поиск новостей
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.11 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.11 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Ноябрь
  • Зөлфәт Зиннуров - шоумен
  • Илсур Айнатуллов - җырчы
  • Хәбир Ибраһим - язучы
  • Наил Ишмөхәммәтов - журналист
  • Алинә Сидеева - актриса
  • Шамил Апанаев - рәссам
  • Фәрит Сәйфелмөлеков (1930-2016) - язучы
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
Архив
 
15.06.2016 Мәдәният

Рифат Фәттахов: “Якташларга һәйкәл – тарихи вакыйга!”



15 июль көнне Түбән Новгород өлкәсендә, Уразавылда туган ягыбызның милли-мәдәни тормышында зур вакыйга көтелә - бөек татар җырчылары, якташларыбыз Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачу. Бүген бу хакта элеге проектның төп авторларының берсе, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сөйли:

- Әйе, бу бик зур вакыйга, туган ягыбыз өчен генә түгел, гомумән татар дөньясы өчен тарихи вакыйга! Хәер, бу хакта әле сөйләшергә, фикер алышырга мөмкинлек тә һәм ихтыяҗ да булыр, дип уйлыйм. Ә бүген шуны гына әйтә алам: бу көнгә әзерлек киң колач белән югары дәрәҗәдә бара. Һәм Казанда, һәм Түбән Новгород өлкәсендә дә.

Инде укучыларыбыз белә булыр: якташларыбызга һәйкәл сыннарын ясау чыгымнарын Президентыбыз Р.Н. Миңнеханов карары буенча Татарстан Республикасы каплый. Бик зур рәхмәт! Озак уйланып, белгечләр белән фикер алышканнан соң, шундый карарга килдек: һәйкәл Уразавыл мәдәният йорты кырында ике аерым постаментта бюстлар формасында булачак. (Һәйкәлләрнең эскиз проекты белән танышырга мөмкин).  Бу исә безгә яңа мөмкинлекләр ача: әйтик, әлеге паркта киләчәктә башка бөек якташларыбыз: К. Нәҗми, Х. Фәезханов, Л. Фәттахов, танылган спортчылар, сугыш һәм хезмәт геройлары бюстларын да куеп булыр иде. Гомумән алганда, Уразавылда атаклы якташларга багышланган тулы бер тарихи-мемориаль комплекс булдыру перспективасы бар...

Ә бүгенге хәлләргә килгәндә, Ваһапов һәм Бигичев бюстларын күренекле татар скульпторы Мәхмүт Гасыймов ясый. (Ул ясаган С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Р. Державин һәйкәлләре бүген Казаныбызны бизи). Проектның архитекторы – шулай ук бик танылган оста белгеч Герман Бакулин.
Ваһаповка, Бигичевка һәйкәлләр якын арада әзер булыр, дип ышанам. Аларны июль башларынаУразавылга китерергә ниятлибез.

Уразавылда да, аллага шөкер, зур әзерлек бара. Хөрмәтле губернаторыбыз В.П. Шанцев ярдәме белән (Рәхмәт аңа!)һәйкәл территориясен, гомумән район үзәген төзекләндерү эшләре бара. Бу эшне шулай ук июль башларына төгәлләү күздә тотыла. Гомумән алганда, 5 июльдән дә калмый һәйкәл ачуга әзерлек эшләрен төгәлләргә уйлыйбыз.

Рәхмәт хисләре белән билгеләп үтәсем килә: Х.М. Сөләйманов җитәкчелегендәге район хакимияте бу эшне җиң сызганып, бик тырышып башкара. Бу эшнең башында торган Түбән Новгород татарлары конгрессы рәисе Г.А. Хәсәновка безнең халкыбыз гомере буе рәхмәтле булыр, дип ышанам.

Шулай ук, 15 июльдә һәйкәл ачу тантанасына әдәби-музыкаль яктан әзерлек тә бара. Тамашаны күренекле режиссер һәм актер Радик Бариев әзерли. Рәшит Ваһапов фестиваленең бәйрәм концертын тәкъдим итәчәкбез. Күренекле сәнгать осталары катнашы белән, әлбәттә.

Гомумән, зур шәхесләр, зур кунаклар катнашында зур бәйрәмгә әзерләнәбез.

Кунаклар дигәннән, бәйрәмгә Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановны һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы В.П. Шанцевны көтәбез. Бөек якташларыбызга һәйкәл ачуны алардан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Бигрәк тә әлеге чараның сәяси-иҗтимагый әһәмиятен күздә тотсак. Ә бу бәйрәмнең Түбән Новгородта Федераль Сабантуй көннәрендә үтүе нур өстенә нур бирә.

Шулай ук башка илләрдән, әйтик, Финляндиядән бер төркем милләттәшләребез килү көтелә. Сүз уңаеннан, Финляндиянең мәхәллә рәисе Атик Али, һәйкәл куюга ярдәм йөзеннән, 50 мең сум шәхси акчасын күчерде инде. Аның үрнәгенә башка якташларыбыз да, шул ук хәлле эшкуарлар, татар исеме белән бәйле милли-мәдәни оешмалар да кушылсын иде. Чөнки Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка туган ягыбызда һәйкәл ачу, кабатлап әйтәм, тиңе булмаган тарихи вакыйга.


 


Олег ХӨСӘЕНОВ язып алды, “Туган як” газетасы
Рәшит Ваһапов фестивале
№ --- | 15.06.2016
Рәшит Ваһапов фестивале печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы