поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.06.2016 Мәгариф

Пенза өлкәсендә мәктәптә килеп чыккан гауга күңелсез тәмамланган

Пенза өлкәсендәге Городищенск районында килеп чыккан гауга күңелсез тәмамланган. Имтиханда берничә укучыны кесә телефоны белән тотканнар. Аларны – имтиханнан, ә ярдәм иткән укытучыларны эштән үк куганнар. Югыйсә аудиторияләргә укучыларны металл эзлә­геч­ләр аша тикшереп керткән­нәр. Тик замана укучылары бик хәйләкәр.

Кесә телефонын фольгага төреп алып кергәннәр. Бүлмәдәге ике оештыручы аларның бу га­мәлләренә күз йомган. Әлеге педагоглар беренче елын гына эшләми, имтихан ка­гыйдәләрен яхшы белә. “Без 11 ел буе укып, сынауларны намус белән тапшырырга теләгән укучылар турында кайгыртабыз. БДИ бар кеше өчен дә гадел үтәргә тиеш”, – дип белдергәннәр төбәк министрлыгында.
 
Ярдәмгә өметләнгән күз­ләр... Укытучылар, мондый карашларны күрү җиңел түгел, диләр. Бер укучы өенә кайткач: “Әни, безнең бис­тәдәге укытучы имтиханда гел мине генә күзәтте, кымшана да алмадым”, – дип сөйли икән. Ә теге укытучы аның әнисенә: “Имтихан буе улыгызга берәр ярдәм ки­рәкмиме икән дип борчылып утырдым, ә ул дәшмәде”, – дигән. Менә шундый хәлләр. Чуашстан республикасына федераль инспектор булып баргач, бер укытучы укучының шпаргалкасын сиз­дермичә генә чүп чилә­генә ыргыткан иде. Бу хакта ул үзе әйтмәгән, барысы да видеокамера язмасын карагач беленде. Моның өчен аны штрафка тартачакларын әйт­теләр. Йә укучыны кыз­гана­сың, йә үзеңне эштән куалар. Педагогка икенең берсен сайларга туры килә.
 
Көтә-көтә арып беткән имтиханнарның нәтиҗә­ләре дә билгеле булды. Шунысы сөенечле: Татарстанда быел рус теленнән 100 балл туп­лау­чылар күбәйгән. Уз­ган ел 57 булса, быел – 87. Сиксән һәм аннан югарырак балл җыю­чыларның саны да былтыргыдан мең ярымга күб­рәк – 5 мең 497. Рус телен барлыгы 16 мең 165 укучы тапшырган иде. Аттестат алу өчен кирәкле булган 24 баллны дүрт укучы җыя алмаган. Ә профильлеә вузга баручылар өчен чик балл 36 дип билгеләнгән иде. Анысында 45 кеше үз белемен күрсәтә алмаган. Математикадан база өлешеннән 10 мең 675 укучы имтихан тотты. Аны “5ле” билгесенә 5 мең укучы тапшырган. “2ле” алучылар – 135, бу сан узган ел 30га кимрәк. Ил буенча да “икеле капчыклары” алай күп түгел. Рус әдәбиятын республикада 846 укучы тапшырган булса, шуларның икесе 100 балл туплаган. 19 укучы аны бирә алмаган. Географиядән 150 укучы­ның алтысы иң югары балл җыйган. Ә 3 укучыга уңыш елмаймаган.
 
“Мин рус теленнән 96 балл җыйдым. Нәтиҗәне көтү бик арытты. 30 майда язган сынау күрсәткечләре ике атнадан соң гына билгеле булды бит. Тест өлешен эшләүдә бер хата да ясамаганмын. Ә менә инша язу җиңел түгел. Проблеманы таба алдыммы, дәлиләрне дөрес китердемме икән, дип борчыласың. Математикадан мин профиль сынавын сайладым. Аның нәти­җәсен 21 июньдә генә белә алам, – ди Казандагы 18 нче мәктәп укучысы Земфира Айбедуллова. – Танышларым арасында 100 балл туп­лаучылар юк. БДИ белемне гадел бәяли, теләгән уку йортына керергә мөмкин­лекләр ача. Имтиханнарны тапшыргач, БДИнең шулка­дәр куркыныч булмавын аңладым. Бу сынауны тормышта очраган бер каршылык кына дип кабул итәргә кирәк. Олимпиадаларда җи­ңеп, укырга кергәндә ташламалар да алдым. Мин документларымны Мәскәү­дәге югары икътисад мәктә­бенә, Мәскәү­дәге халыкара багланышлар институтына бирәчәкмен”.
 
Инде укучыларның физика, химия фәннәреннән генә имтихан тапшырасы калды. Резерв көннәрен исәпкә алып, сынаулар 30 июньгә кадәр дәвам итә. Ә укучылар башка фәннәрдән һаман нәтиҗә көтәләр әле.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»