поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
28.06.2016 Авыл

Әтнә механизаторы җиңү яулап кайтты

Әтнә районының “Күңгәр” хуҗалыгы механизаторы Ирек Галиевнең җир эшкәртү осталыгы буенча ярышта катнашачагын хәбәр иткән идек инде. Бәйгегә китәр алдыннан беркем дә Ирекнең призлы урын алып кайтасын башына китереп карамады. Ник дисәк, Төмәндә узучы әлеге ярышта илнең иң оста җир эшкәртүчеләре генә түгел, чит илләрдән дә киләләр. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә бу ярышка тәҗрибә уртак­лашыр өчен махсус баруларын җиткергән иде.

– Безнең үзебез өчен дә көтелмәгән хәл булды, – ди Авыл хуҗалыгы министр­лы­гының агросәнәгатьне ин­женер-техник җайлан­ма­лар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов. – Бу ярышта Ирек беренче тапкыр гына катнашуга карамастан, берничә ел дәва­мында тәҗрибә уртаклашучыларны да артта калдырып, алга чыкты. Аның кайбер эшләренә жюри да сок­ланды.
Бәйгедә барлыгы 33 механизатор катнашкан, шу­ның дүртесе чит илдән кил­гән булган. Беренче көнне алар махсус укуларда катнашкан, техниканы көйләр­гә өйрәнгәннәр. Икенче көн­не дүрт төркемгә бүле­неп, җир эшкәрттереп караганнар. Үз осталыкларын күр­сәткән ун кешене ярымфиналга сайлап алганнар. Алар арасында, билгеле, дүрт чит илдән килгән механизатор һәм безнең Ирек тә булган. Җир сөрү эшенең нечкә­лекләрен белүче әле­ге механизаторларны 14 төр­ле критерий буенча тик­шергәннәр. Жюрида да үз эшенең осталары утырган. Анда Ирлан­диядән килгән кеше рәислек иткән, һәр механизаторга үз фикерен җит­кергән, бәяне күпче­лек ул биргән. Аның һәр нәрсәгә үз карашы, эшкәр­телә торган җир янына чит кеше килсә дә, балларыңны киметергә мөмкин иде, ди­ләр министрлыкта.
 
– Андагы таләпләр искиткеч катгый иде, – дип искә ала Ришат Булатов. – Безнең Ирек югалып калмады, бөтенесен дә җиренә җиткереп башкарды. Башкалардан соң эшне дәвам итәргә кирәк. Алдагы механизатор кишәрлеген тигез сукаламаса, аны да турыларга, тәгәрмәч эзен дә калдырмаска. Аның әле җире дә тигез түгел иде. Механизаторлар алдында әйтеп бетергесез зур бурыч йөк­ләнгән. Егетебез бик бул­ган булып чыкты, буразнаны линейка кебек тигез сызып, 18 см ти­рәнлектә турыга алып чыкты. Ә мондый эшне күп­ләр булдыра алмый. Янәшәсендә хуҗалык инженеры Илфар Сәлахов нык ярдәм итеп торды. Читтән карап торган кешегә андагы хәлләр бер хикмәт инде. Көйләү эшлә­рен дә тие­шенчә башкарырга кирәк, ялгышырга ярамый. Җит­мәсә, чит илдән килгән ике кеше белән кө­рәш алып барырга туры килде. Ә алар заманча техникада эшләп өйрәнгән, нәрсә­нең нәрсә икәнлеген яхшы белә. Шуңа күрә бу ярышта чит илдән килү­челәргә махсус урыннар билгеләнә.
 
Россиялеләр арасында беренче һәм икенче урынга кемнәр лаек булганмы? Икен­че урынны Рязань өлкәсеннән Андрей Шаль алган. Икенче ел рәттән беренчелек Удмуртиядән кил­гән Вадим Зарецкихта икән. Ул берничә ел дәвамында катнашып килә. Беренче елында 15 нче урынны алган булган. Нәрсәнең нәрсә икәнлеген яхшы белә, мондый ярышларда тәҗрибәсе шактый. Франциядә бөтен­дөнья сукачылар бәйгесен­дә катнашкан кеше.
 
Андрей Шаль да – төрле конкурсларга еш йөри торган механизатор. Безнең Ирек тә, беренче тапкыр гына килсә дә, алардан аз гына калышып, өченче урынны алган. Башкарган эшен күреп, ничә ел рәттән килде, дип сораучылар шактый. Беренче генә дигәч, ышанмаучылар да булган. Хәтта судьялар да аның кайда укуы, тәҗрибә үтүе белән кызыксынганнар.
 
– Без бит бөтенләй икенче техника белән эшлибез, мондыйны беренче генә күрүебез иде, – ди хуҗа­лык­ инженеры Илфар Сәлахов. – Шулай да Ирек бөтен биремне төгәл үтәде. Ул бит балачактан гел әтисе янында кайнашты. Үсә төшкәч, рульне үз кулына алды. Хезмәт стажы 18 ел дип язылса да, аның эшли башлавына әллә кайчан инде.
 
Ирекнең үзе белән дә элемтәгә кердек. Әмма ул күп сөйләп тормады, конкурстан кайтып кына килә иде. Беренче урын түгел бит, диде ул тыйнак кына. Шулай да соңыннан үзенең нәтиҗәлә­реннән канәгать булуын белдерде. Чакырсалар, мондый бәйгеләргә кабат барачагын җиткерде.
 
Безнең егетләргә көч бирергә Төмәнгә авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек ми­нистрының инженер-тех­ник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов белән крестьян-фермер ху­җалык­лары ассоциациясе җитәк­чесе Камияр Байтимеров та барган булган. Алар төрле чараларда катнашкан. Якташлар читтә бигрәк тә кадерле. Әнә авыл­дашларының әле­ге мәртә­бәле ярышта катнашасын белеп, Төмән өлкә­сенең “Керамзит” заводы генераль директоры Реваль Самматов та аларны эзләп килгән, бар яктан рухи ярдәм итеп торган. “Килә­себезне алдан хәбәр итмә­гән идек, ишет­кән дә, үзе авырып торуына кара­мас­тан, безне эзләп килгән иде, бик зур рәхмәт аңа”, – ди әтнә­леләр.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы