поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.09.2009 Җәмгыять

МӘСКӘҮ ТАТАРЫ

Берлин самолеты “Домодедово”га нимесләрчә төп-төгәл үз вакытында – 17.55тә килеп кунаклады. Менә ул туган ватаным! Менә аның җире! Борынга Русия аэропортларына гына хас үзенчәлекле ис килеп бәрелде. Машиналардан чыккан газ, асфальт эрегән, арзанлы тәмәке төтене, көчле парфюм, кыздырылган симәнке исләре катнашмасы...

“Татарстан” поезды китәргә әле тагын биш сәгать вакыт бар, ләкин аңа билетлар белән һәрчак проблема, шуңа күрә ашыгырга кирәк иде. Аэропорттан чыгуга якындагы метро станциясенә утырып барыр өчен автобус тукталышына юнәлдем. Шулчак әләм болгап торган зәңгәр курткалы бер ир-атның кычкырганы ишетелде:

 

– Чит илдән килгән кадерле кунакларыбыз! Сезне Мәскәүнең теләсә-кайсы почмагына бик тиз арада илтеп куябыз! Рәхим итегез!

 

Бу кеше минем игътибар иткәнне сизеп күзләремә туп-туры карады:

 

– Егеткәй! Сезгә кайда кирәк?

 

– Казан вокзалына.

 

– Бик хуп! Әйдәгез, алып барабыз!

 

– Автобустамы? Күпме торачак соң бу?

 

– Таксида! Нибары 124 сум. Сәгать тә кырык минутта барып җитәчәксең.

 

Казан вокзалына кадәр 124 сум! Кыйммәт түгел бит... Метрода да шуның кадәр вакыт барасы, анысы. Ләкин таксида уңайлырак та, тәрәзәдән Мәскәүне күзәтеп барырга да була. Ике дә уйламыйча ризалаштым.

 

Мизгел эчендә кайдандыр арык кына гәүдәле, кепкалы бер ир-ат килеп чыкты да, кулдан чемоданымны йолкып диярлек тартып алды:

 

– Әйдәгез, әйдә... Үзем күтәрәм, сез юлдан арып кайткансыздыр... Миңа бирегез... Машина әнә тегендә тора. Күз ачып йомганчы барып җитәрбез, поездыгызга да өлгерерсез, сөйләшергә дә вакыт булыр.

 

Бу таксистның миңа карата шулай хәерхаклы мөнәсәбәтенә исем китте. Кем инде мин?! Чемоданнарыма кадәр күтәреп бара бит! Шулчак аның кесә телефоны чылтырады. Таксист телефоннан татарча сөйләшә башлагач, бөтен шикләрем таралды. “Якташ, милләттәш икән бит! Шуңа күрә мине якын итә! Татар икәнемне таныган күрәсең!"

 

Сары төстәге “Рено”га кереп утырдык та, шофер теге әләм болгап торучы иптәшенә сәлам биреп алды һәм без кузгалып киттек.

 

Таксист музыкасын кушты да сораштыра башлады.

 

– Кайдан кайтасыз?

 

– Берлиннан.

 

– Кунаккамы, эш беләнме?

 

– Кунакка.

 

– Тумышың белән кай яклардан?

 

– Уралдан.

 

– Якташ диярлек икән. Мин Яшел Үзәннән, Татарстаннан. Ишеткәнең бармы?

 

– Әйе. Ул якларда булганым да бар.

 

– Чынмы?

 

– Мин бит биш ел буе Казан университетында укыдым.

 

– Кемлеккә?

 

– Журналистка.

 

– Ә кайчан?

 

– Ике Германия кушылыр алдыннан тәмамладым.

 

– Тәк-тәк... 1989 елда?

 

– Нәкъ шулай.

 

– Ә хәзер Германиядә яшисеңме әллә?

 

– Әйе. Шунда яшим, эшлим.

 

– Белгечлегең буенча эшлисеңме?

 

– Шулай дияргә дә була.

 

– Молодец! Безнең егетләр беркайда да югалмый ул. Акцент белән сөйләшәсең? Татар түгелсеңдер бит?

 

– Әйе, татар. Әллә сез дә?

 

– Әлбәттә! Мин дә татар, Мәскәү татары!

 

– Мин Нәсүр исемле. Исәнмесез?

 

– Сәлам, туган, сәлам! Менә көтелмәгән дә, ә!

 

Шофер, хисләнеп китеп, кулларын рульдән алды да, җилкәләремне кочты.

 

– Менә бит тормыш, ә... Татарлар чит илләргә таралышып бетте. Бер мин җүләр генә шушы җүләр илдә калдым...

 

– Нигә җүләр ил булсын? Русия – бай, матур ил...

 

– Менә Нәсүр, син туган илеңнән еракта яшисең һәм берни дә белмисең. Ил бай байлыкка, ләкин аның байлыгы бик азларга гына эләкте шул. Бер төркем бандит безнең бабайлар, әтиләр төзегәнне, булдырганны бүлгәләп үзенә алып бетерде. Каһәр суксын ул кабәхәтләрнең барысын да, үзләренең реформалары, хосусыйлаштырулары белән. Халык түзем бездә, ләкин кайчан да булса бу түземлек бетәчәк. 1917 елдагы кебек революция булачак әле барыбер!

 

– Булмастыр! Миңа Русиядә тормыш җайланып килә кебек.

 

– Кебек кенә шул. Ашыкма, килер бер көн, без бу караклар белән исәпләшербез әле!

 

Шофер шактый кызды, “бирән олигархлар” һәм “оятсыз банкирлар”ны аты-юлы белән сүгеп тә алды. Ике арадагы әңгәмә шуның белән сүнде һәм машина тагын да кызуырак чабарга тотынды. Юл автомобильләр белән мыжгып тора иде. Берәрсенә килеп бәрелербез дип котым алынып бетте. Әмма таксистым бик тә оста йөртә иде һәм ул үзенең шушы “пилотаж”ыннан ләззәт ала кебек тоелды. Башка йөртүчеләрне тозлап-борычлап сүгә, кайбер урыннарда рулен бик кискен бора да кечкенә генә тишеккә дә үтеп керә. Шулай сүгенеп алгач, ниһаять, парын шактый чыгарды бугай, бераз тынычланды кебек.

 

– Онытып торам икән, мин – Наил булам. Ә син кая барасың соң? Вокзалдан кая китәсең диюем...

 

– Уралга. Казан аша. Уралда апам яши минем. Авырый.

 

– Берәр җитди чир белән мени?

 

– Башында шеш таптылар.

 

– Начар, начар... Булыш шул аңа берәр ничек...

 

– Шуңа кайтуым да инде.

 

– Молодец. Хәзер шундый заман китте – беркем беркемгә ярдәм итми. Туган туганын сатып җибәрергә мөмкин. Барысының да акча дип күзләре томаланды.

 

– Моның берәр чиге булыр дип уйлыйсызмы соң?

 

– Юк. Бу хәл беркайчан да бетмәячәк. Иң хәйләкәрләргә, усалларга берни дә булмый.

 

– Әле бит интеллигенция бар. Аларда әдәплелек дигән нәрсә саклангандыр бит әле.

 

– Үзең журналист та дидең инде. Ә үзең бигрәк беркатлы син. Шулай шул, сез анда Көнбатышта барыгыз да тыныч тормышта берни белми ятасыз. Бездән киткән кеше булсаң да тәмам үзгәргәнсең...

 

Бу сүзләрне әйткәч, шофер кеше нидер уйлап, шактый гына дәшми барды. Миңа Наилнең йөзе кырысланды, ә күзләре тоныкланды кебек тоелды. Кинәт кенә ул бөтенләй башка кешегә әйләнде һәм шул арада, күңелгә ятышсыз башка төрле тавыш белән сорап куйды:

 

– Сине менә Казан вокзалына алып барам. Шактый ерак юл. Түләргә акчаң җитәрме соң?

 

– Җитә! Арзан бит, нибары 124 сум гына. 4 евро гына дигән сүз. Әле мин өстәп тә бирәчәкмен, якташ кеше бит!

 

– Энекәем! Син аңлап җиткермәгәнсең! Бер километры – 124 сум. Кабатлап әйтәм: бер километры! Аңышасыңмы?

 

Акылым томаланды, күз алларым караңгыланды.

 

– Ничек инде бер километры? Ә Казан вокзалына кадәр ничә чакрым? – дип сорадым бераз һушыма килгәч.

 

– 60 чакрым чамасы. 124 сумга тапкырла шуны.

 

– Туктагыз әле... 200 евродан да артык чыга түгелме соң? Берлиннан Мәскәүгә кадәр самолетта килү һәм кире очу 150 евро тора. Ә такси моннан да кыйммәтме? Ничек шулай инде?

 

– Ә шулай! Сине машинама көчләп утыртмадым. Бәяне башта ук яхшылап белешәсе иде. Риза булып утырдыңмы – түлә!

 

– Мин бит вокзалга кадәр 124 сум дип уйладым...

 

– Уйлаган ул... Уйласаң мондый акчага чана җиккән болан да алып бармаганын бераз чамалар идең. Теге әләм болгап торган ирдән яхшылап төпченергә кем комачаулады сиңа? Аңладыңмы инде хәзер хәлләреңнең ничек икәнен?

 

Бөтен тәнем тирләп чыкты, шул арада калтырый да башладым. Ачуым кабарды: көпә-көндез төп башына утырттылар бит!

 

– Туктатыгыз машинаны!

