поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.04.2008 Җәмгыять

"ИРЕМНЕ ҮТЕРӘЧӘГЕМНЕ БЕЛЕП ЯШӘДЕМ!"

Миңа төрле эчтәлектәге хатлар килә, авторларның кайсы төгәл адресын яза, кайсы очрашу сорый, кайберләре телефон номерын гына күрсәтә. Инде ничә еллар шулай. Уйлап йөрдем дә, шул хатларны күңелемнән барлап, берничә темага бүлеп чыктым – милициягә кагылышлылары бар, табибларга, укытучыларга... Болар берсе дә рәхмәт хатлары түгел, ә аһ-зар белән тулы, рәнҗүле, җаны ачыргалануын ничек басарга белмәгән кешеләрнең хатлары. Мин аларны озак тотмыйм, яндырып барам, тик еллар буе онытылмаганнары бар. Менә бүген авторларын күрсәтми генә милициягә кагылышлыларын газета өчен язып карыйм әле.

Милиция хезмәткәрләреннән башка да яшәп булмый, авырлык килгәндә аларга мөрәҗәгать итәбез. Участок милицционерының нинди кеше булуы бу  тирәлектә яшәүче шактый кеше тормышында зур роль уйный. Үзебезнең участковый Зөфәр турында мин икенче юлы язармын, тик бүген, милиция хезмәткәрләре үпкәләмәсеннәр,  алардан зарланган кешеләрнең хатларын искә алып китәрмен.

"Җанымны кая куярга белмәгәнгә сиңа хат язарга утырдым, сеңлем, – дигән бер апа. – Менә инде өченче ел улым төрмәдә утыра. Бер гаепсезгә бит. Иртә таң белән өебездә йоклап яткан көенчә эткәләп-төрткәләп уятып алып чыгып киттеләр. Артларыннан елый-елый чыгып ялындым: "Ник алып китәсез, нәрсә эшләгән ул , ник бер сүз дә әйтмисез?" – дип. Шунда бер яшь кенә милиционер: "Апа, әллә үзеңне дә алып киткәнне көтәсеңме, ычкын яннан", – дип җикеренде.  Югыйсә, аның да әнисе бардыр инде.  Соңыннан гына белдек, күрше авылда кибет "басканнар" икән, улыбыз белән тагын ике егетне шунда катнашуда гаепләп кулга алганнар.  Өченче мәртәбә янына килүемдә улым: "Әни, кыйнауларына түзәр хәлем калмады, бөерләрем эштән чыкты.Башта эчәргә су бирми интектерделәр, аннан бәдрәфкә алып чыкмадылар, сырадан бушаган "полтарашкага" сидерделәр. Су сорагач, шул сидекне  күз алдында түгеп, шешәне чайкамыйча шуңа су салып бирделәр.Әгәр гаепне үз өстемә алсам  һәм тагын  3 кибет "басуымны"  танысам "условно" гына алачакмын икән", – диде. Суд булды, адвокат та яллаган идем югыйсә, ул бер  җебегән булып чыкты, улыма бернинди ярдәме тимәде: балаларның кайсысына – өч, кайсысына биш ел бирделәр. Иң кыены шунда, кызым, кибетне сәгать төнге бердән соң басканнар, ә минем улым сәгать 10да мунча кереп ятып йоклаган иде инде. Судта минем күрсәтмәләремә игътибар да итүче булмады. "Әни кеше баласын яклар инде ул", – дип нәтиҗә ясадылар. Ярты елдан соң күрше авыл кибетен таларга җыенганда каракларны "җылы"көенчә эләктерделәр, алдагы кибетләрне басучылары да шулар булган, дип сөйләделәр. Аларга бер, ике ел "условно" бирделәр. Чөнки берсенең абыйсы районда зур урында утыра. Менә, кызым, авылда беркем ышанмый улымның карак икәненә,ә балам утыра, тагын ике елы бар. Белмим, ничекләр түзәрмен?.." 

