поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.06.2016 Язмыш

Ул телеграммада ике генә сүз бар иде. “Умер. Приезжайте”

Шуны кулына китереп тоттырганнан соң, Фәридә, кая барып бәрелергә белми, бермәлгә зиһенен югалтып торды. Шәрифтер… Башкасы булмас… Монысы инде Фәридә күргән, кичергән кайгыларның берни түгеллеген, авыры менә кайда икәнлеген аңлатучы бер хәбәр иде.

Үтте китте гомеркәйләр

Сабыр итеп, бәхет көтеп.

Адашкандыр бәхеткәем —

Кайгы килә ишелеп, ишелеп…
 
Шулай итеп, үз кайгысына төренеп, үзенә-үзе җыр чыгарып утырган Фәридә, авылындагы Хыялый Сәлимәне исенә төшерде. Ул да өч улына да сугышта “батырларча һәлак булды” дигән кәгазьне алгач, шулай авыл буйлап җырлап йөри башлаган иде. Кеше белән сөйләшмәде. Кеше күренсә, борылып китә иде. Ләкин җырын туктатмады. Баштарак сагыну җырлары җырласа, соңга таба инде патриот җырлар җырларга тотынды. “Эх… кызыл командир!”, “Шомлы җилләр исәләр өстебездән”, “Ком­сомолка Гөлсара”… җырлары бакчада да урамда да ишетелгәләде.
 
Сәлимә карчык барлык җырларның да сүзләрен белеп, җиренә җиткереп, бик моңлы тавыш белән җырлый иде. Мәрхүмәне әнә шул вакыттан “Хыялый Сәлимә” дип йөртә башлаган иде авыл. Бала кайгысы шулай итә икән шул. Мин дә хыялыйга әйләнәм, ахры, дип уйлады Фәридә. Аны авылда күптән инде җырчы Фәридә дип йөртәләр. Яшьтән җырлый иде ул. Яшьтән генәме сиңа, балачактан ук җырлый иде. Клубта, концертларда да Фәридә беренче иде. җырлавы кеше белән аралашырга да ярдәм итте. Яраталар иде аны. әни-әтиләре дә укытучы булгач, алай-болай җырлама дигәннәре булмады. Тик әбисе генә: “Иртә таңнан җырлый башлама инде, Ходайдан бәхет-тәүфыйгыңны сора. Җырчы кеше бәхетсез була ул”, — дия торган иде. “Артистлар җырлый бит әле! Радиодан иртәнге концерт тыңлыйбыз!” — ди кыз. “Кем әйткән ул артистларны бәхетле дип!”
 
Әбисе шулай өзгәләнә торгач, Фәридә җырлавыннан туктамаса да, җырчы булу уеннан кире кайтты, укытучылар әзерли торган училищега укырга керде. Ә булачак ире белән авыл мәктәбендә таныштылар. Ул да ике ел алдан гына училище тәмамлап кайткан яшь белгеч иде. Авыл җирендә барысы да укытучыларга йөкләнә инде. Яшь чакта мәшәкатьләр берни түгел икән. “Нужа килсә килсен яшьли, яшьлек белән тиз уза” дип, юкка гына җырламыйлар шул. Бер-бер артлы туган кызлары да тәгәрәшеп үсте. Бәхеткә, бишенчесе малай булып туды. Шулай, мәктәп белән клуб арасында җырлый-җырлый яши торгач, еллар да сизелми узып киткән икән.
 
Хәзер инде менә Фәридә апагыз пенсионер укытучы, биш баланың дүртесе туган куышны калдырып үз дөньясын көтә башлады. Ире белән дә әйбәт яшәде Фәридә. Тик пенсиягә чыгып, төпчек малаеннан кала башка балалары кайсы кайда урнашканнан соң, ире эчүгә сабышты. Ничекләр түзгәндер ул чакта… Хәзер генә, анысы алай ук авыр булмаган икән дип уйлый ул. Ирнең үгие юк дисәләр дә, хәсрәте бала хәсрәте түгел икән. Әле әтисе исән чакта салгалаган өчен аны ачулана торган, иң яраткан, зур өметләр баглаган төпчек улы — Шәрифе дә кинәт кенә эчә башлады. Кинәт тә булмагандыр инде ул. Тик Фәридә аңар шулхәтле ышанган иде, малаең эчә дигәннәргә дошман булды. Андый гына була инде ул, дип үзен юатты. Менә шул вакытта каты торасы булган икән дә бит, артык ярата иде шул улын. Тегесе дә әни дип үлеп торды. Кирәк чакта юмакайланып: “Әнием җаныем, дуслар белән очрашабыз, бер бишлек бирәсең инде”, — дигән чакларында да нигә миннән сорыйсың, акчаны үзеңә табарга вакыт димәде, соңгысын булса да тоттырып чыгара иде.
 
Олы балаларына тимәгән иркәлекләр, иң тәмле ашамлыклар Шәриф өлешенә төште. Кызлары берсен-берсе карашып үстеләр. Олы кызына ун яшьләр тирәсе булгандыр: “Кызым, мин сине эшкә дә, яхшылыкка да өйрәттем. Эш рәтен беләсең, син минем иң зур ярдәмчем. Син булмасаң бер эшемә дә җитешә алмас идем. Хәзер инде син үзең белгәнне сеңлеңә дә өйрәт. Икегезне дә аерым-аерым өйрәтеп торырга вакытым юк”, — диде. Балалары аны тыңлады. Шулай итеп, бер-берсенә ярдәмләшә торган, олыны — олы, кечене кече иткән тәрбияле, яхшы балалар үстерде Фәридә. Тәртипле булдылар. Укытучы баласы дигән исемне аклап, кеше алдында йөзенә кызыллык китермәделәр. Вакыты җиткәч барысы да башлы-күзле булды. Тик тулы бәхет өчен болары гына аз икән әни кешегә.
 
Шәрифне апалары да артык иркәләде бугай. И бала! Заман чиреме соң? Малае әтисен саклап йөри торгач, үзе дә салгалап кайта торган булды. “Мин эчмәсәм әтигә күбрәк төшәр иде әле”, — дип тынычландырды әнисен. Фәридәгә шул вакытта ирен түгел, баласын сакларга кирәк булгандыр да бит, тавыш чыкмасын, кеше арасында матур түгел, укытучылар бит… дип түзеп яшәде Фәридә. Ирен җирләгәннән соң кызлары чакырса да, төпчеге Шәрифен калдырып, алай гына да түгел, йортны үксез итеп шәһәргә китәсе килмәде. Җәй көне балалар кайтыр, оныклар шушында үсәр, балага да күз-колак кирәк булыр дип, ташламады торган нигезен. Ире вафатыннан соң Шәрифтә иде бар өмет. Кулы эшкә йога торган бала булып үсте ул үзе. Балта тотса да булдырды, каралты-кураны да яңартты. Матур итеп тәрәзә рамнарын ясаганын күреп, шәһәрдән авылга кайтып йорт төзүчеләр Шәрифкә чиратка басты. Нечкә күңелле, ләкин йомшак холыклы булып үсте улы.
 
Начардан яхшыны аера белмәде. Кешегә яхшылык эшлим бит, үзең шулай өйрәттең ди башлады. Кулы эш белгәнгә тегесе дә шешә күтәреп килә, монысы да сыйлый. Шул шешә хакына эшләтә башладылар. үзләре ясаган аракы эчереп, берничә мәртәбә агуланып чак үлми калды Шәриф. Көне-төне саклап, үз кулы белән үлемнән алып калды ул төпчеген. Беркөнне өйләнәм дигәч, сөенеченнән кая барырга белмәде ана. Кем баласы дип тә сорамады, азрак чамалый иде чамалавын. Авылда барысы да үзе укыткан балалар. Аларның балалары да үзенеке кебек. Кемне алса да алсын, гаилә корып җибәрсә, хәстәре өстемнән төшәр иде дип кенә уйлады. Ләкин иртә сөенгән икән…
 
