|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2009 Шоу-бизнес
ИЛНАЗ САФИУЛЛИН КОНЦЕРТЛАРЫИлназ Сафиуллин октябрь айларында Татарстанның берничә шәһәрендә үзенең тәүге концертларын куячак. Һәрвакыт гитарасын күрергә күнеккән тамашачы концертта өр-яңа җырлар белән беррәттән яңа яңгыраш алган ретро җырларны ишетә, иҗатташ дуслары белән башкарган дуэт чыгышларны күрә алыр. Алып баручы ролендә Әбри Хәбриев булачак. Тамашаның затлы кунаклары: Венера Ганиева һәм Зиннур Сафиуллин. Кичне иҗади, җанлы, романтик рухта үткәрәсегез килсә, Илназ Сафиуллинның концертына рәхим итегез! Концертлар кайда булачак:
03.10.2009 – Балтач (Салавыч), Мәдәният йорты, 19:00 (Катнашалар: Зиннур Сафиуллин, Эльнара Нурмөхәммәтова, Миләүшә Сафина һ.б.)
21.10.2009 – Әлмәт, “Нефтьче” мәдәният сарае, 19:00 (Катнашалар: Венера Ганиева, Зиннур Сафиуллин, Эльнара Нурмөхәммәтова, Әбри Хәбриев һ.б.). Тел.: (88553) 32 70 57
23.10.2009 – Яр Чаллы, “Колизей” клубы, 20.00 (Катнашалар: Зиннур Сафиуллин, Эльнара Нурмөхәммәтова, Tatar Production һ.б.)
27.10.2009 – Казан, Филармония концертлар залы, 19:00 (Катнашалар: Зиннур Сафиуллин, Венера Ганиева, Эльнара Нурмөхәммәтова, Шакур, Миләүшә Сафина, Әбри Хәбриев, һ.б.). Тел.: (8843) 239 05 65
Белешмәләр өчен телефон: (8843) 2390565 Казандагы концертка билетларга заказ: 239 05 65 Рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|