* * *

Миләүшә, мин синең турыда сораштырдым. Үпкәләмә, төрлесетөрле сүз әйтте, уртак фикерләре: син бик усал, каты куллы, кешене сортларга бүлмисең икән. Зур урында утырган түрәне дә "тибеп очырасың", әкәмәт нервынный, балаларыңа, иреңә куркыныч янаса, үлгәнеңне дә белмичә,  каршы чабасың, кеше башына килмәгән җүләрлекләр  эшләргә сәләтле, икәнсең. Ә бер ир әйтә: "Мин ул хатынны аңлый алмыйм, аның эчендә 5 кеше яши кебек миңа", – ди.

Минем хәлем бик авыр, җанымны басып торган таш бераз эремәсме дип язам. Бәлки  җавап хаты язарсың дип өметләнәм. 2005 еоны кызымны көчләделәр. Күрше авылда ялгыз яшәүче әниемәбулышырга дип, каникул вакытында бер атнага киткән иде.  Бәрәңге бакчасын тәпкеләп бетергәч, әни: "Кызым, мин Мөнир абыеңнарга барам,  хатыны чирләгән, сырхауханәгә салганнар, баласының температурасы күтәрелгән, кунып кайтырмын, син кунарга иптәшкә  күрше  кызын чакырырсың. Әнисеннән рөхсәт алдым, бикләнеп ятыгыз, теләсә-кемгә ишек ачмагыз", – дип, Югары очта яшәүче абыйларга менеп киткән. Иптәш кызы белән кызым төнге  11гә кадәр телевизор карап ятканнар. Алар йокларга ятуга  капка дөбердәткәннәр, иптәш кызының егете шәһәрдән кайткан да, аның монда икәнен белеп килгән икән. Теге кыз киенеп: "Мин капка төбендә генә утырам, капканы да, ишекне дә бикләмә", – дип чыгып киткән. Сәгать ике тулгач кызым, куркып капка төбенә чыкса – дус кызы юк, ике шәүлә күргәч шунда юнәлгән. Юл читендә җиңел машина торуын күргәч кире борылган. Капкага якынлашып килгәндә артыннан ишетелгән аяк тавышларына борылып караган һәм үзенә якынлашып килгән ике егетне күреп,  тиз генә капка эченә кереп, бикләнергә теләгән, ләкин өлгермәгән,  тегеләрнең берсе килеп җитеп, кызыма ябышкан. Башта кызым бирешмәгән, икесенең дә битләрен тырнап бетергән, киемнәрен ерткан, ләкин берсе арттан кызымның башына бәргән. Аңына килгәндә кызымның бөтен киеме умырылган булган һәм ул үзен көчләгәннәрен аңлаган. Миңа бу турыда ике көннән әнием сөйләде. Кызымны табибка алып киттем. Баламны бик мыскыл иткәннәр, аналыгы тишелгән, арт юлында зур яралар, тәне тулы тешләнгән эзләр,  ботлары, куллары кара күмер кебек, аны шунда ук сырхауханәгә салдылар. Милициягә гариза язып бирдек,  табибтан белешмә алдык. Берничә көннән теге ике егетнең эзенә төштеләр.  Берсе бездән 30 чакрым ераклыктагы шәһәрдә яшәүче егет, икенчесе шул ук шәһәрдә институтта укучы булып чыкты. Берсенең әтисе зур эшмәкәр, икенчесенең бертуган апасы судта утыручы булып чыкты. Тикшерү башланды. Кызымның хәле бик авыр иде.  Башта тегеләр безнең эш түгел дип баш тартканнар. Тик берсенең сеңлесе бик  намуслы булып чыкты. Шул кыз: "Өйгә кайтканда абыйның футболкасы ертылып беткән иде. Иптәш егете белән ваннада сөйләшкәннәрен үзем ишетеп тордым, алар үзара: "Машинаны яшьләр күреп калды, кызны зерә исән калдырдык,  таныячак ул безне, мин аның күзләренә карадым,  аңына килеп алды ул, текәлеп карады, тәрәзәдән төшкән ут яктысында күреп калдым", – дип сөйләштеләр алар. Шуннан көчләүчеләр: "Кыз үзе теләп бирелде", –  дигәннәр, тик үзләрендәге тырнак  эзләре, кыздагы күгәргән эзләр һәм яралар аларга котылып калырга бернинди мөмкинлек калдырмый иде. Шуннан соң башланды  шаккаткыч хәлләр. Иң элек теге эшмәкәр килеп: "Гаризагызны милициядән алыгыз, кызыгызны институтка урнаштырам, укуны үзем түлим, дәваларга яхшы санаторийга  урнаштырам, аннан  шәһәргә үз фатирына кайтыр, бер бүлмәле фатирның документларын, ачкычын бүген үк кулыгызга тоттырам", – диде. Без, әлбәттә,  баш тарттык. Теге егетнең әнисе:  "Улымның карьерасын  бозмыйк инде, бу маддә белән утыртсалар, чит илдә бер эшкә урнаша алмаячак бит ул", – дисә дә, мин:  "Ул икенче кызны көчләп кенә калмаячак, үтерәчәк тә", – дип җавап бирдем. Шуннан икенче егетнең  судта эшләүче апасы "эшкә" тотынды, теге намуслы кызның күрсәтмәләре "дело"дан юкка чыкты, кызның үзен каядыр "югалтып" тордылар. Ике милиционер сырхауханәгә кереп, кызымны куркытып чыкканнар: "Нигә табибка ике көннән соң гына күрендең,  димәк, үзең  гаепле булгансың", – дигәннәр...

