республикалар белән бергәләп эш йөртергә кирәк. Тик алар безгә иярергә ашыкмый. Татар язмышы гына түгел, илдәге урыс булмаган башка милләтләр язмышы турында да борчылып сөйләшү бу. Чынлап та, дәүләт татарча сөйләшсә, эш йөртсә, милли мәктәпне саклау күпкә ансатрак булыр иде. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле депутатлар, министрлар һичшиксез татарчаны яхшы белергә тиеш. Ягъни ихтыяҗ-мотивация булдыруны өстән башларга кирәк.
 
Д. И. – Татар мәктәпләрендә укыту, тәрбия яхшырак булса, ата-анасы баласын бирми калмас иде дигән фикер белән килешергә кирәк. Соңгы вакытта мин Казандагы 15нче гимназиядә музей оештыру белән мәшгуль. Татар мәктәбе ул. Күрше-тирә йортлардагы урыс ата-аналар да шунда балаларын китерә башлаган. ”Монда тәртип яхшырак,” – дип әйтәләр икән. Димәк, әйбәт кенә татар мәктәбе корсаң, татар гына түгел, урыслар да баласын китерәчәк. Димәк, мәгариф министрлыгы эшләп бетерми. Татар мәктәпләренең сыйфатын күтәрергә кирәк. Шуңа күрә татар мәктәбенең язмышы турындагы сөйләшүдә мәгариф министрлыгы да катнашырга тиеш. Университет мәсьәләсен сөйләшкәндә дә министрлык катнашып, үз сүзен әйтергә тиеш. Бу сөйләшүдә министрлыкның катнашмавы бик сәер. 

Ф. С. – Бу мәсьәләне хәл итүдә минемчә ике зур мөмкинлегебез бар. Беренчедән, алда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар. Кандидатларга, телебезнең яшәешенә, үсешенә каршы килүче закон-боерыкларга каршы сез нинди чаралар күрергә җыенасыз, дип без катгый таләп куярга тиешбез. Икенчедән, даими эшли торган бер фикер алышу клубы булдырырга кирәк. Өченчедән, көзен, бер генә мәсьәләне – милли мәгариф мәсьәләсен уртага салып сөйләшү өчен, бөтен Россиядән вәкилләр чакырып, БТК башкарма комитетының чираттан тыш зур киңәшмәсен җыярга иде.
 
Д. И. – Нишләптер безнекеләр үзебезнең югары уку йорты була икән, ул бик кыйммәткә төшә дип уйлый. Хәзер күп вузларда студентларның күпчелеге түләп укый. Шуңа күрә ул әлләни кыймммәтле нәрсә булмаячак. Бюджеттан да, хосусый затларның да акчалары керә ич вузларга. Башлап җибәргәндә, аякка басканчы табышлы булмаса да, нормаль корган теләсә кайсы вуз табышлы булачак, минемчә.
 
Р. В. – Милли республикалардан вәкилләр – мәгариф министрлыгы вәкилләрен, галимнәрне, сәясәтчеләрне чакырып, милли мәгариф проблемасына кагылышлы “түгәрәк өстәл”ме, гыйльми-гамәли конференцияме, ниндидер бер җитди фикер алышу уздырырга кирәк безгә. Бүген бу өлкәдә Татарстан белән Якутия әйдәп бара, җитди, төпле сүзен әйтә ала. 

Римзил В. – Әгәр монда ректор яки институт директоры булса, ел саен 100-120 татар теле укытучысы чыгарабыз, сезгә тагын күпме кирәк, дип әйтер иде. Әлбәттә, кластерны яңадан санап карарга кирәк. Татар теле укытучыларының күпмесе белемле, күпмесе пенсиядә, аларның сыйфаты ничек? Чынлыкта, кластер юк. Бу – беренче дәлил. Икенчесе – ел саен 40-50  мең студент укыган университетның ун мең кешесе ел саен кая бара икән? Беләм, алар кибетләрдә дә эшли. Бер таныш туташым ВМК бүлеген бетергән, кызыл дипломлы кыз “Альпари” кибетендә эшли. Кластер булмагач, бу 43 мең баланы нигә укытабыз?! Югары мәктәп ул бизнесмы, мәгърифәтме? Әлегә университет аңа бизнес, акча эшләү чарасы, базар дип карый. Хәзер татар милләте 3-4 төркемгә бүленеп бара. Бүген безгә татар булып сакланып калырга теләгәннәрне тупларга кирәк. Шушы тупланган татар гына теге калган өлешен ияртә алачак. Төгәл фәннәрне татарча укыта башлаган кешеләрне “ташлап” калдырдык түгелме соң? Телебезне һәм мәдәниятебезне белгән кешеләрне матди кызыксындыруны арттырырга кирәк безгә.

