поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.06.2016 Җәмгыять

Чал тарихка кагылдык (ФОТО)

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән әйтемне истә тотып, 27 майның яңа гына таң беленә башлаган мизгелендә без, редакция коллективы, ерак юлга – күптәнге хыялыбыз, бабаларыбыз 922 елны тәүге мәртәбә ислам динен кабул иткән Изге Болгар җиренә сәяхәткә кузгалдык.

Болгар шәһәре Татарстанның Спас районында Идел елгасы буенда урнашкан. Ул 10 нчы гасырда төзелә, 1361 нче елда аны Алтын Урда ханы Аксак Тимер җимерә. Шәһәрне кабат торгызалар, ләкин 1431 елда Мәскәү кенәзе Федор Пестрый аны тагы хәрәбәләр хәленә кайтара. Шуннан соң халык бу җирләрне ташлап китә һәм шәһәр инде яңадан кире үз хәленә китерелми. Бүгенге көндә бу урын мәдәни һәйкәл булып санала. 1722 нче елда Петр I килгәндә Болгар җирендә җимерелеп бетмәгән 70 тән артык бина була, Екатерина II килгәндә ул хәрәбәләр 44 кә калалар, ә бүгенгә исә аларның саны җиде генә. 

Түбән Новгород өлкәсен узганнан соң, барыр юлыбыз Чуаш республикасы һәм күп өлеше Ульян өлкәсе буенча дәвам итте. Автобуста уйнап-көлеп, бер-беребез белән аралашып, тирә-юнебездәге искиткеч матур табигать белән сокланудан ләззәт алдык. Юлларның сыйфаты бик үк мактардый булмаса да, шунысы гаҗәпләндерде – Чуашстанда да, Ульян якларында да юл буенда эшкәртелмәгән, чәчелмәгән, чүп үлән үсеп утырган бер генә кыр да күрмәдек, хәтта күбесе җирләр начар уңдырышлы известьташлы туфрак булса да.

Бара торгач Ульян шәһәренә җиткәнебезне сизми дә калдык. Сәфәребезнең беренче тукталышы – Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясе хезмәттәшләре белән очрашу. Язмабызның шушы урынында укучыларны бераз кайбер татар милли басмаларының барлыкка килгән вакытлары белән таныштырасыбыз килә. Татарлар күмәк яшәгән өлкә газеталары арасында 2015 елны 25 еллык юбилее уңаеннан “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнгән “Өмет” – иң өлкәне, ул 1989 елның 30 декабреннән башлап чыга. 1990 елдан алып бүгенге көнгә кадәр баш мөхәррир вазифасын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Исхак Хасибулла улы Хәлимов башкарып килә. “Өмет” артыннан бер-бер артлы башка өлкәләрдә дә татар газеталары нәшер ителә башлый - Киров өлкәсенең “Дуслык “ газетасы тәүге тапкыр 1990 елның январь аенда дөнья күрә, Самара төбәгенең татар милли басмасы – “Бердәмлек” газетасы шул ук елның 25 апреленнән бирле даими рәвештә чыгып килә, Төмән өлкәсенең “Яңарыш” татар газетасы үткән гасырның 90 нчы елының 15 сентябрендә оеша.
 
Ә инде Түбән Новгород өлкәсе татарларын бердәмлеккә, дуслыкка чакыручы, өлкә һәм чит төбәкләрдәге милли тормыш яңалыкларын үзенең укучылырына атна саен җиткереп торучы яраткан “Туган як” газетасы әйтеп үткән басмаларның иң кече туганы - аның беренче номеры 1990 елның 7 декабрендә басылып чыкты. Редакциягә барганда “Өмет”нең баш мөхәррире Исхак әфәнде безнең кай тарафта икәнлегебезне даими контрольдә тотты һәм каршы чыгып алды. Җаваплы сәркатип, берүк вакытта Исхак әфәнденең тормыш иптәше Рузия ханым әзерләгән чәй табыны артында ике редакция вәкилләре арасында эшлекле сөйләшү булды: тираж күләме, эш шартлары турында сораулар бирелде, бүтән сорауларга да җаваплар кайтарылды.
 
Иң мөһиме – очрашу ике як өчен дә файдалы булды. Җиде кешедән торган “Өмет” редакциясе коллективы Ульян өлкәсендәге 63 татар авылының тормыш-көнкүреш яңалыкларын яктырта, газета якынча 150 мең өлкә татарларына 5900 данә тираж белән таратыла. Чагыштырма өчен, Түбән Новгород өлкәсендә 44 меңнән артык татар яши (2010 ел халыкны исәпкә алу мәгълүматлары буенча) һәм безнең тираж 3120 данә тәшкил итә. Газета хезмәткәрләре азау гына булсалар да, аларның башкарган эшләре, яктырткан темалары бихисап. Без килгәндә дә 4 июньдә Иске Кулаткыда узачак Бөтенроссия авыл сабан туена әзерлек эшләре белән мәшгуль иделәр. 
 
Редакция белән бер бинада илебездә беренчеләрдән булып ачылган “Дуслык” йортында Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы урнашкан. Шунда ук төрле милләт вәкилләренә аерым бүлмәләрдә үзара аралашу мөмкинлеге каралган. Оешманың эшчәнлеге белән безне аның башкарма комитеты рәисе Рәмис Фарук улы Сафин таныштырды. 
 
Халыкта “кунакка буш кул белән йөрмиләр” дигән әйтем бар. Без дә Нижгар якларыннан алып килгән күчтәнәч-бүләкләребезне тапшырып, каләмдәшләребезнең безгә дигән бүләкләрен кабул иттек. Редакция коллективы белән истәлеккә фотога төшеп, кунакчыллыкларына рәхмәт әйтеп саубуллашканнан соң, Рәмис әфәнде безне шәһәрнең Татар мәдәни үзәгенә алып китте. Милли үзәк белән танышуыбыз нәкъ аның каршында баскан күренекле татар-болгар шагыйре, урта гасырлар татар әдәбиятенә нигез салучы, мәшһүр “Кыйссаи Йосыф” поэмасының авторы Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланды. Үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырыр алдыннан, Рәмис әфәнде турында тулырак әйтеп үтәсебез килә. “Татарстан – Яңа гасыр” каналын даими караучыларга ул искиткеч оста репортер, журналист буларак таныш, әмма аның бүтән казанышлары да бик күп. Ул үзе Татарстанда туып-үскән, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач, юллама буенча Ульянга эшкә килгән һәм шунда гомер итә. Җәмгыять эшендә актив катнашучы бу милләттәшебез һәрвакыт берсеннән-берсе дәрәҗәле урыннарда эшләгән һәм эшли. Аның хөрмәтле исемнәре, бүләкләре дә әйтеп бетергесез күп, шулар арасында 2006 елда бирелгән “Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигәне иң олысыдыр. Менә шундый күпкырлы шәхес, үз эшенең чын остасы Рәмис Фарук улы.
 
Хәзер инде Татар мәдәни үзәге белән танышыйк. Үзәк шәһәр администрациясе башлыгы карары белән 1989 елда булдырыла. 2008 елда аның карамагына элекке кинотеатр бинасы бирелә. “Ул бина безгә бирелгәндә еларлык дәрәҗәдә иде – ишекләре, тәрәзәләре юк, тулаем ташланган, бомжлар яшәгән урын иде һәм менә тырыша-тырыша бүгенге хәленә китердек без аны”, - дип сөйләде Рәмис әфәнде. Үзәкнең бүгенге кыяфәте искитәрлек һәм сокланырлык – чиста, матур, төзек. Кергәч үк зур фойеда фотостендлар, төрле елларда үзәктә, автономиядә эшләгән җитәкчеләрнең,  җирле артистларның фотолары эленгән, чыршы бәйрәмнәре дә шунда уза икән. 198 урынлы тамашачылар залы уңайлы, матур, биредә үзләренең үзешчәннәре чыгыш ясый, милли бәйрәмнәр уздыралар, Казан артистларының концертларын оештыралар.
 
Үзәктә 20 кеше эшли, ул юридик оешма һәм тулаем өлкә бюджеты карамагында. Икенче катта күргәзмәләр залы, музей һәм административ бүлмәләр урнашкан. Бар җирдә дә төзеклек, матур, яңа җиһазлар сокландырды. Ничек бу нәтиҗәләргә ирештегез, акча күп тотылганы күренә дигән сорау үзеннән-үзе туды. Карасаң, алар сигез тапкыр инде грант отканнар икән, шуның бишесе Татарстанныкы. Бер бүлмәдә үзенчәлекле музей урнашкан, үзенчәлекле диюебез шул – биредә, үзләре әйтмешли, итек- читек-чабатадан тайпылып, мәдәни музей эшләгәннәр. Төрле билгеле шәхесләр турында мәгълүмат, китаплар, фотосурәтләр, кулъязмалар туплаганнар, шырпы кабы хәтле генә тулы Коръән дә саклана. Хөрмәтле кунаклар китабына редакторыбыз Олег Әндәрҗанов “Туган як” исеменнән җылы теләкләр язып калдырды, ә безгә Рәмис әфәнде Сембер-Ульян татарларының энциклопедиясен бүләк итте.
 
Бу үзәкнең эшчәнлеге милли мәдәниятне торгызу һәм үстерүгә юнәлтелгән, үзәк белән безне Рәмис әфәнде һәм аның директоры Рамилә ханым Сафина таныштырдылар. Ул, аңлаганыгызча, Рәмиснең тормыш иптәше. “Без балалар бакчасыннан бирле бергә”, - диделәр алар. Үзәкнең күптармаклы эшчәнлеген сөйләп бетергесез, әмма шунысы мөһим – буш сүз сөйләү юк биредә, бертуктамый эшлиләр һәм эшләрен күрсәтә беләләр, бу өлкәдә алардан үрнәк аласы гына кала. Күрсәтергә мөмкинлекләре дә бар – биредә “Татарстан – Яңа гасыр” каналының филиалы эшләп килә дип яздык инде, ул 2012 елда ачылган. Безне дә “Өмет” редакциясенә килгән минутыбыздан алып, Ульяннан киткәнчегә кадәр төшерә бардылар, бәлки “Манзара”да яисә бүтән тапшыруда күргәнсездер дә, хөрмәтле укучылар. Татар мәдәни үзәгеннән безне Рәмис әфәнде шул корпунктларына алып китте. Кечкенә генә музей почмагына охшаш бүлмәдә иң заманча җиһазларда монтаж эшләп, сюжетларны Казанга җибәрәләр икән. “Корпунктны ачканда биш миллион сум акча тотылган иде ТНВ тарафыннан”, - диде Рәмис Фарукович.
 
“ТНВ-Татарстан” логотибы төшерелгән машиналары да бар, әлбәттә. Ник безнең өлкәдә дә шундый корпункт ачмыйлар икән дип үзара сөйләшүебезгә каршы Рәмис әфәнде: “Корпункт ачар өчен регионда татарлар саны 100 меңнән ким булырга тиеш түгел, аннары йокламаска да кирәк бераз”, - диде. Исегезгә төшерәбез, Ульян өлкәсендә татарлар саны 150 меңгә якын, шуның 50 меңе өлкә үзәгендә яши, ә без 44 мең генә. Шулай да “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән әйтем бар, бәлки, тиешле милли оешмаларыбыз тырышса, булдырып та булыр иде. Ульяндагы милләттәшләребезгә рәхмәтләр әйтеп саубуллаштык та, алган тәэсирләребез астында юлыбызны дәвам иттек. Болгарга кадәр 120 чакрым юл бар әле. Көн эссе булуга карамастан, автобуста җиләс, рәхәт. Бераз гына юл алгач, Үрән (Енганаево) татар авылында шәхси кибетнең ял мәйданчыгында өйдән үк хәстәрләгән тәмле ашлар белән тамак ялгадык. 
 
Шоферыбыз Руслан тәҗрибәле йөртүче булып чыкты, безне уңайлы һәм җитез генә Борынгы Болгар җиренә илтеп тә җиткерде. 
Ап-ак булып ерактан ук балкып торучы ике манаралы, искиткеч архитектуралы Ак мәчетне күргәч, хәйран калдык. Ә инде бөтен тирә- якка яңгыраган Коръән сүрәләрен ишеткәч, аеруча зур дулкынлану кичердек. Мәчет комплексы Болгарга керү юлына якын урнашкан, әйләнә-тирәдәге табигать матурлыгына ямь өстәп тора. Агымдагы елның 21 маенда узган җыен вакытында Ислам академиясенә нигез ташы салу тантанасы узды. Бисмиллаларыбызны әйтеп, мәчет эченә уздык, андагы зиннәтле эчке бизәлешне сокланып карадык, борынгы бабаларыбыз рухына садакалар да салдык. Ниһаять, изге урын – ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгына керәбез. Менә нинди икән ул! Интернет челтәрендәге рәсемнәрдән күргән корылмалар чынбарлыкта тагы да матуррак икән! 
 
Тарихи урыннарның арасы байтак ерак булганга, без җайлы, заманча электромобильгә утырып, экскурсоводны тыңлый-тыңлый, алга тәгәрәдек. Һәр адымда тарих, тарих, тарих... 
 
Экскурсия барышында күп кенә истәлекле урыннарда булдык. Хәзерге вакытта дүртпочмаклы Җәмигь мәчетенең фундаменты гына бар. Аның төньягында Зур манара урнашкан. Мәчетнең эчке өлешендә гасырлардан калган багана бар. Риваять буенча, аны җиде тапкыр урап, теләк теләсәң, шул теләгең кабул була диләр. Ләкин ислам дине кануннарына бу туры килми, чөнки без теләкләребезне бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә җиткерергә тиеш. Тагын бер үзенчәлекле һәйкәл – ул 14 гасырда төзелгән Кече манара. Аның һәр 45 текә баскычыннан менгән саен бер гөнаһың кичерелә дигән риваять тә бар. Кече манара янында калган бер төрбә Ханнар төрбәсе дип атала. Аның эчендә кайчандыр каберләр булган, хәзер анда тик борынгы кабер ташлары гына сакланып калган. Шушы урында Болгар дәүләтенә исламны алып килгән өч сәхабәгә хәтер ташы да куелган. Ак пулат бик күп бүлмәләрдән тора, заманында затлы җәмәгать мунчасы булган. Ул болгарлылар өчен очрашу, аралашу урыны вазифасын да үтәгән. Ә Кара пулатта суд эшләре алып барылган. Кыскасы, без изге Болгар җирендәге корылмаларны карап, истәлекле урыннар белән танышып, бай тарихыбызга исебез китеп йөрдек.
 
Андагы матурлыкны үз күзең белән күрмичә, язып кына аңлатырлык түгел. Кызганычка кар шы, юл ерак, вакыт тар булганга, барлык истәлекле урыннарны да карап бетерәлмәдек, музейларга керү мөмкинлеге дә булмады. Истәлеккә сувенирлар алып, кайтыр юлга чыктык.
 
Күңелләребездә җан тынычлыгы, рухи күтәренкелек, биредән китәсе дә килми. Ислам кабул ителгән, безнең бабаларыбыз яшәгән борынгы җирләрне күреп кайтуга без бик шат. Форсаттан файдаланып, һәрбер татар кешесе өчен изге урын – шәһри Болгарга барырга безгә мөмкинлек тудырган хөрмәтле редакторыбыз Олег Әндәрҗановка, шулай ук хәвеф-хәтәрсез илтеп китергән шоферыбыз Руслан Айсинга, финанс ярдәм күрсәткән өчен СПК “Петряксинский” рәисе Рафек Хәсәновка редакция коллективы исеменнән чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.
 
Сәяхәтебездән алган онытылмаслык тәэсирләребезне һәм хисләребезне сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Сау бул, Болгар! Безнең күңелебез сиңа тарта, тагын, тагын әйләнеп кайтырбыз, чөнки шушы җирдән, шушы туфрактан без. 
 
 
 

Кадрия СӘМИУЛЛИНА, Наилә ҖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 24.06.2016
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»