поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.06.2016 Әдәбият

Мәңгелек хәрәкәт (Зиннур Тимергалиевтан яңа ХИКӘЯ)

Иртәнге яңгыр озак яумады , күп булса, унбиш яки егерме минут тирәсе баргандыр. Әле яңа гына күтәрелеп килгән уҗымнар өчен менә дигән бу яңгыр. Уҗымнар, кар бетеп, аз гына кояш җылырак карый башлау белән куе шәмәхә төстәге борыннарын төртә башлыйлар. Әйе, уҗымнар башта шәмәхә төстә була . Аннары гына яшел төс алалар, ә инде июнь урталарына, сары төс алып, башакка тула башлыйлар.

Бу вакытларны авыл агайлары “ Ашлык серкә очыра” дип йөртә. Әгәр дә сезнең ашлык серкә очырган иген басуларын күргәнегез юк икән, димәк,  сез илаһи гүзәллекнең ни икәнен белми яши бирәсез. Яшькелт-сары иген басуы ул вакытларда диңгезне хәтерләтә. Шул диңгез өстендә җәйге рәшә аркылы дулкыннар йөгереп узалар.Бу манзараны күзәтеп торган адәм баласы үзен диңгез уртасында дип күз аллый башлый яки эссе чүл эчендә сихри мираж күзәтәм дип уйлый.
 
Иген басуы өстендә, талгын җил белән дулкын-дулкын күтәрелеп, бер уңайга гына очкан арыш серкәсеннән күзләрне ала алмый сәгатьләр буе карап торып була. Бу  манзараны күрүгә ирешкән адәм баласы бик бәхетле, минемчә. Җанга тынычлык иңә, шул ук вакытта ниндидер бик тә кадерле, бик тә изге нәрсәне  югалткан кебек тоясың үзеңне. Әгәр син шәһәрдә туып үскәнсең һәм икмәкне бары тик кибет киштәләрендә яки өстәлеңдә генә күрәсең икән, бу гүзәллектән барыбер котыла алмыйсың. Синдә гасырдан-гасырга, нәселдән-нәселгә югалмыйча сакланып килгән ата-бабаларыңның игенче геннары уяналар. Ике кулыңны җәеп, басу эченә йөгереп кереп китәсе килә, басу эченә йөгереп керәсе дә бар игеннәрне кочагыңа җыеп аласы, аларны назлыйсы, иркәлисе килә башлый. Әйе, сез үзегезне тулысы белән шәһәр кешесе дип атыйсыгыз килә икән, иң беренче серкә очырган иген басуларын күреп кайтыгыз һәм сез үзегезне инде беркайчан да: “Мин тулысы белән шәһәр кешесе,”-дип әйтә алмаячаксыз.  Алай гына түгел, игенчеләр нәселеннән түгел икәнегезне инкарь итә дә алмаячаксыз. Чөнки табигать кануннарына каршы килә алган бер генә дә кеше юк әлегә. Бу мөмкин түгел.
 
Басу эченә кереп барган Дәнәф  адым саен аяк табаны белән тоеп барды. Җиргә түгел, ә йомшак мендәргә басып барган кебек. Әле июльнең рәхимсез челләсе җирне катырмаган. Яңа гына йокысыннан уянган җир шундый йомшак, аяк батып-батып китә. Ул кереп барган басу- иген басуы да түгел, шулай ук силос өчен кукуруз яки симәнке дә чәчелмәгән монда. Печән басуы да диеп әйтеп булмас, ахыры, бу басуны.
 
––Ай! –Дәнәф ирексездән кычкырып җибәрде.
 
Комбайн подборщигы янында кайнашкан Дәнәфнең әтисе улы ягына борылып карады.
 
––Нәрсә булды?
––Куян, әти! Пакус астында качып яткан, мин чак өстенә китереп басмадым, әнә кара нинди зур!
Дәнәф чабып китеп барган куянга төртеп күрсәтте. Раушан абый ,күңеле булып, кеткелдәп көлеп куйды.
 
 ––Күзеңне ачыбрак йөр икенче, ярый аягыңа китереп типмәгән, куян гына димә, шырпы кебек кенә сындырган булыр иде. 
  –– Пакуслар зур әти, атлап кына чыгарлык түгел, каян күреп бетерәсең ди аны.
  –– Шөкер, быел иген уңды, гектарыннан 50 центнер чыга, җирне карый белсәң, уңышын бирә дә белә  ул. Ә мондагы басуның җире чат кара туфрак, ипигә ягып ашап була.
  ––Җирне ашамыйлар ич, әти.
 
–– Һе, ашамыйлар... Ашыйлар ,әле ничек кенә ашыйлар, шушы җир булмаса, ачтан үлә адәм баласы,–атасын авызын ачып тыңлап торган улына карамый гына эндәште Раушан абый. – Ременьнәрен тарттырдым, улым , пакуслары зур, подборщик көчкә ала,  тиз бушыйлар, бар, комбайнны кабыз да, подборщикны төшереп, бераз барып кара әле, ашыкма, ишеттеңме?! Барабанны тыгылдырсаң, муеныңны борам. 
––Ярар, әти! –Малай, йөгереп, комбайн кабинасына менеп утырды да, кабызып, подборщигын  пакус өстенә төшерде.
Комбайн кузгаткан тузан аркылы, җирдә басып калган атасы ягына күз төшерде Дәнәф.
 
