поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
27.06.2016 Мәгариф

Имтихан белән дөнья бетми

Ниһаять, БДИ беткәч, чыгарылыш укучыларының күбесе җиңел сулап куйды. Рәхәт бит, имтиханыңны бирә алмыйсың дип куркытып торучы укытучылар да, әти-әниләр дә юк. Тик 11 ел буе укыганның файдасы тиярме-юкмы, белеп булмый. Кайбер фәннәрдән нәтиҗәләр июль башларында гына билгеле булачак. Ә вузларда абитуриентларны кабул итә башладылар инде. Бу ел да кем өчендер шатлыклы, ә кемгәдер кызганыч вакыйгалар белән төгәлләнде.

Хәзерге вакытта начаррак укучы балалар, шулай ук аттестатсыз калучылар “икеле”ләрен  төзәтү  белән мәшгуль. Андыйлар инде, нигә яхшырак укымадым икән, дип үкенә. Ә менә БДИны дөнья тоткасы дипуйлап, юләр гамәл кылучыларны кире кайтарып булмый. Шул исәптән Кубаньдагы Кущевск районында белем алган укучы кызны да. Аны районхастаханәсенә кичке якта дару эчеп агуланган хәлдә китерәләр. Ләкин табиблар гомерен саклап кала алмыйлар. Бу адымга ул БДИның нәтиҗәсе начар булган өчен барган дигән фараз бар. Имтиханда, әгәр җәмгыять белемен начар бирсәм, бу дөньяда яшәмәячәкмен, дип әйткән булган. Хокук органнары  әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә.
 
Татарстан  укучылары имтиханнарны ничек бирде? Шушы көннәрдә генә җәмгыять белеменнән сынау нәтиҗәләре билгеле булды. Быел бу фән күпләр өчен авыр булган, ахры. Аны 7 мең 274 укучы сайлаган иде. Шуларның 334е 80-99 балл җыйса, 600дән артыгы бирә алмаган. 100балл  туплаучылар  бөтенләй юк. Дөрес, башкафәннәргә караганда чик  балл да зуррак – 42. География:  имтихан тоткан 150 укучының алтысы иң югары балл җыйган. Ә 3 укучыга уңыш елмаймаган.Рус әдәбияты: республикада 846 укучы тапшырган булса, шуларның икесе100 балл туплаган. 19 укучыбирә алмаган.Рус телен 16 мең 165укучы тапшырды. 100 баллны узган ел 57 укучы тупласа, быел бу сан – 87. Сиксән һәм аннан югары балл җыючыларның саны – 5мең 497. Андыйлар мең ярымга күбрәк.
 
Аттестаталу өчен 24 балл кирәк иде.Аны дүрт укучы җыя алмаган. Ә профильле вузга баручылар өчен чик балл –36. 45 кешенең моңа белеме җитмәгән.Математикадан база өлеше: барлыгы 10 мең675 укучы имтихан тотты. Аны “5ле” билгесенә 5 меңукучы тапшырган. “2ле”алу чылар – 135, бу сан узган ел 30 га кимрәк булган.  Математикадан профиль дәрәҗә: имтиханда11 мең 157 кеше катнашкан. 13 укучы – 100, 593е 80 балл җыйган. 80 һәм аннан югарырак  баллык  нәтиҗәләр – 5497. 883 укучы (7,91 процент) чик баскычны уза алмаган.
 
Казандагы 11 нче сыйныфта өйдә торып белем алуга күчкән 18 нче мәктәп укучысы Земфира АЙБЕДУЛЛОВА:  
– Олимпиадаларга йөреп, күп дәресләр калдырырга туры килде. Шуңа күрә, өйдә торып, үзем белем алырга булдым. Имтиханнарны тапшыргач, БДИның ул кадәр куркыныч булмавын аңладым. Юкка куркыталар икән. Бу сынауны бирә алмыйсың икән, дөнья җимерелә дип хис итәргә ярамый. Ул тормышта очраган бер каршылык кына. Алда бит әле әллә нинди сынаулар көтә. БДИ белемне гадел бәяли, теләгән уку йортына керергә мөмкинлек ача.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы