поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.09.2009 Җәмгыять

ХЫЯНӘТМЕ БУ?

Күңеле нәрсәдер сизгәндәй, соңгы пар лекциядән китәргә булды Зөлфия. 12 нче трамвай маршрутына утыргач, авылда урында яткан әнисен уйлады һәм озак та үтми тулай торакка кайтып җитте. Ишек төбендә утырган вахтер Гөлсем апа гадәттәгечә ачык чырай белән каршы алмагач, кыз тагын да шомлана төште.

– Зөлфия, сиңа телеграмма бар, – дип тамагын кырып куйды вахтер хатын.

 

Телеграммадагы сүзләргә күзе төшкәч, аяк астындагы бетон идән убылгандай булды. Анда басма хәрефләр белән: «Срочно приезжай, мать тяжело больна. Мансур», – дип язылган иде.

 

...Район үзәгенә автобуслар китеп беткән иде инде. Шуңа күрә Чаллы маршрутына алды Зөлфия билетны. Чаллыга кайтып җиткәч тә Зөлфияне көтеп торучы юк иде. Вокзал бушап калган. Як-ягына каранып торганда, каршына сыйныфташы Айдар килеп чыкты:

 

– Зөлфия, син түгелме соң бу? Әйдә, кайтсаң, миндә бер урын бар. Түбән Камадан кайтыш. Якташлар юкмы икән дип, вокзалга кердем, – дип, Зөлфияне «Жигули»е янына алып та китте.

 

– Әниең авырый икән, дип ишеткән идем шул, – диде ул, Зөлфияне тыңлагач. – Кайгырма, терелер. Хәзер медицина көчле, – дип юата-юата аны капка төпләренә үк китереп куйды.

 

– Әнкәй, хәлләрең ничек? – Зөлфия көчкә күз яшьләрен тыеп елмаерга тырышты.

 

Караватта яткан ап-ак чырайлы хаста хатынның йөзе алсуланып киткәндәй булды.

 

– Исәнме, кызым, ничек кайтып җиттең соң? Мансур абыең телеграмма суккан. Югыйсә, Зөлфияне борчыма, дип әйткән идем, тыңламады. Ярар, бик яхшы булган, сине күргәч, хәлем җиңеләеп киткәндәй булды, – дип торып утырырга тырышты.

 

...Өченче курсны тәмамлар алдыннан алар авылдашы Хәлил белән бөтенләй үк якынаеп киттеләр. Казанда бергә уку еллары аларга тәүге мәхәббәт алып килде, балалык елларындагы дуслык аларның йөрәкләрендә сихри, назлы хискә әверелде. Баштарак бу хакта әниләренә сиздермәделәр, вакыт җиткәч, белерләр әле, дип уйладылар.

 

Зөлфия кайткан кичне әнисе бераз хәлләнгәндәй тоелгач, кызның күңеле тынычлангандай булды.

 

– Ярар, кызым, әле иртәгә дә көн бар бит, бераз ял итик, – дип, әнисе йоклап китте. Зөлфияне юл йончыткан иде, әнисенең хәле яхшыруына сөенеп, ул да йокыга талды.

 

Җәйге төн кыска була: таң атуга, авыл аякка баса. Кайсы фермага ашыга, кайсы көтүгә терлеген куа. Зөлфия дә, шәһәр тәртибендәге гадәтне бозып, бик иртә уянды. Әнисе дә күзен ачкан, кызын үзе янына чакырды.

 

– Кызым, бар, күрше әбиләреңне чакыр әле. Мансур абыеңнарга да барып кайт, килсеннәр. Әнә түрдә әбиеңнән калган сандыкта кирәк-яраклар бар, төбендә конверт эченә салынган хат ята, сиңа дигән хат ул. Мин алай-болай булсам, алып укырсың, яме.

 

Бу сүзләрдән соң Зөлфиянең күңеленә авыр булып китте. Ул әнисенең соңгы сәгатьләре якынлашуын сизенде.

 

...Зөһрәне шул ук көнне җирләделәр.

 

Мәет ашларын уздырып, өйдә үзе генә калгач, әнисе әйткән хат исенә төште Зөлфиянең. Аны алып, мөлдерәмә тулы күз яшьләре аша укырга тотынды.

 

«Исәнме, кызым Зөлфия! Бу хатны алгач, аптырап калырсың инде. Ләкин мин бу хакта сиңа әйтми кала алмыйм. Кызым, сиңа тиздән 20 яшь тула, гомер дигәнең үтә, сизелми, диләр, минем өчен бу чор тәмуг булды, көн саен эчтән борчылулар, кайгырулар... Ләкин серемне әтиең белән сиңа сиздермәдем. Көйдем, яндым, үзем генә белдем, чиремнең сәбәбе дә шуннан булгандыр, бәлки.

 

Егерме ел буена сакланган сер бу, кызым, син мине гафу ит. Тормышта бик зур ялгышлык ясадым, ә бәлки, ясамаганмындыр да, бу ялгышлык булмаса, син дөньяга килмәс идең. Анысын үзең хөкем итәрсең. Бу юлларны язарга йөрәгем җитми, кулым калтырый, ләкин сиңа барысын да әйтергә кирәк дип саныйм, синең киләчәгең бу сергә бәйләнгән. Укытучы Госманның малае Хәлил белән йөргәнеңне һәм яратышуыгызны беләм, Хәлилнең әнисе Рәзинә апаң да сезне, бик пар килгәннәр, дип сөйли икән кешеләргә. Әйе, Хәлил бик акыллы, тәртипле егет. Үзем язам, күземнән яшьләр тама. Сез Хәлил белән беркайчан да кавышырга тиеш түгел, кызым! Чөнки синең үз әтиең – Хәлилнең әтисе Госман!

 

Өйләнешүебезгә бер елга якын вакыт үтеп китте, ләкин әни булырга җыенмыйм, «кайчан берәр малай алып кайтасың?» дип, әтиең дә сорый. Аптырагач, врачка күрендем, бик тәҗрибәле иде. «Сеңелем, син сау-сәламәт, бала табарга тулы мөмкинлегең бар, – дип сөендерде. – Иреңне дә тикшерергә кирәк». Ничек итеп бу сүзләрне әтиеңә әйтмәк кирәк, бик читенсендем. Авылда «Зөһрә кысыр хатын» дигән сүзләр дә йөри башлады, әтиең дә борчыла. Инде нәрсә эшләргә, тәмам башым катты. Җәйге каникулда Госманның хатыны Рәзинә Казанга белем күтәрү курсларына китте. Киткәндә ул: «Зөһрә, үтенеп сорыйм, Госман үзе сыер сава алмый, син аңа булыш инде, зинһар!» – диде. Мин риза булдым, иртә-кичле аларның сыерын савам, өйләрен дә җыештырып чыгам. Госман бик чиста һәм пөхтә кеше иде мәрхүм, һәрвакыт ачык чырайлы булды.

 

Бер көнне әтиең һәм берничә кеше трактор белән еракка урман чыгарырга китте. Киткәндә шаяртып: «Кара аны, Госман да, син дә ялгыз, шаяра күрмәгез!» – ди бу. Мин моны бик җитди итеп кабул итмәсәм дә, шулай да уйландырды. Әтиең юраганның тормышка ашуын сизми дә калдым.

 

Бер атнадан Рәзинә дә, әтиең дә кайтты. Тормыш элеккечә үз агымы белән дәвам итте. Бер-ике айдан үземнең авырга узганымны белдем. Бер яктан көенсәм, икенче яктан сөендем: безнең балабыз булачак бит. Врачка барып, авырымның күпме икәнлеген ачыклап кайткач, әтиеңә белдердем. Сөенеченнән нишләргә белмәде, бичара, күтәрепләр алды.

 

Әтиең бик яратты сине. Госманга бу турыда әйтә алмадым, йөрәгем җитмәде, ике гаиләне ничек таратмак кирәк, бәлки, үзе дә сизгәндер.

 

Кызым, син беләсең инде, алар икесе дә бер көнне һәлак булдылар: Госманга трактор белән утын алып кайтканда, төнлә утсыз-нисез, тирән чокырга төшеп, һәлакәткә юлыктылар.

 

Хәлил белән син, кызым, бер әти балалары, әгәр яратышмаган булсагыз, бәлки, бу серне белми дә калган булыр идең. Кызым, авырга алма, үткән эшне кире кайтарып булмый. Иң әһәмиятлесе – бу якты дөньяда син бар. Хәлилгә дә аңлатырга тырыш. Туганнар булып яшәгез! Әниең».

 

Зөлфия, өч курсны тәмамлагач, авылга кайтып, мәктәптә укыта башлады, читтән торып институт дипломы алды. Үзе белән бергә эшли торган егеткә кияүгә чыкты, ике бала үстерәләр. Хәлил дә өйләнде. Укытучылыкны ташлап, эшмәкәрлеккә күчте.

 

Зөлфия миңа әнисенең хатын укытты да сорап куйды:

 

– Сез ничек уйлыйсыз? Хыянәтме бу?

 


Роберт ЗАРИПОВ
Шәһри Казан
№ 167 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»