 –– Әйдә–әйдә, кузгал, куян куа торган вакыт түгел.- Раушан абый, алга дип, кулын изәде.
 
 Әйе, бар иде заманнар, бу басуда аркылы атлап чыга алмаслык пакуслар була торган иде. Дәнәф озак еллар эшкәртелмәгән ташландык басуга кабат күз йөртеп чыкты.
––Менә шулай дус кеше,–ир шулай җиргә эндәште,–өлкән прапорщик Хәсәновның кирәге калмаган кебек, синең дә хөкүмәткә кирәгең калмаган икән. Ну ничего, яшәрбез әле без, шулаймы, менә дигән итеп яшәрбез, шулай бит. 
 Ул ирексездән сул аягын сыйпап куйды, Таджикистанның коры һавасына ияләнгән организм туган як һавасын әле бик кабул итеп бетерми. Бигрәк тә һава дымлы булса, балтырдагы яра төзәлсә дә сызлап тора гел. Дәнәф кирегә борылды, анда аскы якта каенлык бар, агачлары бик карт инде аның. 
 
Әбисе сөйләгәнен хәтерли. Сугыш беткәч, көрәк белән утыртып чыкканнар икән аны. Очы- кырые күренмәгән полосаны ничек шулай көрәк белән генә утыртып чыга алганнар икән? Күз алдына китерсәң исең китәр. Эшкә әрсез дә булган инде әбиләре. Дәнәф ,җәйге җилгә кушылып, туктаусыз шаулап утырган каенлыкка килеп җитте дә, туктап калмыйча, полосадан ук аска төшеп киткән болынга таба төшеп китү теләге белән алга атлады. Монда да  искитәрлек хәлләр бар икән.  Ул, аптырап, кайчандыр элек  авыл халкына бер дә бетмәс талаш чыгарып торган болынны таный алмый туктап калды. Шушы болын өчен елның елында күпме талаш чыгара  торган иде авыл халкы. Көтүчеләр мал ашату өчен, печәнчеләр печән чабар өчен, якын- тирә хуҗалыклар хайван арканлау өчен талаша торган иде. Барысы да бу болынга үз хакларын белдереп килделәр. Август ахырларына инде монда хайван яларлык та үлән калмый иде. Малларга ашатып, чабып, болынны ялт итеп куя килде авыл халкы.
 
Дәнәф, әллә ят җиргә килеп чыктым мәллә дигәндәй, як-ягына каранып алды. Нәрсә соң бу? Печәне билдән  узган болында мал таптаган түгел, җәяүле үткән эз дә юк. Карт каеннардан  коелган орлыклардан, маллар умырып ашап тормагач, яшь  каеннар үсеп чыкан, орлыгын кошлар алып килгәндер, араларында  нарат  агачлары да матур гына итеп үсеп яталар. Буйга Дәнәфне дә узганнар. Адәм баласы аяк басмагач, табигать  бик тиз үзенең элеккеге халәтенә кайткан. Шушындый агачлар үсеп чыксын өчен, ничә ел ташландык хәлдә калырга тиеш соң бу болын? Күптән, бик күптән болынның кирәге беткән халыкка.  Маллар саны юк дәрәҗәсендә авылда, шуңа күрә печән хәстәрләүнең кирәге дә беткән. Мал асраган хуҗалыклар да чалгы белән эш итми хәзер, печәнне сата да ала. Колхоз җирләренең яртысыннан күбесенә күпьеллык печән чәчелгән. Ягулык кыйбат булгач, икчез-чиксез басуларны эшкәртү мөмкин түгел. Дәнәф, печәнне ера –ера, аска, чишмәгә таба атлады. Әйе, монда чишмә бар иде элек. Аны Дәнәфнең әтисе белән авылның балта остасы Ришат абый буралап, улагын да ясап куйганнар иде ул вакытта. Чишмәне күргән һәрберсе “ах” итә иде. Курчак өе кебек матур килеп чыкты бурасы.
 
 Ул аска чишмә янына килеп җитте дә бурасына күз салды. Бура череп, мүкләнеп беткән, улагына кагылырлык түгел, кагылсаң таралып китәрлек. Малларны, печәнчеләрне, җиләккә җыярга килгән кызларны көмештәй суы белән сусауларын басып килгән чишмәнең адәм балаларына кирәге калмаган. Солдат хезмәтенә китәсе төнен ул шушы чишмә янында беренче мәхәббәте Илүзә белән үткәрде. Вәгъдәләр бирештеләр, кыз аның кочагына сыенган килеш, елый-елый, аның кайтканын көтәчәгенә ант бирде. Анты гына шушы чишмә суы кебек акты да китте. Дәнәф бер ел гына хезмәт иткән иде. Кыздан хат килеп төште: “Мин кияүгә чыгам, бүтән язма”.Дуслары да, Илүзәнең сүзләрен раслап, хат яздылар. Көтмәде аны сөйгән яр, үз авылына ук кияүгә чыкты. Ә Дәнәф ,өч елга контракт төзеп, солдат хезмәтендә калды, контракт вакыты беткәч, тагын язды, тагын, тагын, ... , шулай итеп егерме ел үткән дә киткән менә.
 
