поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Лилия, син Марат белән очраша башладың мәллә?
    – Әйе.
    – Хәерче бит ул!
    – Аның каравы, аның “кредитный историясе” яхшы.
     
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
23.06.2016 Дин

Республикакүләм ифтардан ФОТОрепортаж

Кичә “Kazan-Arena" стадионында IV республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга 800 ләп волонтер хезмәт күрсәтте. Россиядәге иң киң күләмле ифтарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Чарага Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да килгән иде. Мәҗлескә чакырылганнар арасында мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр шактый булды. Татарстан районнары мөхтәсибәтләренән аерым автобуслар белән килүчеләр дә күп иде.

Кунакларны кичке 6дан кертә башладылар. 7дә ифтар программасында каралган чаралар башлады. Иң элек Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Абдулхәмит хәзрәт Зиннәтуллин изге Коръән аятьләре укыды. Аннары кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул чарага җыелганнарны Рамазан ае белән котлады, берничә истәлекле вакыйганың бер көнгә туры килүен билгеләп үтте.
 
“Бүген илебездә Хәтер һәм кайгы көне. Моннан тыш, Рамазан аеның 17 көненә ислам тарихындагы хәлиткеч вакыйга туры килә. Бу – Бәдер сугышы башланган көн. 22 июньдә бөтен дөньяда Хәләл көне дә билгеләп үтелә. Ифтар – ата-бабаларыбыз рухына дога кылу һәм изге гамәлләр кылуда берләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын”, – дип мөрәҗәгать итте ул мөселманнарга.
 
Алга таба ифтар кунаклары республиканың күренекле дин әһелләре вәгазьләрен тыңлады.
 
ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләгә ихластан ышанган кешеләрнең генә ураза тота алуын искәртте.
 
“Кешедә даими рәвештә акыл белән нәфес көрәше бара. Шушы көрәштә акыл җиңә икән, кеше Аллаһы Тәгалә каршында фрештәләрдән дә өстен була. Раббыбыз акылыбызны 5 вакыт намаз белән, нәфесебезне ураза ярдәмендә тәрбия кылу мөмкинлеге биргән”, – дип сөйләде ул. Җәлил хәзрәт сүзләренчә, бүген күпләр балаларының БДИ тапшырып, югары уку йортына керүе, кеше булуы турында хыяллана. Әмма динсез, имансыз гына кеше булу мөмкин түгел. Иманнан мәхрүм кеше корган агачка тиң, дип саный ул.
 
“Бүген ничек кенә зарлансак та, кибетләрдә ризык күп, көн саен ни телсәк, шуны ашый алабыз. Эш артык күп булмагач, өстәлләр тулып торгач, нәфес котыра, шуңа күрә зарланабыз, шөкер итә белмибез, – диде ТР баш казые һәм бу мәсьәләдә балалардан үрнәк алырга киңәш итте. – Кечкенә баланың тамагы тук булса, бер җире дә авыртмаса, ул шат күңелле була”.
 
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бүген ифтарда мөселманнарның гына түгел, республикада гомер итүче башка конфессия вәкилләренең дә катнашуын әйтте.
 
“Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда изге Коръәнне иңдергән һәм үзенең рәхмәт ишекләрен ачкан. Бу айда без кешеләр күңелен җылытырлык изге гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк эшләргә омтылабыз. Бүгенге ифтар – изге Рамазан ае рәхмәтенең бер чагылышы. Берничә ел элек без шундый күләмле чара турында хыяллана да алмый идек”, – дип сөйләде ул. Рөстәм хәзрәт Батров бүген илебездә ислам динен тотучыларга барлык мөмкинлекләр булдырылуын, мәчетләр ачылуын, ил башлыгы карары белән Болгар ислам академиясенә нигез салынуын искәртте, мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга өндәде.
 
Чарада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казандагы Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев вәгазь сөйләде. Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразиев, Мөхәммәд Шәфи һәм Абу Яхья, Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды.
 
Кояш байый башлау белән, ифтар кунаклары стадион газозына төште. Иң элек Бөек Ватан сугышы корбаннары рухына дога кылынды, алар турында хәтер яңартылды. Су белән авыз ачкач, җәмәгать намазы башланды. Аны стадион урындыкларында утырып укучылар да булды. Намаз ТР мөселманнары Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан башлап укылды. Узган елдагыдан аермалы буларак, быелгы республикакүләм ифтарда ахшам намазы уку өчен “Kazan-Arena" статионының махсус каплау белән ябылган газоны әзерләнгән иде.
 
Намаздан соң, чарада катнашучылар чакыру билетларында күрсәтелгән урыннарга үтте, мәҗлес башланды. Озын итеп берничә рәт тезелгән өстәлләргә куелган өчпочмак, чәк-чәк һәм башка камыр ризыкларыннан, тәм-томнардан, җиләк-җимеш, сулардан һәм чәйдән тыш, ризык кеше саен аерым ланч-боксларда да өләшенде. Ланч-боксларга пылау, туралган кыяр белән помидор, казылык, йөзем, хөрмә һәм сары җимешләр тутырылган иде.
 
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты республика ифтары кысаларында “Kazan-Arena" территориясендә “Мин бары тик хәләл ашыйм!” дип аталган акция үткәрде. Акция Бөтендөнья Хәләл көне уңаеннан оештырылды. Анда катнашучыларга хәләл һәм хәрам төшенчәләренең мәгънәсе аңлатылган, кулланырга ярамый торган продуктлар исемлеге язылган буклетлар, магнитлар таратылды.
 
Чара төгәлләнгәннән соң, Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән әңгәмәсендә ифтарның уңышлы, югары дәрәҗәдә узуын әйтте. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Ләйсән ИСХАКОВА
Татар-информ
№ --- | 23.06.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы