поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.06.2016 Җәмгыять

Эзтабар отрядлары 303 сугышчы җәсәден тапкан (ИСЕМЛЕК)

Эзтабар отрядларының популярлыгы көннән-көн арта. Бүгенгә Татарстанда шундый 55 төркем бар. Эзтабарлар экспедициясенә чыгу – ул бал-май ашап утыру түгел. Кыр шартларында эшли, яши белергә, шушы өлкәдә белемле булырга да кирәк. Ләкин яшьләрне мондый таләпләр генә куркытып калмый икән...

Үз иле өчен яхшылык эшләү, өлкән буынны хөрмәтләү алар өчен бик мөһим. Мәктәптә яки урта, югары уку йортларында укыганда, бу өлкәгә килеп кергәннәр укуларын тәмамлаганчы шунда кала. Эзтабар сынауларын уза алмаганнар араларында сирәк була икән. Экспедициягә бер генә тапкыр эләккән кеше инде бу юнәлешне гомерлеккә ярата.
 
Татарстанлыларны чакырганнар
 
Җиңүнең 70-еллыгыннан соң эзтабар отрядларына кушылучылар саны арткан. Быелның 16 апреленнән алып 12 майга кадәр республиканың “Отечество” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы булган урыннарга 10 экспедиция оештырган. Волгоград, Ленинград, Новгород, Ростов, Смоленск, Тверь, Псков өлкәләрендәге экспедицияләр вакытында 303 совет сугышчысы җәсәде табылган. Шунысы куандыра: ерак юлларга Казандагы эзтабар отрядлары гына түгел, Татарстанның 13 районыннан барлыгы 411 кеше чыккан.
 
Быел Татарстан эзтабар отрядларына Ленинград өлкәсе администрация бер сорау белән чыккан. Безнекеләрне үзләрендәге экспедициягә чакыруның сәбәбе дә юк түгел. Ник дигәндә, нәкъ менә безнең республика эзтабарлары сугышчыларны казып алу археологик юнәлешендә махсуслаша.
 
Зур тырышлык куеп башкарылган хезмәт нәтиҗәсендә 106 сугышчы мәете, язылган 3 кашык, 6 медальонга тап булалар. Эш моның белән генә тәмамланмый. Чөнки республика отрядларын Ленинград өлкәсенең Выборг районы август аенда да бу эшне дәвам итәргә чакырган. 70 ел дәвамында әлеге урын турында мәгълүмат беркайда да теркәлмәгән була. Бары тик Финляндиядән мөрәҗәгать булып, мәгълүмат пәйда булгач, бу эшкә тотыналар.

Отрядлар яшәрә бара...
 
- Яшьләр бу эшчәнлеккә үзләре тартыла. Тәҗрибә шуны күрсәтә: эзтабарлык хәрәкәте яшәрә бара. Моннан 7-8 ел элек эзтабар отрядларында, киресенчә, олылар күп, үсмерләр саны аз иде, – ди “Отечество” берләшмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Илья Прокофьев.
 
Хәзерге вакытта 6-7 сыйныф укучылары экспедициягә барыр өчен хәтта бөтен анатомияне ятларга әзер. Тик еш кына мондый “командировка”га өлкән сыйныф укучыларын алалар. Теоретик курсны узу, “Хәтер маршлары”нда катнашу, ветераннар белән очрашу, Эзтабарлык мәктәбен узу, мәгълүмат базасы белән эшли алу – бары тик шушы күнекмәләрне белгәннән соң гына яшьләр экспедициягә бара ала.
 
- Чынлыкта, беренче курста укучы кызларның авыр шартларда бөтен кеше белән бертигез дәрәҗәдә эшләве шаккатыра. Чөнки бу – хатын-кыз эше түгел, бик авыр хезмәт. Сентябрьдә узган беренче җыелышка  4 егет һәм 40 кыз килде. Яшьләр өчен өлкән буынга шулай итеп бурычларын кайтару, рәхмәт уку – зур дәрәҗә. Аларны имтиханнар да, сессия дә куркытмый, – дип ассызыклый КФУның “Карлы десант” отряды җитәкчесе Айрат Фатыйхов.
 
Сугышчыларның җәсәдләре табылган
 
Язгы экспедицияләр вакытында тумышлары белән Татарстаннан булган берничә сугышчының гәүдәсе табылган. Алар:
 
- Исмәгыйлев Әюп Газиз улы (Казан шәһәре). Хәзерге вакытта туганнарын эзлиләр.
 
- Мингалимов Госман (Ленинград өлкәсенең Киров районы Вороново янында табыла);
 
- Гордов Николай Фролович (тумышы белән ТАССР Матвеев районы Матвеевка авылыннан);
 
- Носов Борис Петрович (тумышы белән ТАССР Биләр районы Мордовский Бүләк авылыннан);
 
- Әхмәдуллин Ислам (ТАССР, Арча районы, Иске Масра авылы);
 
- Земцов Андрей Иванович (тумышы белән Балык Бистәсе районы Анатыш авылыннан);
 
- Гришин Григорий Михайлович (Чистай уезды Сосновка авылыннан);
 
- Хәмәтҗанов Салих (Яңа Чишмә районында туа);
 
- Мигунов Матвей Николаевич (Казан).
 
Әйтергә кирәк, бу сугышчыларның күбесе бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган, дип саналган. Әюп Газиз улы Исмәгыйлевнең документларын, аның кружкасын туганы Әлфия ханымга да тапшырдылар.
 
Планнар – зурдан
 
 “Отечество” берләшмәсе эзтабарлык хәрәкәте белән генә тукталып калмый, тарих битләреннән үткәнне дә яңарта. Мисал өчен, оешма тарафыннан “Здание эвакогоспиталей в Татарстане” дигән китап та бастырылган.
 
- Бу эшне башкарып чыгу дистә ел таләп итте. Чөнки госпитальләрдә вафат булган кешеләр һәм башка төрле мәгълүматларны табу җиңел булмады, алар беркайда да диярлек теркәлмәгән иде. Ул вакытларда республика территориясендә 75 госпиталь эшләгән. Бүгенге дәүләт, дини, уку йортлары биналарының күбесе элек госпиталь булган, – ди “Отечество” үзәгенең әйдәп баручы белгече Рәфыйк Сәлахиев.
 
Көз айларында да Татарстан эзтабарларын кызу эш көтә. Беларусь, Тверь, Ленинград өлкәләрендә хезмәт куячаклар. Шулай ук Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе, “Поисковый фронт” проекты да оештырыла.
 
Сугышта катнашкан туганнар, якыннарыгыз турында мәгълүмат эзләп шушы телефонга мөрәҗәгать итә аласыз: 555-02-05.
 
 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Сөембикә
№ --- | 15.06.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»