   Чишмә җырлый, диләр. Юк, җырламый, ә аны оныткан кешеләргә рәнҗеп елый. Үзеннән биш-алты адым гына ераклыкта чинашкан тавыш ишетелде, үз уйларына бирелеп басып торган ир, сискәнеп китеп, тавыш килгән якка борылып карады. Инеш суында ике су күсесе, яннарында дөньяның иң  куркыныч ерткычы булып саналган адәм дигән зат  барлыгына исләре дә китмичә, рәхәтләнеп шаярышып уйныйлар. Менә сиңа кирәк булса, авылга терәлеп үк торган болында яшәп тә, болар адәм баласын бер дә күргәннәре юк микәнни? Юкса алар яннарында Дәнәф басып торуга карамастан, болай иркенләп уйнамаслар иде, аны күрүгә үк ояларына кереп качкан булырлар иде. Әнә камышлык арасында, бакылдап, тавыш биреп утырган ата кыр үрдәге бик тиз тынды. Аңа акыл кергән, ә боларның исләре дә китми.
 
––Көш,– Дәнәф, имгәтә күрмим дип, су күселәре кырыена кечкенә таш ыргытты.
 Ике күсе дә чупылдаган тавышка борылып кына карадылар да  уеннарын дәвам иттеләр. Әле генә  кемдер һөҗүм итте дип уйлап та карамадылар.
 
Кем ышаныр: егерме беренче гасырда авылга терәлеп торган болында беркайчан да адәм затын күрмәгән хайваннар яшәгәненә. Дәнәф башын чайкап куйды. Ә анда алай түгел, тау кәҗәләре, аларны ерактан күреп алуга, шундук сикерешеп юкка чыгалар иде. Әйе, алар  кеше белән очрашу яхшыга түгел икәнен бик яхшы беләләр, алар адәм баласының нинди вәхшилеккә маһир була алганына шаһит. Хайванга түгел, ә үзе кебек үк адәм балаларына да. 
 
Ул ерганакны сикереп чыкты да, билдән узган печәнне ерып, кыеклап, аргы як урамына таба атлап китте. Инешнең бу ягына да адәм аягы басмаган икән. Ул болын печәнен таптап салып барган эз бөтенләй ят күренеш кебек тоела. Дәнәф аргы як урам башына менеп җитте дә чаттагы кибеткә таба атлап китте . Әнисе:” Кайтышлый ипи алып кайт”,- дигән иде. Юк, авыл ташландык түгел, халкы элеккеге кебек күп булмаса да, таза хуҗалыклар җитәрлек, авыл уртасыннан асфальт юл да салынган, зур гына кибете дә бар. Тик менә капка төбендә бәби саклап утырган әбиләр күренми, бала-чагасы да тузан куптарып чабып йөрми. Таза төзек җансыз авыл, ышанырлык түгел.
 
Хәерсез сәфәр хәерсез бетәр, ди. Кибеткә якынлашып килгәндә, Дәнәф каршына классташы Камил килеп чыкты. Ул- бердәнбер авылда торып калган классташ. Авылны яратканга түгел, ә шешәдәге шайтан суын яратканга. Ул да өйләнмәгән, яшьтән үк салырга яратты шул, шуңа читкә чыгып китә дә алмады.
 
––О-о-о яшьти, кайтканыңны ишеттем, кич бер яныңа килеп чыгармын дигән идем, менә үзең очрап торасың,–дип, Дәнәфкә, тирес исе сеңеп, сөялләнеп беткән кулын сузды.
––Исәнме, Камил, каян кайтыш?
––Безнең бер юл инде яшьти, ферма да өй.
 Дәнәф классташын күзәтергә тотынды. Камилнең өстендә иске генә кием, фермага ярамаган тагын дигәндер инде, чәчләрен алдырмаган икән күптән, сакалын кырган үзе, махмырдан битләре шешкән, куллары да калтырап торалар. Аякта тирескә каткан галош.
 
––Фермада эшлисең алайса.
––Соң укуны бетергәннән бирле шунда яшьти, мине бит, аю табаны дип, армиягә дә алмадылар. Тирес чыгырам мин анда. Бүген махмыр өстенә транспортер өзелде, извини инде парин, кулны сыер сидегенә тыкмый булмады, шуңа миннән тирес исе килеп тора.
––Төшке ашка кайтышмы?
––Нинди аш ди әле монда, иртәдән бирле калтырап йөрим, кичә рәис тана суйдырган иде, үпкә- бавырын ике литрга алыштырдык та бәйрәм итеп алдык.
––Бүгенгә калдырмадыңмыни?
––Юк инде, син нәрсә? Кулга килеп керсә, төбенә төшеп җитми туктый белмибез, хет шунда чиләге белән китереп куй.
––Сыя ?
––Нинди сыймаган, булсын гына. Синең бераз чамаң юкмы?
––Чамасы бар, юк түгел. Ә үзеңнең юкмыни бер дә, эшлисең бит.
––Чама булса, синнән сорамас идем, үзем сыйлаган булыр идем әле, аена алты мең төшеп бара, бу айныкын рәис миңа тоттырмаска, әнигә бирергә кушкан. Акчасын кулына алса, атна буе эшкә чыкмый, дип мине сүккән.
––Син алай атна буе эчеп йөрмә, эштән куар тагын.
 