Юк, юк, язылыштылар, кунаклар да күп булды. Кызлары да кияүләре белән кайтты. җитмәсә, алар нәселендә барысы да җырчылар. Бөтен авылга дан итеп туй үткәрделәр. Яңа борылыш, яңа тормыш бирсен Ходай, дип теләде Фәридә. Туй булды, тормышы булмады малайның. Туйдан соң беренче кичне үк киленне калдырып, дус малайлары белән мотоциклларга утырып урам әйләнгәннәр, аннары район үзәгенә киткәннәр. Шәрифне өч көннән соң гына айныткычтан табып кайттылар. Ә кыз бала таңга чаклы ирен көтеп утырган да, гарьлегенә чыдый алмый шул ук көнне Мәскәүгә туганнарына китеп барган.
 
Ул баланың туй күлмәкләрен дә салмаган көе ишек янында Фәридәгә әйткән сүзләре әле дә исендә:
— И әни! Фәридә апа дисәм дә була инде… тормышым болай башланыр дип уйламаган идем. Туй көнне дә минем турыда оныткач, алга таба нәрсә булыр. Кешедән сүз ишеткәнче бүген үк китәм авылдан, — диде.
— Балакаем, түз инде! Сабыр ит! Бер-бер хәл булгандыр! — дип күз яшьләре белән ялынуына карамастан, ак фатасын җирдән өстерәп, яшь килен ире йортын ташлап чыгып китте.
— Мин мондый хәлләргә түзәр өчен чыкмыйм кияү­гә, — диде.
 
Эченнән бик әрнесә дә, Фәридә яшь киленнең бу килешенә шаккатты да, сокланды да. Шунда ук үзе турында уйлап алды. Мин шулай китә алыр идем микән дип уйлады. Ләкин ул фикерне “юк, китә алмас идем”, дип әйтер өчен генә уйлагандыр. Гомердә дә ташлап китә алмас, елар иде, сабыр итәр иде, әйбәткә юрар иде. Бик авыр иде аңа кеше алдында. Туйга дип китергән бүләкләрне өй саен таратып йөрде. Инде Шәриф айныткычтан кайткач, икәүләп кодагыйларга ялынып барсалар да, кырт кисте теге як. “Юк инде, бер кискән икмәк ябышмый, кадерсезгә калган балабыз юк”, — диделәр…
 
Халык алдында дәрәҗә баскычыннан төшүнең беренче басмасы иде бу.
 
Хәзер инде кайгыдан дигән булып, җиң сызганып Шәриф тагын шешәгә тотынды. Исерек чакта сөйләшеп булмады, айнык чакта әнисен тынычландырды: “Әни, гомердә дә авызыма алмаячакмын!” — дип сүз бирде. Шул сүзләрне ничә ел буена ишетә инде. Эчми торган вакытларында аннан да ягымлы, аннан да татлы телле бала юктыр сыман үзе.
 
Кооперативлар ачыла башлагач: “Әни, егетләр белән кооператив ачабыз, акча кирәк!” — дип кайтты беркөнне. Ничек бирмәсен инде. Барлык саклап тоткан акчаларын улына тоттырды шул. Соңгысы икәнен дә белә, пенсия акчасы икәнлеген дә аңлый, бу хәтле ышаныч акламас кеше булмас, юлга керер дип уйлады. Тик ул уйлаганча барып чыкмады шул. Нәтиҗә бер… Шәриф исерек, акча юк. “Эчкән кешегә кем акча тоттырып чыгара соң!” — дип ачуланды кызлары, чөнки Шәриф айнымады, дөнья кадәр бурычы белән ул эше дә ябылды. Барысы бергә, бөтен гаилә белән түләделәр Шәрифнең бурычын. Аптырагач, апалары Мәскәүгә алып китеп, бер тол ханымга өйләндереп тә карадылар аны. Анда да озак яши алмады.
 
Хатынның туганнары исерек Шәрифне бишенче каттан аска аттылар. Ул вакыттагы кайгыларны әйтеп тә, аңлатып та бетерерлек түгел инде. Әҗәле җитмәгәнгә бер сәбәп булгандыр, табиблар сөякләрен җыеп, кеше иттеләр. Бер кулы гына кәкрәйгән көе калды. Сөяге уалып беткән диделәр. Нинди фәрештә канатларын җәеп торгандыр, исән калды. Ул вакытта да ант итте, өч ай буе эчмәде. Анасы кеше арасында кешечә булсын дип, өс-башын карады, бу хәлләрдән ераграк качыйк дип, авылга алып кайтты. Ләкин кая барсаң да кара сакалың үзеңнән калмый икән шул. Авылда тагын исерек дуслар табылды. җитмәсә, эшсезлек. Шул чакта, бәхеткәдер, мари урманнарында коттеджлар өчен бура бурыйлар, акчасы әйбәт икән дигән хәбәрне ишетеп Фәридә артель оештыручыларны үзе эзләп тапты. Балта тота белә, куллары алтын, Шәрифне дә алыгыз әле, дип гозерләнде. Яңа өмет белән улын урман эшенә озатып җибәрде.
 
Телеграммада ике генә сүз бар: “Умер, приезжайте”. Телеграмманы китереп тоттыргач, Фәридә берни аңламый катып калды. Кемнән? Кем үлгән? Кулдан гына язылган ике сүзле телеграмма. Почта кабул итүче кыз да берни аңламаган. “Менә шулай дип хәбәр иттеләр”, — диде. “Кире адресы, кире адресы бармы соң, каян язылган?” “Бар, бар, — диде почта кызы, — Мари Элдан…” Фәридә җиргә чүгәләде. Шәрифтән… Төпчегеннән… Кем үлгән соң анда? Биш бала арасында, иң кадерлесе, көтеп алган улы Шәрифме? Юк, булмас… Ышанасы килмәде Фәридәнең.
 
Кая барырга, ничек табарга? Олы кызына телеграмма сугарга көче җитте. Аны көтеп, ут йотып төн чыкты. Икенче көнне алар — кызы, кияве машинада Марига юл тоттылар. Даруларга гына калган Фәридәнең үз хәле хәл иде. Җитмәсә, кызы юл буе Шәрифне сүкте. Әнисен гаепләде. “Үзең каты тормадың”, — диде. Әйтерсең, башкаларга каты торган кеше Фәридә. Барасы юл кыска түгел икән… Кызының сүзләрен ишетмәскә теләпме, беркемнән дә аңлау, яклау тапмаган ана, кинәт кенә нечкә тавыш белән җырлап җибәрде.
 
Үтте китте гомеркәйләр
Сабыр итеп бәхет көтеп.
Адашкандыр бәхеткәем…
 
Кызының сәерсенүе дә, машина рулендәге киявенең га­җәпләнеп: “Нәрсә бу?” дигән сораулы карашы да туктатмады Фәридәне. Күңел ачысын җырга салып көйләде дә көйләде.
— Әни! Җитәр инде! Кеше көлдермә, зинһар! Килеп җиттек бугай! Шушында булырга тиеш…
 
Кызы машинадан чыгып, Шәрифне сораштырырга юнәлде.
 
Фәридә җырлаудан туктамады. Кызы, кулыннан җитәк­ләп, авызы ерылган Шәрифне машина янына алып килде. “Кем шундый телеграмма бирә! Хыялый иттең бит әнине!” — дип әрли иде ул энесен. Тегесе: “Сагындым бит!” — дисә дә, әнисе бу сүзләрне ишетми, ә нечкә тавышы белән бәхетсез җырын дәвам итә бирде.
 
— Әни! Әни, дим, әни, мине ишетәсеңме? — дип кабатлады Шәриф. — Сагынып, шаяртып язган идем бит… Әни, дим…
Ләкин әнисе яраткан төпчек улын танымады. Теле әйләнмәсә дә аның аңында һаман шул бер җыр яңгырады…
 
Үтте китте гомеркәйләр
Сабыр итеп, бәхет көтеп…

 


Нәзифә КӘРИМОВА
Сөембикә
№ --- | 20.06.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»