|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2016 Дин
Аллаһы кушканны үтибезИзге Рамазан аеның уртасы да җитте инде, бу айда мөселманнар уразалар тотып тәравих намазларына басалар, ифтар мәҗлесләре оештыралар. Кече Рбишчада өйләрдә үткәрелә торган ифтар мәҗлесләре белән беррәттән инде менә икенче ел авылның активист егетләреннән торган “Адҗа авыл” төркеме мәчет каршында чатыр корып ураза тотучыларны авыз ачтыра. Авыл имамы һәм мәхәллә халкы егетләрнең бу изге гамәлләре белән бигрәк канәгать. Шушы чатырда мәҗлес табыны әзерләү өчен барча шарт- лар тудырылган, өйләрендә мәҗлес оештыра алмаганнар да биредә аш-су әзерләп авыз ачтыра алалар, шулай ук юлчы-мосафирларга да тамак ялгарга мөмкинлекләр бар. Якын көннәрдә генә мәхәллә рәисе итеп сайланган Абдулхай Юсипов тарафыннан гамәлгә куелган һәм икенче ел рәттән инде авылда үткәрелгән һәр ифтар мәҗлесендә Салгандагы реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче ятимнәргә аерым садака җыю оештырылган. Район социаль яклау идарәсе шушы гамәле өчен аны ике тапкыр мактау грамотасы белән бүләкләде.
- Безнең мәчеттә, моннан тыш, үзебезнең хәйрия фондыбыз да бар. Шушы фондка янгыннан зыян күреп читтән килүчеләргә һәм мохтаҗларга ел буенча шактый ук акча җыела, - ди Абдулхай әфәнде. Соңгы чакларда мәчеттәге тәравих намазларына йөрүче ир-атлар саны бүген 120гә, ә янәшәдәге тарихи мәчеткә җыелып намаз укучы хатын-кызларныкы 50гә җитә. Шулай ук һәр урамдагы йортларга да күпләп йөриләр абыстайлар. Мәчеткә өлкәннәр белән беррәттән тәравихка йөрүче яшьләр һәм бала-чагалар да бар. Әлбәттә, бу күренеш авыл имамы Әмир хәзрәт Юсиповны да куандыра.
- Күбрәк очракларда өлкән буын дин юлында яшьләргә үрнәк күрсәтсә, бездә киресенчә, олылар яшьләрдән үрнәк алалар. Шулай булгач, һичшиксез, авылыбызда дин алга барачак һәм Аллаһы йортының ишекләре ябылмаячак, - ди Әмир хәзрәт. Үткән елларда тәравих на- мазларында салаватлар әйтеп хәтем укыр өчен Мәскәүдә белем алучылар махсус кайта торган булсалар, хәзер инде бу хезмәтне үтәүчеләр үзебездә үк бар. Шулар арасыннан авылда яшәүче Шәмил Камалетдиновны билгеләп үтәсе килә. Шәмил авылдан читкә китмичә яшәсә дә, Коръәннең төрле сүрәләрен үзләштергән, даими рәвештә дини белемен дә баетып тора. Мәчет картлары өчен үзебезнең авылда ук шундый дәвамчылар булу үзе бер зур сөенеч.
Автор фотосы.
Ришат РАМАЗАНОВ, Кече Рбишча |
Иң күп укылган
|