Камил көлеп җибәрде.
––Кемне эштән куа, минеме? Мине дә куса, кем эшләр икән соң колхозында? Юньле эшкә ярарлык халык әллә кайчан читкә чыгып тайды.
––Син калдыңмы?
––Безгә ярый, без түзәбез. Дәнәф азаплама инде, мин акчасын аннары әнидән алып түләр идем.
––Сәрвар апа үз аягында инде алайса.
––Ничек кенә әле, сиксәнне узды, “ых” та итми, хуҗалыкны алып бара. Миңа өйләнергә куша. Кемгә өйләним инде мин, кырыкка җитеп, кем чыксын миңа? Авылда тол хатыннар бар үзе. Ну миңа чыкмыйлар алар барыбер. Тормоз юк бит парин, салудан туктап булмый. Әнә кибеткә әҗәткә сорап кергән идем. Илүзә эт итеп сүгеп куып чыгарды.
 
––Кайсы Илүзә?
––Кайсы булсын, син солдатка киткәнче озатып йөргән Шәйһи кызы.
––Ул кибетче мени?
––Әйе инде, шунда. Парин, ярый син өйләнмәгәнсең әле аңа, аның кебек збир хатын авылда бер. Артыма тибеп чыгарды мине кибеттән.
––Мин ничек өйләним, мин бер ел хезмәт иткәч, башкага кияүгә чыкты бит ул.
––Ә, әйе шул, пыртый малаена, ул малай аннан ике яшькә яшь иде.  Ничек булгандыр, анысын  мин белмим. Кияүгә чыккач, алты айда бәбәй алып кайтты ул. Пыртый малае телгә оста бит, көйли белгән мәрхүм.
––Ничек мәрхүм?
––Ничек булсын, ике ел элек булган хәл. Ул бит атасын тыңлап авылда калды. Район үзәгенә, өч көнгә бер барып, охранник булып эшләп йөрде. Шул Сабантуй көне иде, яхшы гына салып алган,  үзең беләсең, Сабантуй җиреннән плотина аркылы кайтырга кирәк бит. Бу инде кызган баштан мотоцикл белән, скоростьны киметми, плотина алдына килеп кергән. Люлькасында да, артында да кеше булмаган аның. Шул көпчәк ташка эләккән ахыры и люлька, күтәрелеп, матайны плотинага каплаган. Ул суга егылып төшкәч, люльканың крыласы башына туры килгән, дип тартып чыгарганнан соң әйттеләр и всё шуның белән. Ике кызы калды, зурлар инде алар.  
 
––Илүзә ялгыз гына яшәп ята димәк.
––Әйе, тол калды, түлке син аңа бәйләнә күрмә, збир ул,– Камил авызын чапылдатып алды,–махмыр өстенә тагын син сөйләштерәсең, авыз кипте, чылатмый булмый.
––Әйдә -әйдә, бер чикүшкә алып бирәм.
––Менә бусы сүз ичмасам, алайса хатын- кыз сүзен сөйләштереп торасың. –Камил , сөйләнә-сөйләнә, Дәнәф артыннан кибеткә таба атлап китте.
 
Кибет эчендә халык калмаган, шуңа Илүзә чәйләп алу теләге белән, электр чәйнегенә су тутырып, розеткага тоташтырды да тәрәзә аркылы урам якка күз салды. Кибеткә таба якынаеп килгән Дәнәф белән Камилне күреп алды хатын. Күреп алды да ,ток суккандай, артка таба чигенде. Дәнәфнең кайтып төшүен аңа авыл хатыннары көне- сәгате үк җиткергәннәр иде. Тик аның белән ничек күрешүе турында уйлый алмады. Курыкмады билгеле, шулай ук үзендә бернинди дә каушау да сизмәде. Дөнья көтеп, тормыш тартып чыныккан ялгыз хатынны бернинди дә каушау да, курку да ала алмый. Ахирәтләре, кибеткә кереп, Дәнәф кайткан дигән хәбәрне ирештергәч:” Кайтса, кайткандыр шунда”,- дип кенә уйлап куйды. Әйе, шулай уйласа да, хатын нигәдер кечкенә көзгегә күз салды. Өс –башын рәтләгәндәй итенде, тиз-тиз генә тарак белән чәчен рәтләп алды да, башын туры тотарга тырышып, прилавкалар артына чыгып басты. Ул арада кибет ишегенең тимер пружинасы шыгырдады, ишектән башта авылның сәрхүше Камил килеп керде, аңа ияреп,чәчләрен ап-ак бәс сарып алган ир кергәне күренде.
 
––Илүзә.
––Нәрсә, тагын кердеңмени?
––Керсә ярамый мәллә, үзем генә түгел, әнә яшьтине очраттым.
 Камил артында басып торган Дәнәф алгарак чыгып басты.
––Исәнмесез!
––Исәнмесез, кайтканыгызны ишеткән идем.
 Әйтерсең кайчандыр бер-берсен өзелеп яраткан кешеләр түгел, ә бөтенләй чит кешеләр очрашты.
––Әйе, кайттым менә Илүзә.
––Ярар, кайтканның гаебе юк, яхшы булган, алайса ничә еллар күзгә күренми йөрдең.
––Хезмәт, гел бушап булмады.
 
Дәнәф Илүзәне күзәтергә тотынды. Моны сиземләп алган хатын тураеп басты, кара инде алайса, бик карыйсың килгәч. Ике кызы да шәһәргә чыгып киткәч, Илүзә төп йортта япа-ялгызы гына калды. Бер кат йорт эшләрен карап чыккач, ялгыз хатын, өенә кереп, телевизор артына утыра. Эч пошканнан симәнке яки чикләвек ярып утырырга гадәтләнде. Шуңа ахыры шактый гына калынаеп китте. Ире исән, кызлары кечкенә вакытта юанаерга ирек юк иде. Ә хәзер берүзе. Үзен-үзе карарга да вакыт җитәрлек. Чәчне мода буенча кистергән, өс-баш та начар түгел. Кыскасы, тулы гәүдәле чибәр генә ханым. Илүзә ,карап туйдыңмы дигәндәй, иргә елмаюлы караш ташлады. Кайчандыр таза гәүдәле чибәр егетнең чәчләре чаларган, аз гына алгы якка таба бөкерәя төшкән, битләрен җилләр ярган, кояш көйдереп бетергән. Үзе әледән-әле сул аягын сыйпаштыргандай итә.
 
Тормыш моны да яхшы тәпәләгән икән, дигән фикергә килде хатын. Бәлки, шулай бер-бресен күз белән тикшерү озаграк та барган булыр иде:
––Кхм-м,–дип, үзенең барлыгын искә төшереп, Камил тамак кырды.
Ир-белән ханым сискәнеп киттеләр.
      ––Яшьти, син мине онытмадыңмы?
 Дәнәф, Илүзәдән күзләрен аерып, киштәләр ягына күз ташлады.
     ––Әни, кайтышлый, ипи ал дигән иде, Илүзә.
   –– Әнә сул яктарак киштәдә алар, бүген иртүк китерделәр.–Илүзә нигәдер ачулырак эндәште.
 
 Моны сиземләп алган Камил классташына елмаеп карады. Янәсе, әйттем бит збир дип.
––Бер чикүшкә дә кирәк.
––Аңладым инде анысын, бу хәчтерүш тиккә ияреп йөрми.
––Әй син, чамалап.
––Нәрсә чамалап, тагын типкәләп чыгарам хәзер.
––Чыгар, збир бит син.
––Сиңа зверь гына түгел, аждаһа булсаң да таманга туры килә. Кемне очратасың, шуңа теләнәсең. Бар ычкын фермаңа, сыер бугын чыгар әнә.
––Чыгарырмын, сине ярдәмгә чакырмам.
––Әй ярар, талашмагыз әле, талаш тыңларга кайтмадым, өлгерермен барсына да, әлегә авылдан китәргә җыенмыйм,–дип ,кирәк әйберләрне алып, кибетче хатын каршына килеп баскан Дәнәф талашның кызып килгән иң тәмле җиреннән өзде.
 
––Озакка мыни, Дәнәф?
––Шулай уйлап торам Илүзә, пенсиядә бит мин хәзер.
––Фию-ю-фит, кырык яшьтән пенсиядә, начар түгел икән синең хәлләр, миңа пенсиягә кадәр, до ху... .
––Җиттеме сиңа юкмы?– Илүзә сүгенергә җыенган Камилнең сүзен өзде.– Әнә алып биргәннәр икән чикүшкә, чык та ычкын моннан.
––Өйрәтмә, яме? Үзем белермен мин.  Яшьти, син ничек, бәлки минем белән берәрне?
––Юк ,Камил, башка вакытта.
––Ну ярар алайса.–Камил, кош тоткандай, чикүшкәне куенына яшерә-яшерә,  кибеттән чыгып китте.
––Алып бирмәскә иде Дәнәф, авызына ун грамм керсә, калганын таба ул. Сәрвәр апа кызганыч.
––Ярар, бәлки бүген алай итмәс.
––Әйе, гомере буе сәрхүш булган да, бүген икенчегә әйләнгән ,ди Камил. Син ничек пенсиядә, иртә бит әле?
––Тарихы озын Илүзә.
––Сөйлисең килми?
 
Дәнәф юк дип башын селкеде.
––Ярар алайса, син кем инде хәзер, полковник, әллә генералмы?
Ир елмаеп куйды.
––Юк шул,  өлкән пропорщиктан  узып булмады.
Хатын да елмаеп куйды.
––Ярар инде, булганы үзеңә җиткәч. Кибеткә кергәлә.
––Бер дә кермичә булмас, әле авылдан китәргә җыенмыйм. Хушыгыз.
––Хушыгыз.
 
Илүзә нигәдер Дәнәфне ишеккә кадәр озата килде. Ир артыннан кибет ишеге ябылуга,  эчтән бикләп тә куйды, аннары, тәрәзә форточкасын ачып, күзләрен зур итеп ачарга тырышып, еш-еш сулыш алырга тотынды. Хәзер үтә ул, үтә,  ул гел шулай итеп үткәрә аны. Илүзә, ничек кенә тырышмасын, бу юлы булдыра алмады. Әйтерсең кайдадыр күмеп калдырган яшьләр чишмәсен кемдер ерып җибәрде. Илүзә, ике кулы белән битен басып, юылмаган кибет идәненә чүгәләде. Ул башта үзенең елый башлавына ышанмый, тыелып үксемәскә тырышты.
 
Юк, кабат булдыра алмады анысын да. Елады да елады. Ни өчен елаганын ул үзе дә белмәде. Бәлки алданган кыз чагын кызгангандыр, бәлки вакытсыз китеп барган ир канатын искә алгандыр( алданса да, начар тормады бит ул аның белән), бәлки үсеп буйга җиткән кызлары бәхете өчен шатланды. Бәлки чәчләрен бәс сарган яшьли сөйгән яры каршындагы вәгъдәсезлеген  күз яшьләре белән юып төшерергә теләде. Ә бәлки бары тик хатын-кыз булганы өчен генә. Кибет ишеген кемннәрдер килеп тартып карадылар- хатын эндәшмәде, кәрәзле телефон моңлы көй уйнарга тотынды - хатын алмады. Буш кибет эчендә идәнгә чүгәләп утырган хатын, берүзе рәхәтләнеп, үкси-үкси елады. Әйе, ул көчле хатын, шулай булса да аның еларга хакы бар, аңлыйсызмы сез шуны?! Хакы бар-р-р-р.
 
Кибеттән кайтканда, Дәнәф Илүзәне үзе хәтерләп калган яшьлек сурәте белән чагыштырып кайтты. Әйе, аның каршында, бар нәрсәдән кызык табып, чыркылдап көлә алган кыз түгел иде бүген. Тормышның бар сукмагын да курыкмыйча  үтә ала торган көчле рухлы хатын басып торды. Калынаеп та киткән, Дәнәфнең бер учына сыеп бетә торган янбашлар колач җитмәслек булганнар. Кибеттә халык белән талашыптыр инде телгә дә үткенләнгән. Ничек диләр әле, “авызына бармагыңны тыга күрмә, тешли дә өзә”, диләрме андый кешеләр турында? Әйе, ул өзелеп яраткан кыз юкка чыккан. Яшь, чибәр, көләч Илүзәне көчле рухлы ханым алыштырган. Авылга кайткач, тәүге яры белән очрашачагын ул аңлады, билгеле. Төрлечә күз алдына китереп карады очрашуны. Билгеле инде, аның хыялында, оялып, гаепле караш белән чыгарга тиеш иде Илүзә. Алай булып чыкмады, хатын аның күзенә туп-туры карап сөйләште. Ә үзе Дәнәф нишләде соң? Берни дә эшләмәде, әйе, йөрәк тә аны күргәч кысылып куймады, хатынга бөтенләй таныш түгел кеше кебек итеп карады. Ни өчен? Егерме ел эчендә күңел мең төрлегә әйләнгән чөнки. Шуңа күрә йөрәк, тыныч калып, сулкылдап типмәскә өйрәнгән. Бәлки егерме еллык солдат хезмәте( әле ниндие генә хезмәтнең) аны җансыз бәндәгә әйләндергән микән?
 
–– Солдофон–Дәнәф! Үзенә шулай мыскыллап эндәште.
 Туган йортының капкасын ачып кергәч кенә уйларыннан арына алды ул. Капкадан керүгә, сул яктагы әтисе кирпечтән күтәргән гаражга күзе төште. Гаражның ике ишеге дә шыр ачык. Монда инде бар гомерен техника янында үткәргән Раушан абыйның бар байлыгы. Нинди генә техникага запчасть  юк монда?! Саный китсәң, көн җитмәс. Мондагы тимер байлыгын әтисе күз карасы кебек кадерли, аның рөхсәтеннән башка берәү дә гаражга аяк атлап керә алмый. Ә үзе, әз генә вакыты булдымы, шуның эчендә кайнаша.  Күптән яше алтмышны узса да,  шушы тимер-томыр өеменнән аерыла алмый яши әтисе.
 
