поиск новостей
  • 13.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.11 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 14.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 15.11 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 15.11 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 15.11 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 16.11 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 16.11 "Гомер моңы" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Ноябрь
  • Илназар - җырчы
  • Айрат Гыйлаев - көрәшче
  • Салават Хәбибуллин - актер
  • Резеда Ганиева (1932-2020) - галим
  • Лилиана Сафина - журналист
  • Мөдәррис Газетдинов - композитор
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
  • Казанда Закиева урамындагы 41 нче йортында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 бүлмәсе тәртипле татар кызына арендага бирелэ. 89179109270
Архив
 
16.06.2016 Бәйрәм

Идел буендагы яшел аланлыкта зур бәйрәм узды (ФОТО)

5 июньдә, Тольятти шәһәре үзенең 279нчы туган көнен билгеләп үтте. Шәһәрнең бөтен районнарында, уннарча мәйданчыкларда, бәйрәмгә багышланган чаралар булып узды. Шуларның иң зурысы - Автозавод районының Идел буе паркындагы Сабан туе мәйданы булгандыр, мөгаен. Быел 29нчы тапкыр уздырылучы бу милли бәйрәмгә өлкә губернаторы Николай Меркушкин да килде.

Бу юлы Идел буе паркында 30 меңләп кеше җыелган иде. Бәйрәмне, гадәттәгечә, ат чабышлары ачып җибәрде. Иң башта кечкенә атларга - пониларга атланган кызлар киртәләр аша сикерделәр, аннан үзара ярыштылар. Бу тамашаны халык зур кызыксыну белән карады.
Шулай да барсы да ат чабышларын көтә иде. Ниһаять, судья Рифкать Низамов беренче чабышучыларны стартка чакырды. Ярышлар ике заездда үткәрелде. Аларның һәркайсында өчәр чабышкы катнашты, шуларның беренче - икенче урыннарны алучылары финалга чыкты. Быел стартка беренче мәртәбә Тольятти полициясе җайдаклары да чыккан иде.
 
Финалда “Эскадрон” клубының Посланник кушымталы аты белән Анна Гречина һәм Гидратта Анна Дерий, полиция аты Гуслярда кече сержант Евгения Семина һәм Маякта капитан Валентина Чернова чаптылар.
 
Шулар арасыннан беренче урынны - Анна Дерий, ә икенче урынны Анна Гречина яулады. Ә полиция хезмәткәрләре Евгения Семинага һәм Валентина Черновага бары өченче - дүртенче урыннар белән генә канәгатьләнергә туры килде. Призлы урыннарны алучыларның барысына да дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
 
Ат чабышларына йомгак ясап, бу ярышта елның - елында үзебезнең татар кызларының һәм егетләренең булмавын билгеләп үтәргә кирәктер. Киләчәктә аларны да бу ярышка тартасы иде. Ат - гомер-гомергә татарның канында булган бит, моны ничек тә кире кайтарырга кирәк. 
 
Көндезге сәгать берләрдә мәйданга өлкә губернаторы Николай Меркушкин, Тольятти шәһәре башлыгы Сергей Андреев, җирле татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәүф Кирасиров, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Тольятти мәчете имамы Ислам хәзрәт Гомәров, Татарстан Республикасының Балык бистәсе районы җитәкчесе Илһам Вәлиев һәм башка мөхтәрәм кунаклар килеп керде. Аларны татар милли ризыклары – чәкчәк һәм бавырсак белән милли киемнәргә киенгән татар кызлары һәм егетләре каршылады. “Идел” татар милли ансамбле коллективының чыгышыннан соң кунаклар бәйрәм сәхнәсенә күтәрелделәр. Беренче сүз өлкә губернаторы Николай Меркушкинга бирелде.
 
- Без бүген бик тә мөһим чарада катнашабыз, - диде өлкә башлыгы. - Сабан туе - ул тынычлык, дуслык, яхшылык һәм хезмәтне ярату кебек традицияләрне үз эченә алган зур бәйрәм. Аның хәзерге вакытта да дәвам итүе, яшь буын өчен мөһим булуы бик тә яхшы гамәл. Сабан туе татарлар күмәкләшеп яшәгән бөтен шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда да үткәрелә. Бу татарлар бәйрәме генә түгел, халыклар дуслыгы бәйрәме дә. Безнең өлкәбездә милләтара низагларның булганы юк һәм төрле милләт халыклары дуслыкта һәм татулыкта бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп яшиләр.
 
Николай Меркушкин якын киләчәктә Тольяттиның яхшы якка үзгәрүенә ышаныч белдерде. Шәһәргә инвесторлар киләчәк һәм алар яңа предприятиеләр оештырачак, эш урыннары булдырачак.
 
Өлкә губернаторы тиздән Тольяттиның гына түгел, бөтен Россиянең дә зур бәйрәме якынлашып килүе турында әйтте. Без ВАЗ автомобильләре чыгарыла башлавының 50 еллык юбилеен бөтен ил белән бәйрәм итәчәкбез.
 
Тольяттилыларны шәһәр көне, Сабан туе һәм җирле татар милли-мәдәни автономиясенең 15 еллыгы белән тәбрикләп, Николай Меркушкин аның әгъзаларына рәхмәт әйтте, коллективка кыйммәтле зур телевизор сатып алу өчен сертификат бүләк итте.
- Хәзер бергә җыелганда Казанның  “Яңа гасыр” татар телеканалын карый алачаксыз, - дип елмайды ул.
 
Губернатор өлкәбездә татар мәдәниятен һәм милли традицияләрне үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш керткән өчен Тольятти милли-мәдәни автономиясе әгъзалары Зөлфия Галихановага, Алия Мусинага һәм Тольятти Җәмигъ мәчете имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәровка Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
 
Бәйрәмгә җыелучыларны шулай ук Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәүф Кирасиров, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Тольятти шәһәр округы башлыгы Сергей Андреев, Тольятти Җәмигъ мәчете имам мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәров, Татарстан Республикасының Балык бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев сәламләделәр. Соңгысы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын да җиткерде. Ә Николай Меркушкин: “Котлауны рус телендә укып тору кирәкми, болай да барсы да аңлашыла. Мин Рөстәм Миңнехановның (ә без аның белән инде күп еллар бергә эшлибез) бары яхшы сүзләр генә әйтүен беләм”, - дип белдерде.
 
Сабан туе әләме күтәрелгәннән соң, өлкә губернаторы мәйдан буйлап үтте, көрәшчеләрнең чыгышын карады, бәйрәмне оештыручылар һәм спортчылар белән аерым күреште, Казанда үткән Универсиаданың көрәш буенча чемпионы, Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре пәһлеваны Сергей Павлик белән сөй-ләшкәндә аңа уңышлар теләде.
 
Николай Меркушкин Сабан туе мәйданыннан чыгып киткәндә чиләкләп яңгыр коя башлады. Моны бәйрәмгә җыелучылар яхшыга юрадылар. Яңгыр явуга карамастан, бәйрәм дәвам итте.
 
Зур сәхнәдән тамашачылар Тольяттиның үзешчән җырчылары һәм биючеләре, Татарстанның Балык бистәсе районының сәнгать осталары катнашында концерт карадылар. Төрле мәйданчыкларда балалар һәм олылар өчен төрле спорт ярышлары, милли уеннар оештырылган иде. Бигрәк тә колга башына үрмәләп менү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек милли уеннар кызыклы булды.
 
Санкт-Петербургтан килгән үзбәк милләтеннән булган Рушан Камилов җитәкчелегендәге спортчыларның 15 метр югарылыктагы канат буйлап йөрүләрен, төрле трюклар күрсәтүләрен халык сокланып карады. Бигрәк тә өч яшьлек Сәйфуллоның канатта чыгыш ясавын тамашачы көчле алкышларга күмде.
 
Килеп-килеп яуган яңгыр көрәшчеләргә кыенлыклар тудырса да, ул туктап торган араларда көрәшне келәмдә түгел, ә үлән өстендә дәвам иттеләр. Көрәштә катнашырга теләк белдергән 80ләп көрәшче арасыннан җиңүчеләр билгеле була торды. 60 килограммлы үлчәүдә тольяттилы Илдар Нуриманов өстен чыкты. Ә 70 килограммлы көрәшчеләрдән беренчелекне Димитровград кунагы Тимур Хикмәтуллин алды. 80 килограммлылар арасында җиңүне Татарстаннан Роман Гыйбадуллин яуласа, көмеш медальгә Самараның танылган көрәшчесе, кайчандыр “Яктылык” татар мәктәбендә укыган Җәмил Шәмшетдинов ия булды. 90 һәм 100 килограммдагы үлчәүләрдә пьедесталның иң югары баскычына тольяттилылар Шахриад Әскәров һәм Олег Клинов күтәрелделәр. Ә 100 килограммнан артык  үлчәүдә Димитровград пәһлеваны Сергей Павлик җиңеп чыкты. Дөрес, аны, артык авыр булуы сәбәпле, абсолют батыр исемен алу өчен көрәшкә кертмәделәр, анда 70 килограммнан 100 килограммга кадәр авырлыктагы җиңүчеләр генә көч сынаштылар.
 
Ниһаять, абсолют батырның исеме билгеле булды - Олег Клинов. Бүләккә аңа кыйммәтле телевизор һәм Сабан туеның төп призы - сарык бәрәне тапшырылды.
 
Тольяттида быелгы Сабан туе да шулай шаулап - гөрләп үтеп китте, дигән сүзләр белән язмаманы тәмамласам да булыр иде. Тик берничә тәнкыйть сүзе әйтмичә булмас, ахыры. Үткән елгы Сабан туе турында язганда без ат чабышларында да, көрәш мәйданында да, башка ярышларда да комментаторларның бары тик русча гына сөйләүләре турында әйткән идек. Шулай ук мәйданчыкларның берсендә чын “пәри туе” - безнең татарга хас булмаган “Буяулар фестивале” үткәрелүен тәнкыйтьләгән идек. Тик безнең фикергә оештыручылар колак салмаганнар, быел да татар Сабан туенда шундый ук “пәри туе” гөрләде.
 
Бәйрәм дәвамында без быел да “Бердәмлек” өлкә татар газетасына язылу үткәреп карадык. Тик тагын барып чыкмады. Үткән елда Сабан туенда бары ике кеше язылган булса, быел бу ике тапкырга кимрәк. Димәк, безнең газетабыз тиздән Тольяттида бөтенләй укылмаячак. Әле дә 40 мең татар яшәгән шәһәрдә “Бердәмлек”не барлыгы 50ләп укучы гына өенә яздырып ала. Болай булса, Тольятти татарлары бөтенләй телсез халыкка - манкорт милләтенә әйләнеп бетмәсме икән?
 
 
 
 
 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, Валерий МАЛЬКОВ, Әльфия ЯРУЛЛИНА фотосурәтләре
Бердәмлек
№ --- | 16.06.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы