поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.06.2016 Мәгариф

Мондый кичә кесәне тишә, яки Әти-әниләрдә бәйрәм кайгысы юк?

“Чыгарылыш кичәсе турында уйларга вакыт юк, БДИ бирәсе бар”. Моңа кадәр укучыларда, әти-әниләрдә бәйрәм кайгысы булмады. Инде имтиханнар бетте, бу атнада мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар чыгарылыш кичәләрен билгеләп үтәчәк. Әмма Татарстан Дәүләт Советында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет утырышында чыгарылыш кичәләрен уздыру турында бәхәс чыкты.

Дөресрәге, сүз Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр бер­ле­генең Татарстан оешмасы җитәк­чесе Юрий Прохоровның бәйрәм­нең әти-әниләр өчен кыйммәткә төшүен искә алуыннан башланды. Кесәсе калын әти-әниләр күпме кирәк кыланса да, бар кешенең дә матди ягы бер төрле түгел. Нәти­җәдә аз керемле гаиләләр аннан баш тарта. Профсоюзлар берлеге рәисенең фикерен Казандагы 102 нче мәктәп директоры, депутат Ирина Бакова да куәтләде. Директор әйтүенчә, башка мәктәп җитәк­челәре арасында да, бу кичәне үткәрүдән баш тартырга кирәк, диючеләр шактый икән. Бәйрәмдә исерткеч эчемлекләр куллану оч­раклары да юк түгел. Чараны кон­трольдә тоту да авыр икән. Укытучыларга да төн буе йокламаска туры килә. “9 нчы сыйныф укучылары өчен бәйрәмнән баш тарттык бит. Берәү дә каршы килмәде. Бәйрәм тантанасына 2-2,5 сәгать вакыт җитә. Калганы инде зурлар өчен банкетка әйләнә, ул төнге сәгать 2-3кә кадәр сузыла”, – ди ул. 

Качалов исемендәге театр режиссеры, депутат Александр Славутский аны мәктәп җитәкчелегенә оештырырга тәкъдим итә. Әйтик, укучылар белем йортыннан ерак китмичә, җырлап-биеп, күңел ача ала.
 
Әлеге бәхәстән соң интернетта да бу кичәләрне бетерү турында фикер алышу башланды. Ләкин сораштырылганнар арасында өч кешедән икесе, акча булмаса да, бәйрәмнән баш тартырга әзер түгел. Аны кыйммәт дип санаучылар нибары 5 проценттан гына артыг­рак икән. Нишлисең, ке­шедән калышасы килми.
 
Уку елы тәмамланганда, без әлеге кичәләрнең күпмегә төшүе турында белешкән идек инде. Башкалада яшәүче әти-әниләргә ке­сәләрен ким дигәндә 20 мең сумга бушатырга туры килә. “Аны уздырмасалар да аптырамаячакмын. Ул гадәттә акча түгүгә кайтып кала. Алдагы елда чыгарылыш укучылары укытучыларга бәйрәм ясаган бит, быел без дә калышмыйк, дигән нәрсә бар. 11 нче сыйныфта болай да акча күп китә. Ел дәва­мында математика-физикадан репети­тор­га йөрү 50-60 мең сумга төште, ә рус теленә йөргәннәрнеке 100 меңгә җиткәндер. Без июль башында ресторанга барырга җые­набыз. Кеше башына 2,5 мең сум җыештык. Әти-әниләр тагын берәр укытучыны беркетәләр... Без 10ар мең сум җыйган идек. Әле яңа өс-баш кирәк. Чыгымнар бик күп, бу хакта искә тө­шерәсе дә килми”, – ди Казан мәк­тәбен тәмамлаучы Самат Вә­лиев.
 
Чаллы шәһәре балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендәге педагог-оештыручы Илүсә Әминова бел­дергәнчә, ун ел буе укыган балаларга “Соңгы кыңгырау” бәйрәме генә аз. БДИлар узгач, әти-әниләр, балалар, укытучыларга бергәләп фикер алышырга җай чыга. “Әмма соңгы елда ул матурлык кичәсенә әйләнеп бара бугай. Кызлар купшы күлмәкләр киеп, бизәнеп-ясанып, бер-берсен уздырырга тырыша. Безнең заманнарда ул тыйнаграк һәм эчтәлеклерәк уза иде”, – ди ул.
 
Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбе директоры Расыйх Шагаев 43 ел мәктәптә эшләү дәверендә, чыгарылыш кичәләре кирәкми, ди­гән бер кешене дә очратмаган. “Юк, дип каршы килеп, әти-әниләр, балалар белән дошман буласы кил­ми. Авылда бит акчаны күп җыймыйлар. Исерткеч эчемлекләр куллану, урамда сугышып йөрү дигән нәрсә дә юк. Тантана башта район мәдәният йортында, аннан үзебезнең мәктәптә үтә. Аттестатлар тапшырыла, укучылар турында кино күрсәтелә, – ди директор. – Бәлкем, шуның кадәре дә җитәр дип әйткән идем, әти-әниләр риза булмады. Аларның балаларына гомерлек истәлек бүләк итәсе килә. Кичке сәгать 11дән соң алар укытучы, әти-әниләре белән табигать кочагына чыгып китә. Участок по­лиция вәкиле чараны кон­трольдә тота”.
 
Мәктәп җитәкчелеге ел саен укучыларга истәлек бүләк итәргә тырыша. Узган ел чыгарылыш укучыларына мәктәп белән хушлашу турында җыр яздыртса, фонтан ачса, быел укучылар белән авыл уртасында чияле тау булдырганнар. Анда 100ләп куак утыртканнар. Ки­ләсе елда да бу эшне дәвам иттермәкчеләр.
 
Балтач районының Норма урта мәктәбенең сыйныф җи­тәкчесе Илдар Абдуллин әй­түенчә, балалар бәйрәм көнне таңны табигать кочагында аттырачак. “Икешәр әти-әни сә­гатьләп дежур торачак дип сөйләштек. Исерткеч эчемлек­ләр кулланылмаячак. Ураза ае бит. Бу хакта сүз дә булырга тиеш түгел. Чыгарылыш кичәләре кирәк. Бу көнне балалар кайда укырга барачагы, киләчәккә планнары турында сөйләшә. 12 укучы барысы да аттестат алды, шунысына бик сөенәбез”, – ди ул.
 
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима  бүген бакчаларда, мәк­тәпләр­дә тәрбияче, укытучыларга бүләк алу өчен акча җыю тыелуын искәртә. Мәктәп, “Соңгы кыңгы­рау”­ны уздырып, укучыларга аттес­татлар өләшә, ә кичәләр уздыруны әти-әниләр үз өстенә ала.
 
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима:
 
– Депутатларның тәкъдиме республика Мәгариф һәм фән ми­нистр­лыгына җибәрелгән очракта бу мәсьәләне мәктәпләрнең – директорлар һәм министрлыкның җә­мәгать советлары караячак. Без чыгарылыш кичәләрен тыя, әти-әниләргә каршы килә алмыйбыз. Мондый вәкаләтебез юк. Директорлар барысы да бергәләшеп риза булса гына инде. Аны уздыру-уздырмауны яки кайда үткәрүне мәктәп җитәкчелеге әти-әниләр комитеты белән бергәләп хәл итә.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»