поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
16.06.2016 Матбугат

Айзат Шәймәрданов: “Татарда сәяси журналистика юк дәрәҗәсендә” (ФОТО)

Айзат Шәймәрданов — “ТНВ” каналында “Хәбәрләр” тапшыруы хәбәрчесе. Газета-журналларда төрле темаларга язылган, аеруча спортны яктырткан мәкаләләре аша да яхшы таныш ул. Соңгы вакытларда Айзат сәяси мәсьәләләргә багышланган “Канун. Парламент. Җәмгыять” тапшыруын да алып бара башлады. Бу арада журналист егет отпускта, туган ягы Сабада ял итеп ята.

— Йорт тирәсендә эш бетә димени?! Мәш килеп йөрим, — ди Айзат. — Физик эшне сагынып кайткан идем. Әле менә бакчада кайнашам. Казанга көч туплап килергә инде.
 
Тулы исеме: Айзат Фларид улы Шәймәрданов
 
Туган җире: Байлар Сабасы бистәсе
 
Туган көне: 23 май, 1990 ел
 
Белеме: КФУның журналистика факультеты
 
Гаилә хәле: буйдак.
 
“Телевидениегә башта ияләшә алмадым”
 
— Айзат, журналистикада кайчаннан каләм тибрәтә башладың?
— Югары сыйныфларда укыганда минем алда, нинди һөнәр сайларга икән, дигән сорау тормый иде инде. Чөнки кайсы өлкә буенча китәчәгемне шул вакытта ук чамалый идем. Ул йә журналистика яки политология булыр, дип үзем өчен билгеләп куйдым.
 
IX-XI сыйныфларда укыганда “Саба таңнары” газетасы, “Саба дулкыннары” те-лерадиокомпаниясе белән хезмәттәшлек иттем, аларга яздым, сюжетлар да эшләдем. Республика газеталарына да язмалар җибәреп тордым.
 
Ни өчен журналистикамы? Бу табигатемә хастыр. Күп нәрсәгә үз карашым бар. Фикерләремне җиткерер өчен, тормышымны газета-журналлар, аннан соң телевидение белән бәйләгәнмендер.
 
— “ТНВ”га ничек килеп кердең?
— КФУда V курста укыганда, безне кастингка җибәрделәр. Очраклы рәвештә эләк-тем. Шул чакта мине “Хәбәрләр”нең ул вакыттагы баш мөхәррире Данил Гыйниятов эшкә чакырды. “Хәбәрләр”дә үзем яраткан сәяси, тарихый темаларга алындым, шунысы сөендерә.
 
— Эш җиңел түгелдер...
— Бик авыр димәс идем. Дөрес, башта ияләшә алмадым. Газета-журналларга озын җөмләләр белән яздым. Ә телевизион текст бик кыска, анык булырга тиеш. Нигезе бер үк булса да, басма һәм телевизион журналистиканың аермалары күп икән. Бирелгән бер-ике минутта син шактый мәгълүматны кыска һәм аңлаешлы итеп җиткерергә тиеш.
 
— Айзат, тәүге хезмәт хакың истәме? Нинди эш иде ул?
— 14-15 яшьләр тирәсе булгандыр. Газ өлкәсендә эшләүче җизнәм белән морҗалар чыгарып йөрдек. Ике атна эшләдек. Берничә морҗа чыгардык. Шул вакытта 2 мең сум алганым хәтердә.
 
— Студент елларында ук газеталарда эшли башладың бугай?
— Журналистика факультетында укыганда, практиканы башта дәүләт газеталарында уздык. II курстан “Безнең гәҗит” газетасы белән хезмәттәшлек итә башладым. Үз фикеремне җиткерү өчен, бу газетаны иң уңайлысы дип таптым. Анда күбрәк дини, милли проблемаларны яктырттым. Спорт темаларына да яздым.
 
— Элек спорт турында актив яза идең. Хәзер никтер күренми?
— Спортны ташладым, бөтенләй кызыксынмыйм. Элек ул хакта күп яза идем. Бүген профессиональ спортны күзәтмим дә, җанатар буларак та бернинди мөнәсәбәтем юк. Спортзалга, фитнеска йөрим. Шул бәйлелек кенә бар.
 
— Күптән түгел “Канун. Парламент. Җәмгыять” тапшыруын да сиңа йөкләделәр...
— Бу — Татарстан Дәүләт Советы белән “ТНВ”ның уртак проекты. Сәяси темалар эчендә кайнагач, әлеге тапшыруга кереп китү әллә ни кыенлык тудырмады. Монда дәүләт сәясәте дә чагыла, шул ук вакытта объектив карарга да тырышабыз, беренче чиратта, мәсьәләләрне журналист буларак яктыртабыз.
 
Шунысы ошап бетми: бүген Татарстан Дәүләт Советында 100 депутатның бик азы гына үз хокукларын, мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып эшли.

— Әгәр үзеңне депутат итеп куйсалар...
— Әгәр мин депутат булсаммы? Ул очракта күпкә активрак эшләр идем. Депутатларның күбесе закон проекты да тәкъдим итми. Бу яктан безнекеләр пассиврак. Тапшыру саен кемнәрдәндер интервью алам. Күп очракта ул калыплашкан төстә була. Шул 100 депутатның уртача 20 се генә әңгәмә кора. Ә 80 е кайда дигән сорау туа. Алары күләгәдә.
 
