|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2016 Җәмгыять
Татарстан сугыш чоры балалары турында закон кабул итү инициативасы белән чыгарга мөмкинБүген ТР Дәүләт Советы депутатлары 19нчы утырышта "Сугыш чоры балалары" федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча парламентның закон инициативасы турында фикер алышачаклар. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инициатива КПРФ фракциясеннән депутатлар Артем Прокофьев, Хафиз Миргалимов һәм Александр Комисаров тарафыннан кертелгән һәм 19 майда Татарстан парламентының социаль сәясәт комитеты утырышында каралган. "Федераль закон проекты балачактан өлкәннәр белән бергә завод-фабрикаларда, колхозларда эшләгән һәм сугыштан соң безнең илне торгызуга өлеш керткән гражданнарга карата гаделсезлекне бетерү максатыннан эшләнгән.
"Тар-мар ителгән Германия сугышта катнашучыларга бурычын кайтарды, концлагерь тоткыннарына компенсация түләде. 2006 елдан башлап Украинада сугыш чоры балалары законы гамәлгә керде. Россиядә 16 төбәктә генә сугыш чоры балалары турында закон кабул ителгән, әмма аерым законнар бар җирдә дә гамәлдә түгел, кайдадыр закон актларына социаль яклау турында ярдәм итү нормалары кертелгән", - диде депутат.
Закон проектында, аерым алганда, 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр туган гражданнарның яшь категориясе бүленә. Бу категориягә сугыш башлаганда 14 яше тулмаган, шулай ук сугыш чорында туган балалар керә. Россиядә бу категориягә керә торган 12 миллионнан артык кеше яши, аларның 2,3 миллионы сугыш чоры балалары бернинди ташламага да ия түгел.
Артем Прокофьев искәрткәнчә, закон проекты Дәүләт Советына кертелде, әмма хупланмады. Аның сүзләренчә, бу категория федераль дәрәҗәдә танылырга тиеш.
"Сугыш чоры балалары" закон проекты елга бер тапкыр бервакытлы түләүләр алу, барлык төр шәһәр транспортында бушлай йөрү, РФ субъекты медицина учреждениеләрендә диспансеризация һ.б. ташламалар бирү карала.
ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова проектны эшләп бетерү зарурлыгын белдерде.
--- |
Иң күп укылган
|