|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2016 Шоу-бизнес
Миләүшә Сафина Балтач якларында кинода төшәМиләүшә Сафинаның җәе кызыклы уза: ул "Мин сине" исемле тулы метражлы нәфис фильмда төшеп йөри. Җырчы төп героиня ролен башкара. Миләүшә актриса ролендә үзен ничек хис итә, рольгә керү авыр биреләме? – Фильмны Балтач егетләре төшерә. Төп геройны кастинг аша сайлап алдылар. Кастинг ише чараларда бәхет елмаймаса да, үземне сынап карарга булдым. Ни гаҗәп, минем бу рольгә туры килүемне әйттеләр. Кинода беренче тапкыр төшәм. Авыр дип әйтмәс идем, җырчы буларак, сәхнә осталыгы бар, камерадан курыкмыйм. Рольгә керү дә җиңел бирелә, чөнки героиня белән уртак якларыбыз күп. Икебез дә хыялый, икебез дә тормышта сынаулар аша узабыз, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Миләүшә Сафина.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|