Бүген татар журналистикасында сәяси журналистика юк дәрәҗәсендә. Мине шул борчый. Беренчедән, бу юнәлештә аңлый, фикерли белгән журналистлар азрак, икенчедән, Татарстанда төрле позициядә торган сәяси көчләр бик аз. Аларның йогынтысы сәяси тормышта юк дәрәҗәсендә. Шул бер генә сәясәт, бер генә партия бар. Шуның бәрабәренә безгә вакыйгаларны бер даирә тирәсендә генә яктыртырга туры килә. Татар журналистларына бунтарьлык, салкын караш җитми. Яраклашып әңгәмә кору бара, димме соң. Кеше, әйтик, урлаган икән, аны карак дип әйтергә кирәк. Без аны йомшартып кына, аңлаешсыз җөмләләр белән җиткерәбез кебек.
 
— Тапшыру барышында тагын нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?
— Сәяси, икътисадый, матди вәзгыятьне яктыртырга экспертлар, тәҗрибәле белгечләр җитми. Кайчак түрәләр белә торып та әңгәмә бирми. Бу тапшыру әзерләгәндә бермә-бер кыенлыклар тудыра. Безгә татарча мәгълүмат кирәк. Урысчасын табу җиңелрәк. Әмма ул безне бизәми, миллилекне баетмый бит. Сәясәтчеләрнең бераз журналистларга ачык булуын теләр идем.
 
— Туган яклар, якыннарың турында да сөйләшик әле, Айзат...
— Мин — Саба егете. Әти-әнием Байлар Сабасында яши. Бүген икесе дә пен-сиядә. Алар соңгы елларда бергәләшеп “Алтын” кибетендә эшләде. Гаиләдә без өч бала. Мин — төпчеге. Әнием мине 41 яшендә тапкан. Олы апам укытучы, җизни белән өч бала үстерәләр. Дүртенчесен көтәләр. Икенчебез юрист. Аның улы бар. Алар да бәби көтә. Гаиләбез ишәергә тора.
 
Мин төпчек, аеруча ике кыздан соң туган малай буларак, иркәрәк үскәнмендер. Авырлыкны күрмәдем. Сабада үземне шулхәтле рәхәт хис итәм. Атна саен диярлек кайтырга тырышам. Миңа мунча, бакча кирәк. Арыганлыкны, стресс яки төшенкелекне дәвалау чарасы минем өчен нәкъ менә шулар.
 
Телевизор караганым юк. Әнием барысын да күзәтеп бара. Хаталарымны әйтүче, төзәтүче дә беренче чиратта ул.

— Әле ялда икәнсең. Ниләр җимереп йөрисең?
— Иң яратканым — бакча эше. Моны хоббием дияргә дә була. Өй тирәсендәге күп агачларны үзем утырттым, картларын кистек. Бакча эшләре мине тынычландыра. Декоратив агачлар ошый башлады әле, соңгы елларда алар популярлашты.
 
Арткы як бакча турында уйланып йөрим. Бәрәңге утырту файдалы түгел. Сатып алсаң, күпкә очсызга чыга. Без күп бәрәңге ашау яклы түгел. Яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерүең һәм бакчаның бер өлешен ял итү почмагына әйләндерүең күпкә әйбәтрәк, дигән фикергә килә барам. Ул кешенең тормышын, яшәү рәвешен яхшырта дип уйлыйм.

— Айзат, син сәяхәтче дә бит әле. Быел кайларга барырга план корасың?
— Сәяхәт итү — тагын бер хоббием. Күп җирләрдә булырга өлгердем. Якын Көнчыгыш илләрендә күп булдым. Быел Европага чыгып китәргә теләгем бар... Әмма ничек булыр, әлегә белмим. Кризис бит. Хезмәт хакының үзкыйммәте юкка чыкты. Башка чыгымнарым да бар әле. Бераз аларны җайга салмый торып, җәелеп йөреп булмас.
 
— Нинди хыяллар белән яшисең?
— Торыр урыным бар, Аллага шөкер. Шулай да иң зур хыялларымның берсе — бакчалы, мунчалы, гаражлы аерым йорт салу. Гаилә өчен иң җайлысы йорттыр дип уйлыйм. Җәйгә зур планнар юк. Отпускны бер атна итеп кенә алган идем. Бик аз икән бу, җитмәде, бер ай аласы калган, дим.
 
Рамазан аен бик көтеп алдым. Минем өчен ул — үземне аякка бастыру, яңару ае. Ашау-эчүдән, күп кирәксез гамәлләрдән тыелу үзеңне дә, эчке күңелне дә рәткә кертә.
 
— Мәхәббәт мәсьәләсендә эшләр ничек соң, Айзат?
— Шактый кызлар белән йөреп карадым инде. Ниһаять, быел, нык эзләнүләрдән соң, үз тиңемне таптым. Белгечлеге буенча биолог һәм юрист ул. Аны бик яратам!
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 16.06.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы