|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2016 Мәдәният
![]() ТР Язучылары берлеге рәисе XVIII корылтайда соңгы 4 елдагы эшчәнлек буенча хисап тоттыБүген "Казан" милли мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Язучылары берлегенең XVIII корылтае уздырыла. Анда берлеккә керүче 336 әгъзаның 243е катнаша. Корылтайда төп доклад белән ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан чыгыш ясады. Ул берлекнең соңгы 4 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Рәис әдәбият өлкәсендәге кимчелекле якларга, ихтыяҗларга тукталды. “Берлекнең төп максаты – язучыларга югары сәнгать әсәре булырлык әдәби әсәрләр иҗат итүдә булышу. Бу максатны тормышка ашыру өчен төп бурыч – иҗат белән шөгыльләнүгә стимул булдыру. Язучы хезмәте өчен түләү, гонорар бик түбән. Шуңа күрә язучыга иҗатка этәргеч бирүнең иң үтемле чарасы – иҗат конкурсы үткәрү дип таптык”, – дип башлады чыгышын Рафис Корбан һәм каләм әһелләре, яшь иҗатчылар арасында үткәрелгән бәйгеләр турында сөйләде.
Рәис докладыннан аңлашылганча, 2014 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан татар халкының күренекле тарихи шәхесләренә багышланган роман иҗат итүгә махсус заказ алынган. Бу язучыларны иҗатка тартуда соңгы 30 елда күрелмәгән матур эш булды, дип билгеләп үтте ул. Нәтиҗәдә, Айгөл Әхмәтгалиева беренче татар хатын-кыз артисты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Рөстәм Галиуллин күренекле дин галиме Таҗетдин Ялчыгол турында романнар язган. Ркаил Зәйдулла Казан ханлыгының соңгы дин башлыгы Кол Шәриф хакында, Галимҗан Гыйльман бөек татар-башкорт шагыйре Шаехзадә Бабич язмышына багышланган, Ләис Зөлкарнәй шагыйрь һәм алтын приискалары хуҗасы Дәрдемәнд язмышын сурәтләгән роман язуга алынган булган. Әмма соңгы өчесе, күренекле шәхесләр турында әсәр язуның бик авыр эш икәнен сылтау итеп, романнарын тиешле вакытка төгәлли алмаган.
“Бу романнарны китап итеп бастыру да, төрле телләргә тәрҗемә иттерү дә бөек шәхесләребезне дөньяга танытуда зур эш булыр иде. Әлеге әсәрләрне язучыларга шактый зур күләмдә гонорар түләнде. Әмма эшнең шулай озакка сузылуы яңа заказлар алуны тотарлый”, – диде Рафис Корбан, романнарның быел язылып бетәчәгенә өмет баглап.
Бу мәсьәлә ТР Язучылар берлегенең корылтайда хисап тоткан ревизия комиссиясе рәисе Фарсил Зыятдинов чыгышында да күтәрелде. Ул китергән мәгълүматларга караганда, күренекле шәхесләр турында романнар язуга республика бюджетыннан 2 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.
“Язучыларның һәркайсына 400әр мең сум күләмендә гонорар түләнде. Әмма иҗатчыларның икесе генә заказны вакытында үтәде. Калган өчесе эшне былтыр 31 октябрьгә кадәр төгәлләргә тиеш булса да, романнар бүгенгәчә юк”, – диде Фарсил Зыятдинов. Ул дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән акчаны әрәм-шәрәм итмәскә, заказны үтәмәгән язучылардан кире кайтарту кирәклеген әйтте. Ревизия комиссиясе рәисе әйтүенчә, шул очрактан кала, берлектә акча тоту мәсәләсендә тупас кимчелекләр ачыкланмаган. Әмма каләм әһелләре арасында аның сүзләренә ышанмаучылар, аңа каршы чыгучылар да булды. Шулай да, корылтайда ревизия комиссия хисабы расланды.
Башкаларыннан аермалы буларак, бу корылтайда проза, драматургия, шигърият, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть буенча аерым чыгышлар ясалмады. Бу әдәбият турында фикер алышуларга күбрәк вакыт калдыру максаты белән эшләнде. Юнәлешләрнең һәркайсы буенча чыгышлар язма рәвештә тупланып җыентык әзерләнеп, әлеге иҗади берлек әгъзаларына таратылган. Корылтайда төп доклад һәм әлеге җыентыкта тупланган чыгышлар буенча фикер алыштылар.
Корылтай бу минутларда да дәвам итә. Докладлар буенча фикер алышулардан соң, Язучылар берлеге Уставына үзгәрешләр кертү, берлек рәисен һәм яңа идарә сайлау ниятләнә.
Ләйсән ИСХАКОВА |
Иң күп укылган
|