поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.06.2016 Җәмгыять

Былтыр кысканга, кычкыралармени быел, яки Гали абый 50 елдан соң гаделлекне табармы?

Редакциябезгә үзен «итәкле генерал» дип атап йөрткән Казандагы солдат аналары комитеты җитәкчесе Галина Чумаченкова килеп керде. Үзе белән бер бабайны да иярткән. Комитет рәсми төстә теркәлмәсә дә, Галина ханым турында ишетеп, аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Бабай да Галина ханымны эзләп тапкан. Мәсьәләне үзләре генә хәл итә алмагач, редакциябезгә мөрәҗәгать итәргә булганнар.

Хәрби булмасаң, бернәрсә юк
 
70 яшьлек Гали Заһидуллин Буа районының Кыр Тәвгелдесе авылыннан. Бер тапкыр да өйләнмәгән, балалары юк.
– Мин – Сәлмән Фәрси (р.г.)нең кырыгынчы буын оныгы, «Сорауларга Коръәннән җаваплар» дигән китап та яздым, – диде, үзе белән таныштырып. Борчуы турында да сөйләде.
– Мине 1965 елда Хабаровск өлкәсенә хезмәт итәргә җибәрделәр. «ЗИЛ» машинасы кузовында ачык һавада 35‑37 градуслы суыкта хәрби частька илттеләр. Барып җиткәнче, күп солдат өшегән иде инде. Машинадан төшкәч тә, бетон идәнгә бастырып, шлангтан салкын су сиптереп юындырдылар. Казармага кереп, таңга кадәр үлгән кебек йоклаганбыз. Беренче көннән үк лазаретка эләктек. Кемнеңдер үпкәсе ялкынсынган, кемдер ютәлли. Карантин игълан ителде, бары шактый вакыт узганнан соң гына хезмәтебезне башлап җибәрә алдык. Миңа иң авыр, пычрак эшләрне башкарырга туры килде. Берсендә, биеккә менеп стенаны штукатурлаганда, егылып төштем. Башым белән бәрелдем, аңымны югалтканмын. Шул хәлләрдән соң 1966 елны мине, хезмәт итәргә яраксыз, дип, өйгә кайтарып җибәрделәр. Хәзер мин – II группа инвалид. Әмма бу авыруларым – хәрби хезмәт вакытында алган зыян нәтиҗәсе. Шуңа да, инвалидлыгым хәрби хезмәт вакытында алынган, дип язу бирүләрен сорыйм, – ди Гали абый.
Хәрби хезмәттән кайтуына да 50 еллап вакыт узган Гали абыйның. «Ни өчен нәкъ менә хәзер исенә төште икән бу мәсьәлә?» – дип гаҗәпләндек.
 
– Хәрби хезмәт вакытында өшү нәтиҗәсендә, күпме сәламәтлегем бетте, йөрәгем авырта, башыма зыян килде, миңа матди зыянны кайтарсыннар, хәрби хезмәт вакытында авыру алган дигән язу кирәк, – дип, Гали абый һаман үзенекен тукый. – Өемдә түбәм тишелгән, су ага, ремонт кирәк, хәрби булмасаң, бернәрсә эшләмиләр, ярдәм кирәк, пенсиям аз – 13 мең сум. Даруларга да акча күп китә.
– Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланмыйсызмы, дарулар бушлай булыр иде, – дим.
– Юк, кирәкле дауларны алып булмый, социаль пакетны акчалата алсам, яхшырак.

«50 елдан соң дөреслек эзләү – мәгънәсезлек»
 
«Хәрби хезмәттәгеләрнең, хәрби җыенга чакырылган гражданнарның (һәм башка категория хәрбиләр) гомерләрен мәҗбүри дәүләт иминиятләштерүе турында»гы Федераль закон нигезендә, хезмәт вакытында алынган җәрәхәтләр, авыру, контузия өчен, хәрбигә бер тапкыр бирелә торган иминият түләве каралган. Авыруның төренә, сәламәтлеккә зыян китерү дәрәҗәсенә, хәрбинең хезмәт хакына бәйле рәвештә, контракт белән хезмәт итүчеләргә – 2 миллион, хәрби хезмәттәгеләргә 1 миллион сумга кадәр бирелә.
Инвалидларга, группалары­на бәйле рәвештә, ай саен ­пенсия дә түләнә. Әмма җәрәхәтнең, авыруның нәкъ менә хәрби хезмәт вакытында алынганлыгын расларга кирәк. Бу тәндәге имгәнүләрдән чыгып, шаһитлар сүзләренә таянып, иң мөһиме – медицина нәтиҗәсе белән билгеләнелә.
– Закон нигезендә, хәрби хез­мәттән соң бер ел узгач та, авыруның хәрби хезмәт вакытында алынуын расларга була. Әмма 50 ел узгач, дөреслек эзләп йөрү – мәгънәсезлек, – ди Татарстанның Хәрби комиссариатында гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владимир Логачев.
 
1966 елда хәрби хезмәттән киткәндә, Гали абыйга медицина бүлеге – часть башлыгы подполковник Зубковтан бирелгән таныклык буенча, укучыбызның төзелеш отрядында хезмәт иткәне билгеле булды. Таныклыкта, Гали Заһидуллинның авыруы Совет Армиясендә хезмәт итүе белән бәйле түгел, дип тә искәртелгән.
– Ул төзелеш отрядлары 1991 елдан бирле инде юк, таркатылды. Шуңа да солдатның нәкъ менә хәрби хезмәт вакытында җәрәхәт алуын раславы авыр булачак, хәтта мөмкин түгел дияр идем. 50 ел – күп вакыт. Ул хезмәт иткән чактагы командирлар хәзер бакыйлыкка күчеп беткәндер инде, – дип аңлатты безгә Владимир Логачев.
Тик Гали абыйның үз туксаны туксан, бирешергә уйламый әле ул: «Судлашам, Мамадышта минем белән хезмәт иткән ике дустым да бар. Алар шаһит булачак, гаделлекне бергә табачакбыз», – дип дәртләнеп йөри.
 
Ярдәм бар
 
Аңлавыбызча, Гали абыйга, беренче чиратта, йорт түбәсен төзекләндерү өчен кирәк бу «гаделлек». Без исә бу мәсьәлә буенча Буа районы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Буа шәһәренең социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә белгеч Марина Литвина әйтүенчә, алар Гали абыйда «кунакта» еш булалар икән.
– Гали Рәхмәтулла улы агач йортта яши, газ, су кертелгән, тә­рәзәләре пластиктан эшләнгән, җылыту системасы төзек, дөрес, түшәменнән су ага, анысы хак. Яңгыр вакытында табаклар да куйган иде, – диде социаль хезмәткәр.
 
2013 елда социаль яклау бүлегеннән Гали абыйга 5 мең сум матди ярдәм дә күрсәтелгән булган. Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә дә 50 процент ташлама каралган. Быел исә укучыбыз Буа районы башлыгына да мөрәҗәгать иткән. Район хакимиятенең матбугат белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Голубева әйтүенчә, Гали Заһидуллинның айлык кереме яшәү минимумыннан кимрәк булмаганга, аңа социаль яклау өлкәсе аша ярдәм каралмаган. Ә менә район бюджеты аша түбәне төзекләндерүне хәл итәргә мөмкиннәр. Тик әлегә бу мәсьәлә төгәл генә хәл ителмәгән, якын арада хакимият тарафыннан каралачак.

---
Шәһри Казан
№ --- | 14.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»