поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.09.2009 Киңәш-табыш

ЙОРТ ХАЙВАННАРЫ ТУРЫНДА

"Ирек мәйданы"нда йорт хайваннары турында зур сәхифә дөнья күрде.

 

“ЭТ БУЛГАН ӨЙГӘ ФӘРЕШТӘЛӘР КЕРМӘС”

 

Ислам дине адәм балаларын бер-берсенә кайгыртучан, мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел булырга өндәүдән тыш, җир йөзендәге барлык җан ияләренә карата да шундый ук мөнәсәбәттә торырга куша. Бер сәбәпсезгә кош-корт, хайваннарны (хәтта ерткыч булсалар да) рәнҗетү, аларны үтерү, алларыннан ризыкларын тартып алу гөнаһлы гамәл санала. Ислам динендә тереклек ияләрен асрау, алар белән туклану, файдалануның үз тәртибе, кануннары бар. Боларның нигезендә иң элек чисталык, сәламәтлек, әхлак югарылыгы, күңел сафлыгы ята.

 

Казандагы Иске таш мәчете имам-хатибы Равил ВӘЛИУЛЛИН белән әңгәмәбез өй шартларында төрле җан ияләрен асрауга диннең карашы хакында булды.

 

– Равил хәзрәт, ислам дине буенча ни өчен өйдә эт асрарга ярамый?

 

– Ислам – чисталык, пакьлек дине, ул иң элек адәм балаларының сәламәтлеген кайгырта. Эт авызында булган микроблар аша кешеләргә җитди авырулар, аеруча инфекцияле һәм лишай кебек тире авырулары йогарга, аллергия булырга мөмкин. Бу аеруча балалар өчен куркыныч.

 

Этнең селәгәе ага, ул динебездә нәҗес санала. Әгәр ул киемгә тисә, тәһарәт, гыйбадәт бозыла. Хәдисләрдә: “Эт булган өйгә фәрештәләр кермәс”, – диелә. Пәйгамбәребез өйдә бу җан иясен асрауны тыйган. Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча, этләр ишегалдында йорт, каралты-кура, бакчаны саклау максатында гына тотылырга  тиеш.

 

– Бер карасаң, мәче тычкан, күсе тота, аның да кайбер авырулар белән бәйләнеше юк түгел. Ә ни өчен ислам дине буенча аны өйдә асрарга ярый?

 

– Мәче йорт эчендә яши торган хайван. Бу җан иясе өйдәге күсе, тычканнарны тота. Сүз дә юк, сәламәтлек ягыннан караганда, аңардан йогучы авырулардан сак булу хәерле. Аеруча өстәлгә менүенә, ризык янында чуалуына юл куймаска кирәк.

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.) песине хөрмәт иткән. Шундый хәл булуы да мәгълүм: чикмәне өстендә йоклап яткан бу җан иясен уятмас өчен, мәрхәмәтлелек йөзеннән Рәсүлебез (с.г.в.) киеменең итәген кисеп калдырып киткән. Песи намаз укучы янында йөрсә дә, алдыннан үтеп китсә дә, ул кешенең гыйбадәте бозылмый. Исламда шулай каралган. Мәчеттәге тычканнарны дару белән генә җиңеп булмагач, аларны иман йортында да асрарга туры килде. Намаз укыганда песиләрне бер бүлмәгә ябып куябыз.

 

– Күпләр йортта тутый кош, күгәрчен, ташбака, диңгез чучкасы, балык, хәтта елан  кебек җан ияләре дә асрыйлар. Дин боларга ничек карый?

 

– Аллаһы Тәгалә ирекле яшәеш биреп, күкләрне иңләп очар өчен яратылган кошларны тар читлекләрдә газап чиктерү мактаулы гамәл түгел. Диндә күгәрченнәрне ябып асрау да хупланмый. Шулай да, исламда аерым гына андый төр җан ияләрен асрамаска дигән тыюлар юк. Тиресе, йоны сатылып яки ите ашау максатында кулланылмый икән, аларны өйдә тотарга була. Әмма асраган кеше бу хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга, аларны рәнҗетмәскә, вакытында тиешле тәрбия кылырга тиеш.

 

Элек мин дә кенәри алган идем, күпмедер вакыттан соң кире илтеп бирдем. Мөселман кешесенә алар белән мавыгу килешеп бетми.

 

– Йортыгызда нинди җан ияләре асрыйсыз?

 

– Ишегалдында эт, ә өйдә песи тотабыз. Мәченең 5 баласы бар. Кайтып керүгә, аналары йөгереп каршыга килә, иңсәгә, кулга утырып өйгә керә, бик иркә мәче.

 

– Гел кулда гына йөргәч, әллә мәчегезнең дәвалау сәләте дә бармы?

 

– Песиләр бик файдалы җан ияләре, аларның дәвалау үзлеген медицина да исбатлады. Мин моны өшкереп һәм башка төр ысуллар белән дәвалаучы буларак та әйтә алам. Тәндәге миллион күзәнәк һәм йоннар аша кешедәге авыруларны үзләренә суыралар. Мәченең мырлавы да сихәткә ия, ул биотоклар аша дәвалый. Аны кулга алып сыпырсам, тынычланып калам. Без бала чагында өлкәннәр мәченең мыегын кисәргә рөхсәт итмиләр иде, чөнки бу тырпаеп торган озын-кыска төкләрдә дә хикмәт бар, алар сиземләү сәләтенә ия антенна хезмәтен үти. Мәчеләр аеруча нерв авыруларын, сызлануларны отышлы дәвалый.

 

Рәшидә АХМИРОВА.

 

 

 

ЙОРТ ДУСЛАРЫ КҮПМЕГӘ ТӨШӘ?

 

Oйдә җәнлек тотам диючеләргә Казанда зоокибетләр, ветеринария клиникалары җитәрлек. Сатучылар әйтүенчә, бу – керемле бизнес. Балаларына шөгыль булсын дип, күпләр хайван сатып ала. Иң популярлары –  балыклар, песи, эт һәм тутый кошлар. Ләкин кибетләрдә шиншилла, елан, кәлтә, хамелеон, зур үрмәкүч кебек экзотик җан ияләрен дә табарга мөмкин.

 

Ташбака...........................350 сум

Зур әкәм-төкәм..................30 сум

Күсе..................................80 сум

Кенәри...........................1800 сум

Амадина кошы..................600 сум

Эублефар кәлтәсе..........1300 сум

Калифорния еланы..........1700 сум

Диңгез чучкасы.................600 сум

Йорт куяны.....................1000 сум

Гуппи, меченосец балыклары (1 данә)...............30 сум

Фирүзә төсендәге опара (2 данә)...... ............1200 сум

Аквариум (32 л)...................................400 сум

Аквариум капкачы............................350 сум

Фильтр.....................................................400 сум

Җылыткыч.............................................550 сум

Кечкенә сөкә (сачок).........................40 сум

Сифон.......................................................80 сум

Ясалма үсемлекләр.................80-300 сум

Тере үсемлекләр........................20-200 сум

Балыклар ризыгы (10 г)....................25 сум

Дулкынлы тутый кош................500 сум

Читлек...........................250-550 сум

Уенчыклар......................40-100 сум

Су коендыру өчен ванна.........30-40 сум

Тутый кошлар турында китап.....40 сум

Тутый кош ризыгы.......................30-60 сум

Нәселле песи баласы (шотландия, фарсы, канада сфинксы)...............................1000-5000 сум

Песи бәдрәфе..............................80-200 сум

Гигиена матдәләре.............60-300 сум

Уенчыклар........................................15-150 сум

Йокы келәме............................500-600 сум

“Эконом” консерва ризыгы (“Вискас”,

“Китекет”)..............................................5-22 сум

“Премиум класс” ризыгы

(“Роял Конин”)......................................150 сум

Витаминнар.............................................70 сум

Нәселле эт көчеге (пудель, далматинец, лабрадор)............... 4000-10000 сум

Эт муенчагы..................................60-350 сум

Йокы келәме..............................500-700 сум

“Эконом” коры ризык

(“Педегри” 450 г)...........................50-60 сум

Консерва ризыгы................................50 сум

“Премиум класс” ризыгы

(“Роял Конин”)......................................200 сум

Әрлән..............................120 сум

Җиһазландырылган читлек.......................................500-600 сум

Әрлән ризыгы.................................40-80 сум

Әрләннәр турында китап........40-60 сум

 

Бу Казан зоокибетләрендәге уртача бәяләр

 

Ильяс ГАФФАРОВ, “Иттифак” төркеме солисты:

– Песиемнең исеме – Барсик. Барс исемен йөртерлек түгел, холкы белән юашрак, йомшак күңелле. Безгә аны яшерен рәвештә калдырып киттеләр. Бик хәрәкәтчән, аралашучан песи булып үсте. Хәзер бик матур мәчегә әверелде. Ашарга ярата, ләкин үзен “формада” тота. Күбрәк диетик ризыкларга өстенлек бирә, элегрәк бәрәңге кабыгы, кыяр яратып ашый иде, хәзер көндәлек рационында эремчек, балык.

Теләсә кем белән аралашмый, никтер артистларның песиләрен ярата. Суны өнәми. Аны юындыру үзе бер газап, тырный, тешли, тибенә. Юындыргач та ачуланып йөри, үзен кызгандырып берничә сәгать буе ялманып утыра.

 

Алсу ГАЙНУЛОВА, КДУның филология факультетының V курс студенты:

– Бездә һәрвакыт кемдер яшәде. 5 яшемдә әнием хыялымны тормышка ашырды – өйгә кечкенә тутый кош алып кайтты. 10 ел дәвамында ул безнең гаилә әгъзасы буларак яшәде, ләкин картаеп үлде.

Аннары әби, әни белән бергәләп кошлар базарыннан яшел төстәге дулкынлы тутый кош сатып алып кайттык. Кечкенә дустыбызның исеме – Чип, без аны яратып Чипушка дип атыйбыз. Ул инде 2003 елдан ук бездә яши.

Тутый кош асрау җиңелрәк, минемчә, аның белән урамда йөрергә кирәкми, аннары мәче-эт яшәгән өйдә һәрвакыт ис була. Тутый кошның читлеген пөхтә тотарга кирәк. Аннары тагын бер кыенлык бар – Чипушка кояш булган көнне генә суда коена. Ә аңа еш юынырга кирәк, кайчак бер-бер артлы кояшсыз, яңгырлы, салкын көннәр була, ул үзен чистарта алмый, шуңа авырый башлый, йоны коела. Безнең Чипушка да узган ел шулай чирләде.

Тутый кошыбыз бик яратып тары, ипи, алма ашый, карбызны үз итә. Кәефе булмаганда сөйләшми, ә болай кайчак үзен тыеп булмый.

 

Алия САБИРОВА, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы:

– Өебездә ике җан иясе яши. Берсе Тортилла исемле ташбака, икенчесе Костя исемле ак күсе. Ташбакага исемне балалар “Буратино” әкиятеннән алып куштылар, ә күсенең исеме бар иде.

Ташбаканы улым ике ел сатып алыйк дип ялынып сорады. Башта алар турында китап алдык, укыды, өйрәнде, аннары 500 сумга сатып алдык. Террариумга утыртмадык, өйдә иректә йөри. Ул кышын йокларга тиеш, ләкин Тортилла ел фасылларын бутый, кайчак җәен дә йокысын туйдыра. Яраткан урыны – суыткыч арты, анда җылы, күрәсең. Көн саен ашарга чыга, иң яраткан ризыгы – кәбестә, эремчек, пешкән йомырка, уган кишер. Ташбаканы әкрен диләр, тамагы ач булса, бүлмәне “ә” дигәнче үтә, муенын сузып, ат кебек күшәп ашый. Мәчеләр кебек иркәләнмәсә дә, ниндидер сөйкемлелеге бар.

Танышларның күсесе балалагач, Костя безгә эләкте. Озынлыгы – койрыгы белән 20 см чамасы. Бик хәрәкәтчән, акыллы. Читлектә утырырга яратмый, гел кулга алуны сорый, җилкәдә утырырга ярата. Ашарга бирсәк, алсу тәпиләре белән кеше кебек ашый. Аңа махсус ризык алабыз. Су эчә торган җайланмасы бар. Кыяр ашарга ярата. Боҗралап кисеп бирсәң, эчен ашый да, тышын түгәрәк килеш калдыра. Сыр, печенье ярата.

 

Дания ХӘЕРЗИНА, хисапчы:

– Безнең өйдә ерткыч балыклар – пираньялар яши. Өйләнешкәч, ирем белән аквариум алып, балык үрчетергә теләдек. Зоокибеттә пираньяга күзебез төште. Ул – төче суда яшәүче экзотик балык, күпләп Амазонкада яшиләр. Җим, үлән урынына ит, балык ашыйлар.

Өчне сатып алдык, берсе үсеп җитә алмады, үлде, аны калган икесе шундук ашап бетерде. Пираньяларны аз гына ач тотсаң, алар бер-берсен куалый, һөҗүм итә башлый, тәңкәләре коелып, ямьсезләнеп бетәләр. Ә тәрбияле балыклар карап торуга матур, күз явын алырлык күк төсендә, кызыл таплары да бар.

Көн саен чи тавык, сыер ите, балык кисәкләре ыргытам. Үзебезгә пешергәндә ашарга яраксызрак җирләрен аларга бирәм. Безнең балыклар көн саен ашаганга күрә, тиз үстеләр шикелле. Алар 30 см га тикле үсәргә сәләтле.

Пиранья асрауның бер  уңайсыз ягы бар: аквариумны еш чистартырга туры килә. Гадәти балыклар яшәгән аквариумда тәртип сирәгрәк урнаштырыла, боларның суы бик тиз пычрана. Аннары ач пираньядан сак булырга кирәк, безнең тутый кош аквариум читендә утырып чак үлемнән калды, балыклар койрыгын булса да эләктереп өлгерде.

Аның каравы өйдә экзотик җәнлек булуы кызык. Кунакка килүчеләр дә алардан күзләрен ала алмый, кинофильмнарда гына күргән ерткыч балыклар өеңдә булсын әле!

 

Табиб-аллерголог Алла БОРИСОВА:

– Әгәр гаиләдә аллергияле кеше бар икән, йорт хайваннары тотмау хәерле. Күпләр, аллергик реакция йонга карата була, дисәләр дә, һич алай түгел. Чынлыкта тузанга, искә барлыкка киләме, аерма юк, ул иммун системасының артык сизгерлегеннән була. Моңа йомшак йонлы песи һәм каурый канатлылар гына түгел, хәтта “пеләш” ташбака да сәбәпче булырга мөмкин. Чөнки аллергеннар йонда гына түгел, ә каурыйда, кош-корт һәм хайваннарның сидегендә, селәгәендә, тире кабырчыкларында да бар.

Барлыкка килгән аллергик реакцияләр вакыт үтү белән бронхиаль астма, аллергик конъюнктивит, дерматоз һәм башка тире авыруларына китерергә мөмкин. Алар хроник төс ала һәм гомер буе дәвалану таләп итә.

 

Мал табибы Марина БОРОВКОВА:

– Көчек һәм песи баласының йоны ялтырап торырга, коелган урыннары булмаска, арт юллары чиста, колак эчләре дә проблемасыз булырга тиеш. Очкылык тоту, ютәл, йонның тонык төсе салкын тию билгесе генә түгел, ә аларда суалчаннар барлыгын да искәртә.

Тутый кош һәм башка канатлыларның авыру билгеләре: шешенгән ярым ябык күзләр, йоннары һәм канатларының тырпаеп торуы, читлек төбендәге сыек тизәк.

Балыкларның тыгыз ялтыравык тәңкәлеләрен, үтә күренмәле канатлыларын сайларга тырышыгыз.

Песи һәм этләргә елга 2 тапкыр суалчаннарга каршы дару бирергә кирәк. Әгәр йорт хайваннарының санын ишәйтергә теләмәсәгез, аларны 1 яки 1,5 яшьлек чакта печтерегез. Күпчелек зоочирләр кеше өчен йогышлы.


---
Ирек мәйданы
№ --- | 05.09.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»