Капка тавышын ишеткән Раушан абый гараж ишегеннән башын чыгарып карады.
––Малай, монда кил әле.
Малай- иллегә чыккан Дәнәф- әти кешегә малай булып кала бирә.
 Дәнәф арган булса да, әтисе янына таба гаражга таба атлап китте. Килеп җиткәч, гараж ишегенең яңагына тотынып ,сул аягын сыпырып куйды.
 ––Нишли, сызлыймы?
––Сызлый әти. Ияләнеп булмый һаман мондагы һавага.
––Ул ияләнә алмас инде, улым. Әнә бабаң- минем әти- сугышта өздереп кайткан кулы белән гомере буе азапланды. Төннәр буе сызланып, ыңгырашып ята иде мәрхүм. Урыны оҗмахта булсын.
 
––Төннәр буе әти мин дә ыңгырашып ятмыйммы соң?
––Юк, ыңгырашмыйсың.–Раушан абый, әй дигәндәй, кулындагы әйберсен читкә ташлаган булып, улыннан күзен яшерде.
––Әти, мин сине аңламадым, ник башыңны читкә борасың?
––Юк, улым, әйберне генә алып куйдым бит.–Раушан абый, үзен тыныч тотарга тырышып, тәмәкесен кабызган булып азапланды.
––Әти, миңа кырык, әйт дөресен, күреп торам бит, ничек йоклыйм мин?
Раушан абый, бераз уйга бирелеп, тиз –тиз тәмәкесен суырып алды.
––Атакага барасың, граната ыргытасың, таулар арсында “Ур-ра” кычкырып чабып йөрисең.
Дәнәф атасын эндәшми генә тыңлап торды. Аңа бу турыда хезмәттәшләренең күп тапкырлар әйткәне бар иде инде. Хәер, алар үзләре дә саташмый йокламадылар бер- кайчан да.
 
––Күпме шулай саташып ятам инде мин?
Раушан абый улына түгел, ә еракка карагандай эндәште.
––Таңга кадәр сугышасың, ярый әниең колакка катырак , ул ичмасам ишетми,–дип, абзый гараж кырыендагы утыргычка барып утырды.
  –– Әти, бәлки үз вакыты белән бетәр?
–– Белмим, бабаң мәрхүм бакыйлыкка күчкәнче нимесләр белән сугышты, ярый әниең колакка катырак,–дип ахырдан кабат кабатлап куйды әтисе.
 
Дәнәф тә әтисе янына килеп чүгәләде, Шулай  янәшә утырган хәлдә һәрберсе үз уйларына баткан ата белән ул тынып калдылар.
 Тик болай озак эндәшми ата кеше утыра алмады. Малай кайтканнан бирле аны бер сорау борчый. Тормыш бит бер көн генә түгел.
––Алга таба нишләргә уйлыйсың инде улым?
Дәнәф иңбашларын җыерып куйды.
––Белмим дә әти, кесәдә теләсә кайсы шәһәрдә бушка квартира алырга сертифкат бар, пенсияне җайлыйсы бар. Мин бит монда пропискада. Пенсиясе саллы чыгачак, диләр үзе.
––Алай икән, бушка квартира алып, яхшы пенсия белән түшәмгә төкереп кенә ятасы икән.
––Кызма инде әти, алай димәдем бит. Аннары пенсия генә түгел,хәтсез акча белән кайттым. Хөкүмәт ашатты, киендерде, акча тотылмады диярлек. Аннары  туздыра торган урыны да ул түгел иде.
 
––Урыны ул булмагач, нигә кайтмый йөрдең, ә? Хатың килә, бер карыйбыз- Армения дип язылган, икенче карыйбыз -Таҗигистан, ул арада Чичиннән килеп төшә хат. Рәсәйнең кайда арты кычыта, шунда барып кашып йөрдең инде. Ни йортың, ни хатының, ни балаларың юк. 
––Соң инде әти, мин саклама туган илне, син саклама, кем сакларга тиеш соң  аны?
––Мин менә, улым, югары белемле кеше түгел, шулай да әйтим әле. Бабаң мәрхүм илне саклап сугышка китте. Бусы аңлашыла: танклар белән чикне узып кергән, бар халыкны рәттән кырып килгән нимескә каршы. Бусын аңлыйм, ә менә син кемнән сакладың инде, әйтик менә мине, әниеңне, сеңлең белән абыеңны, ә?
––Алайса тыңла инде мине дә әти.
––Әйт, әйт, тыңлап карым сине дә.
 
––Таҗикта идек, Афганга чыгып барган кәрванны тоткарларга дип, приказ бирделәр. Без чыгып киттек билгеләнгән урынга, җәяү бардык таулар арсыннан,  вертолет белән ярамый, бандитлар сизенәчәк. Шул, барып җиткәч, кабат приказ, кәрванны тоткарлаганда атмаска. Без аптырап киттек. Ничек инде атмаска? Алар бит баштанаяк коралланган. Соңыннан качып яткан җирдән күреп  алдык. Озын кәрван якынлаша, кәрванда барсы да кораллы, шулар арасында куллары бәйләнгән егермедән артык ундүрт-унсигез яшьлек кызлар бара. Елап шешенеп беткәннәр, ялан тәпи үзләре, киемнәре ертылып беткән. Коллыка алып баралар аларны шулай, аңлыйсыңмы әти, япь-яшь кызларны. Җаннар аяк астына тәгәрәде, бер карауга чәчләр агарырлык, егерме беренче гасыр бит. Ә монда коллар.
 
