поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.06.2016 Хатлар

Авылны икегә бүлгән су (хат эзеннән)

“Хөрмәтле редакция! 2014 елда Кукмара районының Бурсык-Елга авылына “Чиста су” программасы буенча су үткәргәннәр иде. Тик иртәрәк сөенгәнбез икән! 2015 елның көзендә әле дә хәл ителмәгән мәшәкатьләр башланды. Яңа ел, аннан язга таба берничә көн су бетеп торды.

Авыл халкы үтенече белән мин шикаять язып, компьютерда бастырганнан соң, халык бу хатка ирекле рәвештә кул куйды. Тиешле җавапны алу максатыннан, мин үз адресымны куйдым. Авыл халкының күмәк мөрәҗәгатен без район башлыгы, район прокуроры, Гадәттән тыш хәлләр һәм Роспотребнадзор идарәсе җитәкчеләре исеменә юлладык. Тик бу җитәкчеләрдән килгән җаваплар төрле.
 
Гадәттән тыш хәлләр вакытында кичекмәстән ярдәм итүче оешма хатка 30 көн эчендә җавап бирергә тиеш булса да, алардан хәбәр килмәде. Роспотребнадзор 18 апрель һәм 4 майда теркәлгән бер үк эчтәлектәге ике хат җибәрде. Кукмара муниципаль берәмлеге башлыгы С.Д.Димитриевтан килгән хатта ниләр башкарылганы төгәл язылган. Скважина, су куучы насосны урнаштыру, йортларга су кертү эшләре проект-смета документациясенә туры китерелеп башкарылды, диелгән. Соңгы вакытта барлыкка килгән проблемаларны ачыклар өчен, агымдагы елның 15 маена кадәр безнең авылга махсус комиссия киләчәге әйтелгән. Әйе, ул комиссия килде. Бүген 24 май, авылда кабат су юк.
 
Хөрмәтле редакция! Сездән проект-смета документлары белән танышуда ярдәм итүегезне сорыйбыз. Дистәдән артык миллион сум бюджет акчасына башкарылган эшләр халыкка бер ел гына хезмәт итте. Ә 1970 нче елларда салынган су системасы өзлексез эшләп тора иде. Искесен җимереп, яңасын салып, кем нәрсә отты икән? Бүген шушы яңа системаны эшләтеп җибәрү өчен халыктан акча җыеп, насос алырга мәҗбүр итәләр”.
 
Бурсык-Елга авылы халкы исеменнән, Фәрит Хәйриев
 
Су бар, ник булмасын?
 
Кукмарада безне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин каршы алды. Авылга да аның белән бардык. Кәркәвеч авылы җирлегенә керүче Бурсык-Елга Кәркәвечнең үзенә үк терәлеп диярлек тора. Беренче очраткан кешебез Мөхәм­мәтнур Җиһаншин булды. “Безнең йорт түбәндә урнашкан, сусыз торганыбыз юк, – дип сүзен башлады ул. – Бакчага да сиптерергә була. Бакча башындагы елгада насос тора, кирәк чакта шуннан файдаланам, кран суын сиптермим. Авыл җирлеге башлыгы хастаханәдә ятканда, су булмый торды. Насос сафтан чыкты, хәзер менә шуны рәтләтергә кирәк. Көтү чыгару җыелы­шында насос мәсьәләсе дә күтәрелде, халыктан акча җыярга булдылар”.
 
 Авылда суга кытлык юк дип бара ул. Яңа ел тирәсендә чыккан утны да, янгын сүндерүчеләр килгәнче, үзләре туктата алганнар. “Бөтенебез дә авырып китәргә мөмкин, – ди Мөхәм­мәтнур абый. – Насос та шулай уйламаганда сафтан чыкты. Авыл җирлеге башлыгы да авырып китте”.
 
Авылның иң биек ноктасында яшәүче Рәхмәтуллиннар ишеген дә шакыдык. “Астагыларга су килә, безгә менеп җитми, – ди Раузалия апа Рәхмәтуллина. – Баштарак бик акрын килә иде, су ала алмадык, проблемалар булды инде. Хәзер дә кер машинасын кабыза алмыйм. Астагы урамнар бакчаларына су сиптергәч, керне дә төнлә генә юабыз. Шикаятькә салган баштан ирем кул куйган. Авыл җирлеге башлыгы авырый бит, аның өстеннән кер эзләмәгез. Менә карагыз суны, бераз килә. Ферма янындагы башняга насос куйсалар, бездә дә булачак”.
 
“Су баштарак булмыйча торды, – диләр Сәрия һәм Рәшит Миннехановлар да. – Әмма хәзер дә яхшы дип булмый. Хәер, без анысына да риза”. Гобәйдуллиннар исә бөтен­ләй киресен сөйләде. “Яздан бирле суга тилмерәбез, – ди Энҗе. – Иртән йокыдан торуга, иң беренче эш итеп, суны ачып карыйбыз. Аннан су җыя башлыйбыз. Аскы якта яшәүчеләр бакчаларына су сибә, шуңа безгә менеп җитми. Бер ай буе урамдагы колонкадан чиләк-көянтә белән су ташыдык. Өйгә килмәде. Насос өчен акча да җыйдык, аны кайчан урнаштырырлар, белмим, бик уңайсыз”. Гобәйдуллиннар, кер машинасын күптән эшләтә алган юк, бары яңгырлы көннәрдә генә юабыз, диләр. Сәвия Миннеханова да бу көннәрдә су барлыгын әйтә, көн­нәр эсселәнсә, тагын сусыз калачакбыз, дип курка.
 
Болай гына калдырмыйм
 
Урамда очраган кешеләр белән дә аралаштык. 
– Берничә көн сусыз торуыбыз хак, – ди Гөлсем Гарифуллина. – Хәзер Кәркәвечтән килә торган суны ачтылар. Кеше бакчага су сиптерә башлый икән, югары очтагыларга су килми диләр, әмма безнең сусыз торган юк. Һәр йорттан 1 мең сум ак­ча җыя башладылар, бирмәү­челәр дә бар, диләр. Кайткан кешеләр бар, без, авыл халкы, бирәбез, ник алар өлеш чыгармаска тиеш?! Алар да суны безнең кебек файдалана. Яңа сис­теманы тө­зегәндә яңа насос куймаулары халыкның ачуын китерде. Бер ел эчендә сафтан чыкты бит. Мин суга тилмермим, шикаять­кә дә кул куймадым, кеше өчен җавап бирер хәлем юк. Бу хакта Фә­риткә (хат авторы – ред.) дә әйттем.
 
Кызганыч, авылны сусызлыктан коткарырга теләп йөргән Фәрит абыйның үзен күреп булмады. Без килгән көнне моңарчы үзе яшәгән Чаллыга киткән булып чыкты. Әлегә ул туып үскән ниге­зендә яши, югары очта яңа йорт салып ята. Үзе белән очраша алмагач, телефоннан сөйләштек. Ул бу эшне болай гына калдырмаячагын, урын­да хәл ителмәсә, шикаятьне “Халык фронты”на юлларга җые­нуын белдерде. “Суны керт­кән вакытта 10 миллион сумлык проект белән эшләнүен әйттеләр. Хәзер халык, 17 миллионга төш­кән, дип сөйли. Ничек инде 30 мең сумлык насосны шуңа кертә алмаганнар? Авыл җирлеге башлыгы Илсур Вәлиевнең эшчәнлеген ачып саласым килә. Авылның югары очында яшәүче яшь гаиләләр, автомат кер юу машинасын куллана алмыйбыз, дип зарлана. Самавыр борыныннан аккан кебек килгән суны су дип сөй­лә­мә­сеннәр, кешеләр­нең авыл­­да да заманча яшиселәре килә.
 
Авыл халкы да төрлечә сөйли. Баштарак шикаятькә кул куйдылар, хәзер башкача җыр­лый­­лар. Халык бер­ничә төркемгә бү­лен­гән. Мин авыл халкы өчен тырышам. Алар интекмәсен, дим. Су керткәндә халык фикере исәпкә алынмады, ничек теләделәр, шулай керттеләр. Шуның аркасында юлларыбыз бозылды. Проект-смета документларын да күрсәт­миләр, нигә аны яшереп тоталар? Бу проблеманы зурга җибәрмичә генә хәл итәсе килгән иде, булмады. Мин – КамАЗда эшләгән кеше, сызымнарны яхшы аңлыйм, су керткәндәге хилафлыкларны ачыклыйсым килә. Ташлы Елга авылында шул ук алым белән су керттеләр, насос чыгымлый башлаган иде, икенче көнне ук алмаштырдылар. Ә бездә ник түләтә­ләр?!” – дип аптырый ул. 
 
