поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.06.2016 Киңәш-табыш

Эсседән аспирин һәм 3 литр су коткара

Атна башыннан бирле урамда җәйге челлә. Мондый көннәрдә табиблар аеруча сак булырга киңәш итә. Эсседә сәгать көндезге 11 дән кичке 5 кә кадәр урамга чыкмаска тырышыгыз. Кояш нык кыздырганда күләгәле урыннар эзләргә, эшләпә киеп йөрергә кирәк. Организмда су җитәрлек булырга тиеш, моның өчен көненә 1,5-3 литр су эчәргә кирәк. Лимонлы су, яшел чәй, морс, газсыз минераль су файдалы.

Кызу көннәрдә майлы һәм аксымлы ризыклардан баш тартып, күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр ашарга куша диетологлар. 27-30 градуслы челләдә озак кояш астында торсаң, кызу да сугарга мөмкин. Эссе кабуның беренче билгеләре: бит кызара, баш авырта, күңел болгана, тән температурасы күтәрелә. Хәле начарланган кешене салкынча, күләгәле урынга алып чыгарга, башын югарырак күтәртеп яткырырга, кысып торган киемнәрен чишеп җибәрергә кушалар. Авыр хәлдәге кешегә күп итеп су эчертергә кирәк.
 
Эссе көннәрдә инфаркт миокард авырулы кешеләр саны дә арткан.Узган атнада гына Казанда көчле миокард инфаркты буенча – 57 һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 183 очрак теркәлгән. Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйльманов эссе көннәрдә йөрәк авыртулы кешеләргә аеруча да игътибарлы булырга киңәш итә. Күкрәк турысында чәнчү, пешерү тойса, йөрәк авырулы кеше нитроглицерин төймәсе кабарга тиеш. 3 минут көткәннән соң, авырту узмаса, тагын бер төймә эчәргә, тагын 3 минуттан да хәл яхшырмаса, ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга кирәк. Дөрес, беркайчан да нитроглицерин кулланмаган, әле беренче генә тапкыр йөрәгеннән зарланган кешеләргә бу даруны эчәргә кирәкми. Ул кинәт кан басымын төшерергә мөмкин. Бу даруны 500 миллиграмм аспиринга алыштырсагыз була.
 
Миокард инфаркты авыруы бер сәгать эчендә тарала. Шуңа да кешенең кан тамырларындагы кан әйләнеше системасын тиз арада җайга салырга кирәк. Татарстанда бу эш белән тәүлек буе шөгыльләнүче җиде оешма эшли. Йөрәк эшчәнлеге өчен иң файдалысы ял, ди табиб. Шуңда да эсседә физик эшләрдән, спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торырга кирәк.
 
Иртәгәдән исә һава температурасы азрак төшә, 22 градуска кала дип вәгъдә итә синоптиклар. Урыны белән яшенле яңгырлар көтелә.  
 
Йөрәк авырулы кешенең пульсы минутына 60 тапкырдан да артыграк типмәсә яхшы. Сәламәт кеше өчен бу күрсәткеч 90 булырга мөмкин. Кан басымы кабул ителгән нормалар буенча уртача – 120, авыру кешеләр өчен 140 норма булып санала.

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»