|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2016 Мәдәният
![]() Казанда халыкара "Нәүрүз" форумы тәмамланды17 июньдә Казанда “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы тәмамланды. Форум нәтиҗәләре буенча үткән түгәрәк өстәлдә педагоглар һәм катнашучылар фикер алышты, булачак форумнарга кагылышлы тәкъдимнәре белән бүлеште. 13 июньдә башланып киткән IV “Нәүрүз” форумы кысаларында – Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән 15 әйдәп баручы белгеч 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс үткәрде. Форумда 200дән артык кеше катнашты. Форумның белем бирү программасы 6 лабораториягә бүленгән иде: “Театраль педагогика, актерлык һәм режиссерлык осталыгы”, “Режиссура теориясе, заман театры эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр”, «Театраль менеджмент, пиар, маркетинг”, “Курчак театры сәнгате һәм балалар театры”, “Театраль тәнкыйть” һәм “Төрки халыкларының традицион театраль-музыкаль формалары”. Шулай ук форум кысаларында Г.Камал театрының Кече залында Театр сәнгате студиясе” театрының сәнгать җитәкчесе, РАТИ-ГИТИС режиссура һәм драма кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Васильевич Женовач белән иҗади очрашу үтте. Очрашудан соң ГИТИСның 3 курс студентлары М.А.Булгаков повесты буенча Сергей Женовачның режиссура остаханәсендә Айдар Җаббаров сәхнәләштергән “Эт йөрәге” спектаклен тәкъдим итте. Катнашучыларга һәм форум кунакларына Венгриянең Милли театры (Будапешт) режиссер Атилла Виднянский сәхнәләштергән “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектаклен күрсәтте. Шулай ук программада Камал театрының соңгы еллардагы иң яхшы премьералары тәкъдим ителде: «Дон Жуан» Ж.-Б.Мольер, “Минем исемем Кызыл” О.Памук, “Хуҗа Насретдин” Н.Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус. Чираттагы V “Нәүрүз” театраль-белем бирү форумы Казанда 2018 елда үтәчәк.
Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы – Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге – Россия Театр эшлеклеләре ярдәме белән, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
--- |
Иң күп укылган
|