поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.06.2016 Җәмгыять

Сыек буынлы “5”леме, әллә егәрле “3”леме?

Институтны кызыл дипломга тәмамлаган Фәргатькә эш табуы бер дә авыр булмый. Башлы егет, һөнәре дә һәр оешмада бик тә кирәкле. Җитмәсә бөтен төс-кыяфәтеннән тыныч холыклы, карусыз икәнлеге күренеп тора. Әйбәт кенә башлап җибәрә Фәргать хезмәт юлын. Хезмәт хакы да канәгатьләнерлек, баерлык түгел-түгелен, шулай да өс-баш карарга да, башкасына да җитеп бара.

Берничә елдан егет өйләнеп тә куя. Эш урыныннан кечкенә генә фатир бирәләр. Бер-бер артлы балалар туа яшь гаиләдә. Хатыны декрет ялында утырганда бер Фәргатьнең генә хезмәт хакына тормыш алып баруы авырлаша. Теге җитми, бу җитми дип, яшь хатын ирен битәрләп тә алгалый: “Кешеләр, әнә, яңа машиналарда йөри, чит илләрдә ял итә, ә без очын очка көчкә ялгыйбыз, – ди. – Син бит менә дигән белгеч, нигә төшемлерәк эш урыны эзләмисең?! Ичмасам, директорыңнан хезмәт хакыңны бераз арттыруын сорар идең!”
 
Соранып йөрергә күнеккәнме инде Фәргать! Эшен ярата. Башкалар кебек акча эшлим дип, һөнәр алыштырасы да килми. Юкка биш ел ыштан туздырганмы институт аудиторияләрендә... Хатынының сүзләрендә хаклык та юк түгел анысы. Бәлки, чыннан да, директорга керергәдер, иелгән башны кылыч кисмәс...
 
Бәхетеннән, иртәнге киңәшмә бетүгә үк директоры үз янына чакырып кертә: “Компьютер “саташа” минем, карап-төзәтеп чык әле”, – ди. Менә дигән форсат чыкты бит сүз башларга дип, әйтәсе сүзләрен барлый-барлый, шефның компьютерында казынырга тотына Фәргать. Директоры исә, мин хәзер керәм дигән ишарә ясап, кабинетыннан чыгып китә. Бер мәлне алгы, кабул итү бүлмәсендә кемнеңдер секретарь кыз белән шау-гөр килеп сөйләшә башлавын ишетеп аптырап китә Фәргать. Гадәттә, шактый кырыс директорларының кабинет төбендә берәү дә болай тыйнаксызланмый, ярымпышылдап кына сөйләшәләр иде дип уйлап кына куя, шулчак ишекне киң ачып тавыш иясе бүлмәгә үк килеп керә. Фәргать башын күтәреп карагач, имәнеп киткән – каршысында дистә еллар күрешмәгән классташы Илгизәр басып тора!
 
Кайчандыр һич тиктормас-шук, сипкелле йөзле малай чибәр генә төс-кыяфәтле ир-егеткә әйләнгән. Саламдай тырпаеп торган чәчләре килешле итеп кистерелгән, өстендә шәп костюм, кулында папка. Ирләр кочаклашып күрешкәннәр. Кыска-кыска сүз алышып, кемнең кем икәнен аңлашалар: Фәргать үзенең монда программачы-инженер икәнен әйтә, Илгизәр исә эшмәкәр, монда Фәргатьнең директоры белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзергә килүе икән. Алгы бүлмәдә кабинет хуҗасының аяк тавышлары ишетелүгә Илгизәр Фәргатькә шаяртып: “Минем синнән ун ел буе өй эшләрен күчергәнне әйтмә инде, яме”, – дип күзен кыса.
 
Әлбәттә, бу юлы Фәргатькә хезмәт хакы турында сүз кузгатырга мөмкинлек булмый. Ә бераздан аның кечтеки генә эш бүлмәсенә Илгизәр сабакташы килеп керә. “Карале, яшьти, сорарга уңайсыз инде, ачуланма, яме. Шулай да, әйт әле, күпме түлиләр сиңа монда?” – ди. Фәргать, яшьлек дусты каршында мескенләнәсе килмичә, үзенең чын хезмәт хакына хыялдагысын да өстәп җавап биргәч, Илгизәр шаркылдап көлеп җибәрә. “Яшьти, әйдә, күч үземә, икеләтә күбрәк түлим! Миңа синдәй белгеч менә болай кирәк!” – дип, имән бармагы белән муенына сызып күрсәтә.
 
