|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2016 Икътисад
Торак-коммуналь түләүләр артуны Метшин үзенчә аңлаттыКазан мэры Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетының профильле комитеты һәм район башлыкларына торак-коммуналь хезмәтләргә чираттагы тарифлар артуга кагылышлы аңлату эшләре үткәрергә кушты. Бу хакта шәһәр башлыгы бүген мэриядә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе вакытында белдерде. "Ел саен тарифлар үзгәрә. Әмма, шуңа да кармастан, дәүләт аз тәэмин ителгән гражданнарга социаль яклау чараларын да онытмый", - дип тәмамлады бүген үз чыгышын Казан башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
"Торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 2 процентка артуны зур дип атап булмый. Ул инфляциягә карата күпкә түбәнрәк. Әмма шулай да, артым. Берәү дә алкышламый, әлбәттә. Барысына да акча кирәкне аңларга кирәк, берәү дә бушка эшләми. Бу агымдагы ремонтка да, ишегалды себерүчеләргә дә кагыла. Чөнки алар гаиләле кешеләр", - диде мэр чыгышларга нәтиҗә ясап.
Казан мэры барысы да шәһәрнең һәр кешесе үз акчасының кая тотылганын аңларлык итеп эшләү йөкләмәсен бирде. Казан башлыгы сүзләренчә, күрсәтелгән хезмәтләрне ачыклыгын тәэмин итәргә һәм халык белән аңлашып эшләргә, гражаннарның һәр мөрәҗәгатенә колак салырга, шул ук вакытта тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфаты турында да онытмаска кирәк.
"Бәя арту бар. Без үзебез генә түгел, бөтен Татарстанда, бөтен Россия буенча шулай. Әмма тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфаты белән аерылып тору зарур. Без моны, һичшиксез, эшләргә тиеш, кешеләр сыйфат яхшырганны күрсен иде", - дип сүзен йомгаклады И.Метшин.
Максим КИРИЛОВ |
Иң күп укылган
|