|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2016 Медицина
15 яшьлек малайның корсагыннан игезәк туганын алганнарЯшүсмер әлеге яралгыны эчендә 15 ел йөрткән, дип яза Балтачның “Хезмәт” газетасы. Малайзиядә яшәүче малайга ясалган операция уңышлы уза, аның эчендәге чит масса тумый калган игезәк туганы булып чыга. Бу - медицинада бик сирәк очрый торган күренеш. Җирле журналистлар яралгының чәче, аяклары, куллары һәм җенси әгъзасы булуы турында яза. Яшүсмер эчендәге массаны башта табиблар шеш дип уйлый. Ул 4 ай дәвамында эче авыртудан зарлана.
Гаилә яралгыны барлык йолаларны үтәп җирләгән инде.
--- |
Иң күп укылган
|