|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2016 Мәдәният
Яхшылыклар белән искә алып...Казанда “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм аның турында” дигән китапны тәкъдим итү кичәсендә катнашу мине Камышлыда эшләгән яшьлек елларыма алып кайтты. Китапның авторы һәм аны нәшер итүгә әзерләүче “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин кереш сүзендә язганча, Гакыйль беренче шигырьләрен үзенең туган ягы - Нурлат районының “Дуслык” һәм Самара өлкәсе Камышлы районының “Югары уңыш өчен” газеталарында бастыра башлаган. Бу чынлап та шулай, Рәфгать дус! “Дуслык”та ул елларда танылган журналист Рәшит Зәкиев та эшләп алган, соңрак анда миңа да, “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе Илдус Диндаровка да эшләргә туры килде.
Ә 1959 елның көзендә миңа, Казан Дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмам-лаган егеткә, юллама буенча Камышлының “Югары уңыш өчен” газетасы редакциясендә эшли башлагач, шунда әдәбият-шигърият түгәрәге оештырып җибәрергә насыйп булды. Аның беренче утырышында корректорыбыз Һава Сафина, Камышлыда яшәүче хуҗабикә Мәрьям апа Якупова һәм типография эшчесе Сәгыйть абзый Галиуллин гына катнашты. Тора-бара түгәрәккә йөрүчеләр, башлап иҗат итүчеләр саны ишәйде. Алар арасында шигырьләре газетада күренә башлаган, әле 16 яшен генә тутырган, бүген исә танылган публицист, “Бердәмлек”не чирек гасыр буена җитәкләүче баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллин да бар иде. Читтән дә, Самара өлкәсенең башка төбәкләреннән дә хатлар килә башлады.
“Югары уңыш”ның ул заманда өлкәдә татар телендә нәшер ителүче бердәнбер басма икәнлеге күпләргә мәгълүм булса, редакция каршында шигърият түгәрәге эшли башлавы турында яхшы хәбәрне бөтен өлкәгә Сәет Сәмигуллин таратты. Ул - Камышлы кешесе, газетада фотолары, язмалары белән даими катнашучы актив хәбәрчебез иде. Аның “Типографный кружок” дигән хәбәре өлкә “Волжская коммуна” газетасында 1960 елның 19 маенда басылып чыкты. Шуннан соң Камышлыга хатлар килүе ешайды. Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында яшәүче Гакыйль Сәгыйровтан да иҗат җимешләрен ала башладык. Алар, түгәрәктә укылып һәм хупланып, газетаның айлык “Әдәби сәхифә”сендә басылалар иде. Хәзерге Елховка районы Теплый Стан (Тупли) авылыннан кебек хәтерлим, Нәби Туплейский дигән авторыбыз редакциягә поэма кебегрәк күләмле әсәрен дә юллаган иде. Аны, бераз эшкәртеп һәм кыскартып, шулай ук “Әдәби сәхифә”дә бастырып чыгардык.
Хәзер исә Самара өлкәсендә иҗат итүче шагыйрьләргә һәм прозаикларга мәйдан бераз киңәйде. Аерым алганда, аларның әсәрләренә “Бердәмлек” газетасында урын түрдән. Бу, әлбәттә, һәркайсыбызны куандыра. Бу басмада Гакыйль Сәгыйровның иҗат җимешләренә зур игътибар бирелгәнлектән, ул киң катлам укучыларга билгеле булды һәм танылу тапты.
Инде сүзем Иске Җүрәй егете турында булгач, аның үзен дә күреп калуым турында әйтергә кирәк дип саныйм. Бу очрашу моннан унбиш еллар элек булды. Минем “Чаян” журналында эшләгән чагым. Кемдер Гакыйль Сәгыйровның “Ока”сының “Идел-Пресс” ишегалдына килеп туктавы турында кереп әйтте. Шатлыгымнан урамга йөгереп чыктым. Менә бит, насыйп булгач, без Гакыйль белән якыннан танышып киттек һәм озак кына гапләшеп тордык.
Шагыйрьнең һәм рәссамның иҗади мирасы белән кабат танышу быел март аенда Казанда, Милли-мәдәни үзәктә үткәрелгән кичәдә дәвам итте. Сембер кызы Рәйсә Шәкүрова тарафыннан сәхнәдән яратып укылган Гакыйль Сәгыйровның югары сәнгатьле, тирән эчтәлекле шигырьләре генә дә авторның кабатланмас талант иясе булуын раслап, безне, тамашачыларны, әсир итте.
Әлеге кичәдә мин Гакыйльнең бертуган энесе Наил Сәгыйров белән дә таныштым. Уртак сүзләребез булды, чөнки Наил нәкъ шул алтмышынчы елларда Камышлыда электр подстанциясен монтажлауда катнашкан, авыл урамнарын электр белән яктыртуда эшләгән булып чыкты.
Шулай итеп, бертуган Сәгыйровлар һәм мин, фәкыйрегез, Камышлы кешелә-ренә нур өләшеп, аларның рухи дөньясын киңәйтеп һәм баетып яшәгәнбез икән бит. Моннан да зуррак бәхет була аламы?
Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ - озак еллар “Социалистик Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе, “Татарстан” радиосы җитәкчесе, “Чаян” журналының җаваплы секретаре булып эшләгән ветеран-журналист. Казан шәһәре.
РӘСЕМДӘ:
“Югары уңыш өчен” газетасы редакциясендә (сулдан уңга) Мәрьям ЯКУПОВА һәм Минвагыйз ЗӘЙНЕТ-ДИНОВ (1960 ел).
Казанда Гакыйль Сәгыйров турында китапны тәкъдим итү кичәсендә кабат очрашкан каләмдәшләр (сулдан уңга) Илдус ДИНДАРОВ, Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ, Рәшит ЗӘКИЕВ.
Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|