|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2016 Фаҗига
Татарстанда тагын ике малай батып үлгәнРеспубликаның Арча районы Чиканас торак пункты тирәсендәге буада ике бала батып үлгән. Гадәттән тыш хәл турында коткаручыларга 17июнь көнне 19.00 сәгатьтә хәбәр ителгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Якынча мәгълүматка караганда, балаларның үле гәүдәләренә шушы авыл кешесе тап булган. Аның сүзләренчә, ул буа өстендә бер малайның үле гәүдәсен күргән. Аны судан чыгарганда аягы белән икенче малайның гәүдәсенә төртелгән. Балаларның киемнәре Субаш елгасы ярында булган. Аларга - 8 һәм 9 яшь.
Искәртеп үтәбез: 16 июньдә республиканың Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер, 9 яшьлек малайны коткарганда, батып үлгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|