|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2016 Фаҗига
Ыкта батып үлгән үсмер мәете табылганМөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмернең мәете табылган. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр. Үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның дуслары белән Ыкка су коенырга китүе һәм әйләнеп кайтмавы ачыклана. Егетне эзләү шул ук көнне башлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 21 хезмәткәре һәм 1 берәмлек техника җәлеп ителә. Эзләүгә волонтерлар да кушыла.
“Бүген, 22 июньдә иртәнге 3.22дә, волонтерлар суга баткан үсмер гәүдәсен табып, ярга алып чыга. Мәет агым буенча түбән таба 2,5 чакрым тирәсе китеп калыккан һәм судагы агач ботагына эләккән булган”, – дип ачыклык керттеләр республиканың гадәттән тыш хәлләр ведомствосында.
Кичә язган идек: Татарстанда яшүсмер су коенырга киткән җиреннән кайтмаган
Ләйсән ИСХАКОВА |
Иң күп укылган
|