|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2016 Сәясәт
Оппозициянең телевидениедә күренмәү сәбәбе цензура булуда түгел?Бөтен кешенең дә бер төрле генә уйлавы беркем дә уйламауга тиң, диләр. Россиядәге проблемаларның хәтсез өлеше илдә фикер төрлелеге, аны тәэмин итеп торырга тиешле, алдынгы җәмгыятьләр өчен мәҗбүри институт – чын оппозиция булмауда түгелме? Россия илбашы, үзенең итальян газетасы “Corriere della Sera”га биргән интервьюсында: “Бездәге оппозициянең телевидениедә күренмәү сәбәбе цензура булуда түгел, ә аның (ягъни оппозициянең) тамашачылар өчен кызык түгеллегендә”, – дигән иде. Башкача әйткәндә, алардан акыллы сүз ишетмәссең булып чыга. Акыллы гамәлләр кылырга, акыллы һәм дөрес сүз сөйләргә бездә, чыннан да, бәлки хакимят кенә сәләтледер?
Тик алай булып бетә алмый. Акыллылар хакимияттә генә түгел. Шуны сизенгән гавамның нәрсә булса да тизрәк властьның тетмәсен тетәргә торуы гаҗәп тә түгел кебек. Тик, икенче яктан, диагнозны хакимияттән алда гавамга, ягъни үзебезгә куеп, дәвалауны да шуннан башлау хәерлерәк тә, нәтиҗәлерәк тә булмас иде микән дигән шик тә бар. Ни дисәң дә, биредәге халык россиялеләр дип аталганда, хакимнәр Кэмерон, Меркель, Олланд, башка шундыйлар була алмый. Думаны да, күпме генә сайласаң да, аннан Бундестаг чыкмый. Халык нинди – хакимият шундый, дип әйтү Америка ачу түгел.
Хакимият кайда да халык рөхсәт иткәнне, дөресрәге, ул тыймаганны эшләп килә. Власть ул – шундый нәрсә: гражданнар, җәмгыять күп нәрсәгә битараф, йокылы-уяулы, аңгы-миңге икән, ул гомумән азарга, чыгырыннан чыгарга, халыктан теләсә нинди озынлыктагы бау ишәргә дә бик мөмкин. Борынгы испан мәкале тикмәгә генә, зиһен йокысы албастылар тудыра, дими.
Халыкны да, хакимиятне дә йокыдан арындыруның сыналган чарасы бар. Ул да булса – чын, адәм рәтле оппозиция. Бездә – Россиядә оппозиция барлыкка бар да кебек үзе, тик ул, оппозиция булудан бигрәк, усал телле кайберәүләр әйтмешли, исем өчен тотылган бер декорация генә. Нәкъ менә биредә матди дөньядан аңлаешсыз шундый читкә китү, тайпылыш күзәтелә: исем бар, ә җисем юк. Дөресрәге, бездәге ул “җисем” андый исем белән аталырга тиеш түгел. Россиядәге “оппозиция”гә исем уйлап табу өчен шактый озак баш ватасы әле.
Проблемалар ясалма оппозиция белән генә бетсә икән. Парламент белән Югары суд та Кремль, һәм аның белән тандемдагы хөкүмәт кебек үк, хакимиятнең бәйсез тармаклары булырга тиеш. Ул шулай исәпләнелә дә. Әмма тагын да шул исем белән җисем, аларның тәңгәлсезлеген искә төшерергә туры килә. Мәшһүр исемнәр белән аталган мәшһүр органнар, күрсәтмә көтеп, күзләрен зур ачып, Кремльгә карап торгач, алар кем була? Тик бу очракта да хакимиятнең ул тармакларын зурдан кубып гаепләү бик үк дөрес түгелдер. Чөнки барысы да янәдән дә гражданлык аңы иңмәгән, битараф калган халыкның ризалыгы белән башкарыла бит.
Безнең бәлаләр тәртәдә генә түгел, атта да икәнен аңлаган кешегә аңларлык. Власть та, гавам да гөнаһлы. Хакимият бакчасына таба таш атып, шунысын да әйтик: власть үз гөнаһларын чын оппозициясез белеп, күреп бетереп булмасына төшенергә теләми генә түгел, ул үз көченә үзе ышанып җитми дигән сүз. Ул көчсез. Бары көчле һәм ипле юлда булган власть кына бутафор түгел, чын оппозиция белән янәшә яши, аңа аяк чалмый, хәтта аның файдасын тоеп тора.
Ни генә булса да, Россиягә, төрле яктан тулышып, тишелергә торган күпсанлы проблемалардан, чирләрдән (мәсәлән, җәмгыятебезгә искитмәле зыян салып торган коррупциядән, шактый түбән тормыш дәрәҗәсеннән) бергәләп арыну, чистарыну өчен, диалог өчен, бер файдасыз, дөресрәге, хәтта зыянлы курчак партияләрдән арынып, системалы, конструктив оппозициягә юл ачу кирәклеге анык. Шунысы да билгеле: оппозициясез яшәеш, һаман да дәвам иткән очракта, безне субъективизм сазлыгына тагын да ныграк батырачак. Хасталар көчәя торачак. Власть бүген оппозиция ролендә күрергә теләмәгән әлегә аз санлы “гыйсъянчы”ларның берсе генә дә корал тотып, хәзерге хакимиятне бәреп төшерергә чакырмый. Берсе генә дә Россиягә начарлык теләми. Берсе генә дә киңәш-табышка яраксыз түгел. Илдәге күптәннән чишелеш көтеп яткан проблемаларның зур өлешеннән башкача уйлаганнар белән исәпләшү, аларны тыңлау, җәмгыятьне, гавамны уяту, аның рухи сәламәтлеген тәэмин итү аша гына котылып буладыр.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|