поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.09.2009 Җәмгыять

"КУРАЙ"НЫ УРЫСЛАР ДА ТЫҢЛАРЛЫК БУЛСЫН

Марат Бикмуллин казанлыларга “Бим-радио” һәм башкалада беренче татар телле “Курай” радиосын ачкан шәхес буларак таныш. Алар инде ун елдан артык күпләрнең яраткан дулкыны булып кала бирә. “МузТВ-Казань” каналының бездә эшләп китүе дә аның эшчәнлегенә бәйле. “Сакура” даруханәләр челтәре, “Мирокон” тәрәзә һәм ишекләр җитештерүче завод, башкалада берничә зур бина булдырган төзелеш компаниясе һ.б. – барысы да аныкы. Боларны ул дәүләттән бер тиен алмыйча, үзе башкарып чыккан.

 

Моңардан тыш Марат әфәнде Казан шәһәр думасы депутаты да. Гадәттә, депутатлар сайлау алдыннан ялтырап алалар да, аннары сайлангач, аларны табып булмый. Башкалардан аермалы буларак, аның көн саен диярлек яңартылып торган үз сайты эшли, пейджеры, электрон адреслары язылган.  Һәрвакыт элемтәдә, бар эшкә дә өлгерә.

 

– Марат Газизович, 1994 елда Казанда популяр булган “Бим-радио”ны оештырдыгыз. Ул озак еллар буе югары рейтинглы радиостанцияләрнең берсе булуын, реклама хисабына үз-үзен яшәтә алуын беләбез. Шулай да, Мәскәү радиостанцияләре белән ярышу җиңел түгелдер.

 

– “Бим-радио” фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килеп, уңышлы гына эшен башлап җибәрде һәм ул хәзерге көнгә кадәр күпләрнең яраткан радиосы. Аның югары рейтингта булуының нәтиҗәсе – ул профессиональ бердәм коллективның уртак хезмәте. Конкуренция көчле, безгә зур акчалар белән эш иткән Мәскәү радиостанцияләре рәтендә ярышырга туры килә, аларның финанслануы да икенче. Бер яктан, позицияләрне югалтмыйча эшләү авыр, ләкин икенче яктан, бу эшләргә стимул, көч бирә.

 

–  Сез Казанда беренче татар телле “Курай” радиосын оештырган кеше. Ләкин ачыктан-ачык “Курай” керем китерми, аны милләткә теләктәшлек күрсәтү йөзеннән, татар мәдәниятен үстерүгә үзегездән керткән өлешегез, бүләк дип билгелисез. Шулай да, татар радиолары урыслар белән беррәттән аудитория, реклама өчен чын-чынлап көч сынаша аламы?

 

– “Курай” – безнең гуманитар проект. Реклама хисабына көн күрми, башка эшчәнлектән кергән акчага яшәтәбез. Шуңа да аны, чыннан да, Казан татарлары өчен бүләк буларак кабул итәргә мөмкин. “Курай” 13 ел элек эфирга чыкты. Аның белән акча туплыйбыз, байыйбыз дигән максат куймадык, әле дә аңардан файда юк дип борчылмыйбыз. Татар мәдәниятен үстерүгә, татар телен саклауга өлеш кертәбез дигән уй белән кинәнәбез.

 

Әгәр татар телле мохит булса, татар продукцияләренә дә ихтыяҗ барлыкка килә. Тирә-якта татарлык шулкадәр генә икән, телгә ихтыяҗ булмаса, мәдәни продукциягә караш та түбән дигән сүз. Әлбәттә, татар телле радиостанцияләр урыс, инглиз телле медиамонстрлар белән ярыша алмый. Глобаль мәдәният белән көч сынашуга да әзер түгелбез. Ләкин безнең мәдәнияткә ихтыяҗ бар. Татар теле сакланган очракта, ихтыяҗ булган вакытта милли радиолар яшәячәк.

 

Әмма чынбарлыкта барысы да инглиз телен белергә тырыша, ата-ана баласын мәктәпкә биргәндә аның немец, француз, португал телен түгел, ә инглиз телен өйрәнүен тели. Кеше массалар сөйләшкән телне белми икән, ул хәрәкәттән төшеп кала. Америкалы мәдәният өстенлек итә, яшәү рәвешебезгә көнбатыш гадәтләре үтеп керә. Глобальләшү шартларында кешеләрне, халыкларны унификацияләү бара.

 

Бүгенге максат – ул милли продукциянең кулланучыларын булдыру, аларда радио тыңларга, телевидение карарга, газета-журнал укырга ихтыяҗ тудыру. Һәр кешедә психика дәрәҗәсендә үз-үзен саклау инстинкты бар. Бу сыйфат каты зур дулкынга каршы тору өчен халыкны, милләтләрне берләштерергә сәләтле.

 

–  Бер интервьюгызда “Курай”ны FM дулкынына күчерергә теләвегезне әйттегез. Бу эшләр ничек бара? FM ешлыгын алырга теләүчеләр күп, конкурс зур бит.

 

–  Дотациядә булган бернинди проект үсеш ала алмый, аның перспективасы юк. “Курай”ның өстәмә кереме булса, ул үз идеяләрен тормышка ашыра алыр иде. Тапшыруны әзер бюджет акчасына да чыгарып була. Ләкин үзең акча табып, хыялларыңны тормышка ашыру мөмкинлеге икенче. FM ешлыгына күчкән очракта керемне арттырып, халык арасында популяр сыйфатлы тапшыру чыгарып, аудиторияне киңәйтеп һәм шул ук вакытта реклама бирүчеләрне дә җәлеп итеп булыр иде.

 

“Курай” үз форматында халык арасында иң популяр радиостанция дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Хәтта татар телен белмәүче урыслар да аны тыңларлык булсын. Башка милләт кешеләре дә татар мәдәнияте, аның җырлары белән танышсын.

 

FM дулкынга күчү теләге бүген генә килеп тумады, бу өлкәдә эшне берничә ел дәвамында алып барабыз. Моңа кадәр буш ешлыклар юк иде, яңасын булдыру инициативасы белән чыктык. Дулкын ресурслары хәрбиләрдә күп, аларның берсе хәзер гражданнар диапазонында эшли башлады. Бүгенге төп эшебез “Курай”ның шушы дулкынга лаеклы радио, халык арасында популяр икәнен исбатлауга нигезләнгән. Конкурсны исән-имин узарбызмы-юкмы, әлегә берни әйтеп булмый, комиссия көз җыелачак.

 

– Казанда FM дулкында 20 гә якын радиостанция эшли,  аларның икесе генә татарча сөйли – “Яңа гасыр” һәм “Татар радиосы”. Татарлар күпчелекне тәшкил иткән җирдә FM ешлыгында эшләүче ике генә радиостанция аз кебек. Россвязькомнадзор комиссиясе FM дулкыннарны өлкә, республикаларда яшәүче милләт кешеләренең процент санына карап, квота буенча бирсә, дөрес булмасмы? Милли радиостанцияләргә урыслар белән ярышу җиңел түгел.

 

– Әлбәттә, бу рәвешле эшләү дөрес булыр иде! Ләкин карарны без чыгармыйбыз. Моны 9 кешедән торган комиссия хәл итә. Депутат буларак, аларга бу турыда хатлар белән мөрәҗәгать иттем. Казан, Татарстан дәрәҗәсендә моның белән барысы да килешә, халык исәбеннән чыгып хәл ителергә тиеш дип әйтә. Ләкин Мәскәүнең эшләү принцибын үзгәртергә көчебез җитми. Федераль идарә үзенчә либераль караштан чыгып эш итә дип уйларга да мөмкин. Дулкын бар, димәк, ул кызыклы концепцияле радиостанциягә биреләчәк. Кем конкуренциягә чыдый, шул җиңә, ди алар.

 

– “Европа+” директоры Марат Ибляминов, Казанда берьюлы бер-берсе белән кисешмәгән, төрле аудиториягә юнәлгән дистәгә якын радиостанция ачарга була, дигән иде. Килешәсезме?

 

– Беренчедән, формат саны чиксез. Алар йөзләгән һәм бер-берсен кабатламаска мөмкин. Казанда миллион кеше яши икән, 500 мең татар, аларның һәрберсенең үз кызыксынуы бар, димәк, күпме кеше, шулкадәр формат дигән сүз. Көнозын алар үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, иртәнге якта ил, дөнья яңалыкларын, төшке аш вакытында фән үсеше, икътисадый яңалыклар турында тыңласам, кичке сәгать 6 дан соң ял итү өчен күңел ача торган форматлы радионы сайларга мөмкинмен.

 

Ләкин бүген Казанда дистәләгән татар радиосы ачып, аның белән акча эшләү реаль түгел. Интернетта булган очракта моңа ирешү мөмкин. Кесә компьютерында радиостанцияләрнең тапшыруларын конструктор кебек көн сәгатьләренә туры китереп, үземчә көйләп куя алачакмын. 10 елдан соң бу гадәти күренешкә әверелер. Менә шунда инде татар радиостанцияләренең дистәләгән түгел, ә йөзәрләгән форматын булдырырга мөмкин.  Миңа радио мәгълүмат алыр өчен кирәк, элек “Бизнес FM” бар иде, хәзер радиоалгычым “Эхо Москвы”га көйләнгән һәм бик сирәк “Детское радио”да элекке җырларны тыңлыйм.

 

– Русия  2015 елга цифрлы телевидениегә күчүен әйтте. ТВ һәм радиостанцияләр өчен дулкыннар да артырга тиеш. Бу уңайдан “Курай”ның аудиториясен киңәйтергә, аны бөтен Татарстанга, чит өлкәләргә дә сөйләүче радио итеп оештырырга планлаштырмыйсызмы?

 

– Цифрлы радио темасы белән шөгыльләнәбез. Бу искиткеч зур адым булачак, аның ярдәмендә бөтен дөньяга сөйли алачакбыз. Һәр кеше үз радиосын булдырачак. Һәр тыңлаучы үзенә туры килердәй форматны, алып баручыларны, тапшыруларны бер җиргә туплап, аны тыңлый алачак.

 

Ә “Курай”га килгәндә, аның бөтен Татарстанга сөйләү мөмкинлеге булачак. Цифрлы, интернет радио аша аудиторияне өйрәнү дә уңайлы. Бүген FM, УКВ дулкыннары аша без тыңлаучының кайчан, нинди җыр, тапшыру вакытында икенче радиостанциягә күчереп куюын, берьюлы ничә кеше тыңлавын белә алмыйбыз. Ә яңа эшләү ысулы булганда тыңлаучыларның кем, каян кергәнен дә күзәтергә мөмкин. 

 

– Марат Газизович,  “Курай”ны үз акчагызга эшләтәсез, милли мәдәният үсешенә өлешем керсен дип тырышасыз. Ләкин, милли җанлы булсагыз да, татарча сөйләшмисез. Нәрсә бу, элек өйрәнеп булмады дигән акланумы, әллә татар телен өйрәнүне кирәксенмисезме?

 

– Укыган чакта сыйныфта бердәнбер татар баласы идем. Әти-әни белән аралашу әллә ни булмады, алар таңнан ук эшкә чыгып китәләр һәм бик соң кайталар иде. Үзаллы тормыш алып бардым. Без үскән чакта татар теле урамда да бик сирәк ишетелә иде. Татар мохите булмады. Милли аң түбән, тел белүгә ихтыяҗ юк иде, аңа игътибар шулкадәр генә булды.

 

Әлбәттә, бүген татар теле курсларына барып, аны өйрәнә алам. Ләкин дөресен әйтәм, курсларга йөрерлек татар теленә ихтыяҗ тоймыйм. “Татар теле – әти-әни теле” дигән мотивация җитеп бетми. Шулай да, балаларга телне өйрәтергә тырышабыз, өйдә хатыным улларым белән туган телдә сөйләшә.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 11 | 11.09.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»