Кыскасы,  хаттан күренгәнчә, бу җинаятьне тикшерү бик озакка сузылган. Эш судка барып җитсә дә, "дәлилләр җитмәү һәм шаһитларның беренче күрсәтмәләреннән баш тартулары сәбәпле", теге ике "хайван" котылган.  Кызны сырхауханәгә кереп куркытып чыгу,  ниләр кичергәнен кат-кат сөйләтү  эзсез узмаган: ул бала хәзерге вакытта бик сәламәт түгел, моңарчы 11 классны "4", "5"кә укып барган кыз инвалид калган – вакыт-вакыт акылыннан "авышып" ала. Ә кызның әнисенең җаны тулы рәнҗү-каргыш. Аңлавымча, теге ике адәм калдыгына да, милициягә дә  тигез дәрәҗәдә рәнҗи ул. Ул ананың хәлен күз алдына китерүе дә авыр, хатын гына укып та ярты ел инде тынычлана алмыйм. Үзем дә биш бала әнисе бит.

* * *

И-и-и, Миләүшә сеңлем, бармыни соң ул дөньяда  дөреслек, гаделлек дигән нәрсә?! Малаем бер капчык фураж алып кайтты. Шуны күргән күршем, шул ук минутта милициягә чылтыраткан. Тегеләре килеп тә җиттеләр, беркетмә язып, куркытып чыгып та киттеләр. Бер айдан суд булды – 2 ел "условно"  бирделәр. Кич телевизор карап утырабыз  шулай, сөйлиләр, бер түрә үзен саклаучыларга 4 милион сум акча тоткан һәм эш урыныннан файдаланып, хатыны исеменә әллә нәрсәләр алып бетергән. Шул  тилчәгә (кайбер җөмләләрне сүзгә-сүз язам) 4 ел "условно" бирделәр. И-и-и, сеңлем, шуларның дөмеккәннәрен бер күрер көн булырмы-юкмы?  Синең язмаларыңны укыйм да, синең өчен бик тә инде менә куркыплар китәм. Бәгырькәем, үтерерләр сине, бәбкәм, үтерерләр – синдәйләрне озак яшәтмиләр ул.  Кайчакларында синең хакта кайдан чыкты  икән бу бала дип уйлап куям. Менә, сеңлем, кунакка киләм әле үзеңә, бик тә инде минем сине күрәсем килә.

Улымны әйтәм әле,  банк кына баскан булса югыйсә, андыйларга бит  хәзер чурт та юк, милиция җыен вак-төяк хулиганны, каракны утырта. Ул милициядә эшләүчеләр үзләре ниләр генә кыланмыйлар. Язсаң, язар сүзләрем исәпсез, күреп үзең белән сөйләшәсем килә. Килеп китәм әле,  бик күп нәрсәләр беләм мин, сеңлем.

* * *

Фатыйма апа миндә булып китте, чыннан да, сүзләре  дөрес булса шаккаткыч  бик күп нәрсәләр сөйләде. Олы яшьтәге, адресын төгәл әйтеп сөйләшкән апаның  сүзләре ялгандыр дип әйтергә бернинди нигез юк. 300 чакрымнан артык юл узып, ялган сөйләргә килгәндер дип уйлау оятсызлык булыр иде.

Минем белән очрашкан кешеләр  арасында  бала йоннарын кабарырдай вакыйгалар турында язучылар бик  күп.  Менә икесен телгә алып китәм.

Бер абыйның улы изоляторда асылынып үлгән, абый нык ышанып сөйли: "Милиция эше генә, кыйнап үтергәннән соң асып куйганнар, шул көенчә "йомдылар", – ди. Ә минем яшьләрдәге бер хатынны ире озак еллар кыйнап, төрлечә мыскыл итеп яшәгән. Бик нык исереп кайтып, ике баласы күз алдында көчли башлагач, хатын кул астында  торган үтүк белән  иренең башына суккан. Ире үлеп үк киткән.  Шулвакыт бу хатынның энесе килеп кергән  һәм җинаятьне үз өстенә алган: "Сугыша-кыйный башлагач үземне саклап суктым", – дигән. Аны 4 елга хөкем иткәннәр. Хәзер бу хатын бик газаплана: "Бердән, үз иремне үтердем, икенчедән, үз энемне күрә торып төрмәгә тыктым, дөресен әйтсәм, ике кечкенә кызым ятим кала. Хәзер миңа, ким дигәндә 10 ел бирәләр, – ди. –  Мин иремне кайчан да булса үтерәсемне  белеп яшәдем, аның миңа күрсәткәннәре 20 хатын гомеренә җитәрлек".

Авыр хәлдә барыбыз да калырга  мөмкин. Чынлыкта шулай, миллионнарны үзләштерүчеләр читтә, иректә кала яки бер капчык фураж урлаган кеше белән бер тигез  җәза ала. Менә каян килә ул халыкта милициягә карата нәфрәт. Барлык нәрсә акчага сатылган  заманда милиция хезмәткәре генә акча колы булмый кала алмыйдыр, күрәсең. Тик акылы зәгыйфьләнгән бала һәм үзәкләре өзелеп яшәгән ананың рәнҗеше гаепле кешегә кайчан да булса төшәчәк бит. Тикшерүчеләр, закон сагында торучылар, сезнең эшегезне намус белән башкармавыгыз аркасында , гаепсез килеш, төрмәдә утыручылар бихисап бит! Кыйнау-җәзалау-янаулар  турында әйтеп тә тормыйм. Бернинди начарлык та эзсез  узмый, рәнҗеш үзегезгә төшмәсә  балаларыгызны куып җитәчәк – шуны белеп яшәгез. Бу язмада үзләрен танучылар, миңа үпкәләмәгез, берегезнең дә адресын күрсәтмәдем, әгәр миңа мөрәҗәгать иткәнсез икән, юкка түгел бит инде, җаныгыз әрнүгә түзә  алмаганга язгансыз. Синең өчен генә язам дигән  хатларны, гомумән, телгә алмадым. Безнең илдә дөреслек дигән нәрсә  бик тирәндә шул, аның төбенә төшеп җитеп булмый, ләкин барыбер  бирешмәгез, үзегезне дә яклый алмасагыз, туганнарыгызга, дусларыгызга, балаларыгызга авырлык килгәндә нишләрсез?

 

P.S. Баласын үземә алуны сорап Казаннан  хат язган ападан чын күңелемнән гафу үтенәм (адресы юк, телефон  номеры гына). Сәламәтлегем бик начар, шундый зур эшне өстемә ала алмыйм – миндә  теләсә кайсы минутта йөрәк өянәге кабатланырга мөмкин. Ачуланмагыз, зинһар.


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 51 | 19.04.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»