Р. Х. – Безнең җитәкчеләрнең бөтенесе диярлек авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган. Кызык бит.  Университет ул зурлыкка бәйле түгел, сыйфат кирәк. Гуманитар университетны корганда мин шуны аңлата алмадым. Аерым вуз оештырдылар ди. Анда кем укытыр? Без китап язабыз икән, без укытырга тиеш. Бу – гади принцип. Безнекеләр университетның мәгънәсен аңламый. Үз вакытында мин, безнең Тарих институты университетта татар тарихы буенча кафедра ачар иде, дип тәкъдим иткән идем. Тәкъдимем үтмәде. Күпме укытучы кирәк булыр дип исәпләп чыгарырга була. Базар түгел бит бу. Елга йөз кеше укып бетерсен, шулар арасыннан бер Мәрҗани чыкса җитә. Без элитаны әзерләргә тиеш. 
 
Милләтне саклау программасы дигәннән. Милли тиңдәшлелекне ныгыту дигән андый программа бар. Без ике ел анда катнаштык, тик аның нәтиҗәсе юк диярлек. Нигә нәтиҗәсе юк икән дип, алты районда яшьләр арасында социологик тикшеренү уздырдык. Күбесе телевизор карамый. Шактыеның өендә телевизоры да юк.  Миңа ул кирәкми дә, диләр. Газета укымыйлар. Бер-икесе, телевизор карыйм, әмма анда сөйләгәннәргә ышанмыйм, дип җавап бирде. Татарстан тарихы буенча аерым сорау бар иде, берни белмиләр. Коточкыч хәл. Ә безнең институт ел саен күпме монография чыгарды. Без телевизордан сөйли, газетага яза алабыз. Яшьләр бүтән дөньяда яши. Шуннан соң без татарның килеп чыгуы турында кыска гына, биш минутлык кына ролик эшләдек.
 
Беренче көнне биш мең кеше карады, икенче көнне – ун мең кеше. Хәзер көнгә ун меңнән ким түгел диләр. Караучыларның ун проценты — татарча, калганы – урысча, ингизчә. Хәзер телевидение, радио, газетаның яшьләргә тәэсире бик кечкенә. Калын-калын китап язасың, чыгарасың икән, хәзер шуның сыгынтысын гына алып, 5-10 минутлык ролик ясарга кирәк. Татарлыкны кайтарырга теләсәк, тарихны мультфильмнар аша бирепме, башкачамы, без балалар, яшьләр дөньясына керергә, катып калмаска тиеш.
 
Д. И. – Татар университеты дигәннән. Дөнья мисаллары шуны күрсәтә: университет ачуга ук ул югары нәтиҗәгә җитә алмас,  башта түзәргә, көтәргә кирәк, 5-10 елдан аның нәтиҗәсе күренә башлаячак.
 
М. С. – Шушындый вәзгыять килеп чыккан икән, мондый форматта сөйләшү – җәмәгатьчелекнең реакциясе ул. Әлеге вәзгыятьне китереп чыгаручылар, “йотырлар”, дәшми калырлармы дипме, безнең реакцияне көтә. Бүген реакциянең кайтавазын булдыру, аны киңәйтү турында да сөйләштек. Без аның тулысынча вариантын сайтыбызга куярбыз. Билгеле, хәзер нишлисең инде дип, тынычланып калырга ярамый.
 
Журналистиканың вазифасы – менә шушы вәзгыятьне ничектер кузгатып җибәрү, этәргеч бирү. “Түгәрәк өстәл”гә килмәүчеләрнең реакциясе дә аңлашыла, үзләренә нинди сораулар биреләчәген белә бит алар. Монда катнашмасалар да, алар үз позициясен белдерергә тиеш. Һәрберсе үз вазифасын үти. Шул вазифаны ничек үтәүләре һәм татар мәгарифен саклап калу юнәлешендә нәрсә эшләргә җыенулары турындагы фикерләрен алар барыбер безгә әйтергә тиеш. 

Сөйләшүне Рәшит МИНҺАҖ язып алды
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»