 

Наил миңа ачулы караш ташлап алды да, юл кырыена чыгып туктады.

 

– Төшеп калырга уйладың алайса. Шуннан нәрсә?

 

– Төшәм шул. Мине алдадыгыз, мин бу бәягә риза түгел.

 

– Яхшы. Бар, төш. Уңышлар үзеңә.

 

Шулчак башыма китереп сукты: чемодан-сумкаларым багажникта бит! Мин кабинадан чыгуга, шофер шулар белән бергә кузгалып китеп барачак. Кирәк бит шулай алданырга, ә! Нигә мин шулкадәр беркатлы соң?!

 

Наил уйларымны укыгандай миңа текәлеп карап тора. Чыраеннан бу хәлнең аның үзенә дә ошамавы күренеп тора иде.

 

– Каһәр суккыры! Нигә сез анда барыгыз да шулкадәр ахмак соң?! Гап-гади нәрсәләрне белмисез.

 

Ни дип җавап бирергә дә белмәдем. Хәлем бик тә мөшкел иде. Ләкин моннан чыгу юлын табарга кирәк бит. Бәлки яхшылап сөйләшсәм килешеп булыр?

 

– Наил, беләсеңме нәрсә... Минем үзем белән Казанга кайтып җитәрлек кенә акчам бар. Ә анда миңа бер кеше бурычын кайтарачак....

 

– Мөшкел синең хәлең. Машинадан төшүдән мәгънә юк – багажсыз калачаксың. Моны син үзең дә аңыштың. Кире аэропортка да кайта алмыйсың – анда акчаңнан гына түгел, бөтен нәрсәңнән колак кагачаксың: безнең фирма егетләре клиент түләүдән баш тартканны яратмыйлар. Ә юлны дәвам итәргә кәсәң такыр... Нишлибез соң?

 

– Бәлки миңа милиция чакыртыргадыр?

 

Бу сүзләремнән Наил шаркылдап көлде һәм мин бу очракта милициядән мәгънә юклыгына төшендем.

 

– Милиция дисең... Әнә, килә аларның бер машинасы. Чык та туктат, бар! Ник утырасың?!

 

– Юк, алар белән бәйләнмим. Мин җүләргә шул кирәк...

 

– Мондый хәлгә таручы син беренче дә, соңгы да кеше түгел... Үзең белән күпме акчаң бар?

 

– 200 евро.

 

– Казанга кадәр билет 30 евро тирәсе тора дисәк... “Татарстан”га кыйммәтрәк, шуңа сиңа арзанлы поездга алырга туры килер. Әллә аэропорт янына кире кайтабызмы?

 

– Әйдә, вокзалга баруны дәвам итик. Ярты юлны үттек бит инде.

 

Берни сөйләшмичә генә вокзалга кадәр барып җиттек. Туктадык.

 

– Менә нәрсә, якташ. Әйдә, 165 доллар бир, мин үземнең хуҗалар белән ничек булса да җайлармын. Миңа – Мәскәү татарына туры килгәнеңә сөен. Юкса, башка берәү сине ыштансыз калдырыр иде...

 

Акчамны түләдем дә машинадан чыктым. Багажларымны алып кассаларга юнәлдем. Билет алырга 35 евро акчам калган иде.

 

... Платформада поезд көтеп торганда кемнеңдер мине күзәткәнен сизеп алдым. Борылып карасам – Мәскәү татары Наил басып тора. Ул, мине күреп, уң кулын кесәсенә тыккан килеш якыная башлады. “Әллә атып үтерергә җыена инде!” – дигән куркыныч уй йөгерде башымнан. Яныма килеп җитте дә, кесәсеннән бер өем йомарланып беткән акчалар чыгарып сузды.

 

– Мә, ал... Ничектер кешечә килеп чыкмады бу... – дип сөйләнде ул авыз эченнән генә.

 

– Наил, синең үзеңнең проблемалар булачак, алмыйм.

 

– Анысы минем эш. Ал диләр сиңа!

 

– Юк!

 

– Ал дим! Ачуымны чыгарма! Юкса...

 

– Нәрсә юкса?

 

Шулвакыт Наил ике куллап якама ябышты да мине җилтерәтергә тотынды.

 

– Әйттемме – ал! Бу акчалар сиңа кирәгрәк. Ә мин аны тагын бик тиз эшлим.

 

Безнең якалаша башлаганны күреп, пассажирлар, проводниклар җыела башлады. Берсе кәрәзле телефоннан патруль дә чакыртты. Шул арада перрон башында милицияоперлар йөгереп килгәне күренде. Наил тиз генә кесәмә акча салды да, тыныч кына, берни булмагандай, шуларга таба  китте.

 


Нәсүр ЮРУШБАЕВ, “Т.Я.”ның Германиядәге хәбәрчесе
Татарстан яшьләре
№ 30 | 10.09.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»