Халык алдында хисап бирәчәкбез
 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин аңлатма биргәнчә, насос проектка кертелмәгән булган. Шуңа искесен калдырганнар. Ул сафтан чыккач, халык берничә көн сусыз утырган, комиссия килеп, хәлне ачыклагач кына күрше авылдан су ялгаганнар. “Яңа системаны сафка бастырганда су өзеклеге килеп чыкмасын өчен, бер насос янып чыкса, икенче авылныкына тоташа торган итеп эшләнгән иде. Авылда бу хакта белүче булмаган. Авыл җирлеге башлыгы авырып киткәч, җирлектәге кайбер мәсь­әләләрне чишүдә кыенлыклар бар. Ул әлеге урынны күрсәтү белән, су җибәрелде”, – ди Р. Әхмәдуллин.
 
Җирлек башлыгы Илсур Вә­лиев белән очраша алмадык, ул хастаханәдә иде. Авыл җирлегендә аңлатма бирүләренчә, яңа насос өчен бюджетта акча каралмаган, шуңа халык хисабыннан алмакчылар. Авылда 46 хуҗалык исәпләнә, ләкин бөтенесендә дә кеше яшәми, буш торган, җәен генә ачыла торганнары да бар. 30 мең сум акча җыелган инде. Насосны урнаштыруга ук, халык алдында башкарган эшкә хисап тотачакбыз, диделәр безгә җирле үзидарәдә.
 
– Су белән уйнау дигән нәрсә дә бар әле, – ди авыл җирлеге секретаре Зөбәйдә Әлмөхәммәтова. – Краннарны ачып-ябып, халыкны сусыз калдырган очраклар да ачык­ланды. Авыл җирлеге башлыгы эштә вакытта беркемне дә якын китермәде, үзе карап торды, хәзер ул булмагач, халык та азынды. Авария дә булмый тормый, шул вакытта да су бетеп тора.
 
Без бу хәлләрне район башлыгы Сергей Димитриевка да җит­кердек.
– Бу авылда проблема бар дип әйтә алмыйм, – диде Сергей Димитриев. – “Чиста су” программасы белән суүткәргеч яңартылды. Бөтенесе дә документ нигезендә эшләнде. Бурсык-Елгада бу – вакытлыча күренеш, насос кую белән хәл ителәчәк. Яшермим, су белән башка җирләрдә проблема бар. Кукмара бистәсендә шундый хәл. Район үзәге үсә, кулланучылар да күп. Узган ел тагын бер скважина куйдык. Әмма сусызлык кала бирә. Быел тагын әлеге эшне дәвам итмәкче булабыз, бу уңайдан Президентка да чыктык. Лубьян бис­тәсендә дә сусызлык бар иде, анда да бер скважина куйдык. Хәл бераз тотрыклы дияргә була. Зур Сәрдек тә сусызлыктан интекте. Ныртыда да проблема. Бу авыл мәсьәләсен районда эшләүче нефтьчеләргә дә җиткердек.
 
Район хакимиятендә әйтү­лә­ренчә, Фәрит абый күрергә теләгән проект-смета документлары – республиканың газлаштыру фондында. Әлеге документ белән ничек танышып буласын кызыксынып, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына да чыктык. Алар Фәрит абыйга газлаштыру фонды җи­тәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов исеменә язмача мөрәҗәгать итеп карарга киңәш итте. Бу документ авыл җирлегендә дә саклана. 
 
Анализлары бик әйбәт
 
Авылга баргач, суның сыйфатына шик белдерүчеләр дә табылды. Әлеге уңайдан Роспотребнадзор идарәсенең Саба бүлекчәсе белән элемтәгә кердек. Кукмара районы буенча баш белгеч Ринат Сабирҗанов белдергәнчә, авыл суы узган ел 2 октябрьдә анализга алынган булган. “Күрсәткечләр микробиология буенча да, химия буенча да әйбәт. Безнең төньяк районнарда су каты, ә бу авылда – 5,5 мг-экв/л (норматив буенча 7 каралган). Ул зонада суның начар булганы юк, сыйфаты бик яхшы, – диде Ринат Сабирҗанов. – Хәзер бернәрсә дә бушка эшләнми. Анализ өчен түләргә кирәк. Авыл җир­леге акча түли икән, суны кабат анализга алырга була. Килешү нигезендә суны һәркем тикшертә ала. Моның өчен акча түләргә ки­рәк”.
 
P.S. Җирлекләрдә су үт­кәр­геч­ләрнең тузуын исәпкә алып, республикада “Чиста су” программасы гамәлгә кергән иде. Әлеге программа эшли башлаганнан соң шактый суүткәргечләр яңар­тылды. Узган ел, мәсәлән, 295,2 чакрым озынлыкта су­үткәргеч сузылган, 43 башня, 35 артезиан скважинасы эшләнгән. Быел 268,2 чак­рым суүткәргеч сузылачак, 43 скважина, 45 башня сафка басачак. 

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»