|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2016 Җәмгыять
Әнине бәхетле итәсем килә!Кызымның бакчага йөргән чагы иде. Туган көнендә дусларын өйгә чакырды. Барысы да килгән, әмма Айрат исемле күрше малае гына юк. “Ник кермәде икән?” – дигәнемә сабыйлар өлкәннәрне уздырып җавап бирә башлады. – Аларны бит әтиләре ташлап чыгып киткән. Яңа хатын тапкан. Хәзер Айрат та, аның сеңлесе дә әтисез калган. Әтиләре акча да бирми икән. Әнисе гел эштә, ди. Айратларны авылдан әбиләре килеп карап тора, – ди болар. Биш яшьлек балалар авызыннан чыккан бу сүзләргә аптырып калдым.
Шуннан сүзгә Әдилә исемлесе кушылды. “Минем әти дә гел чыгып китәм дип куркыта. Янәсе, аны башка җирдә көтәләр. Тик әнием җибәрми генә. Шуңа күрә без, әти өйдән китмәсен дип, пышылдап кына сөйләшәбез. Ул эштән кайткач, өйне җыештырмыйбыз. Йокласын, дибез. Аңа тузан суырткычның тавышы ошамый. Телевизор да кабызмыйбыз. Ул бит акча күп эшли. Түзәргә туры килә инде”, – ди кыз. Утырмаган булсам, егылып та китәр идем. Сүзләрен бүлмәкче булам, хәлемнән килми. Кызып-кызып, гәпләшәләр болар. Шунда Илһам исемле малай да сүзгә кушылды: “Мин өйләнәм икән, аерылмас идем. Бер генә кешене яратыр идем. Миңа Чулпан бик ошый. Башкалар кирәк тә түгел. Әтием дә бары тик әнине генә ярата. Мин дә нәкъ аның кебек булам”, – ди бу.
Сабыйларда да тормыш мәшәкатьләре икән дип, сыйлавымны дәвам иттем. Тик аларның сөйләшкән сүзләре күңелемә тынгы бирмәде. Ә бит без кечкенә вакытта әлеге темаларга бөтенләй сөйләшми идек. Рәхәт үткән икән безнең балачак! Әти-әнидән әйбер сорап, кибет идәннәренә дә ятып еламадык. Гомумән, өйдә акча барын-югын да белмәдек. Җәй җитсә, айлар буе каз-үрдәк бәбкәләре саклап үстерә идек. Үсә төшкәч, дус кызлардан күреп әйбер сорасак, эшләгез, дияләр иде. Без – Мамадыш районының Сайкичү базары тирәсендә урнашкан авыл балалары – җиләк, гөмбә, мәтрүшкә җыеп, акча эшләдек. Балачагыбыз эшләп узды. Көтүдән кайтмаган малны да эзләп таптык, мәктәп бакчасындагы суган түтәлләрен дә утадык, өй бакчасындагы бәрәңгене дә тишелеп чыгу белән тәрбияли башлый идек...
Туган көннән соң берничә ай узгач, ишектә кыңгырау чылтырады. “Зинһар, балаларымны сездә калдырыйм торыйм әле”,– дип, күршем Рәмилә басып тора. Баксаң, ирен машина бәрдергән икән.
Хастаханәгә китергәч, Илгиз хатынын чакыруларын үтенгән. Көтеп торгандай, Рәмилә килеп керүгә, нидер пышылдаган да үлеп киткән. Шуннан соң Рәмилә балалары белән башка районга күчеп китте. Инде бу хәлләрне оныткан да идек. Бер көнне: “Апа, Дилә урамга чыксын әле”, – дип берәү шалтыратты. Сораштыра торгач, Айрат икәнен белдем. Рәмиләне дә күрергә насыйп булды. Илгизнең үлеменнән соң, каенанасының хәле начараеп киткән, инсульт кичергән икән.
– Әнине авылдан алып килеп тәрбиялим. Ике еллап урында ятты, хәзер әкренләп йөрергә өйрәнеп килә. Сүзләр дә әйтә башлады. Үч иткәндәй, хәсрәт арты хәсрәт килде. Үз әниемнең йөрәгенә операция ясадылар. Ул да миндә тора. Әкренләп картаям инде,– ди ул. – Үзем турында уйларга вакытым да булмады. Балаларым кеше булсын, аякка бассын дип тырышуым. Ирле тормышта яшәүнең ни икәнен оныттым да инде. Үземә ир-ат булырга туры килде. Әмма язмышыма бер дә үпкәләмим. Эшләгән яхшылыкларым гел үземә кайта тора. Кайгы-хәсрәтләрне уйлап утырмыйм, үземне эш белән тынычландырам, – ди ул.
Туган көнгә керми калган Айрат та гел “бишле”ләргә генә укып бара икән. “Апа, бер генә теләгем бар: әнине бәхетле итәсем килә!” – ди ул.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|