поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.06.2016 Әдәбият

Язмышым-ялгышым (АХЫРЫ)

Ә Фәнүсә Фәрхәтне исенә алганда бәхетле, ирекле яшьлеген сагынып елады. Кайда иде аның күзләре? Ник балачактан янында бөтерелгән, яклап йөрткән акыллы холыклы Фәрхәтне вакытында күрә белмәде? Аңлый иде бит егетнең үзен ошатып йөрүен дә, аңлый иде! Саубуллашканда, капка төбеннән борылып, Фәнүсәгә ничек төбәлеп карап торды...

Сөйкемле, мөлаем булса да, нигәдер шыксыз үрдәк итеп санады шул үзен Фәнүсә. Карап торырлык чибәр Фәрхәткә үзен тиң күрмәде. Кызның тыйнаклыгын белеп тә, нигә ачылмады аңа Фәрхәт вакытында? Ислам белән кызның арасына керәсе килмәдеме? Нигә коткармады Фәнүсәне бу җәһәннәмнән, бу тәмугтан?! Фәнүсәнең ишетүенчә, авылдан чыгып китү белән, Фәрхәтнең башкача кайтканы булмады. Кайдадыр бик еракта рус кызына өйләнгән дип ишетелде. Тик берничә елдан аерылган хәбәре килде. Бергенә күрәсе иде Фәрхәтне. Бер генә күреп сөйләшәсе иде. Кайда син, Фәрхәт?! Кайда син, балачак һәм яшьлек дустым? Кайда син, яклаучым?
 
Ислам хатынын кешелектән чыгарып бер тукмагач, түземлеге төкәнгән Фәнүсә балаларын ияртте дә, йорт-җирен, мал-туарын ташлап, күзе караган җиргә чыгып китте. Әлеге дә баягы шул район үзәгенә барып эшкә урнашты. Исламнан куркулары шундый көчле иде − беренче төндә ни балалары, ни үзе йоклый алмады. Бик әкренләп кенә, йөрәкләренә тынычлык кайтты. Озак еллар иренең кимсетүе канына сеңгән Фәнүсә үзенең «килбәтсез, шыксыз үләксә» икәнлегенә ышанып яшәде.
 
Берничә елдан ул тагын зур бер ялгышлык кылды. Балалары янына килеп йөргән Ислам улын кочаклап елады: «Гафу ит, кичер мине, булдыра алмыйм сездән башка, яши алмыйм...» Мадис та әтисен кочаклап елый: «Елама, әти. Хәзер әниемнән сорыйм, кертсен сине...» Фәнүсә улын кызганды, Исламны жәлләде һәм ирен кертте. Берничә көннән Ислам авылда калган өйләренең документларын урлап чыгып китте. Моны үз вакытында сизми калган Фәнүсә берни дә кыла алмады. Кирәкле кешесен көйләп, бераздан Ислам авылдагы өйләрен сатып җибәрде.
 
Авырлыклар хатын-кызны ныгыта, чыныктыра. Ике баланы ялгызы үстерергә кирәк, яшәргә кирәк. Яшәргә чара табарга кирәк. Юл таба алмый интексәң, күзеңне йомып кара, дигән бер акыллысы. «Ничек яшәргә?» дип уйланган чак­лары күп булды ялгыз хатынның. Фәнүсәгә ярдәмгә туганнары килде. Кешенең агуы да кеше, даруы да кеше, димәсләр иде. Зур, тату, бердәм гаиләдә үскән апалары терәк булды. Шөкер, алар күптән аякка басканнар, һәрберсенең үз эше, үз һөнәре бар иде. Аларның ярдәме белән, Фәнүсә сәүдә буенча үз эшен ачып җибәрде. Тырыша торгач, өйле булды. Бөртекләп-бөртекләп, үз тырышлыгы белән, тормышын яңадан төзеде. Гөлзифага өйләнеп, тагын биш «Гөлзифадан» тавыш-гауга белән куылган йортсыз-җирсез Ислам ансыз гына аякка баскан хатынына тагын сукмак ярырга маташты. Тик бу юлы Фәнүсәгә балалары үзләре ныклап әйтте: «Әни, ул кешене кертсәң, без өйдән чыгып китәбез».
 
Олыгайган каенанасы үләр алдыннан, Фәнүсә килен булып төшкән йортына барып, Рабига карчыкка бүләкләр, күчтәнәчләр илтеп, соңгы тапкыр күреште, карчыкның бәхиллеген алды.
 
Фәнүсә туган авылы белән арасын өзми. Аллага шөкер, җиде бала үстергән әниләре исән-сау. Олы яшьтә намазга, дин юлына басып, авылда остабикә вазифасын үти.
 
Җәй башының матур бер көнендә Фәнүсә, гадәттәгечә, авылына Сабан туена кайтты. Бәйрәмчә киенгән халык гөрләп тора. Мәйданда көрәш, ярышлар, уеннар бара. Басу юлыннан тузан туздырып, бәйге атлары килә. Тирә-як­та күңелле, дәртле җыр яңгырый. Бергә үскән балачак дуслары, иптәшләр килеп кочып ала. Танышлар елмаеп баш кагып үтеп китә. Сабан туенда, күңел ачудан, җыр-биюдән кала, таныш-белешне күреп аралашу, хәл-әхвал белешү үзе ни тора. Ничә еллар күрешмәгән балачак дустың алдыңа килеп баса. Танып, кочып аласың! Бер мизгелгә балачагыңа кайткан кебек буласың! «Яшьлегем тугайлары...» Онытылып җыр тыңлап басып торган Фәнүсәнең күзләрен кемдер арттан килеп учлары белән каплады. Фәнүсә таныш, җылы бармакларны куллары белән капшады... «Бу бит аның кулы!..» Күзләрен ачканда, аның куллары Фәрхәтнең учында иде...
 
Хикәянең башын монда укырга була.
 

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»