поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.06.2016 Киңәш-табыш

«Кара еланнарны үтерергә ярамый» (Елан чакканда беренче ярдәм күрсәтү буенча КИҢӘШЛӘР)

Җиләккә йөрүчеләр кара еланнардан зарлана. Мамадыш районында җиләккә барган бер хатынны елан чаккан. Ул инде атнага якын реанимациядә ята. Узган елны да еланнан зыян күрүчеләр шактый булган иде. Алар үзләренең корбаннарын урманда, кырда гына түгел, ә авыл урамында, яшелчә бакчасында, зират өстендә дә сагалап тора.

Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов кара еланнарның Кызыл китапка кертелүен әйтеп шаккаттырды, аларны үтерергә ярамый дип кисәтте.
 
- Кара еланнар күбәйде, диләр. Мин алай дип әйтмәс идем, халык соңгы елларда җиләккә күп йөри башлады, урманга ял итәргә баручылар күбәйде. Еланнарны да ешрак күрә башладылар. Еланнар тик торганнан гына чакмый. Алар, гадәттә, аланнарга кояшта кызынырга чыга. Берәрсе ялгыш кына басса яки кулы белән тиеп китсә, үзен саклар өчен чагып куя. Җиләк җыйганда, печән чапканда аяк астыгызга карап йөрегез, елан яткан урыннан тыныч кына китеп барыгыз,  - ди ул.
 
Татарстанның баш токсикологы Рөстәм Гашигуллин елан чаккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга куша.
 
- Ярдәм килеп җиткәнче, иң элек елан чаккан кешене горизонталь рәвештә яткырыгыз, чөнки бу вакытта кан басымы төшә. Мөмкинлек булса, күп итеп су эчерегез, ярага салкын әйбер, әйтик, боз куеп торыгыз. Зыян күрүчегә спиртлы эчемлекләр эчертергә ярамый. Ярадан агулы канны чыгарырга тырышыгыз. Аучылар мондый вакытта пычакны учакта тотып, ягъни стерильләштереп яралы җирне кисәргә куша. Бу дөрес әйбер түгел, шулай ук жгут та салырга ярамый. Супрастин, димедрол ише дарулар эчерегез, - дип киңәшләрен бирде Рөстәм Гашигуллин.
 
Кара еланны ничек танырга?
 
Гади кара елан төрле төстә булырга мөмкин, аны баш артыннан койрыгына кадәр сузылган кара төстәге зигзаг буенча аерып була. Еланның тиресе һәр яктан буй-буй кара таплар белән чуарланган. Койрык очы ачык төстә, еш кына сары төстә була. Баш арты муеныннан киңрәк һәм яссы. Ата еланның озынлыгы 60 см га якын, ә ана еланның – 70 см, кайвакыт 80 см га кадәр җитәргә мөмкин. Кара еланның күзләре зур, түгәрәк була.
 
Май уртасыннан алып бүгенге көнгә елан чагуның 26 очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең бишесе – Казан кешеләре. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген кара елан чаккан. Татарстанда соңгы өч елда елан чагудан үлүчеләр булмаган.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 23.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»