поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
24.06.2016 Хәйрия

Үземне авыру дип санамыйм

Кукмара районының Ташлы Елга авылында яшәүче Гөлназны күптәннән беләм. Без аның белән мөмкинлеге чикләнгән кызлар арасында уза торган “Татарстан энҗесе” конкурсында еш очраша идек. Үзенең авыру икәнен онытып, зур сәхнәдә матурлык бәйгесендә катнашып йөргән бу кызга сокланмаган кеше аз булгандыр. Әле хәзер дә аның көчле рухлы, максатчан булуына карап шаккатам.

Гөлназ гаиләдә икенче бала. Аның абыйсы һәм сеңлесе бар. Әмма ул беркайчан да үзенә кимсетеп караганнарын хәтерләми. “Моның өчен әти-әниемә рәхмәт. Алар минем авыру икәнемне дә сиздермәделәр. Әйтерсең, мин – сау-сәламәт бала. Бездәйләргә һәрвакыт якыннарының уңай мөгамәләсе кирәк. Шуңа күрә мин бер дә моңаймадым. Башка балалар кебек яшәвемне дәвам иттем”, – ди Гөлназ.
 
Ул тумыштан ДЦП авыруыннан интегә. Әти-әнисе аны кеч­кенәдән тернәкләндерү үзәклә­ренә йөрткән. Менә шунда йөри торгач, кыз башкалар белән таныша. Үзе кебекләрнең тагын барлыгын күрә, аңлый башлый. Мәктәпне дә тәмамлый, читтән торып укырга да керә. Хәзерге вакытта Гөлназ психолог булырга дип укый.
 
– Балачактагы диагноз аркасында умырткалыгымда үзгә­решләр сизелә башлады. Сколиоз авыруы барлыкка килде. Шуның нәтиҗәсендә эчке органнарым авырта башлады. Умырткалык кәкрәю йөрәгемә, үпкәмә зыян сала. Кайчак һава җитми, аяк-кулларым шешеп чыга. Хә­лем көннән-көн начарая бара. Күптән түгел интернеттан үземә ярдәм итәрдәй клиника эзли башладым. Мәскәү хастаханә­ләрендә эшләүче нейрохирургка мөрәҗәгать итәргә булдым. Авыруым турында язгач, диагнозларымны күрсәткәч, алар мине дәвалап була диделәр. Әмма моның өчен кыйммәтле операция кирәк, – ди ул.
 
Гөлназ гәүдәсен тотар өчен гел корсет киеп йөри икән. Әмма хәрәкәтләнгән саен корсет аның гәүдәсен авырттырып, тәнен яралый. Ә кызның бик тә яшисе килә. Сызланмыйча атлап йөрү турында хыяллана ул. Тик аның хыялын тормышка ашыру өчен зур суммада акча кирәк. Табиблар операция өчен 2 миллион 467 мең 880 сум акча сорый. “Бу сумманы гаиләбез күтәрә алмый. Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр аз түгел. Мин дә үземә ярдәм итү­челәр табылыр дип өметләнәм”, – ди кыз.
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
* СБЕРБАНК: номер карты 4276 6200 2500 2332 
Получатель: Саллямова Гульназ Мунировна 
* МЕГАФОН: +7 937 570 67 45 
* КИВИ КОШЕЛЕК: +7 927 437 41 12 
* ЯНДЕКС КОШЕЛЕК: 410014142726385 
Төркем: http://vk.com/gulnazsallamova

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы