|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2016 Шоу-бизнес
Татьяна Буланованы урлаганнар һәм урманга алып киткәннәрҖырчының Ростовта үткән концертыннан соң билгесез кешеләр аның гримеркасына бәреп керә. Башта конферансье Александрны сугып егалар, аннан соң популяр җырчыга үзләре белән барырга боерык бирәләр. Алар Буланова белән төркемдәге кызларны машинага утыртып, билгесез якка юл ала. Сак хезмәткәрләре дә аларга каршы тора алмый, дип хәбәр итә pressa.today. Машина урман эчендә туктый, кызларны билгесез бер иске бинага куып кертәләр, дип искә ала 22 ел элек булган хәлне Буланова үзе.
Соңрак әлеге “тамаша”ның артистканың җанатарлары оештырганлыгы билгеле була. Бүлмәгә чегәннәр кереп тула, җыр-бию башлана, тиз арада өстәл корыла. Татьянаны алар шулай итеп шаккатырырга уйлаган икән. Бергәләп күңел ачканнан соң, җанатарлар артистларны кире кунакханәгә кайтарып куя, дип яза almet-rt.ru.
--- |
Иң күп укылган
|