|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2016 Криминал
Казанда хуҗасының сейфыннан 200 мең сум урлаган җыештыручыга хөкем карары чыгарылганКазанда хуҗасының сейфыннан 200 мең сум акча урлаган җыештыручы булып эшләүче 49 яшьлек Р. Ф.га карата хөкем карары чыгарылган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Суд 2016 елның февралендә Р.Ф.ның, хуҗа өйдә булмаудан һәм сейф ачкычлары күренә торган урында булуыннан файдаланып, 200 мең сум акча урлаганын ачыклады", - диелгән күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә. Зыян күрүче өй җыештыручыдан шикләнгән. Ул сейф торган шкаф-купе эченә видеокамера куйган һәм ачкычларның берсен алыштырган. Эшкә килгән хатын-кыз өй җыештыра башлаган. Ул ачкыч белән сейфны ачарга тырышып караган, бу видеокамерага яздырып алынган.
Тотылгач, хатын-кыз җинаять кылуын таныган. Урлаган акчаны тулысынча кайтарган.
Суд китерелгән зыянның тулысынча кайтарылуын исәпкә алып, Ф.ны 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Суд карары әлеге законлы көченә кермәгән.
--- |
Иң күп укылган
|