Мәктәптә “5”легә генә укыган Фәргать институтка барып кереп студент тормышында кайнаганда, Илгизәр Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт итә. Аннан кайткач бер техникумга кереп, анда да теләр-теләмәс кенә укып йөри. Техникумда укыганда ук үз эшемне, бизнесымны булдырам дип янып йөри – чынлап та үз дигәненә ирешә сыйныфташы. Бөтерчектәй бөтерелә торгач, шактый уңышка ирешә. Эше гөрләп бара. Шәһәр янында зур итеп йорт җиткерә, затлы машинада җилдерә.
 
Фәргать кабул иткәнме соң аның тәкъдимен диярсез. Әлбәттә! Шулай итеп, түп-түгәрәк отличник “өчле”дән башы чыкмаган сабакташының кул астында эшли башлый.
 
Менә шундый гаҗәп тә, кызык та, мантыйкка сыешып бетми торган бер күренеш бар. Ни өчен мәктәптә яки башка уку йортында “5”легә генә укыганнарга караганда, “3”ле капчыклары тормышта яхшырак урнаша, күбрәк уңышка ирешә? Чыннан да, уйлый китсәк, һәрберебезнең Фәргать белән Илгизәр кебек мисалга китерердәй сыйныфташлары яки башка таныш-белешләре бар бит. Ни-нәрсәдә соң монда хикмәт? Укыту системасы дөрес түгелме яки укып тору бөтенләй кирәкмәс шөгыльме? Бәлки белемгә ихтыяҗлык төрле бала аңында төрлечә формалашадыр? Әйтик, шул ук “отличник” киләчәктә уңышка ирешү өчен гел “5”кә генә укырга кирәк дип уйлый. Мәктәптә яхшы билгегә генә укыган баланы һәрвакыт мактыйлар. Укытучы аны башка балаларга үрнәк итеп куя, әти-әниләр дә һәрвакыт укуын контрольдә тоталар. Бала моңа күнегә. Ялгыш кына начаррак билге алса да чын-чынлап көенә. Өлкәннәрнең ышанычын аклау аның максатына әйләнә, ул башкаларның үзе турындагы шәп карашына тәмам ияләнә, ят фикер бәйлелегенә төшә. Мин – әти-әниләрнең, сыйныфның, бөтен мәктәпнең горурлыгы, шул статусны сакларга тиешмен дип уйлый башлый яшь аң.
 
Шул рәвешле шәхес ниндидер бер кысага кертелә. Ул институтта да шул кысадан чыкмый. Еш кына хезмәт юлын да шушы алган белемнәренә, дипломына таянып дәвам итә. “5” ияләреннән бик еш уртача хезмәт хакына эшләп йөрүче белгечләр чыга. Монда да боларны мактап телгә алалар, грамоталар бирәләр, почет тактасына фотосын эләләр. Шулай итеп, шактый башлы егет-кызлар да башкаларның яхшы фикер-мөнәсәбәтен яулаудан бәйлелеккә тәмам “эләгеп” калалар, шәхси сыйфатлар да шуңа бәйле булып формалаша.
 
Ә “Илгизәр”ләр нишли? Мәктәптә “3”ледән башы чыкмаганнар ничек уңышка ирешә соң? Әлбәттә, сүз кечкенәдән буш башлы, ялкаулар хакында бармый. Мондыйларның алдагы тормышы да кара эш – диван Р телевизор – сыра тирәсендә генә әйләнә.
 
“Илгизәр”ләр – икенче камырдан! Болар, укытучылары әйтмешли, тырышса “4”ле, “5”легә генә укый ала торган”нар, әмма “3”ле алудан һич кенә дә фаҗига ясамыйлар. Баш-аяк белән чумып укып утырырга түземлелек җитеп бетми. Алгебрадан тигезләмә чишеп утырганчы ватылган сәпиден төзәтә, дуслары белән хоккей-футбол уйный ул, ә тигезләмәне иртән, дәрес алдыннан Фәргатьтән күчереп куярга да мөмкин ич! Шулай итеп, бала өлкәннәр теләгәнчә түгел, үзенә ничек ошый – шулай яшәргә, үзе яраткан эш белән шөгыльләнергә, кыенлыклар алдында мәлҗерәп төшмәскә өйрәнеп үсә. Бу – шәхес формалашканда бик тә мөһим фактор, минемчә. Кеше кушканча, кеше фикере белән генә яшәргә түгел, үз акыл-тәҗрибәңә таянып, карар кабул итәргә өйрәнеп үсү начармыни? Элеккеге “3”ле “патшалары”ннан менә дигән эшмәкәрләр, артистлар, спортчылар чыгуын тагын ничек аңлатырга була соң инде?
 
“Отличник” тырыша-тырмаша югары теоретик белем алырга йөргәндә, “троечник” тормыш тәҗрибәсе, ягъни практик белем туплый. Кешеләр белән җиңел аралашу осталыгы туплый, кирәкле элемтәләр булдыра. Кайдадыр ялгышса да, курыкмыйча эшкә тотына, кемнәрнеңдер мактавына да, үзен хурлаганына да төчкереп тә бирми. “3”ле дә билге ич аның аңында! Дөрес, агым уңаена йөзеп, ягъни дәүләт кәнсәләрендә дәүләт кесәсенә генә эшләп көн күрмәгәч, “троечник”ка бик актив тормыш рәвеше алып барырга туры килә. Шул ук вакытта бизнесны дөрес алып бару өчен коры практик тәҗрибә генә җитми. Шуңа күрә, әлеге дә баягы, “3”легә генә укып булса да, югары белем дә алырга омтылалар алар. Әмма төпле белем җитмәү барыбер үзен сиздерәдер, “команда”ларына бик теләп яхшы, белемле кадрлар, ягъни “Фәргать”ләрне туплыйлар. Шулай итеп, “отличник”лар “троечник”ларга эшләп йөри матур гына, күндәм генә.
 
Менә хәзер акланырга тотыначакмын, чөнки кемнәрдер мәктәптә укуның мәгънәсен бетереп атуда гаепләрләр мине. Бигрәк тә укытучыларга үзләренең хезмәтләрен юкка чыгару сыман тоелыр бу бәяным. Отличниклар уңышсызлыкка дучар ителгән, уңыш сере нәкъ менә “3”ледә дип раслап утыруым түгел, кеше гомере буе белемгә омтылырга тиеш. Белемгә! Яхшы билгегә генә түгел. Укыту-тәрбия процессы да шуңа нигезләнсен иде. “Отличник” балаларга “троечник”ның фикер сөреше һич кенә дә комачауламас иде бит. Тарих безгә шулкадәр каты сабак бирде, югыйсә. 90нчы елларда нәкъ менә илнең белемле катламы бик тә авыр хәлдә калды. Бөтен ил “хочешь жить – умей вертеться” принцибы буенча яши башлагач, укытучылар, табиблар, гади инженерлар хәерчелек алдында калды, әрсезләр каршында тезләнергә мәҗбүр ителде.
 
Стандартларны үзгәртәсе урынга бездә һаман да уку-укытуны катлауландыра бару күзәтелә түгелме соң? 4-5 яшьлек баланы сабыйлыгыннан мәхрүм итеп укырга-язарга өйрәтәбез, әти-әниләр башлангыч сыйныфтагы кызының елый-елый дәрес әзерләвенә сагаймый (ышту син, бу бит белемгә омтылыш!), кече сыйныфларда ук ниндидер имтиханнар бирдерергә мәҗбүр итеп балаларны теге кысага тыгу белән шөгыльләнәбез, аннан БДИ... Монысыннан куркып үз-үзенә кул салучы балалар да нәкъ шул кеше фикере белән билге колына әверелгән корбаннар түгелме?
 
Бәлки минем бу фикерләрем белән килешүче табылмас. Шулай да, хөрмәтле әти-әниләр, укытучыларыбыз, әйдәгез, үзебезнең сыйныфташларны, таныш-белешләрне, элеккеге укучыларыбызны барлыйк та, чын мисалларга таянып нәтиҗә ясап карыйк әле.

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»