поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.06.2016 Җәмгыять

Аллаһ ярдәм бирә: күзе күрмәүче Аяз Хәлимов Коръән уку буенча узган Бөтенрусия бәйгесендә беренче урын алган

Күзе күрмәүче Аяз кечкенә чакта дәү әнисе аңа догалар өйрәткән. Якыннарының хәерхаклы мөнәсәбәте, үзенең тырышлыгы, укытучылары ярдәме белән Аяз төрле дини һәм фәнни бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулап кына тора хәзер. Әле август аенда Чечня башкаласы Грозныйда күрмәүчеләр арасында Коръән уку буенча узган Бөтенрусия бәйгесендә беренче урынны алды ул!

– Дус хатыныннан “Сөләйман” мәчетендә күрмәүче балалар өчен лагерь эшләвен ишетеп, әни 2008 елда мине шунда алып килде, – дип сөйли Казанда күрмәүче балалар белем ала торган 172 нче махсус мәктәптә, 7 нче сыйныфта укучы Аяз. – Бу вакытта миңа сигез яшь иде, 20 көн шул лагерьда яшәп, дин сабаклары алдым. Биредә миңа бик ошады һәм лагерьга өч җәй рәттән йөрдем. Шулай ук әлеге мәчетнең якшәмбе мәктәбендә укыдым. Хәзер мәктәптәге дәресләрдән соң атнага өч тапкыр “Ярдәм” мәчетенә укырга йөрим.

– Аяз күңеленә дин сабакларының беренче орлыкларын дәү әнисе белән дәү әтисе салды, – ди Аязның әнисе Гүзәл ханым. – Ә Брайль ысулы (гади генә әйткәндә, күрмәүчеләр кабарынкы төрткеләр рәвешендә язылган хәрефләрне бармаклары белән тоеп укыйлар – Н.С.) буенча укырга, өй эшләрен мөстәкыйль әзерләргә Лаештагы күрмәүчеләргә белем бирә торган мәктәптә өйрәттеләр. Аяз беренчедән өченче сыйныфка кадәр шул мәктәптә укыды. Без андагы укытучыларга бик рәхмәтле. Аннан Аязны Казандагы 172нче мәктәпкә бирдек. Хәзер улыбыз сыйныфында алты бала, барысы да малайлар. Гадәти мәктәптәге кебек барлык фәннәрне дә өйрәнәләр. Брайль ысулы буенча укыйлар. Башта “Сөләйман” мәчетендә укыткан, хәзер менә “Ярдәм” мәчетендә белем бирүче укытучыларга да рәхмәтле без, күрмәүче балаларга гарәп әлифбасын, Ислам дине нигезләрен, догалар өйрәтәләр. Балаларны гына түгел, безне – мәчеткә балаларын йөртүче ата-аналарны да шәригать кануннары белән яшәргә чакыралар. Аязны мәктәпкә, мәчеткә йә мин, йә әтисе (ул төзүче) – кем өйдә, кемнең вакыты бар, шул алып бара, алып кайта. Аяз – гаиләдә икенче бала. Беренче улыбыз Дамир үзе әти инде хәзер, Булат исемле улы бар. Дамир белән Аязның яшь аралары – 19 ел. Беренче бала туганнан соң шулкадәр вакыт үткәч бирде безгә Ходай Аязны.

Вакытыннан иртәрәк туган улыбызның берни күрмәвен мин аңа биш ай ярым вакытта абайлап алдым һәм сырхауханәләргә йөртә башладым, ләкин табиблар безгә ярдәм итә алмадылар... Бик ягымлы, тыңлаучан, тырыш бала ул. Күрмәүчеләр – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип йөртелсәләр дә, Ходай кешегә яшәү, уку, камилләшү өчен барлык мөмкинлекләрне биргән бит. Кемдер ул мөмкинлекләрдән файдалана, ә кемнәрдер – юк. Безнең балалар һәм без – аларның әти-әниләре, кешеләрнең мөмкинлекләре чикләнмәгәнлеген исбатларга тырышабыз. Аллаһ ярдәм бирә. Аяз 2010 елдан бирле “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип аталган конкурста катнаша. Балаларга Коръәнне дөрес укырга өйрәтү, аларны әхлакый-рухи яктан үстерүгә юнәлдерелгән әлеге бәйге быел уналтынчы тапкыр үткәрелде инде. Анда Русиянең төрле төбәгеннән 4 яшьтән алып 18 яшькәчә балалар Коръәнне, ислам нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтеп, үзара көч сынашалар. Аларга шулай ук ислам тарихы һәм танылган тарихи шәхесләр турында сораулар бирелә. “Сөләйман” мәчетендәге тернәкләндерү үзәгенә йөрүче инвалид дүрт бала, шул исәпттән безнең Аяз да, Коръәннән озын сүрәләр белүләре, аларны көйләп, матур итеп укулары белән конкурста жюрины таң калдырганнар иде.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсында Аяз 2011 елда – беренче, быел икенче урынны алды. Ул шулай ук музыка мәктәбенә йөри – флейтада уйнарга өйрәнә. “Хрустальное сердце мира” дип аталган Халыкара фестиваль-конкурста флейтада уйнап, былтыр – икенче, быел өченче урынны яулады. Былтыр шулай ук Казан федераль университеты Даль сүзлеге буенча үткәргән фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, өченче урынны алды. Бик актив ул, укырга, дисклардан төрле догалар, кызыклы мәгълүматлар тыңларга ярата, күрмәүчеләр өчен махсуслашкан ике китапханәгә йөри, спорт яңалыкларын бирелеп тыңлый, бик күп спортчыларның исемнәрен белә.

Улыбызның быел 24 августта Грозный шәһәрендә күрмәүчеләр арасында Коръәнне Брайль ысулы буенча гарәпчә уку конкурсында беренче урын алуы безнең өчен зур вакыйга булды, билгеле. Ул дәрәҗәле бәйгедә илнең төрле төбәгеннән (Ингушетия, Дагыстан, Чечня, Ставрополь, Татарстан һ.б.) килгән 20дән артык конкурсантны шактый күренекле дин әһелләре тыңлаган. Мин конкурска бармадым. Безнең республикадан балаларны Русия ислам университеты карамагындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров алып барды һәм конкурста хөкемдарларның берсе булды. Аяз гарәпчә язылган Коръәнне тулысынча укый, 95 битен яттан белә – магнитофоннан өйрәндек, гомумән, магнитофон – безнең аерылгысыз “дус” ул.
 
Грозныйда узган конкурста җиңүе белән котлап, Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев Президент исеменнән Аязга күрмәүчеләр өчен махсус программасы булган ноутбук бүләк итте.
Аязның күңелсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыты юк, ул гел нәрсә белән дә булса мәшгуль. Интернетта “Вконтакте”да үз “бите” бар, анда фотоларын куябыз, электрон почтасына килгән хәбәр-язмаларны махсус программадан тыңлый. Ураза, Корбан Гаетләрендә әтисе белән мәчеткә бара. Киләчәктә Аллаһ ярдәме белән намаз укырга да, мәктәпкә һәм мәчеткә мөстәкыйль йөрергә өйрәнер дип ышанабыз.
 
Рәсемдә: Аяз Хәлимов Грозныйда Бөтенрусия конкурсында чыгыш ясый. 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»