––Нишләдегез соң, улым ,атарга ярамагач?
––Төнлә ташландык алар өстенә, кызларны коткардык, ә менә минем взводтан дүрт егет шунда ятып калды.
––Алай, димәк, кайчак телевизордан да дөресен сөйләштергәлиләр икән.
––Телевизорда төрлесе инде анда. Тик бит әти аларны ил чигендә токарламасак, монда үтеп керәчәкләр. Ирек, дин дип кычкырган булалар үзләре. Чынлыкта төкерәләр алар барсына да. Бар теләкләре үз артларыннан сугыш ияртеп килү, шул сугыш аркасында үз кесәләрен калынайтырга исәпләре. Наркотиклар, корал, тере кешенең әгъзаларын кисеп алып сату.
Минем кебек егетләр ил чигендә торганга күрә генә, син аларны белмичә тынычлап яшисең. Аларга барыбер: татармы, урысмы, син- бары тик кол, бетте китте.
 
––Һмм, аңлыйм да, улым, яңалыклар карап барам, аннары син дә дөрес дисең, үз күзләрең белән күргән кеше бит син. Ачуым килгәнгә генә әйтәм.
––Нигә ачуың килә инде әти?
––Мин хөкүмәткә унсигез яшьлек тап-таза малай үстереп бирдем. Ә ул миңа кырык яшьлек, чәче агарып беткән, җитмәсә, күкрәгендә бер тишек, аягында тагын бер тишек малай кайтарып бирде.
––Язмыш.
––Һай Аллам, утырасың философ, язмыш әнә торырга йортың, яныңда хатының белән балаларың булса гына була. Язмыш, һе, дүнгәләк дисәң аңлап була.
––Соң, кайттым бит әти. Булыр әле барсы да.
––Шуны сорадым да бит инде, алга таба нишлисең дип.
––Әти ,ярар инде талашмыйк, әле атна да узмады кайтканга, ашыкма.
––Ярар соң, ашыкма имеш, әйтерсең унсигез яшь үзенә. Ашыгу түгел чабарга кирәк. Әй лә.–Раушан абый торып басты.
––Раушан, Дәнәф, әйдәгез, ашарга керегез.
Ата белән бала йорт ягына таба борылып карадылар. Анда Рауза апа тәрәзәдән башын чыгырган да ашарга чакырып кычкырып тора икән.
 
––Хәзер әнисе, керәбез.
––Ә?
––Хәзер, керәбез дим,–дип кабат кычкырды Раушан абый,–әйдә, ашап алыйк улым-дип, борылып, улына эндәште ата кеше.
 Ике ир дә, торып, йортка таба юнәлделәр.
 Икенче көнне Дәнәф район үзгәгенә китте, документ эшләре күп иде. Башта военкоматка кереп учёттан төште.
 Хәрби билетына печать куеп биргәндә:
––Нәрсә, прапорщик булдым, җитте дисеңмени?–дип, военком эндәште аңа.
 
––Булды, бар гомергә җитәрлек булды.
––Алай-болай эш дисәң ,туры үземә кил, безгә яшьләрне өйрәтү өчен синең кебек ветераннар бик кирәк.
––Сез аларны болай да начар өйрәтмисез, трибунага басып ватанпәрвәр чыгышлар ясап торасыздыр әле. Алай бик җайлы бит, барып сугышып йөрисе юк, стаж да бара, шулаймы иптәш полковник?
––Ну син Хәсәнов, ветеран булдым дигәч тә, алай бик шапырынма инде. Районга бер син генә җәһәннәмнән кайтмыйсың, әле дә булса хезмәт иткәннәре дә бар. Аннары мине юкка “тыл күсесе”дип уйлыйсың. Чичиннең беренче компаниясенә эләктем, ул вакытта капитан гына идем. Боевиклар чолгап алган Грозныйда ротадан бары тик җиде солдатымны гына исән килеш алып чыга алдым. Барсы да манчыды безне анда. Бер яктан боевиклар, икенче яктан үзебезнең артиллерия, бардак.
 
––Гафу итегез, иптәш полковник.
––Зыян юк, сез ветераннардан төрткеле сүзләр күп ишетәм мин. 
––Җиде солдат барысы дисез инде.
––Әйе, җиде, исемә төшүгә, әле дә җаннар телгәләнә.
––Хәзер башкача сугышалар инде иптәш полковник, элеккеге бардак бетте дисәң дә була.
––Шуңа шат та инде мин. Егетләрнең әти-әниләренә бер дә калай табут китереп куясы килми.
––Ышанам.
 
Военкоматтан чыккач, Дәнәф ГИБДД га кадәр үзен-үзе сүгә барды. Бер белмәгән килеш нигә полковникка авыр сүзләр әйтеп ташлады инде, ә? Дөрес әйтте бит полковник, туган илне бер ул гына сакламый.
 
Дәвамы берничә көннән.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.06.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»