|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2008 Спорт
УЕННАН УЙМАК ЧЫКТЫ18 яшькә кадәрле яшүсмерләр арасында финал очрашуында Россия командасы Канада җыелмасына оттырды. 8:0 исәбе белән! Группа этапында барлык көндәшләрне дә җиңеп, ярымфиналда АКШ командасын да бирелергә мәҗбүр иткән идек бит, югыйсә. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, хоккей башкаласы Канада финал очрашуда безнекеләрдән ике башка көчлерәк уйнады. Җиңелүнең сәбәбе нәрсәдә? Безнең хоккейчыларга әрсезлек, физик куәт җитмәгәндер, мөгаен. Бер звено белән тулы бер турнирны отып барган җыелманың финалда шундый уен күрсәтүләре артык гаҗәп тә түгел. Беренче уенда ук җәрәхәт алган Кугрышев уйный алмау сәбәпле баш тренерга составны тиз арада яңартырга туры килде. Шунысы куанычлы, “Ак барс”та уйнаучы Кирилл Петров турнирның иң яхшы һөҗүмче исеменә лаек булды. Кирилл үзе, әлеге мактаулы исемгә бары тик команда ярдәмендә генә лаек була алдым, ди. Россия җыелмасының баш тренеры Александр Бирюков әлеге җиңелүне үзенчә аңлатты: “Без финал уенында физик яктан “сүндек”. Беренче периодта керткән алкалардан соң егетләр шок хәлендә калды. Кызганычка каршы, бу халәттән чыга алмадык”. Көндәшләрнең баш тренеры Пэт Куин исә, коллегасыннан аермалы буларак шат иде, һәм үз карьерасындагы бик күп титулларга тагын берсе өстәлүен, Канада хоккей мәктәбенең көчле булуында күрә. Хәер, көмеш медальләр дә начар нәтиҗә түгел. 18 яше тулмаган егетләрнең дөнья беренчелегендә финалга чыгуы, безнең хоккей киләчәге өметле дигән сүз. Кем белә, берничә елдан нәкъ менә Казанда уйнап киткән егетләр якын киләчәктә Россия, Канада һәм башка илләрнең данын төп составта уйнап шатландырыр.
Алмаз ГАФИЯТОВ |
Иң күп укылган
|